Әбиемнең күңел сандыгы. (Язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу кичәсе)
материал (старшая группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.  Б.Сабасы бистәсенең гомуми үсеш бирүче төрдәге 3  номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү  муниципаль бюджет учреждениесе

Әбиемнең күңел сандыгы

Зурлар төркеме балалары белән уздырылган

 әдәби-музыкаль кичә

 Тәрбияче : Шамсутдинова Л.М.

Низамиева Ф.С.

2020 ел

Максат:

1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,  элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:  Сандык,  кечкенә мендәрләр, чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.

Өстәлдә самовар, татар халык ашлары.

Кичә  барышы:

Хәерле көннәр! Исәнмесез! Бүген бездә кунак та бик күп китаплар авторы, якташыбыз, шагыйрә Гөлсинә апа Галимуллина.

-Хәерле көн , балалар! Кәефләрегез ничек?

-Хәерле көн! Кәефләребез бик әйбәт!

-Балалар, сезгә бер яңалык әйтәсем бар,  хат ташучы апагыз миңа әле генә хат биреп китте  , Сабабызның “Туган якны өйрәнү” музеена яңа экспонатлар, борынгы әйберләр җыялар, яңарталар икән, анда эшләүче апалар бездән ярдәм итүебезне сораганнар. Нишләргә икән , кайсыгызның өендә музейга куярлык борынгы, әби-бабайлардан калган әйберләр саклана?

- Дусларым, бер дә борчылмагыз, минем әбиемнең өендә зур, матур, борынгы сандык саклана. Менә шул сандыкта ниләр генә юк. Әбием аларны бик кадерләп саклый. Әйдәгез, мин сезне әбиләргә алып барам, ул  кунакларны бик ярата.        

- Дусларым, барабызмы?

-Барабыз.

-Бик яхшы, күчтәнәчкә менә шушы чәк-чәкне алыйк та , юлга кузгалыйк.  

Балалар чыгып китәләр. Авыл көе уйный,. Зал уртасында , сандык өстендә, тәсбих тартып әби утыра.

Балалар керәләр. Исәнләшәләр.

-Исәнмесез , улларым, кызларым. Сез кергәч өйләрем нурланып китте. Рәхмәт килүегезгә.  Әйдә утырышыгыз әле. Хәзер чәйләр дә эчәрбез. Ни  йомыш белән килдегез?

- Әбием -матуркаем,чәйләр эчеп тормыйбыз, йомыш белән килгән идек,  сездә бик бай , зур сандык бар дип ишеттек. Сез андагы хәзинәләрне  Саба музеена  бирә  алмассыз микән?                

- Бирермен балалар, тик бушка түгел, сез миңа һөнәрләрегезне күрсәтерсез, ә мин сезгә кадерләп саклаган байлыкларымны. Килештекме?

- Килештек.

Әбиемнең күңел сандыгы!                  

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын                            

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең күңел сандыгын                              

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Әбиебез сандыгында                              

Сакланмый ниләр генә

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

- Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны. Карагыз әле нинди матур сөлгеләр. Бу сөлгеләрне мин үз  кулларым белән чиктем, ә менә монысы башлы сөлге , әбиемнән калган . Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге бәяләнгән. Ягез, һөнәрегезне күрсәтсәгез сөлге сезнеке була.

Татар хатын –кызларыбыз    

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бу сөлгеләр, эскәтерләр,

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр чигелгән

-Булдырдыгыз, сөлге сезнеке, менә шушы кечкенә сандыкка салып барыгыз.

-Әбием, ә менә бу нинди челтәр?                

- Ә монысы, балам, мин яшь чакта киеп йөргән челтәрле шәл.

-Ай-яй бигрәк матур, безгә бирерсеңме соң әбием?            

-Кунак ашы  -  кара-каршы, шәл бәясен ничек түләрсез  соң?

-Безнең малайлар , кызлар ”Челтәр элдем читәнгә” дигән татар халык җырлы уены  беләләр.

