Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “
Зурлар төркемендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге.
Максат: информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dokument_microsoft_word.docx | 23.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Теләче районы Югары Кибәхуҗа балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Нурисламова Рәсимәнең зурлар төркеме өчен математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Тема:
Математика илендәге Теремкәй әкиятендә кунакта.
Конспект: «Математика илендәге “Теремкәй” әкиятендә кунакта “
Зурлар төркемендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге.
Максат: информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.
Белем бирү бурычлары: 2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, 1 – 10 га кадәр цифрны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; дәфтәр битләрендә ориентлаша белү, мәсьәләләр чишәргә күнектерү.“ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.
Үстерү бурычы: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү. 8 санының составын ачыклау.
Тәрбия бурычлары: математика фәненә кызыксыну, дустанә мөнәсәбәт ,ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедия проекторы, “Теремкәй” әкиятеннән слайдлар, цифрлар язылган түмгәкләр, 2 төрле озынлыктагы юл, геометрик фигуралардан ясалган төлке рәсеме, 2 куян һәм 4 кишер рәсеме, санау таягы, бака маскасы, серле янчык, 8 кечкенә шар (чыршы уенчыгы).
Таратма материал: Саннар, санау таякчыклары, төсле карандашлар, чиста битләр.
Белем бирү өлкәләре: танып-белү (математика), иҗтимагый – коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, физкультура, социальләштерү.
Эшчәнлек барышы: - Балалар, әйдәгез дуслык түгәрәге төзибез. Мин Рәсимә Рәхимҗановна , сезгә үземнең уч төпләре аша җылы җибәрәм ә сез миңа җавап итеп исемнәрегезне әйтерсез. (Уч төпләрен бер-берсенә сугып танышу)
Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп, кояш нурлары белән уйнап алыйк. 1. Кояш җылысын учыбызга җыябыз 2. Битләребезне җылытабыз 3. күзләребезне, чәчебезне сыпырабыз 4.Үзебезне яратабыз 5. Бер-беребезгә елмаябыз
6. Үзебезнең яхшы кәефебез белән кунаклар белән уртаклашабыз.(учларыннан өреп очыралар) Балалар, бүген мин сезне математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә кунакка чакырам. Ә башта сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйм әле. Игътибар белән мине тыңлагыз.,һәм тулы җөмләләр белән җавап бирегез. Сораулар: 1.Урамда нинди ел фасылы? (кыш) 2.Бер атнада ничә көн? (7) 3.Хәзер көнме, төнме? (көн) 4.Бер кулда ничә бармак бар? (5) 5.Өч мәченең ничә борыны бар? (3) 6.Ике тычкан баласының ничә колагы була? (4) 7.Светофорның ничә күзе бар? (3) 8.Төнлә күктә ничә кояш бар? (0) 9.Нинди сан 7 дән зур 9 дан кечкенә? (8) Яхшы, сез бик игътибарлы, барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер әйдәгез “Теремкәй” әкиятенә кунакка барыйк. Менә без сезнең белән урман аланында (Слайд №1). Шушы матур аланда бер теремкәй бар икән. (Слайд №2).
Дидактик күнегү: “Кайсы биек, кайсы тәбәнәк?
(Теремкәйне янында үсеп утыручы биек агач белән чагыштыру)
-Әйтегез әле, теремкәй нинди? (Тәбәнәк)
-Кайдан белдегез? (Янындагы агач белән чагыштырып)
-Әйе, бик дөрес: агач биек, ә теремкәй тәбәнәк.
Бервакыт, бер тычкан үтеп барганда, шул теремкәйне күреп алган һәм шунда барырга уйлаган. (Слайд № 3) Теремкәйгә бару өчен 2 юл бар ди: берсе озын, ә икенчесе кыска юл. “Кайсы юл белән барсам тизрәк барып җитәрмен икән?”, – дип уйлаган тычкан. Балалар, әйдәгез тычканга ярдәм итик.
Дидактик күнегү: “Кайсы озын, кайсы кыска?”
Менә монда ике юл: берсе озын, ә икенчесе кыска. Әйтегез әле, тычкан кайсы юлдан тизрәк барып җитә алыр икән? (Балалар ике юлны чагыштырып карыйлар һәм кыска юлдан барса тизрәк барып җитә дигән нәтиҗә ясыйлар.
Әйдәгез, карыйк әле, тычкан безне тыңладымы икән? (Слайд №4) Әйе, тыңлаган, теремкәй янына барып та җиткән. Караса, ишектә йозак эленеп тора, ди. Балалар, йозакны ачарга да ярдәм итик инде тычканга.
Уен “Йозак”(бармаклар белән хәрәкәтләр эшлибез)
Аланда бар теремкәй (бармакларны бер-берсенә терәп куябыз)
Ишегендә аның йозак (бармакларны берсе арасына икенчесен тыгабыз)
Тычкан ишекне шакый (уч төпләрен бер-берсенә кагабыз)
Ачкычны бора (кушылган учларны боргалыйбыз) Йозакны тарта (Кулларны акрын гына аерабыз)
Ишекне ача (Кулларны төшерәбез)
Шулай итеп тычкан теремкәйдә яши башлаган (Слайд № 5).
