Яңа буын педагогик технологияләрен кулланып, төрле-төрле эшчәнлек аша балаларны туган як башлангычына тарту.
консультация на тему

Ахметгалиева Миляуша Рифатовна

выступление

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Яңа буын педагогик технологияләрен кулланып, төрле-төрле эшчәнлек аша балаларны туган як башлангычына тарту.

План:

1.Балаларны туган як башлангычына тартуның әһәмияте.

2.Яңа буын педагогик технологияләрне куллану.

3.Балаларны төрле эшчәнлек төрләре аша туган як башлангычына тарту;эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

4.Йомгаклау.

Туган җир! Туган төбәк ! Туган табигать! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгьнәле сүзләр! Туган як кеше өчен ата - анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Торган саен син туган якның гүзәллеген ныграк аңлыйсың, байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.

        Туган як башлангычына тарту,патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата,ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә,туган йортына,туган авылына яки шәһәренә,халкының тарихына,аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.

        Ә кем соң ул патриот?Патриотизм нәрсә ул?Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай бирелә: “Патриот- үзенең туган җирен, халкын, илен, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм- патриотларга хас булган күренеш ( эш, теләк, хис); үз илеңә, халкыңа мәхәббәт.”

        Балаларны туган як башлангычына тартуны туган телдән башка күз алдына да китереп булмый. Туган тел ул- туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара.Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен- ана телен белүенә бәйле.Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш,шунда гына балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.Безнең балалар бакчасында туган телне өйрәнүгә, туган телдә сөйләшүгә аеруча нык игътибар ителә;чөнки баланың үз ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора.

        Мәктәпкәчә чор- патриотик хисләр, шул исәптән әти-әни, әби-бабай, туганнарга, ягъни гаилә әһелләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен иң сензитив, уңай период булып санала.Балаларны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү, балаларда милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын ихтирам итүче, аның тарихын өйрәнүгә, үстерүгә сәләтле, рухи-әхлакый һәм белем дәрәҗәсе ягыннан камил, киң карашлы, туган як башлангычына тартылган шәхес тәрбияләү- безнең төп бурычыбыз.

        Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган як башлангычына тартуда, чын патриотлар итеп тәрбияләүдә нинди үтемле чаралар кулланырга соң?

        Алдан әйтеп узганча, әлеге мәсьәләне хәл итүдә мөһим чараларның берсе булып туган телне яхшы белү тора. Без, туган телнең бай мөмкинлекләреннән файдаланып, бала күңеленә, сабый йөрәгенә матурлык, игелеклелек, инсафлык орлыклары чәчергә, шушы бай мирасыбызны кулланып, ана телен танып белү, аның байлыкларын сөйләмдә куллана белергә өйрәтергә, туган телен, Ватанын сөя белүче шәхесләр тәрбияләп үстерергә тиеш.

        Безнең зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларны туган як башлангычына тарту әхлак нормалары белән дә тыгыз бәйләнештә бара.Без балаларда туган илгә мәхәббәт, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек кебек әхлак сыйфатлары тәрбияләргә тырышабыз.Хәзерге чорда радио һәм телевидение, компьютер, урам тәрбиясе балаларның аңына һәм рухына әдәпсезлек үрнәкләрен дә сеңдерә.Алар милләтнең гасырлар буе формалашкан әхлак кагыйдәләрен кире кагалар.Мондый шартларда балаларны халкыбызның күркәм аралашу традицияләре нигезендә тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш.

        Шулай ук халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүне дә, туган як башлангычына тартуның мөһим бер юнәлеше дип саныйм.Һәр халыкның талантын, матурлыкка мөнәсәбәтен, яшәү рәвешен аңлаткан, үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары була.Бу йолалар- шул халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе.Халык бәйрәмнәре, гореф-гадәт, йолалар шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы булып та хезмәт итә.Шуңа күрә безнең балалар бакчасында да төрле чаралар үткәрелә. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәре әнә шундыйлардан.Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерләренә сеңдерү максатыннан оештырыла.Бу чараларны үткәргәндә балалар тарафыннан зур эш башкарыла:мәкаль- әйтемнәр, тизәйткечләр, татар халык әкиятләре, такмаклар, җырлар өйрәнү,милли киемнәребез белән танышу, гореф-гадәтләребезне барлау аркылы балаларда милли үзаң тәрбияләнә.

        Балаларны туган як башлангычына тартуда туган телне, гореф-гадәтләрне өйрәнүдә укыту-методик комплекты (УМК) бик нык ярдәм итә.Бу комплект балаларны туган телгә өйрәтү, шул телдә сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә ала. Без информацион-коммуникатив технологияләр, уен ситуацияләре, күрсәтмәлелек кулланып балаларны туган телгә якын китерәбез; оештырылган белем бирү эшчәнлегендә дә, режим моментларында да төсле матур күрсәтмә, таратма рәсемнәрне, битлекләрне, аудиоязмалар, бармак театрын киң кулланабыз.

        Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү өчен искечә эш итү генә җитәрлек түгел бүген. Шуңа  замана кушкан инновацияләрне кулланмыйча берничек тә мөмкин түгел. Безнең балалар бакчасында заманча технологияләрне үзләштерүгә дә зур игътибар бирелә. Алар балаларны туган як башлангычына тартуда зур роль уйный. DVD- уйнаткычлар, проекторлар, ноутбуклар, CD- уйнаткычлар, телевизорлар куллану безнең өчен дә белем бирүнең алшарты булып тора.Фәкать аларны кулланып кына яшь буында милли хис, аң, горурлык, халкын ярату, ирекле, иҗатка сәләтле шәхес тәрбияләп булганлыгын яхшы аңлыйбыз; CD- уйнаткычлар аша әкиятләр, хикәяләр тыңлыйбыз; ноутбук, проектор аша татарча мультфильмнар карыйбыз.Балалар М.Җәлил, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре буенча куелган мультфильмнарны аеруча яратып карыйлар.

        Балаларны туган як башлангычына тартуны әлеге язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый.Безнең төркемдә патриот әдипләребез- М.Җәлил, А.Алиш кебек балалар өчен иҗат иткән шагыйрь, язучыларыбызның әсәрләре зур кызыксыну белән өйрәнелә. Без төрле әсәрләр укыйбыз, эчтәлеге буенча фикер алышабыз. Шигырьдәге образга керү, әкият геройлары булып уйнау балаларда эстетик зәвык тәрбияләү белән беррәттән үз халкың белән горурлану, туган ягыңа мәхәббәт тә тәрбияли. Шулай ук балалар әлеге язучыларның әсәрләре буенча рәсемнәр дә ясыйлар,төрле рәсем конкурсларында катнашалар.(Мәсәлән: “Салават күпере” журналында ). Китапханә почмагында  язучыларыбызның портретлары, китаплары һәм балалар рәсемнәреннән төзелгән альбомнарыбыз да бар.

        Илебезнең иминлеген саклаучы халкыбызның батыр улларына карата тирән ихтирам, туган илебезгә мәхәббәт, Ватаныбызның җырга тиң матурлыгын тоя белергә өйрәтү һәм аның тугрылыклы кыз-уллары булу теләге уяту максатыннан, балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, малайлар!”, Җиңү көненә багышланган кичәләр уздырыла.Без балаларга солдатның- Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы кеше икәнлеген аңлатырга тырышабыз; алар турында сөйләшүләр үткәрәбез. Бу аларда кыюлык, Туган илне саклауга омтылыш тәрбияләргә ярдәм итә. Шулай ук балаларны үз илебезнең патриотлары итеп тәрбияләүдә төрле альбомнар, рәсемнәр карау да уңай нәтиҗә бирә.

        Чын патриотлар тәрбияләүдә, Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының үзләренә хас гореф-гадәтләре, мәдәнияте, шул исәптән татар һәм рус халкының тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, милли киемнәре, бәйрәмнәре һәм Республикабызның иҗтимагый тормыш вакыйгалары, символикасы белән даими таныштырып тору да бик кирәк.Милләтебезнең халык авыз иҗаты, сынлы сәнгате, музыка сәнгате белән таныштыру да Туган илне ярату хисе тәрбияләргә булыша.Безнең төркемдә болар барысы да “Туган җирем- Татарстан” почмагында урын алган.Анда милли киемле курчаклар, герб, флаглар, президент портретлары, Россия, Татарстан, Казан турында альбомнар, композиторларыбыз, күрше республикалар, Татарстан шәһәрләре,Идел буе халыкларының уеннары, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре  турында һ.б. мәгълүмат тупланган. “Татар милли бизәген җый”, “Бизәк төзе”, “Бизәкне трафаретлар ярдәмендә төзе” кебек дидактик уеннарны да балалар яратып уйныйлар.Без балаларны Сөембикә манарасы, Казан Кремле һәм башка тарихи урыннар белән таныштырабыз; аларның рәсемнәрен ясыйбыз.Музыка, физик тәрбия шөгыльләрендә төрле милли уеннар уйныйбыз.

        Тәрбия- мәңгелек, һәм, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә.Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе- бик югары кыйммәтләр. Яшь буында тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аны зыялы, чын гражданин итеп үстерү бик мөһим.Туган як башлангычына тартуны әхлак, экологик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясеннән аерып алып карарга ярамый.Алар комплекслы рәвештә алып барылса гына, гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була. Без дә балаларда гаиләне, мәдәниятне, телне, табигатне, туган шәһәреңне ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен олылау кебек иң изге хисләр тәрбияләүне билгеле бер эзлеклелектә алып барырга тырышабыз.Безнең һәрбер оештырылган чараларыбыз заман таләпләренә туры килерлек булырга тиеш һәм без моңа омтылабыз да.

        Йомгаклап шуны әйтәсе килә: үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар.Шуңа күрә без олы шәхесләребез, халкыбыз үткән олы тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә, илебезнең чын патриотлары булырга һәм балаларда да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

Эшчәнлек конспекты "Алиянең туган көне"

Балалар бакчасында татар теленә өйрәтүдә куллану өчен материал. Өченче эшчәнлектә без мультфильм, әкият, тапшырулар карау белән беррәттән төрле ситуацияләрне дә тикшерәбез. Тәкъдим ителгән эшченлектә ...