Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
“Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян”
Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә! (кунакларга)
Тәрбияче: Балалар, игътибар итегез әле, төркемебез нинди чиста, һавасы нинда саф, бүлмәдән хуш исләр килә, рәхмәт Наилә апага, чиста итеп җыештырган, дежурныйлар да тырышканнар, нихәтле кунаклар, матур апалар килгән, алар да тәмле исләр алып килгәннәр.
Тәрбияче: Менә биредә ике флакон бар, алар гади флаконнар түгел, мин аларга исләр җыйдым (тәрәзә төбеннән алам).
Тәрбияче: Әйдәгез, беренче флаконны ачып, иснәп карыйк әле (кул белән җилпеп исниләр). Я, кем әйтә, нәрсә исе килә?
Балалар: Духи (ислемай), хушбуй исе килә.
Тәрбияче: Бу ис сезгә ошыймы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Хушбуй исен ничек тасвирлый аласыз, ул нинди?
Балалар: Тәмле исле, аңардан чәчәкләр исе килә, яз исе килә, урман исе, хуш ис, табигать.
Тәрбияче: Әйе, миңа да бу ис ошый, хушбуй исеннән кәеф күтәрелә. Ә хәзер икенче флаконны иснәп карарбыз (исниләр). Ә моннан нинди ис килә?
Балалар: Тәмәке исе килә.
Тәрбияче: Бу ис турында нәрсә әйтә аласыз?
Балалар: Бу ис сасы, тәмсез, әче.
Тәрбияче: Ни өчен сезгә тәмәке исе ошамады?
Балалар: Сасы исле булганга, башны авыртыра.
Тәрбияче:Миңа да бу ис ошамый, аны иснисе дә килми, башны әйләндерә, күңелне болгата.
- Тәрбияче: Бүген без сезнең белән “Тәмәке тарту зарарлымы, юкмы?” дигән темага сөйләшеп алабыз.
Тәрбияче: Ә хәзер бу рәсемгә игътибар итегез, бу кешеләр нишлиләр?
Балалар: Тәмәке тарталар.
Тәрбияче: Ә менә бу кешенең йөзенә карагыз әле. Сез ничек уйлыйсыз, бу кеше тәмәке тартамы, юкмы?
Балалар: Бу кеше тәмәке тарта.
Тәрбияче: Ни өчен алай уйлыйсыз, нинди билгеләренә карап әйттегез?
Балалар: Бу кешенең тешләре саргайган, күзләре кызарган, бит тиресе дә ямьсез, күзләр тирәсендә карасым таплар.
Тәрбияче: Ә менә бу рәсемдә ике кешенең йөзе сурәтләнгән, боларның кайчы тәмәке тарта, кайсы тартмый? Сез ничек уйлыйсыз, тәмәке тартучы кешенең кыяфәте нигә шундый була?
Балалар: Тәмәке кешене агулый, шуңа күрә аларның йөзләре дә ямьсезләнә.
Тәрбияче: Дөрес, тәмәке тартучы кешенең кыяфәте дә үзгәрә, сәламәтлеге дә какшый. Чөнки, тәмәке төтене сулыш юллары аша кешенең эченә үтеп керә, аның организмын агулый.
- Тәрбияче: Менә биредә тартучы һәм тартмаучы кешеләрнең йөрәкләре төшерелгән. Тәмәке тартмаучы кешенең йөрәге нинди төстә була?
Балалар: Алсу.
Тәрбияче: Алар таза, саулар. Ә тартучының әлеге әгъзәләре көрән төскә кергән, чөнки аларга тәмәке корымы утырган. Шул сәбәпле алар сүлпән эшлиләр. Менә монда үпкәләр сурәтләнгән (алар да шулай ук үзгәргән).
II.
Балалар утыралар һәм үзем дә утырам.
Тәрбияче: Ә хәзер, без таныш мультфильмны искә төшерәбез. Менә бу кадрны күргәч, бәлки исегезгә төшәр нәрсә турында икәне? (Бүре тәмәке төтене белән, телефон будкасыннан куянны куып чыгара, тотып алырга уйлый).
- Беренче кадрда нәрсә күрәсез? (Бүре авызына 4 тәмәке капкан, тарта, куян күрми, телефоннан шартыратып тора);
- Икенчесендә? (Бүре будкага тишектән тәмәке төтене өрә, будка төтен белән тула);
- Өченче кадрда? (Куян төтенгә тончыгып йөткерә – йөткерә будкадан чыгып йөгерә);
- Дүртенче кадрда? (Бүре куян артыннан йөгерә, зәңгәрләнеп, егылып кала.
- Ни өчен бүре куянны тота алмады?
Балалар: Тәмәке тарткач, бүренең хәле бетте, аның куян артыннан йөгерерлек хәле булмады, егылып калды.
