Бишек җырларына багышланган кичә
план-конспект занятия

Бишек җырларына багышланган кичә

Музыка астында Р.Корбанның “Бишек җыры” шигыре яңгырый.

Сәхнәгә милли киемнәрдән 6 бала (3 кыз,3 малай) чыгып басалар  һәм шигырь сөйлиләр.

Алып баручылар сәхнә уртасына чыга.

1нче алып баручы -

Әлли-бәлли итәр бу

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Бишек җыры...Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр,

иксез-чиксез матур хыяллар ,берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте,күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла... Әйдә, агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә, безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак ярларына китерсен.

2нче  алып баручы-Айзиля

Миңа да әнием йоклаганда бишек җырлары җырлый. Мин әниемнең җырлавын бик яратам.

1нче алып баручы.

 Әйе, Айзиля, бишек җырлары, әлбәттә инде, бишек тирбәтеп, газиз баланы йоклатканда җырланган. Бишек җырларында нинди генә йомшак, матур сүзләр юк!Бу җырларда Әниләребезнең йөрәк җылылыгын, иркәләвен, сөюен тоясың.

2нче  алып баручы-Айзиля

Ә бишекне нәрсәдән ясаганнар соң?

1нче алып баручы.

Бишекне миләш һәм тал агачларыннан ясарга тырышканнар, чөнки алар сыгылмалы, нык агачлар. Әле аның шундый ырымы да булган: күбрәк балалар тусын өчен,  бишекне җимешләре күп булган агачтан ясарга тырышканнар. Әлеге бишек өй түренә эленгән.

1нче алып баручы.

Айзиля, безгә бүген кунаклар килгән.Алар безгә үзләренең моңлы бишек җырларын алып килгәннәр.

Бу бишек җырларын бәяләү өчен безнең залыбызда жюри әгъзалары утыра. Рөхсәт итегез миңа сезне алар белән таныштырып үтәргә.

1нче алып баручы.

Айзиля, синең бишек җырларын тыңлыйсың киләме?

2нче  алып баручы-Айзиля

Әйе, тыңлыйсым килә. Мин бишек җырларын бик яратам.

1нче алып баручы.

Мин дә яратам, Айзиля. Бишек җырларын яратучы матур кызлар,малайлар да бүген безгә кунак булып килгәннәр. Әйдә, без сүзне аларга бирик.

1.Без сәхнәбезнең түренә Биектау «Бәләкәч» балалар бакчасыннан Сафина Ясминәне чакырабыз. (6 яшь),

2. Безне үзенең матур җыры белән Әлдермеш «Умырзая» балалар бакчасыннан Сагдиева Нәубәһар сөендерер. (4 яшь),

3. Сәхнәгә Усад “Волшебный замок” балалар бакчасыннан  Автухович Дарья Константиновнаны чакырабыз.          (6 яшь),     

4. “Рябинушка” балалар бакчасыннан безгә кунакка     Рузиля белән Ясмина Галиахметовлар килгән. Сәхнәбезгә рәхим итегез кызлар.      (5-6 яшь),

1нче алып баручы.

Рәхмәт сезгә балалар, матур бишек җырларыгыз өчен. Болай булгач бишек җырлары әле онытылмаячак. Айзиля,сина кызларның җырлары ошадымы?

2нче  алып баручы-Айзиля

Әйе, бик ошады.

1нче алып баручы.

Әби, дәү әни! Нинди тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Алар инде үзләренең сабыйларын үстереп, хәзер оныкларына бишек җырлары җырлыйлар. Алар бүген безнең олы ихтирамга лаек булган кунакларыбыз. Без аларның бишек җырларын бик теләп тыңларбыз,шулай бит Айзиля?

2нче  алып баручы-Айзиля

Әйе, Әлфия апа, бик дөрес эйтәсен.

1нче алып баручы.

1.Дөбьяз "Гөлчәчәк" балалар бакчасыннан безгә кунакка килгән дәү әнинең исеме  Хакимуллина Рузалия Гаптельәхәт кызы. Сәхнәгә рәхим итегез.

2. Сәхнәбезгә Аяз иле  “Шатлык” балалар бакчасының данын яклаучы   дәү әни Сәләхова Илсөя Табрисовнаны    чакырабыз.

3. “Чыпчык “Ромашка” балалар бакчасыннан Аюкаева Алсу да үзенең дәү әнисе Закирова Амина Абдрахман кызы белән бүген бездә кунакта. Сәхнәбезгә чакырабыз сезне.

4. Сәхнәбезнең түренә “Медвежонок” балалар бакчасы исеменнән бишек җырын җырлаучы дәү әни  Шәйхиева Алсу   Нурахатовнаны        дәшәбез.

1нче алып баручы.

Рәхмәт сезгә дәү әниләребез, матур моңлы итеп башкарган җырларыгыз өчен. Айзилә, дәү әниләрнең бишек җырлары сина ошадымы?

2нче  алып баручы-Айзиля

Әйе, бик ошады. Миңа дә дәү әнием матур җырлар җырлый, әкиятләр сөйли. Мин дә дәү әниемне бик яратам.

1нче алып баручы.

Бала-ул алтын җимеш, бала-ул йөрәк парәсе. Һәрбер әти -әни үз баласын кадерләп  үстерә, кеше итәргә тырыша; гомерен, бөтен тормышын баласына багышлый. Гаилә тошенчәсе бала өчен бик мөһим.                                

