Сценарий выпускного бала в детском саду. "Сау бул мактап"
план-конспект занятия (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

Гареева Зинфира Магасумовна

Сценарий выпускного бала в детском саду. "Сау бул мактап"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Филиал МОБУ Куртлыкульская СОШ

МР Караидельский район РБ Куртлыкульский детский сад

Сценарий

«Сау бул, сау бул балалар бакчасы»

Май 2021

«Сау бул, сау бул балалар бакчасы»

Музыка астында балалар залга керә.

1 а.б. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген бездә күңелле дә, бераз моңсу да булган зур бәйрәм. Без үзебезнең бакчада тәрбияләнгән балаларны мәктәпкә озатабыз. Бу гади бәйрәм генә түгел, әүзенә күрә бер сынау. Балалар бакчасында өйрәнгән һөнәрләребезгә, кылган гамәлләребезгә йомгак ясау.

2 а.б. Бакча белән саубуллашу көне

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе

Үзгәртә дә куя тормышны.

Сүзне балаларның үзләренә бирәбез

Рузилә

Шатлыклы җырлар белән

Күтәрәбез күңелне.

Кунаклар да сокланып

Тыңлыйлар үзебезне.

Элина

Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә әлбәттә

Без барабыз мәктәпкә.

Мунир

Безне котлый әтиләр

Бик зур үстегез, диләр.

Өйрәтәләр әниләр

Әйбәт булыгыз, диләр.

1 а.б. Кадерле балалар! Үзегезнең бакчага килгәндә нинди кечкенә булуыгызны, ничек җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнгәнегезне искә төшерегез әле

3,4 яшьлекләр чыгышы чыгышы

Элиза

Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә

Әле пока ярамый.

Карина

Мин бакчада калам әле-

Мәктәпкә яшем җитми.

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Искандер

Калып торам әле мин дә

Ике генә елга тагын

Күп өйрәнү, үсү кирәк

Уйлыйм әле шул ягын.

Динә

Миңа да әни әйтә

Ашыкма ди мәктәпкә

3 көз, 3 кыш, 3яз, 3 җәй

Кем түзмәс бу рәхәткә.

#1072;.б. Кечкенә дусларыгыз сезгә бию бүләк итәләр

“Нәни кызлар” җырлы биюе

1 .Без бәләкәй, нәни кызлар

Кидек матур күлмәкләр.

Тезелешеп бастык бергә

Тыпыр-тыпыр биергә.

  1. Тамчылар биешәләр,

Кошлар сөенешәләр.

Кояш безгә сөенә ,

Алтын нурларын сибә.

  1. Без бәләкәй матур кызлар

Кидек матур күлмәкләр.

Тиздән шаулап җәй җитә,

Малайлар, биик бергә.

Бүлмәгә авызын ачып, як-ягына каранып Белмәмеш килеп керә. Уртада туктап кала.

Мин Белмәмеш-бик танылган кеше.

Сездә нинди бәйрәм, әйтегезче!

#1072;.б. Ай-яй, Белмәмеш, бигрәк хәтерсез инде син. Бүген бакчада чыгарылыш кичәсе буласын сиңа кат-кат әйттек. Бүген безнең балалар бакча белән саубуллашып, зур белем корабына утырып, мәктәп иленә сәяхәткә чыгалар.

Б-ш. Кая? Мәктәпкә дисезме? Ә нигә корабка утыралар? Ул мәктәп аларга ник кирәк?

#1072;.б. Беренчедән, алар бакчада туплаган белемнәрен алып баралар.

Икенчедән, мәктәп бөтен кешегә дә кирәк. Анда балалар тагын да күбрәк кызыклы һәм файдалы нәрсәләргә өйрәнәчәкләр.

Балалар, бакчада өйрәнгәннәрегезне Белмәмешкә дә әйтеп бирегез әле.

  1. Һичбер кайчан сөйләшми ул,

Ләкин һәркем аңлый телен.

