Зурлар төркемендә уен –эшчәнлек: Саесканның дуслары.
план-конспект занятия (старшая группа)

Алия Фасахова

Максат: балаларны бездә кышлаучы кошларны танырга өйрәтү, алар турындагы белемнәрен, күзаллауларын киңәйтү, ныгыту, камилләштерү.

Бурычлар:

1.Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү;

2.Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү;

3.Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, аралашу, матур әдәбият уку, музыка.

Ысуллар һәм алымнар: табышмак әйтү, сорауларга җавап бирү, әңгәмә, күргәзмә материаллар, дидактик уен, хәрәкәтле уен, мнемосхема, мактау.

Җиһазлар: кош рәсемнәре, җимлек, кечкенә капчыклар, конверт, мнемосхема, кош маскалары, ИКТ-уен.

Техник чаралар: интерактив такта.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл saeskannyn_duslary.docx20.98 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Ромашка” балалар бакчасы

Зурлар төркемендә уен –эшчәнлек:

Саесканның дуслары.

Тәрбияче: Фасахова Алия Рауфовна

Максат: балаларны бездә кышлаучы кошларны танырга өйрәтү, алар турындагы белемнәрен, күзаллауларын киңәйтү, ныгыту, камилләштерү.

Бурычлар:

#1058;әрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү;

#1198;стерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү;

#1041;елем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, аралашу, матур әдәбият уку, музыка.

Ысуллар һәм алымнар: табышмак әйтү, сорауларга җавап бирү, әңгәмә, күргәзмә материаллар, дидактик уен, хәрәкәтле уен, мнемосхема, мактау.

Җиһазлар: кош рәсемнәре, җимлек, кечкенә капчыклар, конверт, мнемосхема, кош маскалары, ИКТ-уен.

Техник чаралар: интерактив такта.

Эшчәнлек барышы.

Кереш. Әңгәмә.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Сез нинди дэ булса тавыш ишетәсезме?

Балалар: Әйе.....

Тәрбияче: Нәрсә тавышы булыр икән бу?

Балалар: Кош тавышы.

Тәрбияче: Әйе кош тавышы, әнә үзе дә күренә. Нинди кош икән ул?

Балалар: Саескан.

Тәрбияче: Саескан ул бик кызык кош, балалар. Ул ялтыраган, матур әйберләрне бик ярата. Ни дә булса ялтырап ятканнын күрсә, ул аны шундук күтәреп алып та китә. Әгәр инде ничек тэ булса аның оясын күрергә туры килсә, аның оясы тулы шундый матур әйберләр булыр ди. Ә иң кызыгы шул, балалар, безгә кечкенә вакытта әниләребез әйтә иде: “Саескан кычкырганын ишетсәң кунак килә “ – дип.

Тик балалар, бүген саескан кунак чакырып түгел, ә башка сәбәп аркасында кычкыра. Күрәсезме ул нинди моңсу, тавышы да ярдәм сорап кычкырган төсле. Нилектән шулай микән, беләсегез киләме? Менә мин бүген бакчага килгәндә ул мина бер хат тапшырды. Әйдәгез, бергәләп аны укыйк. Бәлки соравыбызга җавп та табарбыз. “Исәнмесез! Мин – саескан. Минем белән бик зур бәла килеп чыкты. Минем дусларым: сырчык, карлыгач каядыр очып киттеләр. Миңа үземә генә бик күңелсез” диелгән хатта. Менә бит балалар, ни өчен кәефе юк икән саесканның. Нигә кәефсезләнгән инде ул? Ә кая очып киттеләр микән соң сыерчык белән карлыгач. Ни өчен очып киттеләр микән? ( кыш, салкын, азык табуы читен). Ул кошларны ничек алтыйлар, балалар? Барлык кошлар да китәләрме соң? Әйе үзебездә кышлаучы кошлар да бар. Алар саесканга дус була алырлармы? Балалар, әйдәгез саесканга ярдәм итик. Без аңа яңа дуслар табарга булышырга. Булышабызмы? Сез әзерме? ( Балаларның җаваплары)

Мин хәзер сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын әйтерсез, шул сорауларга дөрес җавап бирсәгез, без дә нинди кошлар кышлага кала микән, белерсез.

Табышмаклар чишү, кошларның тавышларын тыңлау.

