Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне эколого-валеологик яктан карау
статья на тему

Миронова Гулия Ринатовна

Эколого-валеологическое воспитание дошкольников — новое, но уже широко распространенное направление в педагогике. Все больше появляется детских садов, которые работают по разным программам, основанным на ведущих аспектах экологии и валеологии — науках о взаимосвязях в природе, в организме человека, о взаимосвязи человека с природой.

Взаимоотношения человека с обществом, природой, имеют глубокую экологическую сущность и проникают в область знания, называемого валеологией, предметом изучения которой является здоровье. Словосочетание «эколого – валеологическое образование» отражает не просто факт объединения экологических и валеологических знаний, а глубинную взаимосвязь, взаимообусловленность этих видов образования. Здоровье интегрирует в себе экологическое и валеологическое единство организма, личности и окружающей его среды. Поскольку человек является биосоциальным существом, то содержание экологического образования должно быть ориентировано не только на интеллектуальное, духовное, социальное развитие личности как социального субъекта, но и на телесное, физическое, биологическое развитие человека.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mironova_g.r._ekologo-valeolog_metodberlshm.docx26.68 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне эколого-валеологик яктан карау

Миронова Гөлия Ринатовна –

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

184-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә

белем учреждениесенең  I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Экологик культура - әйләнә-тирә дөньяга, табигатькә карата уңай хис-тойгылы мөнәсәбәт, үзенең сәламәтлегенә һәм тирә-юньнең торышына җаваплы карау, билгеле бер бәяләү системасында ориентлашу һәм әхлак нормаларын үтәү.

     

 Бу максатка ирешү өчен баланы тәрбияләү, укыту һәм үстерү өлкәсеннән бер-берсенә бәйле бурычларны чишәргә кирәк:

             

  • мәктәпкәчә яшьтәге балалар аңларлык элементар  фәнни экологик белем  системасын формалаштыру
  • табигатьне танып-белү активлыгын үстерү.
  • табигатькә карата үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үзләштерү, гадәти тормышта сакчыл караш булдыру.
  • табигатькә һәм тирә-юнгә уңай хис-тойгылы мөнәсәбәт, гадел, сакчыл,  кайгыртучан мөнәсәбәт, табигаткә карата эмпатия хисләре үстерү
  • Табигат күренешләрен күзәтү осталыгын формалаштыру
  • билгеле бер бәяләү системасын булдыру ( үзеңне табигатнең бер өлеше итеп кабул итү, кеше белән табигатнең үзара бәйләнеше, табигат белән аралашу әһәмияте)
  • Табигатьне саклау һәм кирәк булганда аңа ярдәм итү теләге (үсемлекләр һәм хайваннарны саклау, аларны карап-тәрбияләү), якын тирәдәге табигатьне саклауга юнәлтелгән эшчәнлекне формалаштыру
  • Тирә-юньдә үзеңне дөрес тотмау нәтиҗәләрен алдан күрү осталыгын үстерү

Тәрбия һәм белем бирү йортларының иң мөһим максатлары – балаларның экологик яктан белемнәрен күтәрү, табигый байлыклардан рациональ файдалана белү һәм аларны саклау күнекмәләрен булдыру, табигатькә карата актив мөнәсәбәт, гомумән, экологик культура тәрбияләү.

Экологик культураның дәрәҗәсе – экологик белем бирү һәм тәрбия сыйфатына бәйле.

“Экомәктәп/Яшел флаг” халыкара программасы – югарыдагы максатларга ирешү эшенә этәргеч булып тора. Балалар коры белемнәр белән генә чикләнмиләр, ә практик күнекмәләр дә алалар. Бакча балалары экологик кагыйдәләр белән танышып кына калмыйлар, аларны тормышта да кулланырга өйрәнәләр.

Аларның экологик культура дәрәҗәсе күтәрелә, шәхес буларак формалашулары, үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләренең үсеше күзәтелә, бала сәламәт яшәү рәвешен үзенә төп кагыйдә итеп ала.  Бу үз чиратында, кешенең табигатьне буйсындыручысы түгел, ә бер өлеше икәнен аңларга ярдәм итә.

Экомәктәп программасы – экологик белем бирүгә, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын менеджментлаштыру һәм сертификацияләштерүгә юнәлтелгән. Экологик белем бирү буенча халыкара оешма 4 континентта эшли. Координацион үзәк – Португалиянең Лиссабон шәһәрендә урнашкан. Координатор – Эстелла Перейра ханым. Программа 1994 елда  Рио-де-Жанейрода үткән Халыкара конференциядә кабул ителгән һәм барлык илләргә таратылган.

Хәзерге вакытта программада 54 илдән 40 000 мәктәп, 11 миллионнан артык бала һәм 800 мең педагог катнаша. 10 000 артык мәктәп Яшел флаг белән бүләкләнгән. Яшел флаг – Экомәктәп халыкара программасында катнашкан өчен иң югары бүләк. Аны тапшыру карары мәктәп яки бакчаның эшләнгән эшләренә отчет нигезендә кабул ителә, халыкара координатор тарафыннан раслана. Флаг бер елга бирелә.      

