“Тылсымлы төш”
проект по художественной литературе (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Тылсымлы төш
(мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әкияти- тамаша)
Саба-
«Әллүки” балалар бакчасы
1 кв. кат.тәрбияче
Гараева М.М.
Тылсымлы төш
( мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)
Зал бизәлеше: Матур табигатьле татар авылы күренеше,җыйнак авыл өе макеты. Кечкенә малаен җитәкләп әнисе өйгә керәләр.
Катнашалар: Айбулат исемле малай, Айбулатның әнисе,Ай кызы, Айдагы Зөхрә кыз,Чишмә, Су кызы, Аю.
Алып баручы: Борын- борын заманда матур гына татар авылында яшәгән ди бер гаилә. Бу гаиләдә әтисе, әнисе белән бер малай гомер кичергәннәр. Малай Айбулат исемле икән. Бу гаилә бик тырыш булган. Күп итеп мал , кош- корт асраганнар ди. Айбулат кечкенә булуына карамастан, әти- әнисенә өй эшләрендә бик булыша икән. Ә инде өйдәге эшләре тәмамлангач ,урамга иптәшләре янына уйнарга чыгарга да өлгерә икән. Буш вакытларында әтисе белән үзләреннән ерак булмаган күлдә балык тотарга,әнисенә ияреп тәмле җиләк җыярга да бик ярата икән Айбулат. Урманга бару аның өчен бер бәйрәмгә әверелә..... Анда ул үзен бер сихри дөньяга килеп кергәндәй тоя, чөнки урман икенче дөнья шул – Айбулат ярата торган хозурлык. Ул мин кечкенә дип тормаган ботен нәрсә белән кызыксынган, бик күп беләсе килгән аның. Айбулат үскәч дөнья буйлап сәяхәт итәргә хыялланган.Менә шулай матур гына итеп гомер кичергән бу гаилә. Кич җитүгә әнисе Айбулатка матур әкиятләр сөйләп, улына тыныч йокы теләгән. Айбулат йокларга ятуга тәрәзәдән Ай кызы аңа серле генә елмаеп күз кыса. Серле матур төндә нәни Айбулат үзенең барлык серләрендә Ай кызы белән уртаклаша икән.
- Исәнме Ай дустым,хәлләрен ничек, нинди эшләр бетерәсең?
- Исәнме Айбулат, рәхмәт инде хәлемне белүең өчен, бу галәм киңлекләре иксез- чиксез шул, бүген эшләрем бигрәк күп булды. Уземнең кул астында эшләүче хезмәткәрләрем- йолдызларга үз вазифаларын төгәл башкарулары хакында үземә җиткерүләрен, гүзәл җир йөзен тиешенчә яктылык белән тәэмин итә алалармы, төнге юлчылар адашмыймы , менә шуларның барысын да күздә тотарга кирәк дустым. Бар җирдә тәртип кирәк.
- Ай дустым, тәртип яратасың инде үзең!. Минемдә сиңа үземнең серемне чишәсем килә. Ә син аны берүк бер кешегә дә әйтә күрмә. Тыңла әле дустым, минем бик космонавт буласым, шушы галәм киңлекләрен гизәсем, аны өйрәнәсем килә.
(Ай малайның сүзен тыңлап торганда әйткән:)
-Айбулат дустым, синең бу матур хыялың бик әйбәт гамәл, бик аңлыйм мин сине. Ул яктан Кояш дустым белән без, бик бәхетле. Чөнки бездән башка тормыш булмас иде дә, димәк без кешеләргә файда китерәбез.Ләкин әле дустым сина бераз гына иртәрәк шул әле.
-Ни өчен Ай дустым?
-Чөнки әле синең үсәсең,белем аласың бар. Космонавт булу өчен әле биктә акыллы,тәртипле,тәүфикълы, батыр һәм кешелекле булырга кирәк. Ә бу сыйфатларны үзеңдә булдыру өчен бик нык тырышырга кирәк дустым.
- Ә мин менә шундый бит инде!.( Ай саран гына елмаеп куйган)
-Ә менә мин сине мактанчык дип әйтсәм син миңа үпкәләрсең, мактанчыклар беркайчанда куйган максатларына ирешә алмыйлар шул, ә киресенчә биктә тыйнак булырга кирәк. Батыр булу өчен тормышта бик нык чыныгырга кирәк дустым. Син бу хакта уйла әле яме.
