"Идел - Урал арасында тукталыш", кичә
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Милләтебез,туган телебез-татар теле белән горурлану хисләре,әдәплелек тәрбияләү максатыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән оештырылган кичә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
seminar_2017_33_33_33_1.docx | 26.01 КБ |
Предварительный просмотр:
Идел-Урал арасында тукталыш.
Максат:
1.Милләтебез, туган телебез - татар теле белән горурлану хисләре,әдәплелек тәрбияләү.
2.Балалар бакчасы белән гаиләнең бердәм эшчәнлеген күрсәтү.
3.Милли бәйрәмнәргә кызыксыну уяту.
Белембирү: Идел-Урал халкыныңгореф-гадәтләренә,йолаларына,миллибәйрәмнәренәихтирам тәрбияләү
Үстерү: Балаларның саф татар телендә, чиста, аңлаешлы, дөрес сөйләшү күнекмәләрен үстерү, ныгыту. Xалык аваз иҗаты турында белемнәрен киңәйтү.
Тәрбияви: Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту
Кичә барышы:
Балалар музыка астына залга узалар,ярымтүгәрәк ясап басалар.
1 бала (Зарина):
Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар!
Туган җирем-Идел буе
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
2 бала (Айбулат):
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килгән безгә кунакка.
Дуслык-безнең тормыш бизәге,
Дуслык- безнең бәйрәм бизәге.
3 бала (Ләйсән):
Чыгып китәм иркен кырларыңа,
Игеннәрең тора чайкалып.
Моң тарала Идел буйларына,
Бәйрәм көен җырлый бар халык.
Җыр «Хәерле көн»
Капитан:
- «Чыктамчысы» теплоходы сезне көтә,рәхим итегез!
(балалар утыралар,проектор кабына)
Капитан:
- Без узебезнең Идел елгасы буйлап сәяхәтебезне башлыйбыз (гудок). Балалар, сез туган ягыбызнын нинди елгаларында булганыгыз бар?
Бала (Данислав): Минем Зәй елгасында балык тотканым бар.
Бала (Кәрим): Ә минем Кама елгасында су коенганым бар.
Бала (Замирә): Безнең Идел буйлап сәяхәт иткәнебез бар.
Бала (Эсмаил): Без гаилә белән Сөн елгасында ял иттек.
Капитан:Ә бу елга буйларында нинди халыклар яши?
( Балалар:татар,рус,чуваш,мари,башкорт,удмурт)
Капитан:Балалар,ә сез нинди бәйрәмнәр беләсез?
Бала (Адилә): Сабантуй бәйрәме.
Бала (К.Софья): Раштуа бәйрәме.
Капитан: Язгы кыр эшләре тәмамлангач,татар халкы “Сабантуй”бәйрәме ясаган.Без дә шушы бәйрәмнән бер күренеш карап үтик әле.
Җыр “Сабантуй”
Уен “Чүлмәк ватыш”
Капитан: Безнең бәйрәмнәр җыр-биюсез,уен-көлкесез узмаган. Башкорт халкы яратып уйный торган “Тирмә” уенын уйнап алабыз.
Уен “Тирмә”
Капитан: Балалар,ә сез бу халыкларның нинди уен коралларын беләсез?
1 бала (Виктория): Кубыз-ул дуга формасындагы музыка уен коралы.
2 бала (Диана): Думбра-агачтан ясалган өч кыллы уен коралы.
3 бала (Адилә): Ә мин авылга кайткач,бабамның бик матур итеп тальян гармунда уйнаганын тыңларга яратам.
4бала (Айбулат): Курай-аны киптерелгән камыш ботагыннан ясаганнар.Хәзер агач яки металлдан ясыйлар.Без сезгә хәзер курайда уйнап та күрсәтәбез.
Уен “Курай”
5 бала (Заринә): Ә кашык-рус халкының уен коралы.Агач кашыклар матур итеп, хохлома бизәкләре белән бизәлгән. Без сезгә агач кашыкларда уйнап күрсәтәбез.
Уен ”Агач кашыклар ”
Капитан: Ә хәзер,балалар,игътибар экранга.
