Юлда да акыл кирәк
методическая разработка по обж

Халиуллина  Фария Миннехановна

Юлда да акыл кирәк

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yulda_da_akyl_kirk.doc162 КБ

Предварительный просмотр:

Юлда  да  акыл кирәк.

Зурлар  төркеме.

 

Максат.

 Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту;

 яңа юл билгесе белән таныштыру;

 уен аша балаларны юл билгеләрен таный һәм әйтә белергә өйрәтү;

 игътибарлылык, үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләре тәрбияләү;

 фикерләү сәләтен үстерү.

Сүзлек өстендә эшләү. Җәяүлеләр, җәрәхәт, һәләкәт;

Шөгыльгә әзерлек. Урам юлына экскурсиягә бару; юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрү, рәсем кисеп ябыштыру, кул эше шөгылендә юл билгеләре ясау, рәсемнәр, иллюстрацияләр, альбомнар карау.

Күрсәтмәлек. “Юл билгеләреннән” хат, руль, юл билгеләре: ”Велосипедта йөрергә ярамый”, “Велосипед юлы”, “игътибар”, “Җәяүлеләр юлы”, “Игътибар - балалар”, “Җәяүлеләр чыгу урыны”.

        

Шөгыль барышы: (балалар паласта түгәрәкләнеп  утыра). ( 2 слайд).

Тәрбияче:

 Балалар, мин бүген балалар бакчасына килгәндә хат алдым. (3 слайд) Әлеге хат безнең балалар бакчасына юлланган. Әйдәгез әле, ул хатны укып карыйк!

“Балалар, без - юл билгеләре, зур кайгыга юлыктык. Безне Убырлы карчык тозакка алды. Хәзер безнең илдә гел юл һәлакәтләре, күңелсез хәлләр булып тора. Ярдәм итегез, коткарыгыз безне, зинһар өчен!”

 Балалар, ни өчен кирәк соң безгә юл билгеләре, алардан башка йөреп булмыймени? (4 слайд)

1 нче бала:

“Урам чатында” Л.Сабирова.

Торам урам чатында

Як-ягыма каранып

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы?

Машиналар урамның

Килә ике ягыннан

Чыксаң әгәр каршына,

Эләгерсең астына.

Кагыйдәне, светофорны

Белмичә йөрсәң әгәр,

Милиционер абый да:

“Тәртипсез бала,”-дияр.

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә,

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә?

Тәрбияче:

Балалар, чынлап та, юл билгеләре бик кирәк икән бит. Алардан башка юлда бер тәртип тә калмый. Шулай булгач, нәрсә эшлибез инде, балалар, юл билгеләрен коткарырга кирәкме безгә? (5 слайд)

Балалар:

 Әйе, кирәк!

Убырлы карчык :

 Кара әле бу юл билгеләрен, ярдәм сорап яталар. Кем булышсын сезгә, беркем дә ярдәм итмәячәк!

Балалар:

Без булышабыз! Без юл билгеләренә ярдәм итәбез!

Убырлы:

Ә сез тагын кем буласыз?

Балалар:

Без -  балалар, юл билгеләренең ярдәмчеләре.

Убырлы:

Ә-ә-ә, ярдәм итәргә уйладыгызмы? Булдыра алмассыз. Мин юл билгеләрен бик каты яшердем. Анда барырга юл озын һәм озак, ә юлда бернинди дә билгеләр юк.( Убырлы карчык чыгып китә)

Тәрбияче:

Балалар, сез курыктыгызмы?

Балалар:

Юк, курыкмадык, әйдәгез барыйк, коткарыйк.

Тәрбияче:

Әйдәгез, вакытны югалтмыйк, юлга чыгыйк. Күңеллерәк булсын өчен, әйдәгез җырлап барыйк.

Җыр. “Юл җыры”

Тәрбияче:

Менә урманга килеп җиттек, убырлы карчыкның өен генә табасы калды.

(Юл билгесе килеп керә.)

Тәрбияче:

Балалар, бу кем икән?

Юл билгесе:

Мин юл билгесе, мине убырлы карчык сихерләде. Хәзер мин үземнең нинди билге икәнемне беркемгә дә әйтә алмыйм. Түбәндәге  табышмакларга җаваплар тапсагыз, бәлки сихерем бетәр.