Программаны тормышка ашыру 7 адымнан тора:

1. Балалар бакчасының Экологик советын сайлау. Советка балалар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр, әти-әниләр, урындагы администрация вәкилләре керә. Моннан тыш Мәгариф бүлеге, коммерция фирмалары вәкилләре керә ала. Экологик совет составы ел саен яңадан сайланыла яки яңартыла.

2. Балалар бакчасы тирәсендәге ситуацияне өйрәнү. Ситуацияне өйрәнү масштабын Совет ачыклый. Монда чүп-чар барлыкка килү, ут-су ресурсларын куллану, бакча тирәлеген яшелләндерү проблемалары керергә мөмкин.

3. Эш планын төзү. Планда эшнең максаты, конкрет адымнар карала. Мәсәлән: чүп-чарны аерып җыю.

4. Мониторинг һәм план үтәлешен бәяләү. Мәктәп яки бакча эшчәнлегенең кабул ителгән планга туры килүен контрольда тоту һәм нәтиҗәләрне бәяләү – максатка ирешү юнәлешендә булуны күрсәтә, кирәк очракта төзәтмәләр кертүне күздә тота. Бу эш Экологик совет карары нигезендә экспертлар тарафыннан үткәрелә.

5. Экологик тематиканы белем бирү эшләренә кертә. Экологик белем бирү балаларның төрле эшчәнлегенә интеграцияләнә. Бөтен коллектив теге яки бу темага багышланган мероприятияләрдә катнаша.

6. Мәгълүмәт бирү һәм хезмәттәшлек итү. Төрле оешмалар белән тыгыз элемтәләр урнаштырыла (мәктәп, китапханә, җәмәгатьоешмалары, фәнни-эзләнү институтлары, төрле коммерция фирмалары, урындагы администрация һ.б.) Хезмәттәшлек нигезендә аларның тәҗрибә үрнәкләрен куллана, экспертлар рәвешендә чакыра ала, уртак чаралар уздыра. Эшнең нәтиҗәләрен яктырту өчен телевидение һәм басма чыганакларны кабул итәргә мөмкин.

7. Экологик кодекс төзү һәм кабул итү. Экологик кодекс һәр бакчада яки мәктәптә кабул ителә. Кодекста бербөтен оешманың һәрбер әгъзасы тарафыннан табигатьнең торышын үзгәртүгә, яхшыртуга юнәлдерелгән омтылышлары чагыла. Кодекс ел саен яңа тема хисабына яңартыла.

        Программада 4 тәкъдим ителгән тема бар: “Су”, “Энергия”, “Чүп-чар”, “Климат үзгәреше”. Бу темалардан тыш белем бирү йорты үз регионында актуаль булган тема тәкъдим итәргә мөмкин. “Табигать һәм биокүптөрлелек”,  “Мәктәп бакчасы”, “Сәламәт тормыш үрнәге”,  “Климат үзгәреше”,  “Сәнгать хәзинәләре”, “Актив граңданлык позициясе”,  “Рациональ кулланыш” һ.б.

 “Тылсымлы шешә” проекты

Проект 4 яшьлек балалар белән эшләүгә планлаштырылган.

Проектның максаты: тирә-юньне чүпләрдән арындыру нияте аркылы пластик шешәләрдән кызыклы һәм кирәкле предметлар ясау.

Проектның бурычлары:

  1. Балаларга һәм ата-аналарга пластик шешә кебек чүпнең экологик проблема булуын аңлату.
  2. “Пластик шешәләрне кая куярга, алардан  нәрсә эшләргә мөмкин?” сорауларына җавап эзләү.
  3. Балаларның иҗадилыгын, фантазиясен үстерү.
  4. Балалар һәм ата-аналарны экологик проблемалар турында уйланырга этәрү.

Проектта катнашучылар: 2 нче кечкенәләр төркеме балалары, ата-аналар, тәрбиячеләр.

Проектның төре: күзәтүле-иҗади.

Катнашучылар исәбеннән: коллектив.

Дәвамлылыгы: озын вакытка исәпләнгән.

Проектны уйлап тапты: тәрбияче, өлкән тәрбияче.

Проектның эш планы

Балалар белән

Ата-аналар белән

Тәрбиячеләр

Әзерлек этабы

1.”Шешә язмышы” әкияте белән танышу.

2. Уенчык бака (шешәдән ясалган) аркылы балаларда күзәтүчәнлек һәм иҗадилык уяту.

1. “Дөньядагы экологик яктан иң куркыныч чүпләрнең берсе – пластик шешә” дигән темага консультация үткәрү.

2. Пластик шешә һәм капкачларын җыю эшчәнлеген җәелдерү.

1.Консультация, доклад темаларына материаллар эзерләү.

2. Ата-аналар белән киңәшләшү өчен җыелыш уздыру.

Практик этап

1.Пластик шешә капкачларыннан мозаика уенын эшләп карау.

2.Әниләр бәйрәменә бүләккә ваза эшләү.

Өйгә эш: пластик шешәдән эшләнмәләр ясап алып килергә.

