Мэктэпкэ эзерлек торкемендэ "Аулак ой" куренеше.
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Мэктэпкэ эзерлек торкеме балалары белэн яулыктан эшлэнгэн курчаклар ярдэмендэ "Аулак ой" куренеше курсэтелде. Балаларга уз гореф-гадэтлэребезне анлату очен эзерлэнде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
huzhina_r_aulak_oy.docx | 203.84 КБ |
Предварительный просмотр:
Хуҗина Р.Г. -1 кв.категорияле тәрбияче.
Зал өй күренеше итеп бизэлгэн.”Авыл көе”нә әби чыга.
Әби: Әй, шул арада караңгы да төште, көннең узганы вак-төяк эшләр белән сизелми дә үтте. Хәзер үк ятсам, төн бик озын әле, борсаланып кына ятармын. Әзрәк носки бәйләп утырсам да ярар иде. (ишек шакыйлар)
2нче әби : Нихәл, Зәйтүнә күрше. Исән-сау гына торасың -мы? Бүген ишегалдында да күренмәдең. Тукта, мин әйтәм, уты бар, бер кереп хәлен белеп чыгыйм әле дидем.
Әби: Әй, рәхмәт күршекәем.
2нче әби: Әйдә, йортка бер дога кылыйк.(дога кылалар)
Әби: Үзеннең хәлләрен ничек соң, Асия ?
2нче әби: Әй, картларча инде Зәйтүнә...
Әби :Эх, бар иде бит безнең дә яшь чаклар.Егетләр урам тутырып җырлап әйләнерләр иде, ә кызлар аулак өйләрдә чигү чигеп, җырлап егетләрне көтеп утырыр иде.
2 нче әби: Ә егетләр килгәч, китәр уен-көлке, җыр, бию, такмак әйтешү.
Әби: Аулак өй икәнен белеп күрше авыллардан да егет-кыз- лар килеп җитәр иде. Сагынып сөйләргә генә калды (ишек шакыйлар)
2 нче әби: Чү. киләсе кунагын бар идеме әллә?
Әби:Юк, әллә бер-бер хәл бар микән, төнгә каршы. Кем бар анда?(кыз керә)
Кыз: Әбекәй матурым исәнме? Әйбәт кенә яшәп ятасынмы?
Әби :Әйбәт кызым. Хәл белергә килдеңмени? Хәзер чәй куеп җибәрәм.
Кыз: Юк-юк әбекәем,чәй куеп торма. Минем сиңа бер үте-нечем бар иде. Әбекәем, кызлар белән чигү чигеп синдә кич утырыйк әле. Каршы килмә , әбекәем.
Әби: Ярар, мине барыбер Асия әбиең чакыра кергән иде (күз кысышалар). Тик кызым тәртипле генә утырыгыз, егет -ләр кертә күрмәгез, әти-әниләрегез ишетеп мине сүзгә калдырмагыз.
Кыз: Юк,юк әбекәй нинди егетләр ди ул.(әбиләр китә) Кызлар, әйдәгез аулак өйгә! (кызлар керә) Булды кызлар, әбине ризалаттым.
2 кыз: Әйдәгез кызлар, кулъяулык чигеп алыйк
3 кыз: Карагыз әле кызлар, ничек матур чыкты минем бизәкләрем!
1 кыз: Әйдә, күзегезне бетереп утырмагыз. Кызлар, эйдәгез, йозек салыш уйныйбыз!
“Йөзек салыш”уены. Кемдә йөзек, сикереп чык! Дилэрэгә нинди җәза бирәбез?
2 кыз: Табышмакка җавап бирсен. Ике корсаклы, 4 колак- лы ул нәрсә?
3 кыз: Бигрәк шаян инде син Азалия. Ике корсаклы әйбер буламыни.
2 кыз: Була шул була.. Каз мамыгыннан нәрсә ясыйлар?
Бергә: Мендәр.
Тагын “Йөзек салыш” уены.
1 кыз: Азалиягә нинди җәза бирәбез?
3 кыз; Кайсы егетне ярата, шуның исемен әйтсен!
2 кыз: Әй, шаярмагыз әле ! (Сызгырган тавыш ишетелэ хэм авыл кое уйнала).
Малай (тавышы ишетелэ) Кызлар, эйдэгез кичке уенга.
Кызлар: Эйдэгез кызлар, егетлэр кичке уенга чакыралар. (Чыгып китэлэр).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Елгада яшэучелэр".Мэктэпкэ эзерлек торкемендэ шогель-конспект.
Балаларда тема эчтэлегенэ туры килэ торган белем кунекмэлэре булдыру,сузлек остендэ эш....
"Елгада яшэучелэр".Мэктэпкэ эзерлек торкемендэ шогель-конспект.
Балаларда тема эчтэлегенэ туры килэ торган белем кунекмэлэре булдыру,сузлек остендэ эш....
«Без инде хэзер зурлар, Мэктэпкэ илтэ юллар» (Нас ведет дорога в школу)
Без инде хэзер зурлар, Мэктэпкэ илтэ юллар( Нас ведет дорога в школу) Залнын каршы як стенасы мактэп тормы чагылдырган сурэтлэр Ьэм экият геройн ын рэсемнаре белэн бизэлэ. елле кей янг...
НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Путешествие в зоопарк» по проекту «Без хэзер инде зурлар – мэктэпкэ илтэ юллар.
Занятие для подготовительной группы по проекту "Без инде хэзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар"...
Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018
Мэктэпкэ чыгарылыш кичэсе сценарие-2018...
«Тиздэн мэктэпкэ!»
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен «Тиздэн мэктэпкэ!» темасына проект ...