Каюм Насыйри хикәятләре белән танышу.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Бадертдинова Резеда Раисовна

Каюм Насыйри хикәятләре белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kayum_nasyri_i_1174_aty.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Каюм Насыйри хикәятләре белән танышу.

                                                                ( Зурлар төркеме өчен)

Максат:

1.Олы шәһесебез Каюм Насыйри хикәятләре белән таныштыруны, балаларның кызыксынуларын үстерүне дәвам итү. Хикәятләр аша кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Бурычлар:

Тәрбияви:Каюм Насыйри иҗаты аша балалрны  тәрбияле булырга өйрәтү.

Үстерешле: Балаларның күзаллауларын үстерү,кызыксынучаелыкларын арттыру.

Белем бирүче: Хикәятләрнең эчтәлегенә, геройларның эш-гамәлләренә карата үз мөнәсәбәтләрен белдерү һәм аны үз сүзләрең белән сөйләп бирү күнекмәләрен үстерү.

Методик алымнар: күрсәтү,сөйләү,аңлату,сораулар бирү.

Алдан эшләнгән эш: Каюм Насыйри турында әңгәмә.

Җиһаз:  Каюм Насыйри  портреты,  китап күргәзмәсе,  магнитофон,  хикәяткә  иллюстрацияләр.      

                                                Эшчәнлек  барышы:

Тәрбияче:  Балалар,  мин  сезгә  мәкаль  әйтәм,  ә сез  миңа  мәгьнәсен  аңлатырсыз.  “Туган  телне  кадерләгән  халык   кадерле булыр.”

- Бу  мәкальдә  туган  телебезне яратырга,  хөрмәт  итәргә  кирәклеге  әйтелгән.

Тәрбияче:   Әйе,  балалар  туган  тел  ---  иң  матур ,  иң  якын,   иң  газиз  тел  ул.  Бу  телдә   безнең                  

әти - әниләребез,  әби-  бабайларыбыз   сөйләшә.  Әниләребез,  әбилзребез   безгә  бишектә   чакта  ук  туган  телдә  җырлар  җырлаганнар,  хикәятләр  сөйләгәннәр.   Һәркем  үз  телендә  сөйләшә  белергә,  үз  телен  яратырга  тиеш.

Бөек  мәгърифәтче,  галим,  әкиятче  Каюм  Насыйри   да  менә  нинди    мәгънәле  сүзләр   әйтеп   калдырган:   “Кеше   үзенең   туган  телен  кагыйдәсез   дә   белер,   һич  тә  ялгыш  әйтмәс  һәм  хата   сөйләмәс.   Ләкин   башка   телне  өйрәнәсе   булсаң,  ул  вакытта   үз   телеңнең    кагыйдәләрен    белү   бик    киәк.   Чөнки   кеше,   үзенең  телен   яхшы    белмәсә,   башка   телгз  төшенә   алмас,   тик  бик   озак   вакытлардан   соң   гына  аңа  күнегә   алыр...”

        Сөйләмебезне   бай   тел  хәзинәсен   матур,   аһәңле   итүдә,  ана   телебездә   сөйләшергә   өйрәтүдә   хикәятләрнең   әһәмияте   гаять  зур.   Без  узган   шөгыльдә   Каюм    Насыйриның   бер  хикәяте  белән  таныштык.  Ә  хәзер  искә    төшерик.   Ул   хикәят   нәрсә  турында  иде.

   “Бер   кешенең   бер  саран  дусты  бар  иде.  Бервакытны  ул  дустына  әйтте:  “И  дус,  мин  сәфәр  кылмак  телимен,  миңа   йөзегеңне  бирсәнә,  сине  сагынган  вакытта  бармагымда  йөзегеңне  күреп,  сине  исемә  төшерер   идем” ,-  диде.  Ул  саран  дусты  әйтте:  “Әгәр    мине  исеңә  төшерәсең    килсә,   бармагыңа кара, кайчан ки  бармагыңда йөзек күрмәссең:- һи, фәлән дустымнан йөзеген сораган идем,  бирмәде,-  дип,мине искә төшерерсең”,-  диде”.

  • Бу хикәяттә саран дус турында сүз бара. Ә, дуслар һәрвакыт бер – берсенә булышырга, ярдәмгә килергә әзер торырга тиеш. Якын дустың өчен әйберне  җәлләмәскә кирәк.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бу очракта саран дусны мактап булмый шул. Ул үзе турында  гына уйлап, дустын бөтенләй онытып җибәргән. Бу хикәят безне нинди  булырга өйрәтте соң?

 Балалар:

  • Ягымлы, дус, ярдәмчел, игътибарлы булырга.Бер-берең белән яхшы мөгалләмәдә булырга.

1  бала: Бу хикәят өйрәтә безне

              Саран һәм тупас булмаска,

               Әдәплелек  сыйфатларын

               Үзеңдә булдырырга.

