Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары.
методическая разработка (подготовительная группа)

Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. 

Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.

 Балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. Йола һәм гореф – гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары. Ярмарка үткәрү.

Максат:  халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. Йола һәм гореф – гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү.

Үстерү бурычы: балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, өйрәнгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйли алуларын, игътибарын, кызыксынучанлыгын үстерү;

Белем бирү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, халкыбызның миллли киемнәре (яулык төрләре), халыкка хас әдәп кагыйдәләре белән таныштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: эстетик   сәнгать үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, сөйләм үсеше, эстетик    

сәнгать үсеше, коммуникатив үсеш, физик үсеш.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, интерактив такта ; сандык,  төрле зурлыкта булган баш яулыклары , УМК аудиоязмасы;  әдәбият дәреслеге , рәсемнәр, татар халык киемнәре: калфак, түбәтәй, читек, чәвәк,шәлләр, самавар, мәкаль- әйтемнәре.

 Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр ятлау, уеннар, яңа җырлар өйрәнү,  өс киемнәре булдыру, презентация ясау.

    Дәрес барышы

1. Укытучы: 

 “Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәнегезне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның,

Ничек итеп көн иткәнен...

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Мин шагыйрь Р.Фәйзуллин шигыреннән өзек укыдым.Шагыйрь  бу юллар белән нәрсә әйтергә тели ?

2. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы:Әйе һәрбер кеше үз халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

  - Нинди йолалар бар соң?

Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату,ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

“Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Эх, беләсе иде, беләсе...

Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Без сезгә  “ Ярмарка”  күрсәтеп китәргә булдык 

Зәринә   Калфак сатам ,кәләпуш сатам

             Дарым – шарым, тәңкә ярым

             Күпмегә алсаң шуңа сатам

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Барысы бергә уен уйныйлар “ Тубәтәй уены”

Түбәтәеңне кигәнсен,

Бик  ерактан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп түбәтәй.

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Безнең халык элек –электән җырлап биеп яшәгән. Бәйрәмнәрдә төрле уен кораллары кулланганнар. Хәзерге көндә дә ярмаркалар җыр-биюләр белән алып барыла. Ә хәзер татар оркестрын тыңлап китәбез. (Балалар чыгышы)

Ризәлә Сабантуй сөлгеләре лә

           Каештыр өлгеләре...

           Чигүчесе кем икән соң,

           Кемнәрнең сөлгеләре?

            Сөлге сатам кемгә кирәк ?

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Кызлар башкаруында сөлгеләр  белән бию

 Алып баручы: Һәркем Казанга базарга барыр

                           Анда үзенә  кирәген алыр

                            Бай килсә мал алыр

                            Ярлы килсә чабата алыр

М.Нияз   Читекләр сатам, килегез алыгыз

Читекләрдә,чәвәкләрдә

Милли аяк киеме

Матур бизәлгән чимал

Кызыктырмый соң кемне

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Җыр “ Их арча читекләре”

Ильназ     Самавар сатам кемгә кирәк?

Самавар табын күрке

Өстәл туренә куям

Самавардан пар бөркелсә

Өемә кунак җыям

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Җыр: Шәүкәт Галиев “Кунаклар.”

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына -- чәкчәк.

Бавысак һәм кош теле.

Ризыклар төрле – төрле:

Сумса, бәлеш. өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәр кемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар

Күңел сандыкларыгыз саекмасын,  һәрчак тулыланып, баеп торсын!”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру

Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларга татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша милли тәрбия бирү.Татар халкының тарихын,йолаларын саклау,мәхәббәт уяту....

Проект эше. "Өлкәннәр төркеме балаларын татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру.

Халык сәнгате, традицияләре белән таныштыру, бәйрәмнәрендә катнашу- балаларны рухи яктан баета,үзенең халкы өчен горурлану хисе тәрбияли һәм аның тарихына , мәдәниятенә кызыксыну уята....

Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.

Халкыбыз мирасы,бәйрәмнәре, йолалары....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф -гадәтләре башваткыч уенында.

Максат: -Татар халкының милли бәйрәмнәре,йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен  үстерү. Әти-әниләрне бакчага җәлеп итү.-Үткәрелгән бәйрәм аша б...