1. Чырык-чырык чыркылдый

Бер җиргә дә ул китми

Безнең белән дус яши

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)

2. Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга)

3. Яшькелт-сары төсле ул

Бер кечкенә кошчык ул (Песнәк)

4. Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?(Тукран)

5. Гөлдер-гөлдер, гөлдергү,

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)

(Интерактив тактада кошларның рәсеме күрсәтелеп барыла, тавышлары тыңлатыла.)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, табышмакларга җавапларны дөрес әйттегез. Балалар, ә менә сез миңа кошларга кыш көне азык табуы читен дидегез. Ә без дә кышлаучы кошлар каян азык таба икән? Ә без аларга ничек ярдәм итә алабыз икән? Без аларга җимлекләр куя алабыз. Ни микән ул җимлек? Менә карагыз эле мин сезгә бер җимлек алып килдем. Кыш көне шушындый җимлекләр ясап, ризык салып куйсак, кошларыбыз безгә рәхмәт әйтә-әйтә, сөенә-сөенә ашыйлар. Җимлекләрне төрлечә ясарга була, төрле материалдан. Әйдәгез күз салыйк әле экранга, нинди җимлекләр ясап була микән. Мондый җимлекләрне сез үзегез дә әти-әниләрегез белән бергәләп өйдә ясый аласыз.

Җимлек ясап кына эш бетми бит әле, балалар, анда ризык салырга кирәк. Кошкайларны без нинды ризык белән сыйлый алабыз икән, әйдәге ачыклыйк әле. Мин сезне өстәл янына чакырам. Биредә кечкенә капчыклар. Бу капчыклар эченә кошлар яратып ашый торган ризыклар яшеренгән. Мин сезгә әлеге капчыкларны капшап карап , эчендәге ризыкны әйтергә тәкъдим итәм. Әйдәгез уйлап карагыз әле.

Нинди ризыклар ярата икән безнең кошкайлар, ниләр яшеренгән капчыкка? (миләш, көнбагыш, бодай,тары ярмасы, ипи).

Менә без сезнең белән без дә кышлаучы кошларны ни бнлән сыйлап булуын белдек. Ә хәзер мин сезгә кошларны үзегезгә сыйлап карарга тәкъдим итәм. Экран янына килегез әле.

ИКТ-уен: Кошларны сыйлыйбыз.

Тәрбияче: Ә хәзер сезгә алдагы бирем.

Дидактик уен: “Кошны төзе” (Балалар гәүдә өлешләрен берләштереп кошның силуэтын төзиләр).

Нинди кош килеп чыкты? Кош нинди өлешләрдән тора (Баш, гәүдә, койрык, томшык, канатлар).

Мнемосхема ярдәмендә берничә кош турында сөйләү.

Кошның исеме, гәүдә төзелеше, нәрсә белән капланган, нәрсә белән туклана.

Кошның исеме, гәүдә төзелеше, күчмә яки кышлаучы икәне әйтелә, нәрсә белән туклана.

Физминутка “Кошлар булып очабыз”

Кошлар булып очабыз (куллар белән хәрәкәтләр)

Аннан җиргә кунабыз (чүгәлибез)

Бераз ял итәбез дә (утырып торалар)

Тагын очып китәбез (куллар белән очкан хәрәкәтләр күрсәтү)

Тәрбияче: Менә бит, балалар, бар кошларда очып китми икән җылы якка, бездә кышлаучы кошлар да бар икән. Санап чыгыйк әле, безнең саесканга иптәшкә нинди кошлар калган? (Балаларның җаваплары). Без бүген сезнең белән урамга чыккач кошларга күчтәнәч алып чыгарбыз. Көнбагыш, тары ярмасы. Ояга салырбыз.

Ә саескан сезгә хат эчендә күчтәнәч җибәргән. Кош рәсемнәре өләшенә.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Менә бит, балалар, бар кошларда очып китми икән җылы якка, үзебездә кышлаучы никадәр кошлар бар икән. Димәк, саескан үзе генә түгел икән. Булыша алдык микән балалар, саесканга дуслар табарга. Әйе, хәзер инде саесканга моңсу булмас, безнең ярдәм белән,ул бүген үзенә бик күп дуслар тапты һәм алар белән дуслашырга өлгерде. Менә шулай, табигатебезнең күрке булган кошларга хәрвакыт ярдәм итик, аларны саклыйк, кыерсытмыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Зурлар төркемендә интегральләштергән эшчәнлек “Карабүрек, песнәкләр килде безгә кунакка ”

Балалар кошлар турында белемнәрен тулыландыралар. Кошлар белән кызыксынулары арта. Аларның табигатьтәге ролен ачыклыйлар....

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.Белем бирү. Балаларның ...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Көз белән саубуллашу”

Максат:– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.– Җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабатлау.– Өйрәнгән табышмакла...

Зурлар төркемендә ачык эшчәнлек " Яз билгеләре"

Конспект занятия в старшей группе на тему " Признаки весны"...

“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...