(6 слайд)     

 Ак өчпочмаклы билге

 Җәяүлегә киңәшче.

 Кыю атла юл аркылы

 Мин булганда әйдәле.  

                         (Җәяүле сукмагы.)

(7 слайд)      

Кызыл түгәрәктә кеше    

Әйтә кебек шул хакта:

“Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла.”

                           (Җәяүлегә юл юк)

(8  слайд)     

 Андый билге булган җирдә

  Йөреп була “сәпиттә”.  

                            (велосипед юлы)

(“Юл билгесе” тамгасын ача).

Юл билгесе:

Мин “Велосипедта  юлда йөрергә ярамый”, дигән билге. Мине юлларда күргәнегез бармы? ( 9 слайд)

2 нче бала:

Күрегез Алмазны!

Мактанып, шатланып

Велосипедта бара ул атланып.

Тормый ул вакланып,

Утырмый сакланып,

Ай... руле шул мәлне

Аз гына борылды.

Алдагы коймага

Барып та бәрелде.

Чәчрәде очкыннар.

Алмазның күзеннән

Ә велосипедның  

Чылбыры өзелгән.  

Тәрбияче:

(10, 11 слайдлар). Балалар, бу билге кызыл түгәрәк эченә ясалган велосипед рәсеме. Бу билге велосипед белән йөрергә ярамый торган урыннарга куела. Балалар, исегездә тотыгыз, велосипед белән олы юлда бары 14 яшьтән соң гына йөрергә ярый. Велосипедта йөрү өчен аерым урын- нар бар. Ә сезгә ишек алдында гына йөрерга рөхсәт ителә.

Юл билгесе:

Балалар, рәхмәт сезгә, сез миңа ярдәм иттегез. Сез минем иптәшләремә дә булышыгыз. Балалар, карагыз әле, Убырлы карчык аларны кисәкләргә бүлеп бетергән, сезгә шуларны җыярга кирәк. (12 слайд)

1. Дидактик уен: “Кем беренче “Юл билгесе”н җыя” 4 билге.

2. Дидактик уен:”Нәрсә артык?” (13 слайд)

3. Дидактик уен:”Нинди билге куярга?” (14 слайд)

Юл билгесе:

Рәхмәт, балалар, сез безгә бик нык булыштыгыз.Ләкин безгә юлларга барырга кирәк. Сау булыгыз! (Чыгып китә.) (15 слайд)

(Кирлемән йөгереп килеп керә).

Тәрбияче:

Син нишләп йөрисең?

Кирлемән:

Ә мин юлда йөрим.

Тәрбияче:

Кирлемән, ә син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

Кирлемән:

Нигә миңа юл йөрү кагыйдәләре, мин алардан башка да йөри беләм.

Тәрбияче:

Алай булгач, без сине сынап карыйбыз! Я, әйт әле, юл аша ничек чыгарга кирәк?

Кирлемән:

Ничек, ничек - йөгереп китәм!

Тәрбияче:

Балалар, Кирлемән дөрес әйтәме?

Балалар:

Юк, дөрес әйтми.

Тәрбияче:

Кирлемән, менә тыңлап тор әле, безнең балалар сиңа юл аша ничек чыгырга кирәк икәнен сөйләп күрсәтерләр.

1 нче бала:

Исеңдә тот: юл аша чыкканда, башта сулга, аннан уңга кара.

2 нче бала:

Исеңдә тот: юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга ярый. Ул “Җәяүлеләр юлы” дип атала. Әгәр юл асты юлы бар икән, шул юл аша үтәргә мөмкин. (16 слайд)

3 нче бала:

Их, автомобиль

Килә җил-җил,

Комачауламыйк, көтик.

Юлларыбыз уңсын, дисәк,

Юлларны хөрмәт итик,

Юл кагыйдәсен үтик.

Тәрбияче:

Аңладыңмы, Кирлемән? Ә хәзер мин сиңа икенче сорау бирәм: автобустан чыккач, юл аша ничек чыгырга кирәк?

Кирлемән:

Автобусның алдыннан  тиз генә йөгереп чыгарга кирәк, ә иң яхшысы тәгәрмәчләр арасыннан чыгарга кирәк.

