Катнаш кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү hәм кисеп - ябыштыру буенча интегральләшкән ачык дәрес конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Шарипова Гөлнара Мөдәрис кызы

КМО утырышында үткәрелгән ачык дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon baysar_2_konspekt_zan_kysh_1.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Катнаш  кечкенәләр  төркемендә сөйләм телен үстерү  һәм кисеп – ябыштыру  буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.

Тема:  Кышкы урманга сәяхәт.

Программа эчтәлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Танып белү үсеше», «Социаль-аралашу үсеше»,     «Сөйләм үсеше», «Әдәби –эстетик үсеш»,  «Физик үсеш».

 Максат:

Үстерү. Балаларның  игътибарын,  танып белү активлыкларын,   күзаллый белү, күзәтүчәнлекләрен, пространствода ориентлашуларын  һәм  кисеп – ябыштыруга кызыксынуларын үстерү.

Белем бирү. Балаларның  табигатьтәге кышкы үзгәрешләр  турындагы белемнәрен, чыршы агачы ,урман җәнлекләре  турындагы күзаллауларын киңәйтү, сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана белүләренә ирешү,  авазлар артикуляциясен, төсләрне аеруны ныгыту,  ябыштыру  күнекмәләрен  камилләштерү,

Тәрбия. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә, урман җәнлекләренә карата  сакчыл караш тәрбияләү. Балалар арасында үзара татулык, аңлашу хисләре тудыру, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Мәктәпкәчә белем бирүдә максатчан ориентлашу:

  1. Табигатьнең характерлы үзенчәлекләрен белә, кыш турындагы шигырьләрне тыңлый, сөйләмдә сыйфатларны куллана, әңгәмәдә теләп катнаша, үз фикерен әйтә белә, сорауларга җавап бирә, табышмаклар тыңлаганда уңай тәэсирләр күрсәтә.
  2. Күмәк эшчнлек вакытында тирәлектә ориентлаша, ак, яшел төсләрне  таный, аера белә, ябыштыру  күнекмәләре бар.

Материаллар һәм җиһазлар.

Тылсымлы тартма, кар бөртекләре,  салфетка, ноутбук,  аудиоязмалар, “Җил  тавышы” (УМК дискы),  чыршы ботаклары, агачлар, чыршы уенчыклары.

Сүзлек өстендә эш.   Чыршы,кыш, кар, агач кайрысы, озын , кыска, биек, тәбәнәк.

Алдан үткәрелгән эшләр:

Кыш, кышкы урман, җәнлекләр турында картиналар карау,табигатьне күзәтү,табышмаклар чишү,  сүзле уеннар уйнау,әңгәмә уздыру.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:  балалар, карагыз әле, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез, матур итеп исәнләшик  кунаклар белән.

Балалар:

- Исәнмесез апалар! Хәерле иртә!

Хәерле иртә миңа да

Хәерле иртә сиңа да

Хәерле иртә барыбызга да!  ( Слайд №1.)

Балалар ярымтүгәрәк ясап  урындыкларга утыралар.

Тәрбияче:  балалар, карагыз әле, мин сезгә нәрсә алып килдем. Бу нәрсә?

Балалар:  -Тартма.

Тәрбияче: тартма нинди, тартма матурмы?(Зәлия, Әмир, Әскәр) Бу тартма эчендә нәрсә бар икән ачып карыйбызмы?

Музыка... бер бала чыга :

Тәрбияче: Бу нәрсә? ...

Балалар: чыршы .

Тәрбияче: Дөресме икән әйдәгез әле экранга карыйк әле. Слайд № 2  (Чыршы агачы ботагы.)

Бу чыршы агачыныңкечкенә генә  ботагы. Чыршы нинди төстә?Яфраклары бармы? Энәләре нинди?  Хуш исле? (Индивид.җаваплар) берничә бала чыгып тотып, иснәп карый.

Тәрбияче: Әйе, ә сезнең чыршы агачын кайда күргәнегез бар?

Балалар: ...

Тәрбияче: Ә чыршылар күп булып, бүтән агачлар белән бергә  кайда үсәләр?

Балалар: Урманда. Слайд № 3(урман )

Тәрбияче: Балалар, минем  сезне кышкы урманга сәяхәткә чакырасым килә, сезнең  барасыгыз киләме?

Балалар: әйе

Тәрбияче: 

Ә менә  хәзер кыш булгач урамга шушы киемнәрдән генә чыксак  буламы соң?

Балалар:  юк, урамда салкын, җылы итеп киенергә кирәк.

Тәрбияче: нинди киемнәр соң ул, җылы киемнәр?.(Җаваплар)..

 Дөресме икән, экранга карыйк әле.   Слайд№ 4  (киемнәр)  кайсы кием артык?........

Тәрбияче: әйе,  без кыш көне җылы киенергә, үзебезнең сәламәтлекне сакларга тиеш. Әйдәгез, яхшылап  киеник.

Физкульминут. Балалар түгәрәккә басалар.

Тышта салкын булса да, (Куллары белән үз-үзләрен кочаклап, кулбашларга суккалыйбыз)

Без чыгабыз урамга , (Бармаклар белән янбаш буйлап “йөгерәбез”)

Җылы тун безнең өстә, (Куллар белән алдан сыпырабыз)

Өшемибез без һич тә. (Башны як-якка боргалыйбыз)

Башлыкны да онытмыйк, (Ике кул белән башны сыпырабыз)

Ә муенга шарф урыйк (Башта бер, аннан икенче кул белән муенны сыпырабыз)

Йомшак матур бияләй (Бер-бер артлы кулларны сыпырабыз)

Безнең нәни кулларда.