-Балалар, әйтегез әле, тычкан ничәнче булып теремкәйгә килде? (Беренче. Балалар 1 цифрын күрсәтәләр)
Бу аланнан ерак түгел бик матур күлдә бер бака яши икән. Беркөнне бака күлдән башын чыгарып караган һәм теремкәйне күреп алган. Бака түмгәктән түмгәккә сикереп күлнең шул ягына чыгарга уйлаган. Ләкин түмгәкләр гади түгел, аларга саннар язылган. Бака саннарны танымый икән. Балалар, әйдәгез аңа ярдәм итик, ничек дөрес итеп сикерергә икәнен күрсәтик.
Уен “Түмгәктән-түмгәккә”
(1-10 га кадәр цифр сугылган түмгәкләрдән, балалар бака маскасын киеп, тәртип буенча сикереп күрсәтәләр).
Экранда 1 дән 10 га кадәр саннар язылган (Слайд № 6)
Әйдәгез балалар башта уңай 1 дән 10 га кадәр саап күрсәтик, аннары тискәре санау 10 нан 1 гә кадәр саныйбыз.
-Балалар, карыйк әле, бака-бакылдык чыгып җитә алдымы икән? (Слайд № 7) Шулай итеп бака да теремкәйдә яши башлаган.
– Ничә хайван яши теремкәйдә? (Ике)
– 2 цифрын күрсәтегез әле ?
– Бака ничәнче булып килде ? (Икенче)
Көннәрдән бер көнне теремкәй янына җырлый-җырлый бер куян килеп чыккан. (Слайд № 8) Ул шатлана-шатлана дусты яныннан кайтып килә икән. Дусты аны кишер белән сыйлаган. Әйдәгез тыңлап карыйк.
Уен-күнегү “Ничә кишер ашаганнар? “(Рәсемнәр белән күрсәтелеп барыла) Куянкай бүген кунакка, Дусты янына барган. Утырып агач төбенә Икешәр кишер ашаганнар. Я, әйтегез, кайсыгыз белә Ничә кишер икесенә Ашаганнар куяннар?
-Әйдәгез әле, балалар, бергәләп чишеп карыйк. (Балаларның җавплары: барысы 4 кишер ашаганнар)
Куян үзен Теремкәйгә кертүләрен сораган Син нишли беләсең соң, Куян? – дип сорагач, Куян: “Балаларны уйната беләм”, – дип җавап биргән. Әйдәгез аның белән уйнап алабыз. Ә уенны татарча түгел рус телен кулланып уйнарбыз. Физкультминутка : Зайке холодно сидеть Нужно лапочки погреть Лапки вверх, лапки вниз На носочках подтянись Лапки ставим на бочок На носочках скок – скок – скок.
Менә шулай итеп, куян да теремкәйдә яши башлаган. (Слайд № 9)
– Әйтегез әле, хәзер теремкәйдә ничә хайван яши? (Өч)
– Куян ничәнче булып килде ? (Өченче)
– Өч цифрын күрсәтегез әле ?
Шулай бервакыт төлкенең дә юлы теремкәй аша үткән. (Слайд № 10)
Ул үзе белән бер рәсем алып килгән. Рәсемне бергәләп карап китик әле.
Дидактик уен “Төлке нинди геометрик фигуралардан тора?”
(Рәсемгә карап төлкенең нинди геометрик фигуралардан ясалуын әйттерү)
Шулай итеп, төлке дә теремкәйдә яши башлаган. (Слайд № 11)
-Ничә хайван яши теремкәйдә ? (Дүрт)
– 4 цифрын күрсәтегез әле?
– Төлке ничәнче булып килде ? (Дүртенче)
Бүре җан фәрманга чабып бара икән Теремкәйне күреп туктап калган , аныңда теремкәйдә яшисе килгән. Ул үзен кертүләрен сораган, серле янчыкта нәрсә барын белсәң ишек ачылыр дигәннәр. Балалар булышабызмы бүрегә?
Менә ул серле янчык.Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә бар икән анда? (Селкетәм, тотып карыйлар һәм төрлечә җавап бирәләр)Аның эчендә кечкенә шарчыклар (чыршы уенчыгы ), санагыз әле, ничә шарчык бар? (8 шарчык) Хәзер мин кулыма шарчыкларны яшерәм, сез 8 санын ике кечкенә санга таркатып минем уң кулымда ничә шарчык, сул кулымда ничә шарчык икәнен әйтегез. Кем дөрес әйтә, шул җиңүче була. (шарчыкларны яшерәм. Ә балалар 8 санының составын төрлечә әйтәләр, кайсы баланың җавабы минем кулымда яшерелгән саннарга туры килә, шул җиңүче була)
Шулай итеп, бүредә теремкәйдә яши башлаган. (Слайд №12) -Ничә хайван яши теремкәйдә ? (Биш)
– 5 цифрын күрсәтегез әле?