Кызлар :
Ак алъяпкыч билләрдә, җилфердәми җилләрдә;
Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә.

Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән?

Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Кызлар :
Әй, дусларым, дусларым, дусларым, бәгырьләрем;
Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.

-Булдырдыгыз, балалар, шәл сезнеке, сандыкка салып куегыз.

- Сандыктагы хәзинә белән танышуны дәвам итик балалар. Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

                  Алъяпкычымның бизәге    

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

                 Матур изү бизәп тора,      

                 Күлмәгенең күкрәген.

                 Диңгез суы кебек тора,

                 Дулкынланып итәге.

Рәхмәт балакайларым, менә бу чигүлесен музейга тапшырырсыз.

Әби, безнең балалар мәкальләр дә беләләр, сиңа да әйтеп күрсәтик әле шуларны.

Балалар, мин мәкальнең башын әйтәм , ә сез дәвам итәрсез.

Эш сөйгәнне – ил сөяр

Кош - канаты белән, кеше – дуслары белән көчле

Әткәй – шикәр, әнкәй- бал.

Китап – белем чишмәсе

-Бик яхшы беләсез икән мәкальләрне, инде кабат сандык төбендә ниләр ятканын карыйк.

Әби кулына түбәтәй ала.

-Менә монысы нәрсә? Дөрес  балалар, бу түбәтәй. Ирләрнең милли баш киеме - түбәтәй һәм кәләпүш бәрхеттән тегелгән. Алар көмеш, алтын, ефәк җеп, сәйләннәр белән белән чигеп, ялтыравыклар белән бизәгәннәр. Түбәтәй, кәләпүш тегә һәм чигә белгән кешене алтын куллы оста дип санаганнар.  

                                         Балкып тора түбәтәйләр      

                                         Энҗе бөртекләр белән.

                                         Алар монда килгән гүя

                                        Чын әкият иленнән  

                - Уңган хатын-кызларыбыз      

                Түбәтәй дә теккәннәр.

                Кич утырып, җырлар җырлап

                Оста чигү чиккәннәр.

-Әби, безнең балалар түбәтәй уенын беләләр, уйнап күрсәтсеннәр әле үзеңә.

 (Түбәтәй уены уйнала)

Түбәтәеңне кигәнсең, бик ераклардан килгәнсең

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Түб, түб, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.  (3-4 тапкыр уйнатыла.)

-Булдырдыгыз, балакайларым, без яшь чакларда да бу уенны уйный идек бик күңелле була иде, рәхмәт онытмаганыгыз өчен. Бабаем киеп йөргән Бу чигүле түбәтәйне дә сезнең кулларга тапшырам.

Татар халык биюе

- Менә монысы – чиккән ашъяулык, ризык өстенә ябып кую өчен куллана идек,  ә монысы бирнәгә дип әзерләгән чигүле кулъяулык . Һөнәрләрегез калдымы әле? Бар икән – яулык сезнеке.

-Әби,  безнең балалар “Йөзек салыш уенын” беләләр. Уйнап күрсәтикме?

-Әйдәгез әле, уйнагыз. Без дә яшь чакта ул уенны бик яратып уйный идек.

-Балалар санамыш ярдәмендә  алып баручыны билгелик.

Бер бала санамыш әйтә.

Зәйни, Зәйни, Зәйнәбем                

Атны кая бәйләдең?

Алма төште шап итеп

Зәйнәп чыкты ялт итеп.

Барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез . (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.

-Сезгә карап торгач, яшь чакларым искә төште, рәхмәт сезгә, балалар.

- Бусы, балалар калфак. Татар хатын-кызларының милли баш киеме. Калфаклар алтын яки көмеш чуклар, төрле чигешләр белән бизәлә.Калфак чәчкә кыстырып куела, аның өстеннән шәл, яки яулык  ябыла.

