Тылсымлы дөнья
материал по окружающему миру (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
"Ядегәр авылы балалар бакчасы"
Тылсымлы дөнья
Ата-аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе
Тәрбияче:Хамидуллина М.М.
2013
Тылсымлы дөнья
Бала кечкенәдән үк туган-үскән җирен,аның челтерәп аккан чишмәләрен,ямьле тау битләрен,шау чәчәкле болын,урман буй ларын,бертуктаусыз черелдәүче чикерткәләрен,чәчәктән чәчәккә кунып бал җяючы умарта кортларын,иген кыры өстендә берөзлексез сайраучы сабан тургайларын,кыскасы,барлык тереклек ияләрен күреп,ишетеп,алар белән аралашып үсә,ә үскән саен табигатьнең гүзәллеген,матурлыгын танырга,аңардан ләззәт табарга һәм шул ук вакытта аны саклый,кадерли белергә өйрәнә.
Нәни баланың матур чәчәккә,агач яфрагына карап,кош сайравын тыңлап соклануы, аның шул яшендә булган экологик аңы ни дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Анда кечкенәдән үк табигатьне ярату,аның матурлыгын тою,шуны саклый һәм ту-дра белү хисе тәрбияләнергә тиеш.
Балаларны табигать белән таныштыруга нык игътибар бирергә кирәк.Бу бик файдалы һәм нәниләрнең танып-белү сәләтен үстерүгә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә булыша.
Балалар урманда,кырда,болында булганда зифа наратларга,бодай башаклары чайкалуына,чәчәкләрнең матурлыгына сокланалар,аларның хуш исләрен исниләр. Кечкенәләр кызыклы күренешләрне күзәтергә,табигатьнең хозурлыгын аңларга өйрәнәләр.Алар бакчада көчләреннән килгәнчә кайбер эшләрне эшләп,чәчәк бәйләм-нәре,гербарийлар әзерләп,беренче хезмәт күнекмәләре дә алалар.
Еллның төрле фасылларында урман-болыннарда булу кечкенәләргә табигать күренешләрендәге үзгәрешләрне аңларга мөмкинлек бирәдуган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турындагы белемнәрне арттыра.Бер үк вакытта балаларның сүз байлыгы,фикерләү һәм сөйләм сәләтләре үсә,аларда туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләнә.
Табигать әкият дөньясы ул.Аның белән очрашкач үзеңдә нинди генә кичерешләр сизмисең.Анда нинди генә фантазияләр юк.
Табигать яз көне искиткеч матур була.Мәсәлән син акрын гына атлап эштән кайтып киләсең.Бөтен җирдә су һәм кайбер урыннарда яшел чирәмнәр күренә баш-лаган.Бу хисләрне кеше барсында балалык чорында кичерә.Урманның матурлыгы, кырларның гүзәллеге,чәчәкләр матурлыгы,һәммәсе дә истә кала.Болар барысыда балачак Хәтирәләре.
Балалар һәрвакыт олыларга ышана һәм таяна.Баланың күңеле һәрвакыт ачык әйләнә-тирәгә һәм безгә. Табигать хәзинәсендәге байлыклардан төрле фантазияләр тудырырга мөмкин.Кул-ларны эшкә җиксәң,алалрны яңадан терелтергә,аларга икенче тормыш бүләк итәргә була.
Мәсәлән син урманнан барасың анда биек-биек чыршылар тезелеп утыра.Ба-шыңны өскә күтәреп карасаң андагы күркәләрне күреп шаккатасың. Агач лар бизәлгән төсле.Ике күркәне бергә тоташтырып куеп кара әле,төлке барлыкка килә.Таби-гать хәзинәсендәге һәрбер әйбер бала күңеленә үзенең истәлеге,хис-тойгылары белән кереп калырга тиеш.Аны күреп истә калдыру гына түгел.Моны ничек ясарга кирәк дип уйлану.