– Бүре ничәнче булып килде ? (Бишенче)
Матур гына яшәп ятканда теремкәй янына аю килеп чыга. (Слайд № 13) Аның да теремкәйдә яшәп каласы килгән.
Без монда сыймыйбыз , урнаштырып кара әле безне урын калса керерсең дигәннәр аңа хайваннар. Балалар хайваннарны урнаштырып карыйк әле Сезнең алдыгызда төсле карандашлар һәм кәгазъ .Игътибар белән тыңлагыз һәм ясагыз. Сул якта өстә почмакта кызыл өчпочмак (төлке) Уң якта аста почмакта яшел квадрат (бака) Сул якта аста почмакта кара турыпочмак (бүре) Уң якта өстә почмакта сары түгәрәк (тычкан) Уртада зәңгәр овал (куян)
Аю теремкәйнең бер алдына, бер артына чыгып караган. Ләкин берничек тә керә алмаган. Түбәгә менеп, морҗадан төшмәкче булган. Менүе генә булган, теремкәй ишелгән дә төшкән. Хайваннар көчкә генә чыгып өлгергәннәр. (Слайд № 14)
Теремкәй җимерелде. Хайваннарны ярдәмнән ташламыйк. Балалар, без аларга өй төзеп бирик. Ә өйне без санау таякларынан эшләрбез.
Дидактик күнегү “Өй төзү” .
-Менә нинди матур өйләр килеп чыкты. (Балалардан үзләренең өйләренең нинди геометрик фигуралардан торуларын әйттерү).
(Слайд № 15) Менә шуннан соң алар үзләренең зур, матур өйләрендә дус, тату гаилә булып яши башлаганнар. Рефлексия.
Тәрбияче һәр балага туп ыргыта һәм сорау бирә: Бүген без нинди әкияткә кунакка бардык? Сиңа кайсы күнегү ошады? Кайсы бирем авыр булды? Төлке рәсеме ошадымы? Иң беренче кайсы хайван килде? Аю ничәнче булып килде? Эшчәнлегебез ошадымы?Без хайваннарга булыша алдыкмы?
Миңа сезнең белән дәрес үткәрү бик ошады Мин сезнең белән аралашудан бик шатмын. Бүген мин сезнең барыгызгада рәхмәт әйтеп медальләр тапшырам.
Мин бүген максат итеп
информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.
Белем бирү бурычлары: 2 предметны озынлыклары, биеклекләре буенча чагыштыра белүне, геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белүне, 1 – 10 га кадәр цифрны таный һәм тәртип буенча саный белүне ныгыту; дәфтәр битләрендә ориентлаша белү, мәсьәләләр чишәргә күнектерү.“ничәнче?” дигән сорауны дөрес итеп куеп, җавап бирергә өйрәтү.
Үстерү бурычы: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү. 8 санының составын ачыклау.
Тәрбия бурычлары: математика фәненә кызыксыну, дустанә мөнәсәбәт ,ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү.не куйган идем.
Дәрес уен – сәяхәт формасында үтте.дәреснең бөтен өлешләредә бер-берсенә бәйләнгән. Материал балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып зурлар төркеме өчен кызыклы итеп оештырылды. Танып-белү (математика), иҗтимагый – коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше, физкультура, социальләштерү - Белем бирү өлкәләре кулландым. Әкият ярдәмендә уен ситуацияләре төрле проблемалар тудырдым. Бу балаларның танып белү үсешенә кызыксыну тудырды. Дәрестә сәламәтлекне саклауныда истә тотып физкультминутка, бармак уеннары кулландым.дәрес озынлыгын санитария нормаларына туры китереп сакларга тырыштым.Дәрес ахырында рефлексия үткәрдем, нәтиҗә ясадым. Мин балаларны дәрес биремнәрен үтәделәр, кызыклы булгандыр дип саныйм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Шалкан әкиятендә кунакта”
Шалкан әкияте аша тере Һәм тере булмаган табигать турында белемнәрне арттыру....
"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты
: геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...
Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган зурлар төркеме өчен чара: “ “Шалкан” әкиятендә кунакта”
Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен төрле фаҗигалардан саклану турында өйрәнү hәм белемнәрен ныгыту максатыннан ""Шалкан" әкиятендә кунакта" зурлар төркеме өчен сценарий....
Тема: “Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”
“Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”...
Чуар тавык” әкиятендә кунакта
Максат. Рус халык әкияте белән таныштыру, әкият геройларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү. Әкият сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын үстерү һәм активлвштыру. Хәтерләрен,...
Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт.
Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт.Икенче кечкенәләр төркемендә математикадан оештырылган эшчәнлек Максат: Дьенеш блоклары ярдәмендә модельләштерү технологияләр...
"Шалкан әкиятендә кунакта" (кечкенәләр төркемендә театрлаштырылган эшчәнлек конспекты)
Театрализованная образовательная деятельнось для детей младшего дошкольного возраста по сказке "Репка"...