Тәрбияче: Дөрес, бүре күп тартканга күрә, төтен аның сулыш юллары аша эченә үтеп кереп, йөрәген хәлсезләтте, сулыш алуны кыенлаштырды, шуңа күрә ул зәңгәрләнде дә. Чөнки тәмәке төтенендә никотин дигән куркынычлы агу бар. Бер тамчы никотин атны да үтерергә сәләтле. Исегезгә төшерергез әле, куян ни өчен йөгерә башлады, югыйсә ул тәмәке тартмада бит?
Балалар: Тәмәкенең исенә йөткерә башлады.
Тәрбияче: Шулай булгач, тәмәке төтене тартучы өчен генә түгел, ә янәшә- тирәдәге кешеләр өчен дә зарарлы. Шуңа күрә дә поездларда, самолетларда, кинотеатрларда, җәмәгать урыннарында тарту өчен аерым урыннар билгеләнелә.
III. Физкультминутка (музыка куям)
Тәрбияче: Ә хәзер әз генә ял итеп алыйк. Без хәзер барыбыз да матур чәчәкләр, ландышлар, кыңгыраулар, ак чәчәкләр, умырзаялар, төнбоеклар, ткуран башлар (василек). Алар барысы да йоклыйлар. Таң ата. Әкренләп чәчәкләр уяналар, башларын калкыталар, кояшка сөенәләр, әкрен генә таң җиленә тирбәләләр. Яшел болында аларга бик рәхәт. Кинәт кенә көчле җил белән, көчле тәмәке исе таралды. Чәчәкләр буыла башладылар, моңсуланып туңып төштеләр.
Җил яңадан куәтләнде, тәмәке исе таралды, кояш чыкты, чәчәкләр әкренләп башларын күтәрделәр, җанландылар, яңадан сөенделәр.
-Утырдык.
Тәрбияче: Балалар, тәмәке төтене кешеләр, җәнлекләр өчен генә түгел, ә үсемлекләр өчен дә зыянлы икән.
IV.
Тәрбияче: Менә хәзер мин сезгә рәсемнәр бирәм. Без шул рәсемнәргә карап “Аю ни өчен дусларын югалткан” дигән темага хикәя төзербез (дүрт рәсем: матур аю, трубка, трубкадан төтен чыга, мескен аю).
Хикәя:
- Урманда бер аю яшәгән. Аның дуслар күп булган. Алар бер-берсенә кунакка йөргәннәр.
- Шулай бер көнне, юлдан барганда аю трубка тапкан. Ул анга өреп тә караган, ул сызгырмаган. Бер карт аюдан аның белән тәмәке тартып булуы турында ишеткән.
- Аю тәмәке тарта башлаган. Әкренләп аның тешләре саргая башлаган, ә ул тартуын ташламаган. Аның тәмәке исеннән үсемлекләр шиңгәннәр. Аю йөткерә башлаган, аның йөткерүеннән кошлар, җәнлекләр йоклый алмаганнар. Әкренләп алар аю яныннан качып беткәннәр.
- Аю саргаеп, картаеп беткән, үз-үзен карамый башлаган. Урманда бер үзе торып калган.
Тәрбияче: Менә шулай балалар, аюның дуслары киткәч, үзенең хәле беткәч – тәмәке тартуның сәламәтлеккә нинди зыянлы булуын аңлаган.
- Инде сезнең белән дәресебезгә йомгак ясарбыз. Тәмәке тарту турында нәрсә әйтәсез?
Балалар: Тәмәке тарту исәнлеккә күп зыян китерә.
- Без инде моннан соң тәмәкенең зыяны турында беркайчан да онытмабыз, өйгә кайткач, әти –әниләребезгә дә сөйләп күрсәтербез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян.
План-конспект занятия на татарском языке...
«Ача сачӗсенче уявсене чăвашла ирттересси» темăпа çырнă методика кăтартăвӗсем
Чăваш чĕлхине мĕнле шайра вĕренни вĕренÿ тытăмне епле йĕркеленинчен килет. Хуласенчи ачасем ашшĕ-амăшĕн чĕлхипе калаçаймаççĕ. Чăваш чĕлхи Чăваш Республи...
Яңа буын педагогик технологияләрен кулланып, төрле-төрле эшчәнлек аша балаларны туган як башлангычына тарту.
выступление...
«Чăваш апат-ҫимӗҫӗ» темăпа çырнă методика кăтартăвӗсем
laquo;Чăваш апат-ҫимӗҫӗ» темăпа çырнă методика кăтартăвӗсем...
КУРС ӖҪӖ: «Краеведени кӗтесӗнче куравра пулни» темăпа çырнă методика кăтартăвěсем
по ознакомлению с историей родного края, его культурой...
«Сармантей» темăпа çырнă методика кăтартăвě (иккĕмĕш кĕçĕн ушкăн)
laquo;Сармантей» темăпа çырнă методика кăтартăвě (иккĕмĕш кĕçĕн ушкăн)...
Ата-әсәләр өсөн консультация "Әгәр бала уйынсыҡтарын йыйырға баш тартһа..."
Ата-әсәләргә кәңәштәр...