-Мин бик тә бу сыйфатларны үземдә булдырыр идем дә, ә нәрсәдән башларга икәнен белмим, нәрсә соң ул “ чыныгу”, “ Батырлык” дигәннәре.?( дип иң башын сикерткән Айбулат.)
- Айбулат дустым, син бүгенгә әти- әниләреңә” тыныч йокылар “ теләп ятып йокла әле, иртәгә күз күрер. Тыныч төннәр сиңа хыялый малай!
-Рәхмәт ай дустым, армый эшлә! Мин сине һәрвакыт тыңлармын.
Алып баручы: Айбулат тәмле , тирән йокыга талган..... Айбулатның төшенә матур итеп елмаеп Айдагы кыз Зөхрә кергән. Зөхрә кыз Айбулатка эндәшкән.
- Айбулат дустым, әйдә мин сине үзем белән сәяхәткә алып барам. Синең киләчәктә космонавт буласың бар. Тормыштагы авырлыкларга бирешмәскә, чыныгырга, чын кеше булырга өйрәнергә кирәк
Алып баручы: Айбулат Зөхрә кыз белән бергә ай корабына утырып зәңгәр күккә күтәрелгән. Ай корабыннан күренгән матурлыкка Айбулатның исе киткән,бу гүзәллеккә соклануын яшермичә:
- Ай сылуы , рәхмәт сиңа, бигрәк матур икән галәм киңлекләре, һәм монда бик кызыкта икән.
- Тукта чү,Айбулат син ишетәсеңме мин ниндидер тавыш ишетәм, нәрсәдер ыңгыраша түгелме?
- Чынанда ниндидер тавышлар бар шул. ( Ай корабы чүпләр ташлар белән капланган чишмә янына төшеп туктый)
- Айбулаткүрәсеңме , нинди вәхшилек бу, саф сулы чишмәбезне харап иткәннәр, нишләрбез икән?( борчылып)
- Зөхрә дустым бердә борчылма, әйдә тизрәк бу чүп- чардан тизрәк коткарыйк чишмәбезне.( чишмәне чүпләрдән чистарталар)(чишмә телгә килә)
- Рәхмәт сезгә кадерлеләрем, бәхетегез булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын! Хәерле юллар сезгә дусларым.!!!
- Алып баручы:(Айбулат белән Зөхрә кыз юлларын дәвам иткәннәр.Аларның кораблары бик куе урманнар өстеннән очып барганда галәмне куе томан сарып ала, кич җитә, төн була. Ай корабы туктап урманга төшеп утыра. Менә шул вакыт урман эченнән ниндидер чупылдаган су тавышлары килә. Урман эчендә бик матур күл җәйрәп ята икән. Айбулат корабтан төшкәндә күл буена юл тоткан. Күл буендагы матурлыкны күреп исе акылы китеп карап торганда басмада чәчен тарап утыручы бер затка күзе төшкән. Ни күзе белән күрсен, басмада су кызы чәчләрен тарап утыра икән. Су кызы Айбулатны күреп алганда, куркуыннан тарагын онытып калдырып су төбенә чумган. Ә Айбулатның Зөрә кызга бүләк бирәсе килгән шул. Ул таракны тиз генә басмадан алган да алдына- артына да карамый Зөхрә кыз янына йөгергән. Шулай йөгерә торгач ,нәрсәгәдер абынып егылган Айбулат. Башы белән бик каты итеп нәрсәгәдер килеп бәрелгәндә шул минутта ук алдына әнисенең матур түгәрәк йөзе күз алдына килеп баскан, аның моңсу күзләрен күреп Айбулат сискәнеп киткән һәм үзенең дөрес эшләмәвен аңлаган.
- Юк әнием, мин дөрес эшләмәдем. Мине зинһар гафу ит, мин беркайчанда кеше әйберсенә кагылмам-, дигән Айбулат.(Алтын таракны кире үз урынына илтеп куйган,һәм сөенә- сөенә Зөхрә кыз янына йөгергән.)
- Зөхрә дустым, мин әле генә бик зур ялгышлык эшли яздым, син мине гафу ит.
