Зурлар төркемендә интегральләштергән эшчәнлек “Карабүрек, песнәкләр килде безгә кунакка ”
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая группа) на тему

Камалетдинова Раузия Гайфутдиновна

Балалар кошлар турында белемнәрен тулыландыралар. Кошлар белән кызыксынулары арта. Аларның табигатьтәге ролен ачыклыйлар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eshchnlek.docx23.33 КБ

Предварительный просмотр:

Кисеп ябыштыру: «Карабүрек, песнәкләр килде безгә кунакка»

Максат: балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен, кисеп ябыштыру күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту,

Төп белем бирү өлкәсе: нәфис-нәфасәти үсеш

Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, сәламәтлек, аралашу, матур әдәбият уку, музыка.

Ысуллар һәм алымнар: уен, сорауларга жавап бирү, табышмак әйту, күргәзмә материаллар, әңгәмә, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү, мактау, аудиоязма тыңлау.

Җиһазлар: интерактив такта, копьютер, кош рәсемнәре, аудиоязмада кошлар тавышы, магнитофон.

Сүзлек өстендэ эш: купшы, зәһәр, чыдам.

Алдан эшләнелгән эш: паркта яки балалар бакчасы участогында кошларны күзәтү, аларга хас билгеләрне ачыклау, хәрәкәтләнү рәвешләрен карау, кошларны тавышлары буенча тану. Кошлар  тавышларын язмада тыңлау, кош рәсемнәрен карау,  табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, кошларга сакчыл караш кагыйдәләрен өйрәнү. Көзен кошлар тормышы турында сөйләшү.

Кулланылган әдәбият:

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова;

Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге: балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма /З.М.Зарипова;

Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек /Төз.: З.М.Зарипова;

Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма /К.В.Закирова, Л.М.Мортазина.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру өлеше. (1,5 мин.)

Тәрбияче: хәерле иртә, балалар!

(Хәерле иртә!)

Тәрбияче: әйдәгез матур итеп бер-беребезгә, безгә килгән кунакларга да хәерле иртә телик!

(Хәерле иртә мина, хәерле иртә сина, хәерле иртә безгә, хәерле иртә сезгә. Доброе утро мне, доброе утро тебе, доброе утро нам, доброе утро вам)

Терәк белемнәрне актуальләштерү (10 мин.)

Язмада кош тавышлары яңгырый.

Тәрбияче: иртәбезне тагын да ямьләндереп кошлар да сайрап җибәрде. 

Кошлар сайрап торсын. Ә без сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Уен “Кайсы кош очып китте” дип атала.  Уенны барыбыз да беләбез. Зәринә, уенның кагыйдәсен искә төшер әле.

Зәринә: Иң беренче алып баручы сайлап куябыз. Ул барыбызга да  кош рәсемнәре бирә  һәм күзләрне йомарга куша. Күзләрне йомгач  беребезгә тиеп ала. Кемгә тия, шул кошын артына яшерә. Алып баручы: “Нинди кош очып китте?”- дигәч күзләрне ачабыз һәм нинди кош юк, шуның исемен әйтәбез.

 

Тәрбияче: кошлар турында табышмаклар  беләсезме, балалар?

Талия:

Тәрәзә төбендә бер кош

Гөрли дә, гөрли.

Тынычлык кошы мин диеп,

Матур җыр көйли.

 (Күгәрчен, голубь)

С.Ильяс:

Чырык-чырык, чыркылдашып,

Ничек туймыйлар?

Анда, монда сикерәләр

Бер тик торыйлар.

(Чыпчык, воробей)

Алинә:

Без сагынганны белгән.

Бик ераклардан килгән,

Сары матур күлмәген,

Күрсәтеп китим дигән.

(Песнәк, синица)

Илзирә:

Кызыл түшле, матур ул.

Кышлар җиткәч кайтыр ул.

Кыйгач кара канатлы,

Җылыны ул яратмый.

(Карабүрек, снегирь)

Тәрбияче: күгәрчен, песнәк чыпчык, карабүрек. Болар нинди кошлар? Алар турында нәрсә әйтә аласыз. (Безнең якта кышлый торган кошлар)

Тәрбияче: Бездә кышлаучы тагын  нинди кошларны беләсез?

(Саескан, тукран, чәүкә, күке, ала карга) 

Тәрбияче: әйе, бу кошларның барысы да кышның иң зәһәр (бик каты) суыгына да чыдам(түзем) кошлар.

Рәсемнәрен тактада карыйлар.(Презентация “Кошлар”)

(Кошларны татар һәм рус телендә әйтәләр)

Тәрбияче: нинди генә салкыннарга чыдам, түзем булсалар да, алар безнең ярдәмгә кирәк. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? (Кыш көне аларга азык табу авыр. Шунлыктан без җимлекләр ясап элеп, аларга җимнәр салып тора алабыз)

Яңа материалны өйрәнү. (11 мин.)

