образовательная деятельность по теме "Свойства бумаги"
план-конспект занятия (средняя группа)

Образовательная деятельность

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_seminar.docx162.32 КБ

Предварительный просмотр:

Байбулатова Ләйсән Фансат кызы.

20200322_202157.jpg

Уртанчылар торкемендэ интеграцияле ачык эшчәнлек конспекты “Кәгазь һәм аның узенчәлекләре”.

Максат: кәгазь ясау һәм үзлекләре турында балаларның белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү.

Бурычлар:

- кәгазьдән ясалган предметларны аера белергә һәм аның сыйфатын билгеләргә өйрәтергә;

- балаларга төрле тәҗрибә ярдәмендә кәгазьнең үзлекләрен билгеләргә ярдәм итәргә;

-балаларны анализ ясап, гади нәтиҗә ясарга өйрәтергә. Кузәтүчәнлекне, игътибарны үстерү;

- сүзлек байлыгын киңәйтү;

- табигатькә һәм кәгазьдән эшләнгән эшләнмәләргә сакчыл караш тәрбияләү;

Җиһазлау: серле сандык, кәгазь битләре, уенчыклар, сулы савыт, китаплар, кәгазьдән эшләнгән 6 көймә, пластилиннан ясалган 1 көймә.

Эшчэнлек барышы:

Тэрбияче: хэерле  иртэ, балалар! Курегез, безгэ буген бик куп кунаклар килгэннэр. Эйдэгез алар белэн матур итеп исәнләшик.

Балалар:  исәнмесез! Хәерле иртә!

Тәрбияче: балалар, әйтегез әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (балалар җавабы). Әйдәгез әле, кулларны-кулга тотынышып, бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк. (түгәрәктә кулга-кул тотынышу)

Кулларны-кулга куйыйк

Изге теләктә булыйк

Кояш нурын юлдаш итеп

Шатланышыйк, дуслашыйк.

(ишек шакыган тавыш ишетелә, почтальен керә)

Тәрбияче: балалар, кемдер ишек шакый түгелме? Карыйк эле.

Хат ташучы: исәнмесез! Бу балалар бакчасымы? Мин сезгә Серле сандык алып килдем, кабул итеп алыгыз.

Тәрбияче: бик зур рәхмәт, сезгә!( хат ташучы чыгып китә) балалар, кемнэн килде икән бу Серле сандык? Монда хаты да бар икән, әйдәгез укыйбыз  (хатны укыйлар).

Тәрбияче: әйе , балалар, дөрес. Без бүген сезнең белән кәгазь һәм аның узлекләре турында сөйләшербез. Балалар, мин сезне барыгызны да менә бу өстәл янына чакырам. Анда төрле предметлар бар. Игътибар белән карагыз, тотып карасагыз да була. Әйтегез әле, нинди предметлар бар монда (балаларның җаваплары).

Тәрбияче:  әйдәгез әле, балалар кәгазьдән ясалган предметларны икенче өстәлгә аерып куябыз. Ә калган предметлар нәрсәдән ясалган?

Балалар: агачтан.

Тәрбияче: ә сез беләсезме, балалар кәгазьне нәрсәдән ясыйлар?

Балалар: агачтан.

Тәрбияче: нишләп без кәгазьне агачтан ясыйлар дибез? Буген, балалар, сезнең белән шунын турында сөйләшербез. Мин сезгә кәгазьнен кайдан килгәне, аның менә шундый кәгазь битенә әверелгәнче никадәр юл үткәне турында сөйләрмен.  Әлбәттә кәгазь агачта үсми, ләкин аның тормышы урманнан башлана. Әйдәгез, балалар, экранга күз салыйк.

Презентация:

Тәрбияче: менә, балалар ,кәгазь битләренең кибет киштәләренә килеп эләккәнче  нинди озын юл уткәнен белдек.