- Айбулат син үзеңнең ялгышыңны таный белгәч, бик тә акыллы малай икәнсең димәк, рәхмәт сиңа – дигән Зөхрә кыз
.Алып баручы: Алар шулай итеп корабларына утырып юлларын дәвам иткәннәр.Менә алар бик матур ,зур шәһәр өстеннән очып баралар икән. Ай корабы аларны ниндидер балар тавышыннан гөрләп торган зур клуб ишек алдына алып төшкән. Монда бәйрәм уткәреп яталар икән.Төрле илләрдән килгән ,төрле милләт балалары һәрберсе үз телендә җырлап- биеп күңел ачалар, чыгыш ясыйлар икән. Айбулат белән Зөхрәнедә бик җылы итеп каршы алганнар һәм аларга чыгыш ясарга тәкъдим ясаганнар. Айбулат бердә аптырап тормаган сәхнәнең уртасына ук чыгып басканда үз туган телебездә Ш.Галиевның “Җирдә миңа ни кирәк? шигырен сөйләп биргән, ә Зөхрә кыз матур итеп “ Туган тел “ җырын башкарган Аларның бу матур чыгышларына бар халык таң калып тыңлаган һәм бик озак алкышларга күмгәннәр, аларга сорау биргәннәр:
- Сез кемнәр, сез кайсы ил балалары, милләтегез кем,без бит сезне белми идек?
- Без татарлар, безнең бик матур үзебезнең Татар илебез бар, без үз туган телебездә сезнең алда чыгыш ясадык, -. дигәннәр алар бертавыштан.
- Мин гади генә татар малае, мин үземнең татар булуым белән бик горурланам, телемне.,илемне, халкымны сакларга, якларга сүз бирәм. Яшәсен гүзәл Татарстаныбыз, яшәсен тырыш татар халкым-,”диеп Айбулат үзенең шушы матур чыгышы белән татар милләтенең көчле, үлемсез, тырыш булуын дөньяга таныткан.
- .Алып баручы: Алар шулай итеп бик зур дулкынлану белән кайтыр юлга чыкканнар. Ләкин әле хәйләкәр Ай тагын үзенең бер сынавын әзерләп куйган булган икән.Ай корабына утырып китәбез инде генә дигәндә каяндыр зур гәүдәле аю килеп чыккан. Айбулат белән Зөхрә кыз куркып калганнар. Айбулат тиз генә Зөхрә кызны кулыннан җитәкләп алып корабка менгереп җибәрә алган, ә үзе өлерә алмаган,аю инде килеп җиткән.Айбулат тиз генә җиргә сузылып яткан.Аю әкрен гына килгән дә Айбулатның колагына нәрсәдер пышылдаган һәм Айбулатка тимичә китеп барган. Шулай итеп Айбулат Зөхрә кызны үзенең тормышын куркыныч астына куеп булсада гомерен коткарып калган.)
- Алып баручы: тамашачы дусларым, сезгә бер табышмак, Аю Айбулатның колагына нәрсә диеп әйтте икән? ( сорауны залдагы балаларга бирергә мөмкин)
Алып баручы:Ай корабы әкрен генә Айбулатны һәм Зөхрә кызны ерак сәяхәттән алып кайтып куйган.....Әтәч кычкырып җибәргән тавышка күзләрен ачып җибәргән Айбулат. Каршысында басып торган әти- әнисен күреп ул сөенеченнән кычкырап җибәргән,аларны кысып- кочаклап алганда “Рәхмәт сезгә әти- әнием” -, дигән.
-Улым, син бүген бик озак йокладың, бик тәмле төшләр күрдең ахыры?
-Әйе Әнием, мин бүген төшемдә бик файдалыда, тәмледә, бик кызыклы сәяхәттә булдым, ике иңемдәге ике фәрештәм кайсысын күбрәк язды икән, менә шунсына гына җавап тапмадым.?
Алып баручы: Ә чынлыкта Айбулат үсеп җитеп илебезнең батыр, ышанычлы, тугрылыклы, әдәпле , иманлы улына әверелгән. Аның хыялы тормышка ашып,космонавт булуга ирешкән. Айлы кичләрдә балачагында күргән тылсымлы төшен еш исенә төшереп үзенең ул- кызларына әкиятләр сөйли икән .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”
Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования. В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...
"Тылсымлы инә."
Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...
Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт
Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....
Тылсымлы дөнья
Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...
Тылсымлы сүзләр
конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...
"Тылсымлы урман аланы"
Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...
Тылсымлы тамчылар
Кичә - әңгәмә...