Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"
проект (средняя группа) на тему

Гатаулина Эльвира Нурутдиновна

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx24.99 КБ

Предварительный просмотр:

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”

 Уртанчылар төркеме

Максаты: Балаларда бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына ихтирам , кызыксыну уяту.

Бурычлар: 1) балаларга Г.Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү;

2) балаларның бәйләнешле сөйләм телен , сәхнә осталыкларын үстерү;

3) Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрен киңәйтү.

Проект төре: иҗади.

Проект дәвамлылыгы: 4 атна(1-24апрель)

I Әзерлек этабы

Проектның темасын уйлап,максат кую,бурычларын билгеләү.

Проектның перспектив планын төзү.

Кирәкле мохит булдыру.

Проект планы белән әти-әниләрне таныштыру.

Планны раслау.

II Төп этап

Әңгәмәләр оештыру

Уку “Бала белән күбәләк”

Җыр өйрәнү”И туган тел”

Әкиятләр уку: “Шүрәле”,”Су анасы”

Әсәрләр буенча татарча мульфилмнар карау

Әсәрләр буеча рәсемнәр ясау

Әкиятләрне сәхнәләштерү.

III Йомгаклау

Әкиятләр уйлап чыгару

Тукай әкиятләре буенча шөгыль

Перспектив – тематик план.

Эшчәнлек тәртибе

Балалар белән бергә эшчәнлек

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти-әниләр белән эшчәнлек

1

Әңгәмә син Тукайны беләсеңме?

Соруларга җаваплар, портретын карау

Г.Тукай әкиятләрен ата ,дидактик уен “Бу кайсы әкияттән”

Әти-әниләргә анкеталар тарату

“Китап укырга яратасызмы?”

2

Уку “Бала белән күбәләк”

Эчтәлек буенча сорауларга җавап;үстерешле диалог

Уен “Күбәләк”;

рольләргә бүлешеп сәхнәләштерү

Өйдә эчтәлеккә карата рәсем ясап килү

3.

Җыр өйрәнү “И туган тел”

Җыр эчтәлеген аңлату ;сорауларга җавап;үстерешле диалог

Сүзләрне аңлаешлы,матур итеп җырлау.

Җырның фонограммасын яздырып алып килү

4

Уку “Шүрәле”әкияте

Әкият эчтәлеге буенча үстерешле диалог,мультфильм карау

Әкиятнең кызык җирен тап; дидактик уен “Әкиятне дәвам ит”

Әкият буенча маскалар, я бармак театры ясап алып килергә

5

Китап күргәзмәсе оештыру

Күргәзмәдәге китапларның исемнәрен атау, балаларның теләге буенча уку

Китапларны карау,иңкызыклысын атау.

Г.Тукай мәсәлләре буенча альбом ясау

6

Эчтәлеген сөйләү “Су анасы “әкияте

Әкиятне уку; татарча “Су анасы” мультфильмын карау;үстерешле диалог

Геройларны атау; кечкенәләргә әкиятне сөйләү (бармак театры)

Персонажларны әзерләү

7

Тукай әсәрләре буенча күргәзмә

Әсәрләр буенча әңгәмә,әвәләү,рәсем ясау,(рельефлы әвәләү-алтын тарак,рәсем –үзең теләгән әсәргә

Иҗади эшеңә карап эчтәлеген сөйләү

Өйдә дә рәсем ясап карау

8

Әкият уйлап чыгару кемнең әкияте иң кызыклы

Әкият планын төзү бергәләп әкият уйлап чыгару,монологик сөйләм

Әкият уйлап сөйләү, иң кызык әкиятне атау,дидактик уен “Бу кайсы әкияткә охшаган”

Өйдә әкият уйлап килү

Көтелгән нәтиҗәләр:

Балаларның Г.Тукай тормыш юлы , иҗаты турында белемнәре киңәйде,кызыксынулары артты.Балалар үз-үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнде,балаларда Г.Тукай әкиятләрендәге геройларга охшарга теләк туды. Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды.

Кулланылган әдәбият:

1.”Балалар бакчасында проект эшчәнлеге” методик кулланма ,төзүчеләре:Габдрахманова Ә.Һ. ;Миникаева А.Т.;Меньшова Н.А. .Яр Чаллы 2012ел-204 б

2.Г.Тукай “Сабыйга”

3.”Туган телдә сөйләшәбез”методик кулланма.Төз.З.М.Зарипова,Л.Н.Вәҗиева,Р.С.Зөфәрова.ФОЛИАНТ 2012-304 б

4.”Балалар бакчасы” әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы, Казан “Раннур” нәшрияты 2003 -656 б

5.”Иҗат баскычлары” Шәехова Р.К.,Закирова К.В . Казан :РИЦ 2001-61 б

6.”Иң татлы тел – туган тел” методик кулланма .Казан :Мәгариф,2004-446 б

Уртанчылар төркеме

“ Г. Тукай иҗаты буенча өйрәнелгән  материалны кабатлау”

Максат:

– Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

– Балаларның сүз байлыкларын арттыру, сөйләм телләрен үстерү.