Тәрбияче: балалар, ә хәзер әйдәгез сезнең белән ял итеп уйнап алабыз:

Физкультминутка: Менә минем уң кулым

                                     Менә минем сул кулым

                                     Менә идән, менә түшәм

                                       Менә шулай зур үсәм

Тәрбияче: балалар,  бүлмәбезгә күз салыгыз әле, кәгазьдән нинди предметлар күрәсез? (балаларның җаваплары).  Булдырдыгыз, балалар безнең бүлмәдә дә кәгазьдән ясалган никадәр әйбер бар икән.  Ә хәзер әйдәгез балалар тылсымлы сандыгыбызга кире кайтыйк.  Сандыгыбызга йозаклар эленгән, аны ачар өчен йозакларда булган сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк.  Әйдәгез, санап карыйк әле, ничә йозак бар икән? (5) димәк сораулар да ..(5).

Беренче йозактагы биремне укып карыйбыз  “Балалар, нинди ул кәгазь?»  беренче кәгазь битен каршыгызга куегыз, кулыгыз белән ышкып карагыз. Нинди дип әйтә аласыз?

Балалар: шома, тигез.

Тәрбияче: әйе, чыннан да шома һәм тигез.  Балалар, ә хәзер бәрхет кәгазьне алыгыз һәм кулыгыз белән сыпырып карагыз, нәрсәсе белән аерыла?

Балалар: кытыршы

Тәрбияче: хәзер тикшереп карыйбыз дөрес җавап бирдегез микән. Йозак ачылды, булдырдыгыз балалар.  

Икенче йозактагы сорауны укып карыйк “Уйлап  кара, мин кем?” уенын уйнагыз. Балалар әйдәгез уйнап карыйбызмы?

Балалар: әйе

Тәрбияче: Хәлил, Ревир, Динә сез кулыгызга уенчык алыгыз. Ибраһим, Римма, Адель сез кәгазь битләре алыгыз. Хәзер мин сезнең кулыгызда нинди уенчык бар икәнен күрәм. Мин уенчыкны тапмасын өчен кәгазь битләреннән ничек файдаланып була?

Балалар: каплап куеп була

Тәрбияче: хәзер мин сезнең уенчыкны ни өчен күрмим?

Балалар: чөнки кәгазь үтәкүренмәле түгел.

Тәрбияче: дөресме, балалар? Барыгыз да килешәсезме? Әйдәгез тикшереп карыйк, әйе бик дөрес, кәгазь үтәкүренмәле түгел.  Булдырдыгыз, балалар тагын бер йозагыбызны ачтык.

Өченче сорауны укыйм : “Мин сезне дингезгә сәяхәткә чакырам”. Көймәләрне алыгыз, алар нәрсәдән эшләнгән?

Балалар: кәгазьдән

Тәрбияче: әйдәгез, аларны йоздереп карыйбыз,  өреп карагыз. Алар нишлиләр?

Балалар: йөзәләр.

Тәрбияче: мин дә үземнең көймәне  алыйм әле. Ул нәрсәдән ясалган?

Балалар: пластилиннан

Тәрбияче: әйдәгез, аны да йөздереп карыйбыз. Балалар, минем көймә нишләде?

Балалар: батты

Тәрбияче: ни өчен батты икән ул, балалар?

Балалар: чөнки пластилин авыр, ә кәгазь җиңел.

Тәрбияче: (йозак ачыла). Әйе, балалар, дөрес.  Әйдәгез киләсе соравыбызны укып карыйк.  “Кәгазьне бөгәрләп карагыз, һәм тыңлагыз ул нишли?”

Балалар: тавыш чыгара.

Тәрбияче: тикшереп карыйк әле, балалар (йозак ачыла). Булдырдыгыз, балалар, дөрестән дә кәгазьне бөгәрләп карасак ул тавыш чыгара. Соңгы соравыбызны укып карыйк: “Кәгазь битен алыгыз һәм кисәкләргә бүлегез”. Авыр булдымы сезгә?