(видеосораулар)
1 сорау: Элекке заманда газ да,электр да булмаган.Әби-бабайлар чәйне нәрсә белән һәм ничек кайнатканнар?
Җавап. (К.Софя):Элек чәйне күмер самаварында, күмер үрләтеп кайнатканнар.
2 сорау: Чуаш халкынын яраткан төсләре нинди?
Җавап (Адилә): Сары һәм кызыл.Сары төс азатлыкка омтылуны аңлата,ә кызыл төс байлык,муллык билгесе.
3 сорау:Туган тел турында нинди мәкальләр,әйтемнәр беләсез?
Җаваплар: Азамат:Теле татлының дусты күп.
Булат:Туган телен кадерләгән халык кадерле була.
Нәзилә:Иң татлы тел-туган тел,анам сөйләп торган тел.
4 сорау:Республикабызда зур шәһәрләр бар.Шуларны атап үтегез әле.
Җавап Самира: Казан,Яр Чаллы,Түбән Кама,Алабуга,Яшел Үзән,Чистай, Әлмәт,Бөгелмә-иң зурлары.
5 сорау: Казан шәһәренең җәяүлеләр генә йөри торган урамы ничек дип атала?
Җавап Артур: Бауман урамы.
6 сорау: Түбән Кама шәһәре истәлекле урыннарга бик бай. Балалар,сез,нинди күренекле урыннарны беләсез?
Җавап:Аяз- Безнең шәһәрдә Тукай паркы бар. Без анда еш булабыз.Анда Габдулла Тукай әсәрләрендәге төрле сыннар урнаштырылган.
Зарина- Ә без Тукай паркында үткәрелгән “Күчтәнәч” дип исемләнгән проектта катнаштык.
Айбулат- Шәһәребезнең 50 еллыгы уңаеннан төзелгән Гаилә паркы да бик матур урынга урнашкан. Без әти-әнием белән бу паркта ял итергә яратабыз.
Капитан: Ә безнең балалар килгән кунакларга да сорау әзерләделәр.
1.Бала (Виктория): Сез нинди гармун төрләрен беләсез, (җавап:баян,тальян,саратов).
2.Бала (Аиша): Ә сез,хөрмәтле кунаклар,туган тел турында нинди мәкальләр беләсез?
Җавап:1 .Иле барның теле бар.
2.Тел-күңелнең көзгесе.
3.Бала: (Җ.Софя): Әлмәт шәһәренең икенче төрле исемен кайсыгыз белә?
Җавап: Нефтьчеләр шәһәре.
4.Бала:(Данил) :Татарстанны ни өчен “дүрт елга иле” дип йөрткәннәр.
Җавап: Чөнки Татарстан аша Идел, Агыйдел, Нократ,Чулман елгалары ага.
5.Бала:(Карим):Көйгә салынган дәүләт символы?
Җавап: Гимн.
Бала(Аяз):
Без,татарлар,шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Без-татарлар,җирдә яшибез,
Бар халыклар белән гөрләшеп
Бию.
Капитан: йомгаклау.Тәмам.
Капитан:Ә безнең балалар килгән кунакларга да сорау әзерләделәр.
Бала(Виктория): Сез нинди гармун төрләрен беләсез?(баян.саратов,тальян)
Бала(Аяз):
Без,татарлар,шушы исем белән,
Җирдә яшәү үзе зур бәхет.
Без-татарлар,җирдә яшибез,
Бар халыклар белән гөрләшеп.
Бию
Капитан: йомгаклау. Тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балалар бакчасы hәм мәктәп арасында дәвамчанлык
Әти-әниләр өчен чыгыш...
ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)
КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...
конспект "Ак каеннар арасында"
НОД для подготовительной группы...
« Яшел ут» (юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар һәм әтиләр арасында үткәрелгән бәйге)
Булмэ бэйрэмчэ бизэлгэн. Балалар керэ. 1нче бала: Мин яшимен авылда,...
"Идел буе халыкларынын мэдэнияте белэн таныштыру процессында балаларга рухи-эхлакый тэрбия биру"
Сказки народов Поволжья...
Идел буе халыклары бәйрәме.
Сценарий праздника ко дню родного языка...