Занятие по аппликаций в средней группе "Түбәтәйләр бизибез"
методическая разработка по аппликации, лепке (средняя группа) по теме

Тема: Түбәтәйләр бизибез.

(Уртанчылар төреме өчен кисеп ябештерүдән белем бирү эшчәнлеге.)

Программа эчтәлеге:

  • балаларның татар халык орнаметлары турында булган белемнәрен ныгыту һәм татар халык баш киемнәрен зәвык белән бизәргә өйрәтү;
  • алган белемнәргә таянып балаларның иҗади һәм мөстәкыйль эшләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм, фикерләү, игътибарларын үстерү;
  • татар халык сәнгатенә кызыксыну һәм эшне ахырга кадәр пөхтә итеп эшләп бетерүне тәрбияләү;

Белем бирү эшчәнлегенең структурасы:

  1. Кереш өлеш.
  2. Төп өлеш. ( поблемалы ситуация кую, яңа белемнәр бирү)
  3. Физкультминутка.
  4. Практик эш. (Балаларның мөстәкыйль эшләре)
  5. Йомгаклау. (Эшләгән эшләргә бәя бирү, нәтиҗәләр ясау)

Алдан үткәрелгән эш: балалар белән татар халык киемнәрен карау, аларның онаметлары турында сөләшү; “Түбәтәй” уенын уйнау.

Индивидуаль эш: сөйләм телен баету орнамент, түбәтәй, клфак;

Материал: татар орнаментлары бизәлгән сандык, түбәтәй, калфак, түбәтәй шаблоннары, татар халык орнамент шаблоннары, хат, клей, кисточка, слфеткалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Түбәтәйләр бизибез22.83 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Серле сандык.

(Уртанчылар төреме өчен кисеп ябештерүдән белем бирү эшчәнлеге.)

Программа эчтәлеге:

  • балаларның татар халык орнаметлары турында булган белемнәрен ныгыту һәм татар халык баш киемнәрен зәвык белән бизәргә өйрәтү;
  • алган белемнәргә таянып балаларның иҗади һәм мөстәкыйль эшләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм, фикерләү, игътибарларын үстерү;
  • татар халык сәнгатенә кызыксыну һәм эшне ахырга кадәр пөхтә итеп эшләп бетерүне тәрбияләү;

Белем бирү эшчәнлегенең структурасы:

  1. Кереш өлеш.
  2. Төп өлеш. ( поблемалы ситуация кую, яңа белемнәр бирү)
  3. Физкультминутка.
  4. Практик эш. (Балаларның мөстәкыйль эшләре)
  5. Йомгаклау. (Эшләгән эшләргә бәя бирү, нәтиҗәләр ясау)

Алдан үткәрелгән эш: балалар белән татар халык киемнәрен карау, аларның онаметлары турында сөләшү; “Түбәтәй” уенын уйнау.

Индивидуаль эш: сөйләм телен баету орнамент, түбәтәй, клфак;

Материал: татар орнаментлары бизәлгән сандык, түбәтәй, калфак, түбәтәй шаблоннары, татар халык орнамент шаблоннары, хат, клей, кисточка, слфеткалар.

Шөгыль  барышы.

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрергә шатмын. Карагыз әле, бүген сезгә күпме кунаклар килгән. Аларның нинди көләч йөзләре, мәрхәмәтле күзләре, ягымлы елмаюлары сезгә ошыймы? Миңа да бик ошый. Әйдәгез, кунакларыбыз белән исәнләшик һәм елмайыйк.

Балалар: Хәерле көн,кунаклар.

Тәрбияче: Балалар, бүген мин Миңсылу апа  менә шундый матур итеп бизәлгән сондык тапшырды һәм сезне шундагы әйберләр белән таныштырырга кушты. Әйдәгез әле, аны ачканчы аның бизәлешен карап китик. Сезгә сондыктагы  нинди орнаментлар таныошыйм?.

Балалар: Әйе

Тәрбияч: Балалар, ә сез беләсезме нәрсә ул орнамент?

Балалар: Юк, белмибез.