Олы дими, кече дими,

Өйрәтә ул безгә белем. (Китап)

  1. Башта бар, аякта юк,

Кашта бар, колакта юк. (Ш)

#1071;з белән көз нәрсә белән тәмамлана? (З)

4. Җирнең уртасында нәрсә бар? (И)

#1059;рам башында ни бар? (У)

6. Әтидә дә әйтәм,

Әнидә дә әйтәм,

Әбидә дә әйтәм,

Ә бабайга җитсәм,

Әйтә алмыйм бүтән. (Ә)

7. Урманда бар, кырда юк,

Мунчада бар, өйдә юк. (М)

А.б. Безнең балалар бакчада күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Белмәмеш,

ә син саный беләсеңме?

Б-ш. Әлбәттә. Менә тыңлагыз: 1,6,3,5,8,2

А.б. Ай-яй. Әйдәгез, балалар, Белмәмешкә санап күрсәтик әле.

Безнең балалар атна көннәрен дә, ай исемнәрен дә бик яхшы беләләр

Б-ш. Мин боларның берсен дә белмим.

А.б. Сиңа, Белмәмеш, балалар бакчасына йөрергә кирәк.

Б-ш. Аңладым-аңладым. Хәерле юл сезгә. (йөгереп чыгып китә)

#1072;.б. Әйдәгез, балалар, юлга кузгалыйк.күңеллерәк булсын өчен башта биеп алыйк.

“Матрос биюе”

Бергә

Безнең кораб алга бара,

Рульдә ике капитан.

Ышанычлы кулларда

Курыкмыйбыз давылдан.

Алда безне мәктәп иле көтә

А.б. Вакыт та тизрәк үтәр. Әйдәгез, җырлап алыйк.

Песня «Учат в школе»

Кинәт шомлы көй яңгырый. Бүлмәгә, уенчык пистолеттан ата-ата, Бармолей килеп керә. Балалар, “куркышып”, почмакка өеләләр.

Б-й. Штурвалдан китегез! Туктатыгыз моторны!

Мин сезне хәзер пыран-заран китерәм һәм таратып бетерәм!

А.б. Бу нинди дуралей?

Б-й Ә мин- бөек Бармолей.

А.б.. Карагыз әле, чынлап та Бармолей икән бит- пират һәм юлбасар.

Б-й. Ә менә нәрсә! (Бармолей а.б. кулыннан картаны тартып ала).

А.б. Бармолей, безнең карта сиңа нәрсәгә кирәк? Картада мәктәп иленә юл күрсәтелгән. Картадан башка без анда барып җитә алмаячакбыз.

Б-й. Барыбер бирмим. (Йөгереп чыгып китә)

А.б. Балалар, безгә тоткарланырга һәм яр буен чыгарга туры килә.

(Балалар корабтан төшәләр)

(Африка балалары килеп чыга һәм “Чунга-чанго” биюен бииләр.)

А.б. Без Африкага эләктек бугай.Балалар, утырыгыз, ял итегез. Карагыз әле, монда, пальма астында ниндидер язу бар. Укып карыйм әле.

“Мәктәп иленә эләгергә теләсәгез җырлый, бии, рәсем ясый, уйный белүегезне күрсәтегез. Мәктәпкә нәрсәләр алырга кирәклегендә беләсездер дип уйлыйм. Бармолей.”

Менә нәрсә, балалар. Сезгә балалар бакчасында бик күп нәрсәләргә өйрәнгәнегезне күрсәтеп бирергә туры килә. Шуннан соң 1 нче класска эләгерсез дип уйлыйм.

А.б. Бармолей үзе кайда соң? Балалар, әйдәгез Бармолейны чакырыйк. Күрсен ул сезнең нинди уңган-булган балалар икәнне.

(Балалар Бармолейны чакыралар.)

А.б Бармолей, синең җыр тыңлыйсың киләме- рәхим ит

Җыр “Сау бул, бакчабыз”

Күпме еллар инде

Без бакчага йөрдек.

Уйнап-көлеп үтте матур көннәр.

Өйрәндек һөнәрләр,

Җырларга, биергә, яратырга туган илебезне.

Сау бул, сау бул, бакчабыз,

Без зур юлларга китәбез.

Сау бул, курчагым,

Сау бул, тупларым,

Сау булыгыз, якын дусларым.

Үсеп җиттек инде,

Гел сизми дә калдык

Бакча белән саубуллашу көнен.

Ә хәзер китәбез,

Көтә мәктәп, көтә,

Бик ямансу безгә, ямансу.