Киез итекләр киеп

Чабып йөрик урамда (Тыпырдыйлар).

Тәрбияче: менә, җылы итеп киендек, хәзер урманга барсак та ярый.

Без урманда үзебезне тәртипле тотарга тиеш, кышкы урманның, андагы җәнлекләрнең тынычлыгын бозарга ярамый.

Балалар, иң элек урман юлын күзәтеп алыйк әле .(куллар белән бинокль ясап карау) Урман юлына   кар салган  әйдәгез, минем арттан “кар көртләрен” ерып, аякларны күтәреп атлап барабыз. (Музыка куела . Тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп атлыйлар).

Тәрбияче:  Без урманга килеп тә җиттек.

 (урман күренеше) Слайд№5(Урман)

Карагыз әле, кышкы урман нинди матур! (балалар карыйлар)

Сез кышкы урманда ниләр күрәсез? Кар яуганмы? Нәрсә яуган ... Әмир? Рамиль, Әскәр  Агачлар күпме?Яфраклары бармы соң?

Чыршы агачы нинди төстә, энәләрен тотып карыйк әле, нинди? Чыршы агачы биекме? Ә бу чыршы биекме?  (индив . җававплар)

Тәрбияче:  Биредә саф  һава. Әйдәгез әле урманның саф hавасын сулыйк.  ( Тирән итеп борын белән сулау. 3-4  тапкыр), чыршы исе дә килә, әйеме?

Карагыз әле монда җәнлек эзләре дә күренә, кемнең әзләре икән балалар?(Индив. җаваплар)

Балалар чыршы янында торган өйгә игътибар  итәләр.

Тәрбияче: Нинди матур өй, бу өйдә кем яши икән?

Ишек төбендә киез итекләре дә тора, (тәрбияче тәрәзәгә карый), бу без укыган әкияттәге, куян кызының өе түгелме икән? Шакып карыйбызм? Әйдә әле ....... Тук-тук-тук.

  • Исәнме, куянкай.

Куян: исәнмесез балалар.

Ярый килдегез.

Безнең аланны

Кайдан күрдегез.

Балалар бергәләп:  (бармак уены)          

          Урманга бардым.

Бу абый белән (баш бармак)

Мин юлны таптым

Бу абый белән (показателн.палец)

Кырда йөгердем.

          Бу абый белән (урта бармак)

          Аланны күрдем

          Бу абый белән (бинокль ясап күрсәтү)

Тәрбияче:  Зәлия , сиңа куян ошыймы? ...Куян нинди?  (Колаклары озын, койрыгы кыска, ак төстә. Йомшак )

Тәрбияче:    Әйдә куянкай бергәләп уйнап, җылынып алыйк. “Ак куян уены”   уйныйлар. Шундый күңелле итеп уйнадык, молодцы .

Тәрбияче:  балалар игътибар итегез әле, куянкайның эзләре нинди матур. Тик алар  ерактан ук күренеп торалар. Бу эзләрне бүреләр күреп алып куяныбызны харап итмәсеннәр. Әйдәгез без бу эзләргә күп итеп кар яудырабыз,

Эшкә керешкәнче , бармакларыбызны җылытып алыйк әле.

Бармак уены: “Кар әвәләү”

  • 1,2,3,4,5  (бармакларны саныйбыз)

Без кар әвәлибез ич (учлар белән әвәләү алымнары ясыйбыз)

Түгәрәк ул, шома ул ( бармаклар белән түгәрәк ясыйбыз)

Ашарга ярамый шул ( имән бармак белән янау хәрәкәте ясыйбыз)

“Бер” дигәндә атабыз (кар ыргыту хәрәкәте)

“Ике” дигәч тотабыз (учларны тоташтырабыз)

“Өч” дигәч төшеп китә ( учларны ачабыз)

Ватыла, эреп бетә ( аяклар белән карны таптыйбыз)

Балалар  ак кәгазьдә куян эзләре өстенә  кар ясыйлар.

Музыка. Слайды№ 6 (урманда кар ява)

Тәрбияче:сез кар яудырыгыз, ә без кечкенәләр белән куянкайга чыршы бизәп бирик. (бизиләр)

 Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Хәзер безнең куяныбызны бүре дә тапмас, күп итеп кар яугач җәнлекләргә  урманда җылы да булыр,  менә нинди яхшы эш эшләдек без.Чыршыкай да бик матур булган, әйдәгез без аңа үзебезнең өйрәнә башлаган җырыбызны бүләк итик.

Җыр: “Чыршыкай”

Аудиоязмадан “буран тавышы” ишетелә.)

Тәрбияче:  нинди тавыш ишетелә  анда?

Балалар:  шшшш

Тәрбияче: Бу бит буран тавышы ,  безгә бакчага кайтрга вакыт. Сау бул, йомшаккай. Без сине үзебезнең чыршы бәйрәменә чакырып калабыз. Әйдәгез, балалар аяк очларына гына басып тын гына бакчабызга кайтыйк.

Музыка.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар , сезгә сәяхәт ошадымы?

Гомәр сиңа нәрсә ошады? ....

Кәрим без урманда нинди җәнлекне очраттык?...

Тәрбияче:Ә миңа сез ошадыгыз, җавапларыгыз, тәртибегез ошады.Рәхмәт сезгә балалар.

Саубуллашалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча шөгыль: “Алсуга муенса”.

Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.-Танып белүгә кызыксындыру.-Актив булу,бер берс...

Кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм әйләнә - тирәне танып белү буенча интегральләштерелгән эшчәнлек. Тема: “Кыш килде”

 Максатлар:1) Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын,ак, буран, йомшак.2) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру.3) Балаларның...