Занятие на тему "Урман буйлап сэяхэт"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)
Это увлекательное занятие по лепке для младшей группы поможет детям создать предметы из пластилина .Развивает мелкую маторику и воображение.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zanyatie_14.11.19.docx | 16.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Конспект: әвәләү (кечкенәләр төркеме)
Тема: «Урман буйлап сәяхәт»
Бурычлар:
- Балаларда игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү.
- Табигатьтәге узара мөнәсәбәтләрне күрә белу сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү.
- Урманда үсә торган гөмбәләр турында белемнәрен камилләштерү.
Сүзлек: урман, сәяхәтче, сукмак, гөмбә.
Жиһазлар: Гөмбә, агач, урман, хайваннар рәсемнәре.
Т: Исәнмесез! Безгә бүген кунаклар килгән. Әйдә алар белән исәнләшеп алыйк әле һәм матур кәеф белән шөгелебезне башлыйк.
Хәерле иртә балалар,
Хәерле иртә апалар!
Хәерле иртә күзләрем,
Хәерле иртә кулларым!
Хәерле иртә аякларым,
Хәерле иртә дусларым!
Т: Әйдәгез балалар искә төшереп алыйк әле хәзер елның кайсы ел фасылы?
Б: Көз.
Т: Ә сезнең көзге урманга барганыгыз бармы? Әйдәгез урманга сәяхәткә барып кайтык әле! Анда безгә нәрсәләр очрарга мөмкин?
Б:Әйе.
Т: Без якын гына урманга барып кайтабыз. Һәм тиенгә, Куянга, керпегә күчтәнәчләр дә алып барыйк. Ә тиен нәрсәләр ярата?
Ә куян нәрсә ярата?
Ә керпе нәрсә ярата?
(өстәлдә муляҗлар арасыннан балалар сайлап кәрзингә салалар)
Т: Ә урманга нәрсә белән барып була?
Б: Балаларның җаваплары.
Т: Әйдәгез без автобус белән барабыз, хәзер урманда салкын безгә киенергә кирәк, нәрсәләр киябез?
Б: Балаларның җаваплары.
(балалар утыралар музыка кабызам)
Т: менә урманга килеп тә җиттек! Карагыз әле балалар, көзге урман нинди матур, анда нинди генә төсләр юк! Урманда нәрсәләр үсә?
Б: агачлар куаклар.
Т: Ә без килгән урманда нинди җәнлекләр яшәгәнен белер өчен безгә табышмакларга җавап табырга кирәк.Игътибар белән тыңлагыз.
Агач өнендә яши ул,
Чикләвек бик ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (тиен)
Б: тиен
Т: (тиен килеп чыга) Менә тиен килеп тә чыкты! Әйдәгез исәнләшик. Тиен нинди төстә? Ул нәрсәләр ашарга ярата? Үзебезнең күчтәнәчләр арасыннан сайлап бирик әле.
Б: тиенгә гөмбә, чикләвек бирәләр.
Т: балалар, карагыз әле, бу чыршы янында күпме күркә коелган! Әйдәгез, без тиенгә күчтәнәчкә күркәләр дә җыеп бирик.
Үзенең тирә-ягын чистартканга чыршыбыз бик шатланды хәм биеп тә җибәрде (чыршы бии).Балалар безнен тиздэн нинди бәйрәм җитә эле? Чыршыны кунакка чакырыйк.
Тиен: рәхмәт сезгә балалар!
Т: әйдә тиен безнең белән урман буйлап сәяхәт итәсеңме? (тиен бара)
Без урманга барабыз,
Ерак безнең арабыз.
Уңга карап барабыз,
Сулга карап барабыз
Иркен сулап куябыз.
Т: тагын бер табышмак әйтәм, тыңлагыз.
Алгы тәпие кыска.
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка.
Б: куян
Т: Әйе, бу куян! (куян чыга)
Куян: исәнмесез, балалар!
Т: куян урманда яши хәм ул нәрсәләр ашарга ярата икән?
Б: кишер, кәбестә
Т: әйдәгез күчтәнәчләр арасыннан сайлап алый әле.
Куян: рәхмәт балалар!
Т: әйдә безнең белән урман буйлап сәяхәткә барасыңмы? (куян бара)
Керпе елап керә.
Т: нәрсә булды керпекәй, нинди кайгы төште башыңа?
Керпе: Исәнмесез балалар!
Керпе: мин урманга гөмбә җыерга килгән идем, бер гөмбә дә таба алмадым.
Т: кайгырма керпекәй без сиңа күчтәнәчләр алып килдек. (балалар алма бирәләр)Менә алар, ал керпекәй.
Керпе: Миңа бит гөмбә кирәк!
Т: менә бит гөмбәләр.
Керпе: алар миңа җитми, минем бит балаларым да бар.
Т: борчылма керпекәй, җаен таптым без хәзер сиңа гөмбәләрне пластилиннан әвәләп ясыйбыз.Балалар искә төшереп үтик әле, безнең гөмбәләр нинди була?
Б: Ашый торган һәм агулы.
Т: Без сезнең белән нинди гөмбә ясыйбыз? балалар әйдәгез өстәл яныны узыйк.Гөмбәнең нәрсәләре була?
Б: Шләпәсе һәм тәпие
Т: (ясап күрсәтәм)
Әзер гөмбәләребезне агач төбенә утыртып чыгабыз.
Керпе: Рәхмәт сезгә балалар! Минем дә сезгә бер күчтәнәчем бар.
Т: Рәхмәт керпекәй! Без синең күчтәнәчеңне балалар бакчасына кайткач ачып карарбыз.
Балалар автобуска утырып кире балалар бакчасына юл тоталар.
Т: Әйдәгез керпенең күчтәнәчен ачып карыйк (коробкада гөмбә формасында пирог)
Нинди матур гөмбә!!!Хәзер бергәләп авыз итәрбез.
Балалар, сез бүгенге сәяхәттә бик акыллы булдыгыз. Җәнлеклә сезгә рәхмәт әйтеп калдылар.Аларны кыерсытырга ярамы. Без җәнлекләргә булышырга тиеш! Чөнки без барыбызда табигат тә яшибез.Табигат не саклагыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сэлэмэтлек аланына сэяхэт
Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке...
"козге урманга сэяхэт"
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ» ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...
Конспект занятия "Ел фасылларына сэяхэт"
Занятие было подготовлено для участия в конкурсе "Эколидер", организованный на муниципальном уровне, а также был показан на творческом отчете детского сада, посвященном дню поэзии. Через это занятие, ...
Презентация к занятию "Казлар - аккошлар әкияте эзләре буйлап"
Презентация к занятию "Казлар - аккошлар әкияте эзләре буйлап"...
Конспект занятия "Урманга сэяхэт"
Балалар музыка астында залга керәләр.Тәрбияче: – Шеренгага тезелдек. Тигезлән, туры бас! Балалар, без сезнең б-н урманга сәяхәткә барырбыз.Тәрбияче: Безнең сәфәр гадәти түгел. Без табигатьтә үзебезне ...
Конспект занятия "Кама елгасы буйлап сәяхәт"
Конспект занятия "Кама елгасы буйлап сәяхәт"...
Кама буйлап сэяхэт
-Татарстан Республикасының географик урыны белән таныштыру, Идел елгасын картадан табу, туган як турындагы белемнәрен киңәйтү.-Тере һәм тере булмаган табигаткә сакчыл караш тәр...