Консультация "Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбиялә"
консультация
Предварительный просмотр:
Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.
Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип язып калдырган. Баланың үсешендә шәхес буларак җитешүендә гаиләнең әһәмияте гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, анда кешелек сыйфатларына, мәдәни әхлакый һәм олы социаль максатларга нигез сала һәм мөһим рухи мирасының буннан-буынга күчүен тәэмин итә. Балага милли тәрбия бирүнең башлангычы гаиләдән килсә, балалар бакчасында милли тәрбия процессы гаҗәеп катлаулы. Мәктәпкәчә яшьтәге буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала. Тәрбия планының төп максаты – тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү. Ә инде бурычларга килгәндә халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, балаларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда, милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык гореф – гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын: әкиятләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз. Балалар бакчасыннан ук, балаларда үз милләтенә карата хөрмәт уята алсак, киләчәктә ул балада башка милләт халкына, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәттә булган толерант шәхес тәрбияләп булачак.
Билгеле булганча, халыкның гореф-гадәтләре, мәдәнияте юкка чыга икән, бу аның рухи байлыкларының саега баруын чагылдыра. Әгәр бер милләт башка бер милләт эчендә үзенең үзенчәлекләрен югалта башласа, бу милләт, һичшиксез, юкка чыгачак. Халык тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Алар халыкның милли горурлыгын, милли аңын, хисләрен, рухын, көчен тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмый, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү тудыра.
Баланы тәрбияләү иң элек тәрбияченең, олы кешенең үз-үзен тәрбияләвеннән башлана. Татар халкының мәдәниятен, язучыларыбыз, бөек шәхесләребез хезмәтләрен үзләштерүне һәр тәрбияче максат итеп куярга тиеш. Үзең мәдәниятне тирәнтен белмәсәң, яратмасаң, башкаларда кызыксыну уятып булмый.
Халык бәйрәмнәре ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Балалар бакчасында татар халкының борынгыдан калган йолалары – “Сөмбелә”, “Сабантуй”, “Нәүрүз”, “Нардуган”, “Каз өмәсе”, “Җир бәйрәме” бәйрәмнәрен үткәрү ата-бабаларыбызның йолаларын хәтерләренә сеңдерүнең иң кулай чарасы булып тора. Бу бәйрәмнәрне үткәргәндә балалар тарафыннан зур эш башкарыла: мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, татар халык әкиятләре, такмаклар, җырлар өйрәнү, милли киемнәребез белән танышу, гореф-гадәтләребезне барлау аркылы бүгенге көн баласындамилли үзаң тәрбияләнә.
Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.
Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә. Игътибар иткәнегез бардыр, балалар, бигрәк кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзләренчә йоклаткандай итәләр. Димәк, бишек җырлары балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала. Бишек җырлары баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли.
Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, тагын бер чара булып уеннар тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.
Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.
Балалар хәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм алар белән күбрәк “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты...”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Милүшә-дилбегә” кебек уеннар уйнарга кирәк. Уеннардан балалар уңай тәэъсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.
Сюжетлы-рольле һәм дидактик уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һәм башкалар баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминутлар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алырга мөмкин. Мәсьәлән: “Кәҗә мәкәрҗә” – үртәвеч, “Үчти-үчти, үчтеки”, “Әти биштә” кебек үртәвечләрне бик тиз отып алалар.
Балаларны туган як мәдәнияте белән таныштыруны музейлардан башка күз алдына да китереп булмый. Шәһәребездә музейлар бик күп. Ләкин, кызганычка каршы, ата-аналар аларга бик сирәк йөриләр. Андагы экспонатларны бер баруда гына танып, өйрәнеп бетерү мөмкин дә түгел, ә балаларны, әти-әниләрне шәхес буларак үстерү өчен ата-бабаларыбызның һөнәрләрен, тарихын өйрәнү зур әхәмияткә ия. Татар халык мәдәнияте белән даими таныштырып тору максатыннан балалар бакчасында мини-музейлар өештыру бик уңай нәтиҗәләр бирә.
Музей эчендә балалар белән төрле шөгыльләр үткәрергә була. Кечкенәләр төркемендә музейдагы җиһазлар, аларның исеме белән таныштыру булса, зурлар төркемендә аларның тарихи эзлеклелеге, әйберләрнең тормыш шартларына бәйле рәвештә кулланылуын күрсәтергә мөмкин.
Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү, балаларда милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын ихтирам итүче, аның тарихын өйрәнүгә, үстерүгә сәләтле, рухи-әхлакый һәм белем дәрәҗәсе ягыннан камиль, киң карашлы шәхес тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.
Үткәнебезгә күз салсак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, куп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Шуны онытмаска кирәк: без балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне хәзерлибез, чөнки милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия чарасы ул.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.
УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...
“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”
Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....
Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.
Халкыбыз мирасы,бәйрәмнәре, йолалары....
Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.
Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....
Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф -гадәтләре башваткыч уенында.
Максат: -Татар халкының милли бәйрәмнәре,йола уеннары, гореф-гадәтләре аша балаларның аралашу, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әти-әниләрне бакчага җәлеп итү.-Үткәрелгән бәйрәм аша б...