Табигатьне саклыйк
материал (старшая, подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Саба муниципаль районының “Ике басу Арташ “Күбәләк”
балалар бакчасы”
Табигатьне саклыйк
Тәрбиче: Бариева Гөлнара Фаатовна
2023 ел
Тема: “Табигатьне саклыйк”.
Максат:
- Балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.
- Балаларны табигатьтәге тәртип нормалары һәм кагыйдәләре белән таныштыру.
- Табигатьнең кеше тормышындагы әһһәмиятеен аңлату һәм аның кадерен белергә өйрәтү.
- Табигатьне саклау турында белемнәрен киңәйтүне дәвам итү.
Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сорауларга җаваплар бирү.
Сүзлек өстендә эш: кышлаучы,
Шөгыль барышы:
Балалар түгәрәкләнеп басалар.
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк.
Кояшның җылы нурыннан,
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.
Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Бүген без сезнең белән үткәреләчәк шөгылебезне башлыйбыз. Балалар, сез сәяхәткә барырга яратасызмы? (Балаларның җаваплары).
Тәрбияче: Ягез әле, кулга кул тотыныгыз. Күзләрегезне йомыгыз. (Серле музыка уйный, күзләрен ачуга урман күренеше).
Тәрбияче: Балалар, күзләрегезне ачыгыз, безнең каршыда нәрсә микән?
Балалар: Урман.
Тәрбияче: Балалар, бүген мин сезне урманга йөрергә чакырам. Сез ризамы?
Табигатьнең нәрсә икәнен беләсезме?
Балалар: Чәчәкләр, елгалар, агачлар, үсемлекләр, су, таулар , ташлар.
Тәрбияче: Балалар, урман нинди соң ул?
Балалар: Яшел, матур, бай, зур, чиста, һ.б.
Тәрбияче: Урман турында нәрсәләр беләсез? (Балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Балалар, урманда йөргәндә без нинди кагыйдәләр белергә тиеш?
Балалар: Агачларны сындырмаска, агулы гөмбәләрне тотмаска, чүп атмаска, учак якмаска, урманда олы кешеләрдән аерылып китмәскә.
Тәрбияче: Әйдәгез, юлыбызны дәвам итеп “Уен аланы”на барып бераз уйнап алыйк. Уенның исеме “Өч сүз”дип атала (тәрбияче сораулар бирә, балалар сорауларга җаваплар бирәләр).
Агачлар.....( чыршы, каен, имән).
Кыргый хайванар......( бүре, төлке, куян)
Бөҗәкләр.......( чебен, күбәләк, черки).
Күчмә кошлар........( сыерчык, торна, карлыгач)
Йорт хайваннары......( ат, сыер, сарык)
Кыш кышлаучы кошлар.....( чыпчык, күгәрчен, кызыл түш)
Дидактик уен: “Кошларга ярдәм итик”.
Тәрбияче: “Кошлар безнең дуслар” дибез, кошларны саклау өчен нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?
Балалар: Кошларга таш атарга, рәнҗетергә ярамый, кош ояларын туздырырга ярамый, кошларга җимлекләр куярга, кошларның йомыркаларына тияргә ярамый.
Тәрбияче: Балалар, безнең якта калучы кошлар ничек атала? ( кышлаучы кошлар).
Җылы якка китүче кошлар ничек атала? ( күчмә кошлар)
Тәрбияче: Балалар, без бу кагыйдәләрне үтәсәк, кошларга ярдәм итә алырбыз. Алар һәрвакыт табигатьне матур тавышлары белән ямьләндереп торырлар.
Тәрбияче: Хәзер юлыбызны дәвам итеп “Табышмаклар аланы”на да килеп җиткәнбез. Әйдәгез, балалар барыбызда утырыйк әле. Мин сезгә табышмаклар әйтермен, сез шуңа җавабын әйтерсез.
1) Ул өстенә җәй дә, кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнкәсе
Йомшагым диеп сөя. (Керпе)
2) Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле.(Төлке)
3) Кыш көне ак,
Җәй көне соры,
Урманнан чыгар,
Кыр буйлап чабар.(Куян)
4) Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
5) Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.(Бүре)
6) Нечкә билле,
Көлтә койрыклы. (Төлке)
7) Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Сез табышмакларга җавапны дөрес әйттегез.
Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итәбез. Без сезнең белән “Чисталык аланы”на да килеп җиткәнбез.
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле урман чиста булсын өчен безгә нишләргә кирәк?
Балалар: Агачларны кисәргә ярамый ,ут якмаска, урманны чүпләрдән чистартырга.
Тәрбияче: Балалар, бик дөрес урманны сакларга кирәк. Агачлар – табигатьне матурлыйлар. Алар сулыйлар, безгә чиста һава бүлеп чыгаралар.
- Сез нинди агачлар беләсез? (Балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Без сезнең юлыбызны дәвам итеп ”Чишмә” буенада килеп җиткәнбез.
Тәбияче:-Чишмәләрнең суы ничек соң?
Балалар:-Чиста ,салкын,тәмле.
Тәрбяче: Суның нинди үзенчәлекләрен беләсез?
Балалар: Суның тәме юк, суның исе юк, Суның төсе юк, Су сыек, су үтә күренмәле)
Тәрбияче: Балалар, без чишмәләргә ничек ярдәм итә алабыз?
Балалар: Чүп ташламаска, чишмәләрне гел чистартып торырга кирәк, чишмә буйларына агачлар утыртырга кирәк.
Тәрбияче:-Хәзер мин сезгә чишмәләр турында сөйләп китәм.Без иң чиста ,тәмле,салкын суларны бары тик чишмәләрдә генә алабыз. Чишмә ул,балалар җир астыннан агып чыгучы су. Менә шушы бәләкәй чишмәдән,башта күлләр,олы елгалар,аннары диңгезләр барлыкка килә.Чишмәләрне балалар карап,чистартып торырга кирәк.
Тәрбияче: Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашты, безгә бакчабызга кайтыр вакыт җитте. Бакчабызга кайтү күңелле булсын өчен “ Күңелле сәяхәт” дигән җырны җырлый- җырлый кайтырбыз.
Шөгылебез шуның белән тәмамлана. Балалар, табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы. Чөнки кешенең томышы табигать белән бәйләнгән. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Шуның өчен барыбыз да табигатьне саклыйк. Бик зур рәхмәт сезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Изге мирасыбызны саклыйк.
Балаларны һөнәрләр белән кызыксынуларын үстерү. Әти - әниләрнең, әби - бабаларның хезмәтенә, һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү....
Яшеллекне саклыйк
табигатне саклау...
Табигатьне саклыйк.
Табигатьне саклыйк....
Педагоглар өчен мастер-класс. “Сәламәтлек – зур байлык, аны саклыйк һәм балаларга җиткерик”
Максат: Сәламәтлек төшенчәсенә аңлатма бирү. Мастер-класста катнашучыларны физик тәрбиянең сәламәтлекне саклау технологиясе белән таныштыру. Педагогларның бердәмлекләрен, оешканлыкларын рәвеше нигезен...
Гореф-гадэтлэрне саклыйк
Балаларны элекке гореф-гадэтлэр бн таныштыру....
" Саклыйк без табигатьне"
стихотворения...