Саулык - зур байлык
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Яковлева Лилия

“Саулык – зур байлык” күңел ачу кичәсенең сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunel_achu_stsenarie.docx17.2 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль Башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе 47 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы

“Саулык – зур байлык” күңел ачу кичәсенең

сценарие

        /Уртанчылар төркеме балалары өчен/

                                                                      Төзеделәр:

                                                                      47 нче балар бакчасы

                                                                      тәрбиячесе Каргина Н.П.

                                                                      физик культура инструкторы

                                                                       Хәйретдинова Г.М.          

Түбән Кама

2012 ел

Максат:

1.Балаларның  хәрәкәт осталыкларын,күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү.Хәрәкәтләрне төгәл,матур,дөрес итеп башкару күнекмәләре булдыру.

2.Физик сыйфатлар: тизлек, җитезлек, чыдамлык, сабырлык ,сәламәт яшәү күнекмәләрен(чисталык саклау,культура-гигиена күнекмәләре) тәрбияләү.

3.Уен вакытында иҗади мөмкинлекләрен үстерү,уен кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү, спорт уеннары белән кызыксынуларын үстерү.

Метод һәм алымнар:

1) Исәнләшү.

2) 1 нче тукталыш”Шапшаклар шәһәре “

3)”Шапшак кыз – Алсу” керә.

4) Мәкальләр әйтешү.

5) “Серле тартма “карау.

6) Табышмаклар әйтешү.

7) Ял минуты.

8) 2 нче тукталыш “ Сәламәтлек тукталышы”.

9) Х.Халиковның “Аю баласы” шигырен уку.

10) Уеннар уйнау:

- “Таяк белән эстафета.”

- “Кегляны аудар.”

- “Тупны тот.”

- “Тупны капкага кертү”

- “Минем кебек яса”

Җиһазлар: Сабын, тарак, теш щёткасы, сөлге, мунчала, эстафета өчен таяклар, кеглялар, туп,капкалар.

Алып баручы: - Исәнмесез,хәерле көн! Кәефләрегез ничек?Балалар, бер-берегезгә карап елмаегыз әле. Бүген без сезнең белән сәламәтлек иленә сәяхәткә барырбыз.Әөдәгез, автобуска утырыйк. Билет алу өчен һәрберебез бер тәмле сүз әйтергә тиеш.Әйдәгез әле, балалар, автобуста барганда үзебезне ничек әдәпле тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик( җаваплар).

1 нче тукталыш “ Шапшаклар шәһәре”.

А.Б. - Монда нинди балалар яши икән? (Д.Гарифуллинның “Алсу” шигырен сөйләп бер кыз керә.)

 А.Б. –Рәхмәт, Алсу.Менә карагыз инде, балалар, Шапшак алсу безнең алдыбызда.нинди балалар шапшак була икән?

-Әйе,балалар,”Шапшаклар шәһәрендә” Алсу кебек балалар яши икән.Алар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, чиста кулъяулык йөртмиләр, юынмыйлар,өс киемнәре һәрвакыт пычырак, чәчләрен тарамыйлар, бит-кулларын юып йөрмиләр.Шуңа күрә алар еш авырыйлар. Сезнең арагызда андый балалар юкмы? Сез үзегезне ничек тотасыз?

-Без чисталык, сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләбез әле?Пычраклык һәм пөхтә киенмәү – үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул.

1 бала: -Чисталык – сәламәтлекнең нигезе.

2 бала: - Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

3 бала: Здоровье за деньги не купишь.

4 бала: Смех – здоровье души.

5 бала: Чистота – залог здоровья.

6 бала: Болен – лечись, а здоров – берегись.

7 бала: Здоровье в порядке, спасибо зарядке.

8 бала: В здоровом теле - здоровый дух.

А.Б. – Балалар, сезне тыңлаганнан соң, Алсуның да чиста йөрисе,сәламәт буласы кмлгән. Әйдәгез, аңа ярдәм итик, менә мондагы “ Серле тартманы” карыйк әле. Серле сүзләр әйтик.