                                                             Уен: “Түбәтәй”.

Тәрбияче:Мин сезгә Каюм  Насыйриның  тагын бер хикәятен сөйлим, ә сез  игътибар белән тыңлап торыгыз.

                Бер сабый бала, олуглар белән ашарга утыргач, кашыгын куйды да  елый башлады.

  • Ник елыйсың? -  диделәр.
  • Бик кайнар, авызымны пешерә,- диде.
  • Азрак сабыр ит,- диделәр.
  • Мин сабыр итәр идем, сез сабыр итмисез анда,- диде.”
  • Әңгәмә өчен сораулар.
  • Бала нинди ялгышлык  эшләгән?
  • Бу  бала  сабыр  итмәгән.
  • Өстәл янында ничек  утырырга  кирәк?
  • Өстәл  артында  елап утырырга,  сөйләшергә  ярамый.  Чөнки бу кешенең әдәпсезлеген

Тәрбиясезлеген  күрсәтә.

  • Балалар, сез  ничек  уйлыйсыз. Бу  бала тагын нәрсә  эшләгән?
  • Ул олыларга каршы эндәшкән.  “Мин  сабыр итәр идем,  сез  сабыр итмисез анда”.

Тәрбияче: Миңа табын  янында утыру кагыйдәләрен  искә  төшерегез әле.

  • Ашар алдыннан һәрчак  кулларны  юарга. Югач  үз  сөлгеңә  генә  сөртергә.
  • Кашык  белән  уйнарга  ярамый. Ул  ашар  өчен  куела,
  • Өстәл янында  тыныч  утырырга, ризык  капкан килеш  сөйләшергә  ярамый.
  • Табыннан киткәндә, рәхмәт  әйтергә  кирәк.

          Хикәядән  соң  тәрбияче  балаларга  әдәпсезлек  урнәкләре  сүрәтләнгән  рәсемнәр

           күрсәтә .

           Алар  буенча сөйләшү  үткәрелә, тиешле  нәтиҗәләр  ясала.

            Тәрбияче:  Каюм   Насыйри  хикәятләре  нинди  булырга  өйрәтә7

            - Әдәпле ,  тыйнак,  олылар  сүзен  тыңларга,  аларны  хөрмәт  итәргә  куша.  Шулай  ук  

           саран  булмаска  өнди.

         Тәрбияче:  Димәк,  балалар,  без  кайда  гына  булсак  та  әдәпле , тыйнак,  сабыр  булырга                            

         тиешбез.  Шул  очракта  гына   сезнең   турыда: “ Бу  бала  бигрәк  әдәпле “- дип әйтерләр.

                                         “Кунаклар “  уены  уйнала.

          Тәрбияче:  Балалар,  безнең  бит  әле  элек-  электән  әйтелеп  килгән,  әби-  бабайларыбыз  

          әйтеп   калдырган   мәкальләр  бар.  Әйдәгез  шуларны  искә  төшереп  үтик.

         Балалар:

  • Кеше  хөрмәтләү -  үзеңне  бәяләү.
  • Ипи- тоз   -   якты  йөз.
  • Тәүфыйк --  изге   юлдаш.
  • Күңелең   саф булса,  көннәрең  шат  булыр.

Тәрбияче:  Безне бу  мәкальләр  һәм   Каюм   Насыйри   хикәятләре  нинди   булырга  өйрәтә  соң  ?

Балалар:

  • Ягымлы,  дус,  ярдәмчел,  игътибарлы  булырга.
  • Тәүфыйклы  булырга  өйрәтә.

1  бала:        Тәртипкә,  әдәпкә

                      Өйрәтә   ул  хикәят.

                      Ямьсез  сыйфатларның  барысын

                      Фаш   итә   ул   хикәят.

Шөгыльгә  йомгак   ясау.

                        Кулланылган     әдәбият:

 

1.  “ Раушан   көзге”  Татар  балалар   әдәбиятыннан   хрестоматия.

 2.   “ Иң  матур   сүз “   Ата- аналар  һәм  балалар  бакчасы   тәрбиячеләре   өчен  хрестоматия.

        Казан    “ Мәгариф”  нәшрияты,  2000  ел.

           

               

         

                                   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану.

Балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Каюм Насыйри мирасын кулллану...

Тема «Танышу. Кабинет белән танышу.»

Цель:·Познакомить детей с помещениями группы и их назначением.·Учить детей ориентироваться в кабинете.·Воспитывать у детей аккуратность, умелое, бережное отношение к предметам....

Организованно-образовательная деятельность в старшей группе на тему: «Наш земляк Каюм Ахметшин – Герой Советского Союза»

Основная образовательная область: познавательное развитиеИнтеграция образовательных областей: социально - коммуникативное развитие, речевое развитие, физическое развитие....