"Светофор"
план-конспект занятия по обж (младшая группа) на тему
Конспект занятия для младшей группы по основам безопасности жизнедеятельности
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
svetofor.doc | 38.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Юлда йөрү кагыйдәләре буенча ачык дэрес
1 кечкенәләр төркеме тәрбичесе
Сибгатуллина Раилә Рафаэлевна
Тема: “Светофор”
Максат:
1. Светофор турында белемнәрен ныгыту.
2. Машиналарга карата кысыксыну үстерү.
3. Балаларда бер-берсенә һәм башкаларга карата хөрмәт тәрбияләү.
Сүзлек эше: светофор, автобус, җиңел машина.
Җиһазлар: светофорның өч төсе, дидактик уен “Ватылган светофор”, светофор, автобус, җиңел машина сүрәтләре.
Т: Балалар, карагыз эле, кем безгә кунакка килгән?
Б: “Светофор”.
Т: Хәзер мин сезгә светофор турында шигырь укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.
Җәен, козен, язын, кышын,
Иртә-кичен, кондезен
Ача йомадыр өч күзен,
Телсез әйтәдер сүзен,
Бик тиз аңлыйлар үзен.
(Светофор)
Т: Балалар, ә сез светофор турында шигырьләр беләсезме?
Б: Янса кызыл ут
Тукта шунда ук
Алга барырга
Димәк, һич юл юк.
Б: Сары ут янса
Игътибарлы бул
Урамда эле
Ачык түгел юл.
Б: Яшел ут янды
Сина юл ачык
Ашыкмый гына
Урам аша чык.
Т: Балалар, карагыз эле, светофорның күзләре төрле төсле. Алар нинди төсләр?
Б: Кызыл, сары, яшел.
Т: Светофор юлда тәртип урнаштыра, юл хәрәкәтләре белән идарә итә. Балалар карагыз эле аның 3 сигналы бар, алар барысыда бик мөһим. Өч күз – өч боерык. Утлар чиратлашып яналар. Сез аларның ни аңлатканын беләсезме?
Б: Әйе!
Т: Нинди төс янганда без юл аркылы чыга алабыз?
Б: Юлны яшел төскә чыгарга ярый.
Т: Ә кызыл төскә чыгарга ярыймы?
Б: Юк.
Т: Нигә кызыл төскә чыгарга ярамый?
Б: Машиналар таптыйлар.
Т: Ә сары төс ни аңлата?
Б: Көт, әзерлән.
Т: Балалар, менә миндә шушындый светофорлар бар, ничек уйлыйсыз ни җитми икән монда?
Б: Төсле түгәрәкләр!
Дидактик уен “Ватылган светофор” (Балаларга ватылган светофорны төзәтергә әйтү, төсле түгәрәкләрне светофорнын күзләре кебек урнаштырырга. Балалардан нинди төскә кешеләр юл аркылы чыга алуларын сорарга.
Т: Ә хэзер әйдәгез светофор белән уйнап алабыз. Мин сезгә кызыл төс күрсәтсәм сез басып торырсыз, сарыны күрсәтсәм – кулларны чәбәкләрсез, ә яшелгә бер урында тыпырдырсыз. Игътибарлы булыгыз!
Т: Молодцы, балалар, булдырдыгыз, бик игътибарлы булдыгыз, светофорның барлык боеруларында дөрес үтәдегез!
Т: Светофорлар кайда тора?
Б: Юлда.
Т: Дөрес. Балалар, рәсемгә карагыз эле, юлда тагын ниләр бар?
Б: Машиналар.
Т: Сез рәсемдә нинди машиналар күрәсез?
Б: Рәсемдәге машиналарны атыйлар. Җинел машина, автобус.
Т: Балалар, мин сезгә шәһәр буйлап сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәм. Без нинди машина белән сәяхәт итә алырбыз икән? Җиңел машинада буламы?
Б: Әйе.
Т: Ләкин без бит күп, барыбызда сыймабыз шул. Ә менә бу машинага утырсак буламы (автобус рәсеме күрсәтү)?
Б: Әйе.
Т: Дөрес, була. Бу автобус – ул кешеләр йөртә.
Без хәзер сезнең белән автобуска утырып сәяхәткә китәбез. (Балалар автобуска утыра.) (бию: Е.Железнова “Автобус”)
Т: Молодцы! Сез светофорны бик яхшы беләсез. Безнең кунагыбызга сезнең җавапларыгыз бик ошады һәм ул сезгә хәерле юллар гына тели!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)
“Безнең дустыбыз- светофор” кыска сроклы проекты аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...
Конспект занятия по теме: Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе.
Вспомнить правила дорожного движения, правили перехода и поведения на улице, значение сигналов светофора....
"Наш Друг- Светофор Светофорович". Сборник материала для ознакомления дошкольников с ПДД. Конспекты.Загадки.Проект. Консультации для родителей. Анкеты. Анализ анкетирования.Макет "Светофор Светофорович"-наглядный материал своими руками.
Конспект НОД «Знакомство со светофором. Светофор-страж порядка» в младшей группеЦель : формирование навыков безопасного поведения на дорогах. познакомить детей с понятием «свет...
Конспект целевой прогулки к светофору "Светофор"
Конспкт целевой прогулки к светофору...
Конспект занятия по теме: «Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе»
Цели и задачи:• Научить детей соблюдать элементарные правила поведения на улице и в транспорте;• Систематизировать знания детей о ПДД, правилах пешехода, о работе светофора;• Воспитыват...
Конспект непрерывной образовательной деятельности по обучению детей основам безопасности дорожного движения во второй младшей группе "Светофор. Сигналы светофора".
Знакомство детей младшей группы со светофором и его сигналами...
Тема: «Наш друг – светофор» Цель: познакомить детей со светофором; формировать представления о безопасности пешеходов на дороге; закреплять знания об основных цветах: красный, желтый, зеленый.
Познакомить детей с характерными признаками осени; учить устанавливать причинные связи. Дифференцировать красный, желтый цвета. Развивать пространственные ориентировки, слуховое и зрительное внимание,...