                                                      Дәү әнием энҗе калфак                

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

                 Сандыкта ятты озак,                  

                 Әбием чиккән калфак.

                 Ул калфакны әбием,

                 Кадерләп кигән һәрчак.

“Кәләпүшем-калфагым” җыры

1 КЫЗ:Дәү әнием энҗе калфак
бүләк итте үземә
Энҗе калфак үзе ап-ак
Бик килешә йөземә

МАЛАЙ:  Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән

Туган көнгә Дәү әтием 
Кәләпүш алып килгән

Кушымта:ИКӘҮ:Кәләпүшем калфагым 
Энҗе мәрҗәннәр чиккән,иих
КЫЗ:Чиккән калфагым үземә
Бигрәк килешә икән
МАЛАЙ:Чиккән кәләпүш үземә 
Бигрәк килешә икән

КЫЗ:Калфагымның матурлыгын 
Һәммәседә күрсеннәр
Энҗе калфак кигән кыз ул 
Татар кыз дисеннәр

МАЛАЙ:Кәләпүшемне мин  кидем 
Көзге каршына килдем
Менә шушындый була ул 
Татар малае дидем

- Рәхмәт , Әбием, сандыгыңда тагын ниләр бар ?

 -Борынгы бабаларыбыз – йомшак күннән читекләр теккәннәр. Менә бу читекләрне без бик яратып кия идек.

                 Бизәк төшкән итекләрне        

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр

-Мондый шигырьдән соң читек сезнеке кызым.

-Сезгә бүләк итәсе килгә хәзинәләрем менә шулар иде. Бирелгән хәзинәләрне саклагыз, буыннан – буынга калдырыгыз, татар халык уеннарын, такмак, әйтемнәрен онытмагыз, мин сезгә бәхетле балачак телим.

-Рәхмәт сезгә, әби, сез безгә бик ярдәм иттегез,бу байлыкларны музейга тапшырырбыз. Сезгә исәнлек телибез.

               

                        Хәтерләүдән курыкма, син!                  

                        Үткәнеңне онытма син.

                         Бел син ерак бабаларның,

                         Ничек итеп көн иткәнен.

                         Ни иккәнен, ни чиккәнен,                    

                         Нинди җырлар, нинди моңнар

                         Безгә калдырып киткәнен.

                   И туган тел, и матур тел,                

                    Әткәм-әнкәмнең теле.

                    Дөньяда күп нәрсә белдем,

                    Син туган тел аркылы.

Чатнатып сөйләшәм        

Үз ана телемдә.

Оялмыйм, курыкмыйм,

Мин бит үз илемдә!

Тәүфыйклы булырга    

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин.

-Сандыкларны ачтык без      

Куп байлыклар таптык без

Уйнадык та җырладык та

Күңелебезне ачтык без.

Алай итәргә кирәк      

Болай итәргә кирәк

Әбиебезгә рәхмәт әйтеп

Кайтып китәргә кирәк

Бик зур рәхмәт, әбиебез! (Балалар утыралар)

Ә хәзер сүзне килгән кунагыбыз шагыйрә Гөлсинә апа Галимуллинага бирәбез. Рәхим итегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)

Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Сценарий праздника "Әбиемнең күңел сандыгы"

Знакомство детей с национальным татарским костюмом....

Әбиемнең серле сандыгы

Татар милли киемнәре турында оештырылган эшчәнлек конспекты....

Конспект Әбиемнең күңел сандыгы

Про национальный одежды...

Тема: “Әбиемнең күңел сандыгы” Зурлар төркеме

Максат: балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә  карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә  генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү.Халкыбызның к...

“Әбиемнең күңел сандыгы” уен-викторина

Балаларның татар халык педагогикасына таянып,яш     үзенчәлекләрен истә тотып,сөйләм телен камилләштерү...

Әбиемнең күңел сандыгы

Әбиемнең күңел сандыгы    Уртанчылар  төркеме балалары белән уздырылган әдәби-музыкаль кичә...