Уеннар, фольклор, милли культура аша балаларның сөйләм телен үстерү
консультация (средняя группа)
Баланы кече яшьтән үк ана телендә сөйләшергә , тел хәзинәсенең матурлыгын тоя белергә өйрәтергә кирәк .Моның өчен аларны ата – бабаларыбызның бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буена тупланып, камилләшеп килгән милли гадәт, йолаларыбыз, гаилә, әдәп кануннары нигезендә тәрбияләү мөһим.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
folklor.pptx | 1.71 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Баланы кече яшьтән үк ана телендә сөйләшергә , тел хәзинәсенең матурлыгын тоя белергә өйрәтергә кирәк . Моның өчен аларны ата – бабаларыбызның бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буена тупланып , камилләшеп килгән милли гадәт , йолаларыбыз , гаилә , әдәп кануннары нигезендә тәрбияләү мөһим . Балаларны үз ана телендә сөйләшергә , аралашырга өйрәтү,туган телебезне ярату,аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп , үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә,ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен,сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш .Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз,әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте зур . Әдәби әсәрләр баланың логик фикерләү дәрәҗәсен арттыра, дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә ярдәм итә . Бала аңына үз халкының үсеш тарихын , мәдәниятен , милли үзенчәлекләрен , үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны , гаиләсенең « нәсел агачы » н , гореф – гадәтләрен , йолаларын , бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт , мәхәббәт тәрбияләнә . Тәрбия халыкчан булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Максат : Тормышка һәр яктан әзерлекле, камил , үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын баетучы , туган халкының киләчәген кайгыртучы ,хәзерге шартларда үз урынын таба алырлык , ныклы белемле , культуралы , югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес тәрбияләү. Бурычлары : - халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын , йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп , укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү , буыннар бәйләнешен тәэмин итү ; - әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү ,әдәп - әхлак сыйфатлары булдыру , иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру ; - туган телебез , мәдәниятебез үсеше, туган ягыбызның һәм халкыбызның тарихы,йолалары , милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру ; - табигатьне яратырга , өлкәннәрне хөрмәт итәргә . сабыйларны якларга өйрәтү.
Балаларны татар фольклоры белән таныштырганда татар халкының үз фольклор әсәрләрен аңлауга нигез салырга кирәк . Татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буенча тупланып акыл хәзинәсе буларак , зур педагогик әһәмияткә ия . Кече яшьтәге балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүдә халык авыз иҗатының мөмкинлекләре гаять киң . Башка халыкларның фольклор әсәрләре белән уртак сыйфатлары булу белән бергә ( сәнгатьчәнлек, шигърият , фикер төгәллеге, аңлаешлылык ), татар фольклорының үзенә хас үзенчәлекләре һәм жанрлары бар, бу үзенчәлек халыкның яшәеше , тарихы , психологик билгеләре , тел байлыгына бәйле .
Безне ң эшләребез!!!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү
Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...
Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"
Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”...
« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»
« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»...
Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)
Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....
Милли фольклор һәм матур әдәбият аша балаларның сөйләм телен үстерү
Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләне...
Театр эшчәнлеге һәм бармак уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү.
Театр эшчәнлеге һәм бармак уеннары ашабалаларның сөйләм телен үстерү...
Тема по самообразованию: "Татар халык авыз иҗаты, уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү"
Бүгенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк телефонда, компьютерда утыра. Шул сәбәпле бу тема м...