Айсылу: Орнамент – ул кабатланудан торган бизәк. Карагыз әле тактага. Тактада төрле орнамент рәсемнәре күрсәтелгән. Балалар, әйтегез әле, монда нинди төсләр кулланылган?

Балалар: Кызыл, яшел, зәңгәр, сары һ.б.

Айсылу: Бик дөрес. Орнамент зур өч төркемгә бүленә. Беренчесе – ул чәчәкле үсемлек орнаменты. Карагыз әле тактага. Әйтегеә әле нинди чәчәкләр кулланган?

Балалар: Лалә чәчәге, кашкарый, чалма чәчәк, ирис, ала миләүшә, тукранбаш һ.б.

Айсылу: Дөрес. Чәчәкле үсемлек орнаменты матурлыкны, мәхәббәтне, бәхетне, яшәүне аңлата. Орнаментның икенче төре – ул геометрик орнаменты. Балалар, тактага карап әйтегез, нинди геометрик орнаментларын күрәсез?

Балалар: Өчпочмак, йолдыз, түгәрәк һ.б.

Айсылу: Дөрес. Орнаментның өченче төре – җәнлекләр стиле орнаменты. Тактада нинди җәнлекләр стилендә эшләнгән орнаментларын күрәсез?

Балалар: Кошлар, балыклар һ.б.

Айсылу: Нинди төсләр кулланылган?

Балалар: Кызыл, яшел, зәңгәр, сары.

Айсылу: Дөрес. Җәнлекләр стилендә эшләнгән орнаментлар яшәүне, байлыкны, иминлекне аңлата. Балалар, сандыкны ачканчы мин сезне сынап карыйм, табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз:

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне.

Ул үзем кебек бәләкәй,

Ә исеме …………

Балалар: Түбәтәй.

Айсылу: Дөрес. Кая карыйк әле сандыкны ачып. Түбәтәй бар микән? Бар. Карагыз әле, нинди матур түбәтәйләр. Түбәтәйләрне кемнәр кигән?

Балалар: Түбәтәйләрне малайлар кигән.

Айсылу: Дөрес. Түбәтәй – ул ир атларның баш киеме. Карагыз әле, монда нинди орнаментлар кулланылган?

Балалар: Чәчәкле үсемлек орнаментлары кулланылган.

Айсылу: Дөрес. Түбәтәй орнаментлары күпчелек лалә чәчәге, дәлия, тукранбаш чәчәкләре һәм яфраклары хәтерләтә. Икенче табышмакны әйтәм:

Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ………

Балалар: Калфагы.

Айсылу: Дөрес. Калфакны кемнәр кигән?

Балалар: Кызлар.

Айсылу: Дөрес. Калфак – хатын-кызларның баш киеме. Калфыкларны ефәк, бәрхет тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Балалар аулак өйдә чигү чигеп кенә утырмаганнар, шулай ук уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, биегәннәр. Хәзер без сезнең белән “Түбәтәйле” уенын уйнап алабыз. Түгәрәккә басыгыз. Түбәтәй турында җыр җырлап бер берегезгә җибәрәсез. Түбәтәй кемдә кала шуңа җәза бииргә. Башлыйк:

Түп-түп түбәтәй

Түбәтәең укалы

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә туктады

(2-3тапкыр уйнатыла)

Тәрбияче: Афәрин. Балалар, сандыкта хатта бар икән бит әле .Хәзер урындыкларга утырышыйк.Ә мин хатны укыйм.

 

