Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф -гадәтләре башваткыч уенында.
методическая разработка (подготовительная группа)

Гафиятуллина Гульнур Ниязбиковна

 

Максат:

-Татар халкының милли бәйрәмнәре,йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен  үстерү. Әти-әниләрне бакчага җәлеп итү.

-Үткәрелгән бәйрәм аша балаларда татар халкының  милли бәйрәмнәренә, йолаларына  карата мәхәббәт тәрбияләу, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

- Балаларны ата-аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.

Кулланылган материал, җиһазлар, сәхнә бизәлеше:

-         Татар халык аваз иҗатын куллану;

-         Кул эшләре күргәзмәсе;

-         Татар халкының уен кораллары;

-         Тозлы камырдан ясалган татар халык ашлары күргәзмәсе;

-         ИКТ куллану, призентация  ярдәмендә башваткыч уеннын уйнау (һәрбер дөрес җавапка слайд)

 

Тәрбияче: Хәерле көн, гүзәл  әниләребез, батыр әтиләребез, уңган дәү әниләребез, шаян дәү әтиләребез, яраткан балаларыбыз ! Исәнмесез!!! Безнең бүген бакчабызда зур бәйрәм, татар халкыбызның милли бәйрәмнәрен, йола уеннарын, гореф –гадәтләрен барлыйбыз, дини бәйрәмнәребезне исебезгә төшерәбез, бүгенге башваткыч уеныбыз да нәкъ шушы уеннар белән бәйле булыр.

Гасырлардан -гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балаларыбызга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз тапшырылып һәм бүгенге көнгә югалмыйча, онытмый сакланып килгән. Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы һәркемдә милли горурлык хисе уята.  Безнең халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сөючән, ярдәмчел ул! Күңелле кичәбезне башлап җибәрәбез.

Музыкаль тукталыш: мәктәпкә әзерлек төркеме башкаруынды җыр.

Башваткыч уеннында балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары катнаша, әйдәгез көчле алкышлар белән үзләрен каршы алыйк (уенчылар чыга.)Уенның тәртибе белән таныштырып китәм. Экранда кроссворд күрсәтелгән, анда 23  табышмакның  җавабы яшерелгән. Табышмаклар  – миннән, җавап –сездән. Мин әйткән табышмакларга  кайсы пар күбрәк җавап бирә, димәк шушы парыбыз бәйгедә җиңүче.   Һәрбер парның кулында музыка уен коралы (курай, гармун, кубыз ), кем җавапны белә, музыка  уен кораллары белән тавыш ясыйбыз, ягъни көй чыгарабыз. Җанатарлар арасында дөрес җавапны белүче булса, кул күтәреп кенә җавап бирергә мөмкин.Уенга дөрес нәтиҗә ясар өчен жюри кирәк булыр (жюри белән таныштыру).

Хәерле сәгатьтә дип, “Башваткыч” уеныбызны башлап җибәрәбез! Һәммәгезгә дә уңышлар телим.

  1. Язгы чәчүләр беткәч,

Оештырыла бу бәйрәм.

Балаларның шатлыклары,

Өстидер аңа бер ямь (Сабантуй).

Гафиятуллин Фәнзил башкаруында нәфис сүз: “Милли бәйрәмнәр”,  дәү әнисе Хабибуллина Гөлсылу иҗат иткән шигырь:

Көзге яңгырлар башлана,

Карлы салкын көннәре.

Менә шул салкын көннәрдә,

Гөрли каз өмәләре.

Яз килүен һәркем көтә,

Кошлар килә сайрашып.

Карга боткасын бәйрәмен,

Узбырабыз берләшеп.

2. Сөн талларыннан үрелеп,

Эленә өй түренә.

Изрәп йоклаучы сабыйның,

Нурлы йөзе күренә. (Бишек).

3. Гаилә шәҗәрәсен сакларга ярдәм итүче, туган-тумачаны тартып торучы (Нигез).

4.Язны алып килүче милли бәйрәм. (Нәүрүз).

5. Әниләрнең аяк астында (Җәннәт).

6. Көрәшченең бүләге (Тәкә).

7. Татар халык җырындагы биюче кыз (Әпипә).

Шушы урында музыкаль тукталыш . “Шома бас” көенә, балалар башкаруында күмәк бию.

8. Татар халык ашларының берсе (Кыстыбый).

Татар халкы аш-суга бик уңган, оста халык, нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр, бездә үзебезнең бакчабызда балалар белән тозлы камырдан чәк-чәк, бавырсак, бәлеш, өчпочмак  әзерләдек, рәхим итеп карап китегез. (Слайдта балалар ясаган камыр ризыклары фотосы күрсәтелә).

9. Каз мамыгын эченә тутырып,

Ясыйлар ул мендәрне.

