“Аз комплектлы балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү үзенчәлекләре”
статья (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

             Балаларның кабатланмас балачагын кайгырту, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бүгенге мәктәпкәчә белем бирүнең төп юнәлеше.

   Мәктәпкәчә  тәрбия-белем бирү эшенең нәтиҗәлелеген  арттыру һәм тәрбия-белем бирү процессы сыйфатын күтәрү максатыннан безнең бакча коллективы үз имиджын булдырырга омтыла.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie.docx14.34 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм коллегалар!

Түбән Көек “Йолдызчык” балалар бакчасы 2014 елда ачылып, хәзерге көндә дә балаларга күпьяклы тәрбия һәм белем бирү учреждениесе булып эшләп килә. Балалар бакчасы Түбән Көек авылындагы социаль үзәктә мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты белән бергә бер бинада урнашкан. Тәрбия һәм белем бирү процессын тормышка ашыру өчен барлык уңай шартлар тудырылган.  

 Мондый мөмкинлекләр өчен без районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне  җиткерәбез.

             Балаларның кабатланмас балачагын кайгырту, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бүгенге мәктәпкәчә белем бирүнең төп юнәлеше.

   Мәктәпкәчә  тәрбия-белем бирү эшенең нәтиҗәлелеген  арттыру һәм тәрбия-белем бирү процессы сыйфатын күтәрү максатыннан безнең бакча коллективы үз имиджын булдырырга омтыла.

Соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге тирән үзгәрешләр азкомплектлы балалар бакчалары алдына да яңа таләпләр куя. Балаларны шәхес буларак үстерү, аларда мәктәптә белем алу өчен кирәкле психологик процесслар – күзәтүчәнлек, хәтер, логик фикерләү сәләте, шулай ук әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычлары куела. Балада ватанпәрвәрлек тәрбияләү, актив тормыш рәвеше алып бару, төрле мәсьәләләрне чишкәндә иҗади якын килү, гореф-гадәтләргә, буыннан-буынга күчеп килгән рухи кыйммәтләргә хөрмәт белән карау кебек сыйфатларга зур игътибар бирелә.

 Азкомплектлы бакчаларда, гадәттә, бер төркемгә төрле яшьтәге балалар туплана. Тәрбиячедән зур һөнәри осталык, түземлелек сорала, чөнки һәр бала – кабатланмас шәхес.

Төрле яшьтәге балалар тупланган төркем булгач, аеруча яшь үзенчәлекләренә игътибар юнәлтеп индивидуаль эш алып барырга кирәк. Катнаш төркемдә төрле яшьтәге балалар белән эшләү тәрбиячегә режим үтәлешендә, шөгыль вакытларында кыенлыклар тудырса да, уңай яклары да күп. Нәниләрнең зуррак балалар белән бергә аралашулары аларда үзара тату мөнәсәбәт, дуслык хисләре тәрбияли: өлкәнрәкләр кечкенәләрне һәрчак кайгырталар, ярдәмләшеп торалар. Катнаш төркемдәге балаларны яшьләренә карап, берничә төркемчәгә бүлеп шөгыльләр үткәрәбез, бәйрәмнәргә әзерләнәбез, һәр бала мөмкинлекләреннән чыгып үзен күрсәтә алсын өчен,барсын да җәлеп итәбез, игътибарсыз калдырмыйбыз. Экранда сез бәйрәм мизгелләрен күрә аласыз.  

Төркемебездә балалар өчен предметлы-үстерелешле мохит оештырылган. Анда балаларны туган һәм рус телләренә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты, күрсәтмә әсбаплар, лэпбуклар, дидактик һәм өстәл уеннары, сюжетлы-рольле уен почмаклары  урнаштырылган. Шулай ук "Юл йөрү кагыйдәләре", "Табигать", "Телләр өйрәнәбез", "Дәүләт символлары", "Спорт", "Хезмәт" почмаклары бар.

 Безнең балалар бакчасы район, республикакүләм конкурсларда да актив катнашып килә. “Әтнә сандугачы” җыр бәйгесе лауреаты, ике ел рәттән «Буду бдительным на льду и на воде» республикакүләм рәсем конкурсында 1 нче урын, “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең район этабында 3 нче урын, “Сибгат чишмәсе” республикакүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесендә 3 нче дәрәҗә дипломант, “Күңелем сәйләннәре” төбәк-ара онлайн шигырь укучылар бәйгесендә 2 нче урыннарны яуладык.

             Белем һәм тәрбия бирүнең беренче баскычы булган балалар бакчасы эшчәнлеген сыйфатлы, нәтиҗәле итү, заманадан калышмыйча үз өстеңдә  даими эш алып бару - безнең төп бурычыбыз.

            Шушы катлаулы хезмәтебездә барыгызга да уңышлар телим. Яңа уку елы белән!

Доклад

“Аз комплектлы балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү үзенчәлекләре”

ХӘБИБУЛЛИНА АЛИНӘ ФӘНИС КЫЗЫ

югары квалификацион категорияле

тәрбияче

2023


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге темасына чыгыш

Бу чыгышта сүз балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык аваз иҗатының әһәмияте турында бара...

“Аз комплектлы балалар бакчасында гаилә белеме " буенча тематик план

ldquo;Аз комплектлы балалар бакчасында гаилә белеме"...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....