“Искиткеч гүзәл табигатьле бер татар авылында яшәгән ди Миңсылу апа. Аның Алмаз исемле малае, Гөлназ исемле кызы булган. Балалар әниләренә чигү, тегү эшләрендә бик теләп ярдәм иткәннәр. Көннәрдән бер көнне Алмаз белән Гөлназ иптәшләрен аулак өйгә дәшкәннәр. Миңсылу апа балаларга комачауламас өчен кул эшләрен алган да, күршеләренә кереп киткән. Яшьләр бик тиз килеп җиткәннәр. Өйгә килеп керүгә өйнең матурлыгына шаккатканнар. Өйнең тәрәзә пәрдәләре, мендәр, өстәл, карават япкычлар идәндәге паласлар күз явын алырлык матур булган. Гөлназның калфагына, Алмазның түбәтәенә иптәшләренең исе киткән. Яшьләр өйдә җырлап – биеп күңел ачканнар. Бу вакытта күршеләрдә булган Миңсылу апа чиккән җиреннән нигәдер уйга кала. Шулвакыт чигү җебе тәгәрәп чыгып китә һәм өйләренә таба тәгәри. Миңсылу апа йомгак артыннан бара. Өйгә кайтып җитсә, ни күзләре белән күрсен, бөтен матурлык юкка чыккан. Гөлназ белән Алмаз бу хәлне күреп нишләргә белмичә аптырап елыйлар. “Әни, әнкәй, без иптәшләребезгә чигелгән әберләрне күрсәткәндә өйгә бер көя күбәләге очып керде һәм бөтен әйберләрнең төсләрен алып китте” – дигәннәр. Әнисе бик борчылган һәм ничек тә бу хәлне тизрәк төзәтергә кирәклеген әйткән.”

 

Тәрбияче: Балалр, Миңсылу апада кем исемле балалары булган?

Тәрбияче: Алмаз белән Гөлназга көя күбәләге нинди явызлык эшләгән?

 

Тәрбияче: Балалар,  Алмаз белән Гөлназ миңа үзләренең түбәтәйләрен һәм калфакларын сандыкка салганнар. (Шаблоннар күрсәтелә) Әйдәгез, без сезнең белән баш киемнәренә матурлыкны кайтарыйк. Өстәл артларына утырыгыз. Калфак белән түбәтәйне татар халык орнаментлары белән бизибез. (Кисеп ябыштыру,эшне бетергәч бер берсенә күрсәтү)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Барыгызның да түбәтәй һәм калфаклар искитке матур булды. Сез бизәгән тубәтәйләрне һәм калфакларны кич белән Алмаз белән Гөлназга кертеп чыгармын. Алар минем күршеләр.

Тәрбияче: Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

Кемнәргә ярдәм иттек? Сезгә ошадымы бүгенге эшчәнлек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по аппликации в средней группе (объемная аппликация) Подготовила воспитатель МБДОУ д/c №3 г. Лебедянь Патутина Анна Алексеевна

Тема: « Одуванчик». Программные задачи: продолжать учить детей действовать ножницами: правильно держать их, сжимать и разжимать кольца, делать надрезы по кругу, резать полоску по узкой стороне. Учить...

Конспект занятия по аппликации в средней группе с использованием нетрадиционных техник (обрывная аппликация) на тему: «Пейзаж "Весна"».

Конспект занятия по аппликации в средней группе с использованиемнетрадиционных техник (обрывная аппликация) на тему: «Пейзаж "Весна"».Цель: Продолжать освоение нетрадиционно...

Конспект занятия по аппликации в средней группе. Тема: «Осенний листок». (Аппликация методом обрывания)

Тема: «Осенний листок». (Аппликация методом обрывания). Цель занятия: Развивать интерес к различным видам художественного творчества. Закреплять знания о сезонных измен...

Конспект занятия по аппликации в средней группе. Тема: «Осенний листок». (Аппликация методом обрывания)

Предлагаю конспект занятия по художественному эстетическому развитию аппликация обрывная \»Осенний листок\». Работа занимательная, кропотливая, но ребята с удовольствием отрывали полосочки...

Конспект занятия по аппликации в средней группе. Аппликация «Снеговик»

Цель: Совершенствовать навыки аккуратного вырезания у детей.Задачи:1.Обобщить знания детей о зимних развлечениях.2.Осваивать и продолжить развивать умение вырезать аккуратно ножницами.3.Развивать твор...

Конспект занятия по аппликации в средней группе. Тема: «Аппликация из кругов. Слон»

Цели и задачи:1.Обучение разметке по шаблону-кружочку.2.Развивать у детей способность к творчеству, прививать навыки культуры труда, товарищеской взаимопомощи.3.Развивать моторику пальцев.4.Развивать ...