Табышмаклар:

1.Үзе шома, күбеккә күмә.

   Хуш исле, я кем белә? ( Сабын)

  • Сабын нәрсә өчен кирәк?

2. Үзе тешле, ләкин тешләми,

    Шуа-шуа шомарта,

    Үзенә таба тарта. (Тарак)

3. Он түгел, үзе ак

    Авызыңа куеп бак.

    Тешне агарта, ап-ак итә

    Бу ни була, әйтеп бак.(Теш щёткасы)

4. Ак итә дә,пакъ итә.

    Бит-кул, муенны сөртә.(Сөлге)

5. Айкала-чайкала

    Күмелә күбеккә.

    Онытылып тора өйдә,

    Кирәк була мунчада.(Мунчала)

  • Балалар, шушы әсбаплар белән Алсуны чиста итеп юындырып, киендереп, чәчен тарап куябыз.
  • Икенче тукталышка барганчы ял итеп алыйк.

2 нче тукталыш “ Сәламәтлек тукталышы”

 А.Б. Ни өчен сәламәтлек тукталышы дип атала?Чөнки бездә сәламәт балалар яши. Ни өчен сәламәт соң без? Чөнки без тирене һәрвакыт чиста тотарга тиеш, витаминлы азыклар ашарга кирәк. Витаминнар нинди азыкларда бар соң?(җаваплар)

А.Б. –Х.Халиковның “Аю баласы” шигырен тыңлап китегез.

Бал тапса аласы,

Бер аю баласы

Килеп тә утыра

Ашарга тотына.

Улым, ди.

Ю элек кулың, ди

Аның үз киресе,

Туза, ди тиресе.

Күп юудан тире тузамы?

А.Б. –Әйе, балалар, күп юудан тире тузмый. Менә шулай һәрвакытта чиста йөрергә кирәк. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе, ә сәламәтлек – иң зур байлык икәнен онытмыйк!

А.Б- Балалар сәламәт булыр өчен спорт белән шөгыльләнергә, төрле уеннар уйнарга, гимнастика ясарга кирәк.

Алсу: - Минем сезнең белән күңел ачасы, спорт уеннары уйныйсы килә.Әйдәгез бергәләп уйныйбыз.

                  УЕННАР :

1. Таяклар белән эстафета.

2. Кегляны аудар.

3. Тупны тот.

4. Тупны капкага кертү.

5. Минем кебек яса.

А.Б. – Менә, Алсу, менә безнең балалар ничек күңелле итеп уйный беләләр.

Алсу: - Миңа да бик ошады сезнең белән уйнавы.Ә хәзер мин китим, иптәш кызларымны да бу уеннарга өйрәтим,саубулыгыз.

А.Б.: - Шуның белән безнең сәламәтлек атналыгына багышланган бәйрәмебез тәмам.Балалар, ә мин сезгә сау-сәламәт булып үсәргә телим.

(Балалар музыка астында төркемнәргә таралалар)

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшел байлык.

Урманнар республикабыз җирләренең 1/5 өленен алып тора.Алар – туган ягыбызның бизәге, дым саклаучы, яхшы ял итү урыны. Монда шифалы салкынча саф һава, яфраклар кыштырдавы, кошлар чырчуы тынычлан...

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”( ата-аналар алдында чыгыш)Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.(Абдрахман Кайа)Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әх...

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

Интегрированное занятие в подготовительной группе "Көзге байлык"

Цель: ЗакрепЦель: Закреплять знание детей об овощах и фруктах, их название на двух языках, где растут, как собирают, что из них можно сделать....

Иртәнге гимнастика комплексы "Кулга- яулык, тәнгә-саулык"

Комплекс упражнений для утренний гимнастики с использованием платочек, вышитых татарскими национальными узорами (использование НРК)....

Проектная работа на тему:"Саулык-зур байлык"

В проектной работе речь идет про здоровья....