 Без дә «Бишек җырын башкаручы иң яхшы гаилә» номинациясен башлыйбыз һәм сәхнәгә

1.“Тургай” балалар бакчасыннан Гильмутдинова Алина Раил кызын чакырабыз.

2. Сәхнәбез түренә Коркачык “Ласточка” балалар бакчасыннан килгән Хакимов Амирханны   һәм анын гаиләсен: әнисе - Хакимова Резеда Ринатовнаны һәм дәү әтисе –   Гильмутдинов Ринат Габдрахмановичны                                                           дәшәбез.

3. “Солнышко" Биектау балалар бакчасы"ннан Шакирова Ясминә үзенең әнисе- Шакирова Гөлфия Миннегалиевна  белән бишек җырын башкарачак.

4.  “Сандугач” балалар бакчасыннан  Хусаинова Диляра һәм аның  әнисе Хусаинова Лилия Каюмовна сәхнәбезгә рәхим итсен.

1нче алып баручы.

Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар: әбиләр,әниләр,балалар, моңлы,йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарган бишек җырларыгыз өчен. Бишек җырларының моңы безне гомер буе озата барсын иде дигән теләктә калам. Рәхмәт барыгызга да.

1 нче алып баручы.

Хәзер без жюри әгъзаларына киңәшләшү өчен бераз вакыт бирәбез.

Жюри чыгып китә.

Көтү мизгелләре күңелле үтсен өчен сезгә “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгышын карап үтәргә тәгъдим итәбез. Алар сезгә татар халык  биюе “Әпипә”не башкарып китәрләр.

ТАНЕЦ «ӘПИПӘ».

 Хәзер кичәбезнең иң  күңелле  мизгеленә килеп җиттек. Ул бүләкләү өлеше. Бүләкләү өчен сәхнәгә

 Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – РТ Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе – Әхмәтҗанов Нияз Камилевичны чакырабыз.

Ә хәзер очрашу истәлеге итеп барыбыз бергә фотосурәткә төшәбез.                           

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы "Тургай" катнаш төрдәге Красносельский балалар бакчасы"

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

                                                Сценарий

«Бишек җыры»

Әзерләде:

Валиуллова Ә.Г.

Биектау, 2021ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _bishek_zhyrlaryna_bagyshlangan_kich.docx19.85 КБ

Предварительный просмотр:

;Тургай” балалар бакчасыннан Гильмутдинова Алина Раил кызын чакырабыз.

2. Сәхнәбез түренә Коркачык “Ласточка” балалар бакчасыннан килгән Хакимов Амирханны һәм анын гаиләсен: әнисе - Хакимова Резеда Ринатовнаны һәм дәү әтисе – Гильмутдинов Ринат Габдрахмановичны дәшәбез.

3. “Солнышко" Биектау балалар бакчасы"ннан Шакирова Ясминә үзенең әнисе- Шакирова Гөлфия Миннегалиевна белән бишек җырын башкарачак.

4. “Сандугач” балалар бакчасыннан Хусаинова Диляра һәм аның әнисе Хусаинова Лилия Каюмовна сәхнәбезгә рәхим итсен.

1нче алып баручы.

Рәхмәт сезгә, кадерле кунаклар: әбиләр,әниләр,балалар, моңлы,йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарган бишек җырларыгыз өчен. Бишек җырларының моңы безне гомер буе озата барсын иде дигән теләктә калам. Рәхмәт барыгызга да.

1 нче алып баручы.

Хәзер без жюри әгъзаларына киңәшләшү өчен бераз вакыт бирәбез.

Жюри чыгып китә.

Көтү мизгелләре күңелле үтсен өчен сезгә “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгышын карап үтәргә тәгъдим итәбез. Алар сезгә татар халык биюе “Әпипә”не башкарып китәрләр.

ТАНЕЦ «ӘПИПӘ».

Хәзер кичәбезнең иң күңелле мизгеленә килеп җиттек. Ул бүләкләү өлеше. Бүләкләү өчен сәхнәгә

Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – РТ Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе – Әхмәтҗанов Нияз Камилевичны чакырабыз.

Ә хәзер очрашу истәлеге итеп барыбыз бергә фотосурәткә төшәбез.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы "Тургай" катнаш төрдәге Красносельский балалар бакчасы"

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Сценарий

«Бишек җыры»

Әзерләде:

Валиуллова Ә.Г.

Биектау, 2021ел.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Туган ягым яшел бишек

Это презентация. Можно использовать на занятиях по окружающему миру....

Бичии уруглар ырларын эде тугрузуп ажыглаары

Бичии уруглар ырларын эде тургузуп ажыглаары.      Бичии уруглар ырларының сѳстерин эде чогааткаш ол-ла аялгага ажыглап болур. Кандыг-бир ырының сѳстерин үениң байдалынга эде,...

"Онытылмаслык бишек җырлары".

"Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан статья....

Сценарий. "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле бишек җырлары"

Җырлагыз балалар, курчакларны йоклатканда, җырлагыз тәрбияче апалар, балаларны йоклатканда, җырлагыз әниләр, апалар. Онытылмасын бишек җырлары....

Татар халык иҗатында бишек җырларын өйрәнү(консультация)

Татар халык иҗатында бишек җырларын өйрәнү(консультация)...