Тәрбияче песнәк, карабүрек рәсемнәрен күрсәтә:

Балалар, песнәк белән карабүрекне карыйк әле. Алар кечкенә, төрле төстә, купшы( бик матур,кабарынып ) кошлар. Кошларның нәрсәләре бар? (Гәүдәсе, башы, койрыгы, тәпиләре, томшыгы, күзе)

Мин сезгә бу кошларны кәгазьдән кисеп ябыштырырыга тәкъдим итәм.

Эшне башлар өчен безгә нәрсә кирәк?

(Теләк һәм күңел күтәргеч күнегүләр)

 Веселая зарядка.

Тәрбияче: А проводит сегодня веселую зарядку наш друг Мишка

Тәрбияче: өстәл артына утырыгыз. Безгә ниләр кирәк булыр икән, шуларны барлыйк: клеёнка, ак кәгазь, кайчы, җилем, пумала, салфетка, кош өлешләре киселмәләре). Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә искә төшерик . Эш тәртибен аңлатып күрсәтәм: иң беренче кәгазь уртасына кошның гәүдә өлешен ябыштырабыз. Гәүдә ясар өчен иң  зур турыпочмаклыкның почмакларын түгәрәкләп кисәбез. Овал барлыкка килде. Ябыштырабыз. Башны ясар өчен шакмакның  почмакларын түгәрәкләп кисәбез. Түгәрәк барлыкка килде. Ябыштырабыз. Койрык ясар өчен кара  турыпочмаклыкны урталай бөкләп бер ягыннан өчпочмак кисеп алабыз һәм койрыкны әз генә тарайтабыз. Турыпочмаклыкны ачабыз, уемтыклы  койрык барлыкка килде. Ябыштырабыз. Канат өчен калган  турыпочмаклыкны алабыз һәм бер почмактан икенче помакка таба кыеклап кисәбез. Ике бертөрле кисәк килеп чыкты. Болар канатлар.  Ябыштырабыз. Томшыкны, күзләрне, тәпиләрне  фломастерлар белән ясыйбыз. Кошлар кунган миләш ботагын, яфракларын һәм миләш тәлгәшләрен өстәп ясый аласыз. (Детальләрне куйганда, өлешләр халәтен үзгәртеп, кошың хәрәкәттәге позаларын:очкан кошның канатларын, җим чүпләүче кошның башка өлешләре рәвешен, сайрар кош кыяфәтен күрсәтү.)

Йомгаклау. (2,5 мин).

Бик матур песнәкләр, карабүрекләр килеп чыкты. Һәркайсыгыз тырышып эшләде. Эшләрегезне тактага ябыштырыгыз куегыз.

Тәрбияче: Балалалар, әгәр дә тылсымлы сүзләр әйтсәк, безнең кошлар чын кошларга әйләнәчәкләр. (Барысы бергә: Әфсен, төфсен, кошлар чынга әйләнсен! Тактада “Песнәк белән кызылтүш җим чүпли” видеосы)

Бүген нәрсәгә өйрәндегез, балалар?

(Песнәк белән карабүрек кошларын кисеп ябыштырырыга өйрәндек)

Кемнәрне өйрәтерсез икән?

(Әтигә, әнигә, энемә, сеңелемә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлеки “Туган якка кыш килде”

Максат: Кышкы табигатькә соклану хисе уяту,сакчыл караш тәрбияләү,логик фикерләү сәлатләрен үстерү,ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү,кышкы табигатькә хас билгеләр турында белемнәрен ныгыту,күре...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән ачык эшчәнлек “Кышкы уеннар”

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү.Белем бирү. Балаларның ...

Зурлар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Көз белән саубуллашу”

Максат:– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.– Җиләк-җимеш, яшелчәләрне кабатлау.– Өйрәнгән табышмакла...

Зурлар төркемендә ачык эшчәнлек " Яз билгеләре"

Конспект занятия в старшей группе на тему " Признаки весны"...

“Серле су асты дөньясы” темасына танып белү үсеше буенча зурлар төркемендә интеграцияләнгән эшчәнлек.

Максат: традицион булмаган төрле фигуркаларны тамчытерапия ысулы (пипетка белән буяу) техникасына өйрәтү. Бурычлар: Тәрбияви бурыч: психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, игътибарлылык тәрбия...

Кечкенәләр төркемендә интегральләштергән әйләнә – тирә белән танышу эшчәнлеге конспекты Тема:”Салкын кыш”

Тәрбияче:Балалар хәерле иртәләр! Карагыз әле бүген безгә кунаклар килгән , әйдәгез әле алар бн шигырь юллары ярдәмендә исәнләшик!Хәерле иртә, агачлар!Хәерле иртә, кошлар!Хәерле иртә, табигать!Хәерле и...