Йорт түрендәге сәкенең,

Бик йомшак бер бизәге (Ястык).

10. Көзге салкын бер көндә,

Җыелалар апалар.

Каз мамыгын  туздырып

Бәйрәм ясап  “яталар” (Өмә).

11. Яңа туган хәр балага,

Мулла бирә ул сүзне.

Аннары гомер буе,

Атап йөртәләр безне (Исем).

12. Кечкенә генә бер тартма,

Эче тулы бирнә.

Туган йортның нурын,

Алган ул үзенә (Сандык).

13. Ак читекләрен киеп,

Аңа баса киленнәр.

Кайнаның теләкләре

Туры гына килсеннәр (Мендәр).

14. Бигрәк  матур чигүле,

Кызлар – егетләр кигән.

Элек –электән тегелгән,

Сиңа да ул – бер дигән! (Камзул).

15.Бәрхетләрдән тегәләр,

Ефәк җепләр белән чигәләр.

Аны киеп ир-атлар,

Мәчетләргә киләләр (Түбәтәй).

Музыкаль тукталыш. Балалар җырлап, татар халкының “түбәтәй” уенын уйныйлар.

16. Пар чиләкләрен алып,

Тар сукмактан кызлар баралар.

Тирән коедан су алгачтын,

Нәрсәне иңнәренә куялар? (Көянтә).

17.Кышкы көндә кич утырып,

Аллы –гөлле төсләр белән.

Ашъяулыкка, кулъяулыкка

Матур бизәк төшерәм (Чигү).

18. Эх, артыннан куабыз,

Тотып алмакча булабыз.

Йолаларны, гореф – гадәтне,

Шуңа яраклаштырып барабыз (Замана).

19. Өй мичендә пешкән,

Хуш исе тирә-юньгә таралган.

Табынның иң түрендә,

Ярата олысы-кечесе дә  (Икмәк).

20. Сабантуйның иң күңелле уены, күзне бәйләп, ватырга кирәк. (Чүлмәк вату уены).

21. “Нинди ботка пешерәсе?” – диеп,

Зур казанны асалар.

Артык калган ярмаларны,

Кошларга тараталар. (Карга боткасы).

22. Аның дагасы бәхет китерә. (Ат)

23. Сабантуй бүләге булып,

Җилферди колгаларда.

Көрәшергә тотыналар,

Кулларга алаларда. (Сөлге).

24. Борынгыдан сугып ясалган аяк киеме. (Итек).

Хәзер сүзебезне жюриларга бирәбез, кайсы парыбыз башваткыч уенында җиңүче, дип табылды.

Буыннан буынга күчә торган  милли бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, гореф –гадәтләребез вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалмыйлар, киресенчә, аларның кыймммәте арта гына, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә. Балаларыбыз, гореф-гадәтләрне онытмыйча, яңа буынга да тапшырсыннар иде, дигән теләктә калабыз!

Хөрмәтле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, бугенге “Башваткыч” уенында катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Кулланылган әдәбият:

  1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан: Татар кит.нәш., 1995.
  2. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарстан Милли к-ханәсе; Төз. З. Ә. Җамалиева. Казан: милли китап, 2000.

Кушымта 1.

 

 

 

 

 

 

 

11

 

 

 

9

 

 

 

8

 

13

 

 

16

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

10

 

 

12

 

 

 

 

14

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5

 

 

 

 

 

15

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

24

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

 

2

 

 

 

 

 

 

23

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

6

7

 

 

 

 

3

4

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

19

 

 

 

21

 

 

 

 

 

 

22

 

 

 

 

 

20

 

 

 

 

 

 

 

 

17

 

 

 

 

 

 

 

18

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                      

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

И

 

 

 

Я

С

Т

Ы

К

 

М

 

 

К

 

 

Е

 

 

Ы

Е

 

 

 

Ө

Ө

М

Ә

С

А

Н

Д

Ы

К

 

 

 

Я

 

 

Т

 

Д

 

А

 

 

Н

 

Җ

Ы

Ә

М

 

 

Т

Ү

Б

Ә

Т

Ә

Й

Б

Р

З

 

И

 

 

 

Ә

 

Н

 

Ы

 

У

Т

 

 

 

С

А

Б

А

Н

Т

У

Й

 

С

Ө

Л

Г

Е

 

 

 

И

 

Ә

 

К

 

 

Ш

Т

Ә

К

Ә

 

 

Н

И

Г

Е

З

 

П

 

 

 

Ә

 

К

 

И

К

М

Ә

К

 

 

Ү

 

П

 

А

Т

 

 

Р

 

Ч

Ү

Л

М

Ә

К

 

Р

 

Ч

И

Г

Ү

 

Г

 

 

З

А

М

А

Н

А

 

А

 

 

                      

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.

Халкыбыз мирасы,бәйрәмнәре, йолалары....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....