Пластик шешәне әкият герое итү.

Йомгаклау этабы (нәтиҗә)

Балалар белән пластик шешәләрдән файдалы уенчыклар, предметлар ясап була дигән нәтиҗәгә килү.

Эшләнмәләр күргәзмәсен оештыру, тәҗрибә уртаклашу.

“Экологик проект нәтиҗәләре” фотоальбомын төзү.

Эшчәнлек төрләрен проект аша тормышка ашыру

Үсеш төре юнәлеше

Белем бирү өлкәләре

Балалар эшчәнлеге төрләре

Физик яктан үстерү

Сәламәтлек

Пластмасс шешәләр капкачыннан аяк табанын чыныктыру өчен келәм ясау, кулланылышка кертү.

Физик тәрбия

Пластмасс шешәләрдән ясалган әсбапларны кулланып хәрәкәтле уеннар башкару.

Социаль шәхес үстерү

Социализация

Гаиләгә өй эше: пластмасс шешәдән поделка ясау.

Хезмәт

Балалар белән берлектә әниләр көненә шешәдән ваза ясау.

Куркынычсызлык

Балаларга шешә белән эшләүдә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату.

Сөйләм үстерү

Танып белү

Бар белем бирү өлкәләре вакытында сөйләм ярдәмендә танып белүне үстерү.

Аралашу

Бар белем бирү өлкәләрендә кулланылды.

Матур әдәбият белән танышу

Экологик әкият

Иҗадилык үстерү

Иҗади сәнгать

Күргәзмә оештыру, театральләштерелгән әкият күрсәтү.

Музыка

-

Проект өстендә эшләү этаплары

Этаплар

Эшчәнлек эчтәлеге

Эшчәнлек формасы

Вакыт аралыгы

Әзерлек

Проблемалы ситуация: балаларга пластмасс шешәләрнең күп җыюлуның куркынычлылыгын аңлату һәм аннан котылу юлын эзләүне тәкъдим итү. Проект темасын билгеләү.

Проект темасы:”Тылсымлы шешә”. Бурычлар:  1.        Балаларга һәм ата-аналарга пластик шешә кебек чүпнең экологик проблема булуын аңлату.

2.        “Пластик шешәләрне кая куярга, алардан  нәрсә эшләргә мөмкин?” сорауларына җавап эзләү.

3.        Балаларның иҗадилыгын, фантазиясен үстерү.

4.        Балалар һәм ата-аналарны экологик проблемалар турында уйланырга этәрү.

9.01.2013-18.01.2013

Балалар бакчасында әлеге тема турында булган мәгълүматларны туплау һәм анализлау.

Балаларга пластик шешәләрдән ясалган уенчык һәм поделкаларны күзәтергә мөмкинлек бирү.

Физик тәрбия буенча кулланылышка кертелгән уеннар:” Боулинг”, “Кем тизрәк?”

Дидактик уен:” Җилне тыңлыйк”.

21.01.2013-31.01.2013

Педагогларның профессиональ лелеген һәм иҗади лыгын үстерү ниятеннән консультация үткәрү.

Педагоглар өчен консультация: “Пластик шешәнең икенче гомере”.

21.01.2013-31.01.2013

Ата- аналарда әлеге проектка әзерлек эшчәнлегенә карата мотив формалаштыру.        

Ата- аналар өчен консультация: “Дөньядагы экологик яктан иң куркыныч чүпләрнең берсе – пластик шешә”.

28.01.2013-02.02.2013

Планлаштыру

Проектның планын эшләү.

Перспектив-тематик план уйлап табу.

02.02.2013-16.02.2013

Эш материалын сайлау.

Иҗади лабораторияне тема буенча туры килүче күрсәтмә материалга баету: иллюстрацияләр туплау, пластик шешәдән ясалган әйберләрне күрсәтү.

Практик

Проектны белем бирү практикасына реализацияләү.

18.02.2013-06.03.2013

Презентацион

Эшчәнлекнең нәтиҗәләрен күрсәтү.

Ата-аналар эшен күргәзмә итеп оештыру.

Тәрбияче эшчәнлеген әкият аркылы күрсәтү.

Балалар эшчәнлеге нәтиҗәсен әниләргә бүләк итү.

18.03.2013-29.03.2013

Контроль

Нәтиҗәләр чыгару, проектка анализ ясау һәм мәгънәне табу.

Проектның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре. Диагностика.

25.03.2013-29.03.20123


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү

Балаларга хезмәт  тәрбиясе бирү илкүләм проблемаларның берсе булып тора. Баланы шәхес итеп тәрбияләүне хезмәт белән бергә бәйләп алып барганда гына бу проблеманы уңышлы хәл итеп булачак....

Уен эшчәнлегендә проблемалы ситуацияләр кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга элементар математик белем бирү

   Проблемалы ситуация – уйларга этәрүче көч, аның ярдәмендә фикерләү активлаша, танып белү теләге уяна, дөрес җавап табуга шартлар формалаша. Проблемалы ситуация – кешенең интел...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү.

милли тәрбия бирү турында мәкалә...