Табигать хәзинәсендәге байлыклар баланы табигать кочагына якынайта,аңа сакчыл караш тәрбия ли. Алар табигатьнең кунагы булып кына калмасыннар,ә аның хуҗалары булып үссеннәр.Табигать хәзинәсендәге байлыклардан ясалган әйберләр алар мавыктыргыч һәм файдалы.
Балалар прогулкадан кайтканда үзләре белән төрле күркәләр,агач ботаклары, төрле камышлар,ташлар алып керәләр.Аның формасын,ничек ялтырап торуларын карыйлар.
Табигать хәзиншсендәге байлыклардан ясалган әйберләр әйләнә-тирә мөхитне тирәнтен аңларга бармакларның хәрәкәтләнүенә,аң үсешенә,уйлау һәм кызыксыну-чанлыгын арттыра.
Без бүгенге кичәдә табигать хәзинәсендәге байлыклардан ясалган бер төрле җан иясен ясарбыз.
Аллы-гөлле очкалак, Оча гөлләр кочкалап. Тема:Күбәләк.
Максат:төрле табигать хәзинәсе байлыкларыннан җыелган материал белән,өлеш-ләрен үлчәп эшләү.Күзаллауны киңәйтү,уенчыкны матур итеп ясарга тырышу.Эш барышында аңлату.
Материал:имән чикләвеге(бик зур түгел,оваль формасында),агач яфраклары,гөл-җимеш җимеше,таякчык,пластилин,клей(пумала),салфетка.Бу материалларны һәр бала әти-әниләре белән берлектә хәзерләп алып килделәр.
Шөгыль барышы:һәр өстәлгә тәрбияче ясаган әзер күбәләкләр куела,төрле төстә һәм размерда.Әти-әниләр белән берлектә балалар өстәл янына утыралар.Бала-лар белән бергә төзелешен һәм өлешләрен карыйлар.Барлык өлешләре дә табигать байлыкларыннан ясалган.
Икенче өлештә эзлекле рәвештә кую.Гәүдәгә имән чикләвеге,шләпәсеннән башкаҗанатларына яфраклар алына.Кечкенә яфраклар аска,зурлары өскә куела. Пластилин яки кләй ярдәмендә пөхтә итеп сылау.Башын киптерелгән гөлҗимеш җимешеннән ясау.Мыекларын кую нәзек чыбыктан. Канатлары өчен яфракны төрле агачлардан җыйсаң,күбәләкләр төрлечә була.Барсын ачыклап бетергәч.Эшкә тотыну.Гәүдә зурлыгына карап яфракларны алу.Күзлэрне пластилиннан кую.
Өстәлләрдә эшләр башлана.Өлкәннәр белән берлектәбалалар да тырыша.һәркем үзенекен чиста,пөхтә,матур итеп эшләргә тырыша.һәркем үзенең табигать хәзинәсеннән җыйган байлыкларына җан куярга тырыша.
Чәчәккә кунган күбәләк
Күзен йомып утырмый,
Канат җәеп очып китә,
Еласаң да тоттырмый.
Шөгыль тәмамлангач эшләренә анализ ясала,бәя куела.Барлык эшләрне бергә кую һәм исем бирү "Күбәләкләр биюе".
Ахырда җыр җырлана "Күбәләк".Рәхмәтҗичәбез шуның белән тәмам.Шатлык белән өйләргә таралу,табышмакка җавап биреп.
Чуар,йомшак күлмәге,
Тотсаң,уңа бизәге.
Тоттырмый.Китә очып,
Я кала җирлә посып.
Тагын шатланып,бәхетле балачак белән җыелырга язсын.Табигатьгне яратыйк һәм саклыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”
Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования. В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...
"Тылсымлы инә."
Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...
Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт
Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....
Тылсымлы сүзләр
конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...
"Тылсымлы урман аланы"
Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...
Тылсымлы тамчылар
Кичә - әңгәмә...
“Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт.”
Занятие по ФЭМП....