Стихотворение "Могжизалы юллар".
материал по художественной литературе (старшая группа)
Предварительный просмотр:
“Могҗизалы юллар”
Эби-бабаем янында бик рәхәт, Алар гел нәрсәдер сөйлиләр: “Без яшь чакта гел җәяү йөрдек, Юк иде хәзерге транспорт чарасы”.
“Сез, җәяү кайдан, ничек йөрдегез, Нәрсәләр курдегез бер җиргә дә бармагач? Автомобильләр, асфальт юллар, Юлда сигнал курсәткечләр булмагач?”
“Кешеләргә җәяү йөрер өчен, улым, Тар сукмаклар, эзләр салынган. Ерак-ерак җирләргә барыр өчен, Юртак пар атлар җигелгән.
“Ә кем ясый иде ул юлларны, Сөйлә инде, бабаем, шуларны. Кем юл күрсәткән, ничек алар, Адашмыйча үткән шул юлларны?”
“Күп йөри торгач салына юллар, Тормыш һәр нәрсәгә үзе өйрәткән. Кеше хаман юлда, хәрәкәттә, Ай, кояш, йолдызлар юл күрсәткән.
Юллар, улым, гади генә түгел, Серле, хаман үзенә дәшеп торган. Анда адашулар да, югалтулар да, Могҗиза, маҗаралар да булып торган”.
Нинди серле юл, нинди могҗиза? Кызыксынудан Мусаның күзләре яна. Хыялланып, уйлап ята торгач, Матур төш күреп тирән йокыга тала.
Менә, ул, киң асфальт юлдан бара, Каршында сарылы-аклы полоса: “Карале, сикереп уйнарга рәхәт икән, Серле юл дигәне әллә шул микән?.
Юк, ярамый, әнә өстә светофор, Үзенен төсләре белән сигнал биреп, “Җәяүлеләр кичүе” аша чыгарга өйрәтә,
Юл кагыйдәсен бозучыларны кисәтә!
Светофорда кызыл сигнал янса, Мин беләм, ярамый юлдан чыгарга. Куша ул, туктап көтеп торырга, Юлдан килүче автомобильләрне уздырырга!
Сары сигналы җемелди башлагач, Әзерләнә башлыйм китәргә. Тик яшел сигнал биргәнче, Кирәк бераз сабыр итәргә!
Светофорда яшел сигналны күргәч, Тыныч кына “җәяүлеләр кичүен” чыгамын. Юлның икенче ягына чыгып җиткәч, Светофорга шаяртып күз кысамын.
Бабам сөйләгән юлда могҗиза, Шул түгел микән? Әнә бит, кояш, йолдызлар шикелле җемелдәп, Юлчыларны өстән кузәтә.
Бара торгач юл чатына килеп җитә, Ни күрә, дүрт якта да юллар. Ә юлларда күп җиңел автомобильләр, Автобус, троллейбус, трамвайлар.
Юлның һәр чатында светофор, Һәр почмакта “җәяүлеләр кичүе”, Автомобильләр килә тора, китә тора, Һич мөмкин түгел ерып чыгуы.
Бик җиңел чыгу, карап кына йөрсәң, Әгәр юл кагыйдәләрен яхшы белсәң! Светофор сигналына, юл билгеләренә, Игътибар итеп дөрес хәрәкәт итсәң!
Юл билгеләре күп нәрсә әйтәләр, Кирәк чакта боералар, кисәтәләр.
Шуңа күрә аларны дөрес таныр өчен, Берничә төркемнәргә бүләләр.
“Кисәтүче билгеләр” – транспорт чарасын Йөртүчеләрне хәтәр урынга Якынлашулары турында кисәтә. Алар кызыл каймалы ак Өчпочмак рәвешендә була.
“Тыючы билгеләр” – транспорт чарасын Йөртүчене нидән дә булса тыя. Алар кызыл каймалы ак яисә, Зәңгәр түгәрәк рәвешедә була.
“Күрсәтмә билгеләр” – кемгә, кайда, Кайсы якка хәрәкәт итәргә Яраганлыгын күрсәтә. Алар ак рәсем белән күрсәтелгән, Зәңгәр түгәрәк рәвешендә була.
“Информацион күрсәткеч” билгеләр, Автомобиль йөртучегә һәм җәяүлегә, Мөһим мәгълүматлар бирүче, Уклар ярдәменда күрсәтелгән ярдәмче.
“Сервис билгеләре” – хезмәт күрсәту, Транспорт чарасын йөртүчеләргә Кайда ашап алырга,ял итәргә, Автомобильне төзәтергә мөмкинлеген, Ягулык салу станциясе, хастаханә, Һәм башкаларның кайда булуын белгертә.
Менә була бу юллардагы могҗиза, Менә нидә икән аның серле хикмәте. Элек тә, хәзер дә шул зур юлларда, “Юлда йөрү кагыйдәләрен” өйрәну бик кирәк!
Бабаем әйтмешли, сак карап йөреп, Юлларның хикмәтле серен белергә кирәк! Беркем дә адашмый да, югалмый да, Әгәр дә булсаң акыллы һәм бик зирәк!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Адымнар нык, юллар имин булсын.
Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....
"Юллар имин булсын!"
Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...
НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Путешествие в зоопарк» по проекту «Без хәзер инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар.
НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Путешествие в зоопарк» по проекту «Без хәзер инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар.Автор: Галимова Гульназ Ильфаковна, воспитатель татарск...
Мәктәпкә илтә юллар
открытое мероприятие...
АДЫМНАР НЫК, ЮЛЛАР ИМИН БУЛСЫН.
Сәламәтлек сәгате...
Могҗизалы юллар.
Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту....
Юллар имин булсын!
конспект НОД...