Тәрбияче:

Балалар, әйдәгез әле Кирлемәнгә булышыйк.

4 нче бала:

Исеңдә тот: транспорттан чыгуга ашыгырга ярамый: иң яхшысы - трамвай, толлейбус кузгалып киткәнне көтәргә, аннары соң гына, як-якка карап юл аркылы чыгарга мөмкин.

Тәрбияче:

Инде соңгы сорауны тыңлап кара: юл кырыенда уйнарга ярыймы?

Кирлемән:

Нинди уен уйныйсың бит! Шахматлы уйнарга ярамый.

Тәрбияче:

Ни өчен, Кирлемән?

Кирлемән:

Машиналар бар фигураларны бәреп китәләр бит. Ә менә туп белән уйнарга ярый, ничек кенә әле!

Тәрбияче:

Балалар, ә сез Кирлемән белән килешәсезме?

Балалар:

Юк, килешмибез! Юлда уйнарга ярамый!

Тәрбияче:

Ә хәзер балалар сиңа такмаклар җырлап күрсәтерләр.

Такмаклар. (17 слайд)

1) Әнә килә автомобиль

    Төягәннәр уенчык.

     Юлны аркылы чыкканда

    Як-ягыңа карап чык!

2) Әнә килә автомобиль

   Төягәннәр чыбыркы!

    Кызыл, сары төс янганда

   Ярамый, ди чыгарга.

3) Әнә сызгырта сыбызгы

   Милиционер абый

   Йөри белмәсәң урамда

   Ул әллә каян таный.

4) Без җырладык такмакларны

   Сез тыңлап утырдыгыз.

   Ә хәзер инде дусларым

   Кулыгызны чабыгыз!

              (Убырлы керә.) (18 слайд)

Убырлы:

Тыңлама син аларны, Кирлемән, юлда уйнавы бик кызык! Әйдә минем белән юлда хәвеф-хәтәрләр ясыйбыз! Менә кызык булачак! Син бит Кирлемән, син киресен эшләргә тиеш. (Китәләр) (19 слайд)

(Ишек артында “авария” тавышы ишетелә. Аягын бәйләп Кирлемән керә). (20 слайд)

Тәрбияче:

Нәрсә булды сиңа, Кирлемән?

Кирлемән:

Мин юл һәлакәтенә юлыктым. Менә аягымны  авырттырдым. У-у-у аягым  авырта, бүтән урамда уйныйсым килми. Инде хәзер юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк икәнен аңладым. Минем дә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәсем килә. (21 слайд)

Тәрбияче:

Әйдә, Кирлемән, безнең белән уйнап аласыңмы? Безнең балалар юл йөрү кагыйдәләрен дә беләләр, җитезлектә дә сынашалар.

Балалар, әйдәгез 2 командага бүленәбез һәм “Кем тизрәк юл тамгаларын алып килә” дигән уен уйныйбыз. (Балалар велосипедка утырып, юл билгеләрен алып киләләр. Алып килгән юл билгесен атыйлар.)

Тәрбияче:

Менә, балалар, без бүген сезнең белән юл билгеләрен дә бәладән коткардык, Кирлемәнне дә акылга өйрәттек. Хәзер ул беркайчан да юлда уйнамас, шулай бит Кирлемән? Әйдәгез инде, балалар, хәзер үзебезнең бакчага кайтыйк. (Балалар бакчага кайтып китәләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечение по ПДД "Юлда да акыл кирәк"

Развлечение для детей старшей группы по ПДД (на татарском языке)....

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения)

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной группе....

«Апрель» Я. Аким (Заучивание стихотворения), презентация.

Комплексная НОД по развитию речи детей подготовительной к школе группы (Образовательная область «Коммуникация» с интеграцией образовательных областей «Музыка», «Здоровье», «Социализация», «Художествен...

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

Материал предназначен для старшей или подготовительной группы детей.Мероприятие об охране здоровья детей,на татарском языке....

Юлда да акыл кирәк

Интегрированное нод в рамках методической недели на тему: «Профилактика детского дорожного-транспортного травматизма» для воспитателей   татарских групп ДОУ на базе детского сада №34 города ...

Юлда да акыл кирәк!

Обучение правилам дорожного движения....