– Г.Тукай язган шигырь һәм әкиятләрнең эчтәлеген искә төшерү, сәнгатьле сөйли белүләрнә ирешү.

Җиһазлар: аудиоязмада “Туган тел”җыры, Г.Тукай портреты, иллюстрацияләр, әкият геройларының атрибутлары.

Методик кулланма: “Туган телдә сөйләшәбез” З.М.Зарипова.

Алдан эшләнгән эш: “Туган тел” җырын өйрәнү, шигырьләр ятлау.

Сүзлек эше: тәрҗемәче, рәнҗетмә.

Эшчәнлек барышы:

1. Җыр тыңлау “Туган тел” (кушылып җырлау)

– Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”

Истән бер дә чыкмый торган,

Халык теле “Туган тел”.

2. Г.Тукайның тормыш юлын искә төшерү.

– Портретта сез кемне күрәсез?

– Г.Тукай кем ул? (Шагыйрь, язучы, тәрҗемәче)

– Без аның турында нәрсәләр беләбез, әйдәгез сөйләп китик.

– Дөрес, Габдулла Тукай бик күп шигырьләр язган. Айзат, әйдә әле “Җир йокысы” шигырен искә төшерик әле.(Сөйли)

3. Үстерешле уен “Кайсы әсәрдән икәнен бел”

а) “Кычкырадыр качма, качма, и карак” (Су анасы)

б) Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (Эт, “Кызыклы шәкерт”) Разалина сөйли

в) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак (Куян, “Бичара куян”)

г) Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе

“Былтыр кысты”дип акыра,

Туганнарын чакыра.

4. Физкультминутка “Шүрәле”

Ачуланган , турсайган,

Шүрәлене күр әле!

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

Әй, Шүрәле, Шүрәле

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит

Теге хәлне сөйләле.

Әкияттән чыктыңмы,

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын Шүрәле,

Кытыклап кара безне.

5. Иллюстрацияләр карау, исемнәрен әйтү.

6. Г.Тукай тәрҗемәче (Сүзлек эше: тәрҗемәче)

– Без Г.Тукайның русчадан татарчага тәрҗемә иткән нинди әкиятен беләбез?

– Әйе, “Һәркем эштә”

(Вакыйгаларны эзлекле рәвештә тезү һәм сөйләү)

7. Дидактик уен “Кайсы әкият кирәк яраклары”

– Монда ниндидер серле капчык ята. Аның эчендә нәрсәләр бар икән?

(Атрибутлар: кәҗә, сарык, песи, эт, капчык, тарак, балта, күбәләк тоткыч)

– Балалар, карагыз әле, кайсы әкиятнең кирәк яраклары?

– Бу нәрсә икән?(Күбәләк тоткыч)

– Нинди шигырьдән?(“Бала белән күбәләк”)Зарина, сөйләп күрсәт әле.

– Ни өчен күбәләкләрне рәнҗетергә ярамый? (Сүзлек эше: рәнҗетмә)

– Әйдәгез урыннарга утырыгыз. Күбәләкләр нинди була? (Ак, кызыл, сары, яшел, кызыл сары)

– Карагыз әле, балалар, безнең альбом битләрендәге күбәләкләр ни өчендер моңсу, төссез, күңелсез.Тиздән җәй җитә бит. Әйдәгез әле без аларны матур итеп бизик.

8. Күбәләкне бизәү (Альбом битләрендә күбәләк шаблоны)

9. Йомгаклау

– Карагыз әле, балалар, нинди матур күбәләкләр буядыгыз, төркемебез яктырып, матураеп китте. Менә ни өчен безнең яраткан язучыбыз да күбәләк турында нинди матур шигырь язып калдырган икән. Күбәләкләр – безнең табигатьне матурлаучы бөҗәкләр.

– Без бүгенге шөгылебездә кем турында сөйләштек?

– Шуның белән безнең шөгылебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

Тема по самообразованию: "Татар халык авыз иҗаты, уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Бүгенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк телефонда, компьютерда утыра. Шул сәбәпле бу тема м...