Балалар: юк.

Тәрбияче: нинди нәтиҗә ясыйбыз , балалар?

Балалар: кәгазь  чыдам түгел.

Тәрбияче: кәгазь   кисәкләрен подноска салып куегыз. Әйе, балалар, дөрестән дә кәгазь  чыдам материал түгел (китапны күрсәтә) Ничек уйлыйсыз, бу китапка нәрсә булган?

Балалар: аны саклап, карап тотмаганнар.

Тәрбияче: шуңа күрә, балалар, кәгазь  дән ясалган предметларга сакчыл карарга кирәк. Һәр икенче киселгән агач кәгазь   ясар өчен һәлак була. Миңа бик кызганыч ул агачларны. Чөнки кешеләр газета-җурналларны укыйлар да чүплеккә чыгарып ташлыйлар. Балалар, сез ничек уйлыйсыз бу хәлне ничек төзәтеп була?

Балалар: агачлар утыртырга була, макулатура тапшырсан була.

Тәрбияче: әйе, балалар, дөрес әйтәсез. Кәгазь ясар өчен киселгән агачлар барыбыз өчен дә бик җәл. Шуңа күрә кешеләр киселгән агач урынына яңа агачлар утырталар. Ә инде кулланылган газета-җурналларны махсус урыннарга җыеп тапшыралар. Алардан исә яңа кәгазь  битләре. Сезгә рәсем ясарга альбомнар ясыйлар.  Балалар, карагыз эле, без барлык йозакларны да ачып бетердек. Монда нинди матур, кызыклы китаплар бар икән. Менә, балалар, Урман хуҗасы сезгә нинди матур бүләкләр  биреп җибәргән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

фрагмент образовательной деятельности "ТАКАЯ РАЗНАЯ БУМАГА"

экспериментальная деятельность. ЦЕЛЬ: ФОРМИРОВАНИЕ У ДЕТЕЙ ОСНОВ ЗНАНИЙ О БУМАГЕ И ЕЕ СВОЙСТВАХ. интеграция образовательных областей: ПОЗНАНИЕ, ТРУД, СОЦИАЛИЗАЦИЯ, КОММУНИКАЦИЯ, БЕЗОПАСНОСТЬ...

Конспект непосредственной образовательной деятельности: Конструирование из бумаги "Паровозик из Ромашкино"

Конспект непосредственной образовательной деятельности: Конструирование из бумаги" Паровозик из Ромашкино"...

Конспект непосредственно образовательной деятельности (конструирование из бумаги) на тему «Необычная страна Оригамия»

Конспект непосредственно образовательной деятельности (конструирование из бумаги) на тему «Необычная страна Оригамия»...

Конспект непосредственной образовательной деятельности на тему «Бумага и ее свойства» (старшая группа)

Ведущая образовательная область: «социально-коммуникативное ,познавательное  развитие, речевое художественно- эстетическое развитие» Цель: Познакомить  детей о процессе изго...

КОНСПЕКТ НЕПОСРЕДСТВЕННО ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ КОНСТРУИРОВАНИЯ ИЗ БУМАГИ ВОЗРАСТ 3-4 ГОДА)

ТЕМА: «ЦВЕТОЧНАЯ ПОЛЯНА» (КОНСПЕКТ НЕПОСРЕДСТВЕННО ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ КОНСТРУИРОВАНИЯ ИЗ БУМАГИ ВОЗРАСТ 3-4 ГОДА)...

конспект образовательной деятельности (конструирование из бумаги)

конспект образовательной деятельности          (конструирование из бумаги)В области «Художественно-эстетическое развитие»  В старшей групп...

Конспект непосредственно образовательной деятельности (конструирование из бумаги) на тему «Необычная страна Оригамия»

Конспект непосредственно образовательной деятельности (конструирование из бумаги) на тему «Необычная страна Оригамия»...