Б-й. Ә сез уйный беләсезме соң?

Б-р Әлбәттә..

“Бананны өз” уены.

Б-й. Күр әле син боларны, нинди җитезләр, шаккатмалы. Мин хәзер сездән дә тизрәк өзеп төшерәм аны.

(Таяк ала да төрле якка селтәнә башлый).

А.б. Ай-яй-яй!, тукта тизрәк, Бармолей! Болай син бөтен баланы имгәтеп бетерәсең ич. Менә син безгә мәктәпкә барыр өчен портфель җыеп күрсәт.

Б-й. Хәзер тутырам мин аны. Мин анда банан, ананас, финики, пряниклар салам. Үзем белән дустымны да алып барам. Минем бик шәп крокодил дустым бар.

А.б. син менә безнең балаларның нәрсәләр алганын кара.

“Портфельтутыр” уены

А.б. Әйе, Бармолей, сиңа мәктәпкә барырга иртәрәк икән әле.Сиңа балалар бакчасына йөрергә, бик күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк икән

Б-й. Юк. Африка минем туган илем. Мин моннан беркая да китмим.Әйдә сез мине үзегез генә өйрәтегез инде.

А.б. Менә ни өчен син безне монда килергә мәҗбүр иткәнсең икән. Балаларның да яраткан туган иле бар.

Җыр “Әгерҗем”

Б-й. Ярый инде алайса. Барыгыз үзегезнең белем иленә. Мәгез картагызны.

А.б. Балалар, утырыгыз корабка. Юлга кузгалабыз. (Йөзәләр.)

Әнә мәктәп иле күренә.

Белемпатшасы керә.

А.б. Исәнмесез, Белем Патшасы1

Б.п. Исәнмесез!

Б-р. Безнең мәктәптә укыйсы килә.

Б.п. Ә сез әзерме?

Б-р. Әйе..!

Рузилә

Тәртипсез чак та булгандыр,

Шаян чак та булгандыр.

Барысы өчен, барысы өчен

Апалар гафу итсен

Аларда

Булган сабырлык

Гомер буена җитсен.

Элина

Хөрмәт иттек һәм яраттык

Бакчада һәр апаны

Үз балагыз кебек күреп

Сөйдегез һәр баланы.

Альберт

Рәхмәт сезгә, барыгыз да

Сабыр, түзем булдыгыз.

Безне тәрбияләү өчен

Көчегезне куйдыгыз.

Регина

Һәр көн саен тәмле ашлар

Пешердегез сез безгә.

Беркайчан да онытмабыз

Зур рәхмәт үзегезгә.

Песня «До свидания, детский сад»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала в детском саду для детей с нарушением зрения "До свидания, детский сад!"

Любой педагог хочет, чтобы выпускной бал остался надолго в памяти детей. Предлагаем Вашему вниманию выпускной бал из детского сада для детей с нарушением зрения. К его разработке мы подошли очень тщат...

Сценарий выпускного бала в детском саду "До свидания, Детский сад"

Сценарий выпускного бала в подготовительной группе детского сада...

Сценарий Выпускного бала в детском саду "До свидания, детский сад"

В сценарии  использованы стихи и песни современных авторов, а также  героями сценария являются сказочнык персонажи....

сценарий выпускного бала в детском саду: До свиданья детский сад, здравствуй школа!

Выпускной в детском саду – важное мероприятие для дошкольников, ведь это первое для них событие такого масштаба. Уже совсем скоро ребята будут сидеть за партами, а пока еще можно поиграть. И продлить ...

Сценарий выпускного бала в детском саду "До свиданья, детский сад! Здравствуй, школа!"

Данный сценарий насыщен сказочными персонажами, интересной историей Мага-недоучки, который  ну никак не хотел идти учиться. И как в сазке принято, добро всегда побеждает зло, - а неучение это и е...

Сценарий выпускного бала в детском саду «ВЫПУСКНОЙ ЭКСПРЕСС «ДЕТСТВО»

Цель: создать у детей радостное настроение, вызвать положительный эмоциональный подъем, сформировать положительную мотивацию к школе. Задачи: Создать праздничную атмосферу сотрудничеств...