«Минҗамал әбидә кунакта»
материал (средняя группа) на тему

Хисматуллина Ферзания Ахметгараевна

 музейда ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minzhamal_bid_kunakta.doc423.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Минҗамал әбидә кунакта»

(музейда ачык шөгыль)

        

Тәрбияче:

Хисматуллина Ф.А.

Алабуга шәһәре 2013ел

   Максат: татар милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү. Милли бизәк үрнәкләре турында төшенчә бирү (сәйләннәр белән, чигү җепләре белән чигелгән).

Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенәмәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү. 


Шөгел барышы.

(“Ал Зәйнәбем” музыкасы астында музейга керәләр).

Тәрбияче: Әйдәгез, Минҗамал әби янына кунакка кереп чыгыйк әле, бүләкләребезне дә бирербез. Әйдәгез шакып карыйк әле.

Балалар: Өйдә кешеләр бармы, керергә мөмкинме?

Әби: Әйдүк, әйдүк! Керегез.

Балалар: 

Исәнмесез-саумысыз.

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый-шакый арып беттек

Нигә каршы алмыйсыз?

(Тәрбияче кул биреп әби белән исәнләшә)

Тәрбияче:Әби-бабайларның өе: күңел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларның осталыгы – әнә ничек гөл итеп куйган өй эчен.

Әйдәгез, әкрен генә карап чыгыйк әле бу матурлыкны. Балалар, килегез бирегә, менә авыл өенең төп хуҗасы булып сандык тора.

Әбиләрнең, сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: Әйе, сандыкты буыннан-буынга тапшырылган байлыклар саклана. Әйдәгез алайса бергәләп ачып карыйк, бәлки яшь чагым искә төшәр. (Курай моңы әби күлмәген чыгара).

Тәрбияче: 

Матур изү бизәп тора

Күлмәгеңнең күкрәген

Диңгез суы кебек тора,

Дулкынланып итәге.

Әйе, татар хатын-кызларының милли киеменә аска таба киңәеп киткән кулмәк һәм озынча камзол керә.

Тәрбияче: Минҗамал әби сандыгында тагын ниләр бар?

Әби: Менә балалар бу нәрсә?

Балалар: Калфак.

Тәрбияче: Әйе балалар, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора. Ул сәйләннәр белән чигелгән. Балалар менә шушындый кечкенә ялтравыклы төймәләрне сәйләннәр дип атыйлар.

  • Безнең Ильзирәбез калфак турында бер шигырь дә белә.

Бәрхетләрдән тегелгән

Ука белән чигелгән

Нәкышләре көмешләргә

Алтыннарга күмелгән.

Тәрбияче: Әйе, балалар, татар кызлыры башларына калфак кияләр, ә татар егетләре нәрсә кияләр?

Балалар: Түбәтәй.

Тәрбияче: Минҗамал әби, синең сандыгыңда түбәтәй юкмы соң?

Әби: Бар, бар, балалар. Менә ул (күрсәтә).

Тәрбияче: Безнең Кәрим түбәтәй турында бер шигырь дә белә.  Әйдә сөйләп күрсәт әле.

Кәрим: 

Балкып тора түбәтәйләр,

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

Тәрбияче:  Ә меня безнең Я. Раиль, Эвилина “Кәләпүшем, калфагым” – дигән җыр да беләләр.

Жыр: “Кәләпүшем калфагым”.

Әби: Әле минем сандыгымда әйберләрем бетмәде.

Тәрбияче: Кая тагын ниләр бар анда?

Әби: Карагыз әле, бу нәрсә? Беләсезме балалар?

Балалар: Алъяпкыч.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар алъяпкыч. Карагыз әле балалар алъяпкычны ничек матур итеп чиккәннәр.

Безнең Алинәбез, бер матур шигырь дә белә.

Алинә: 

Алъяпкычның бизәге

Нурлар сибә йөзеңә

Чәчәк төшкән һәрбер кием

Килешәдер үзеңә.

Тәрбияче: Әбекәй тагын нәрсәләрең бар?

Әби: Менә монда тагын нәрсә калган әле? Нәрсә бу балалар?

Балалар: Читекләр.

Безнең Самир читек турында бер шигырьдә белә.

Самир:

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Тәрбияче: Читек күн тукымадан тегелгән, күнгә матур бизәк төшереп бизәлгән.

Тәрбияче: Балалар, менә бу киемнәрне, калфак, бәби итәкле күлмәк, читек, түбәтәй, алъяпкычны – татар халык киемнәре дип атыйбыз.

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа Минҗамал әби. Сиңа кунакка килеп халкыбызның милли сәнгате белән якыннанрак таныштык.

Без монда буш кул белән килмәдек. Менә шушындый матур бизәлгән алъяпкычлар алып килдек.

Әби: бик матур булган. Рәхмәт сезгә, балалар. Менә шундый уңган балаларыбыз булганда татар сәнгате бер кайчан да югалмас, чәчәк атып торыр.

Әби: минем дә сезгә күчтәнәчләрем бар бит. Сез киләсен белгән кебек коймаклар пешергән идем. Сыйлыйм әле үзегезне.

Тәрбияче: (Коймакларны ала). Рәхмәт әбекәй, без бу коймакларны төркемебездә ашарбыз.

(Балалар чыгып китәләр, әби кунакларны коймак белән сыйлый).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Сценарий на удмуртском языке "Армие келян" ("Проводы в амию")

Бадзым группаысь пиналъёслы шулдыръяськон Пересь атай: Зечбур пие, тани повестка тыныд.Андрей: Тау! Мыно анай –атайлы верало.(Пыре корка,анаез сиён дася)Анай: Пие, вуид-а? Кыче тынад ужъёсыд?Андрей: Т...

Закаливание деткого организма. Для амых маленьких.

Закаливание деткого организма. Для амых маленьких. Закаливание воздухом: прогулка или сон на воздухе в любую погоду (в средней полосе от +30 до -15 градсов). Правильная одежда для каждого малыша ...