Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми
методическая разработка (старшая группа)
Сценарий сказки по экологическому,нравственному воспитанию
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sandugach_sayramagan_zhird_chiklvek_t_usmi_-_kopiya.docx | 17.47 КБ |
Предварительный просмотр:
“ Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми”
Гимазетдинова Римма Ахатовна
Воспитатель МАДОУ “Детский сад№64”
Чишмә тавышы
Чишмә: - Дускаем, Имәнкәем, ни хәлләрең бар?
Имән: - Рәхмәт Чишмә дустым! Минем тамырларым синең
суыңны эчәләр, яфракларым ямь-яшел, чикләвекләрем кү- үп!
Чишмә: - Рәхим итегез. Килегез, эчегез! Барыгызга да җитәрлек минем
суым. ( кыз керә).
Кыз: - Нинди матур чишмә!Хәерле көн!
Чишмә: - Хәерле көн! Рәхәтләнеп авыз ит минем
суымны ( кыз эчә ).
Кыз: - Рәхмәт , Чишмәкәй! Суың шундый тәмле. Суыңны
әбиемә дә алсам мөмкинме?
Чишмә: - Әлбәттә ал, дустым, күпме телисең. Суым барсына да
җитәрлек. ( кувшинга су ала, кәрзингә сала)
Кыз: - Рәхмәт, сиңа Чишмәкәй!
Чишмә: - Тагын кил дустым.
Кыз: Әбиемә, әбиемә
Әбиемә ашыгам
Кадерле әбиемә
Күчтәнәч алып кайтам.
Чишмә тавышы
Чишмә: - Килегез, рәхәтләнеп эчегез! Барыгызга да җитәрлек
минем суым.
( арыган кыяфәт белән керпе килә)
Керпе: - Мин кечкенә керпе
Дүрт аяклы, энәле
Киттем су эзләргә
Сәяхәтем уң булсын
Керпе: - Хәерле көн Чишмәкәй!
Чишмә: - Хәерле көн керпе!
-Кил, авыз ит минем суымны.
Керпе: ( эчә) – Суы бик тәмле. Рәхмәт
сиңа, Чишмәкәй!
Чишмә: - Тагын кил, керпе дустым.
Керпе: - Килермен.
Монда бераз ял иттем
Саф чишмә суын эчтем
Җиңел миңа атларга
Йөгереп кайтам өемә.
( чыгып китә,кабан керә)
Кабан: - Мин кабан, кабан.
Кыргый кабан
Имән чикләвекләре яратам
Бик яратам!
- Сәлам имән!
Имән: - Сәлам кабан!
Кабан: - Йә, имәнкәй, синең чикләвекләрең өлгердеме әле?
Имән: - Өлгерде, өлгерде, сыйлан рәхәтләнеп!
Кабан: Мин чикләвек яратам.
Тамагым туйды инде
Хәзер йокларга ятам. ( имән астында йокларга ята)
Кошлар тавышы
Чишмә: - Рәхим итегез. Килегез, эчегез! Барыгызга да җитәрлек
минем суым. ( 2 кош очып килә)
Кошлар: - Хәерле көн Чишмәкәй!
Чишмә: - Хәерле көн җырчы – кошкайлар! Су эчәргә
килдегезме?
1Кош: Синең суыңны эчкәч, безнең сайравабыз тагында көчлерәк
2 кош: hәм моңлырак яңгырый!
Чишмә: - Эчегез! Барсына да җитәр!
Кабан: - Нәрсә бу? Нәрсә булды? Кем миңа йокларга комачаулый?
(беркемне күрмәгәч, кире йокларга ята. Кошлар бииләр. Кабан яңадән уяна hәм кошларны күрә).
Кабан: ( ачуланып тибенә, мыркылдый)
Нәрсәгә тавышланасыз, миңа йокларга ирек бирмисез?
Тынычланыгыз! Туктатыгыз!
( кошлар җырны, биюне дәвам итәләр).
Ә, шулаймы? Сез әле бик нык үкенерсез!
( Чишмә янына йөгерә)
Бу ташны монда, ә монысын монда.
( Кабан чишмәгә ташлар тутыра, Чишмәкәй йөгереп китә.
Кабан китә. Сәхнәдә: Имәннең яфраклары саргайган, чишмә урынына ташлар)
Имән: - Чишмәкәй, чишмәкәй! Син кайда? Бөтен җир үзгәрде!
Чишмә дәшми! Кошлар җырламый! Минем яфраклар
саргайды! Чикләвекләрем дә юк!
( Кабан чыга, каты тавыш белән мыркылдый. Чикләвекләр эзли)
Кабан: - Әй, Имән! Кайда соң синең чикләвекләрең?
Имән: - Их, белмисең шул! Тамырлар су эчәләр дә, минем
ботакларыма җибәрәләр. Ә ботакларда яфраклар hәм
чикләвекләр үсә. Ә хәзер чишмә юк-чикләвекләр дә юк.
Кабан: м-м-м ( уйланып). Нәрсә эшләдем инде мин? чишмәне ташлар белән каплап куйдым. Хәзер кошлар да тынган. Минем яраткан чикләвекләрем дә юк. Нәрсә эшләргә инде? ( йөри, уйлый). Менә нәрсә! Чишмәне чистартырга кирәк бит! ( кабан чишмәне чистарта. Чишмә яңадан керә hәм бии).
Кабан: Ә шушы ташлардан мин утыргыч ясыйм. Менә ичмасам,
чишмә янында утырып ял итәргә дә булыр.
Чишмә: - Рәхим итегез. Килегез, эчегез! Барыгызга да җитәрлек
минем суым.
( чишмә янына кошлар очып килә, керпе hәм кыз килә. Чиратлашып су эчәләр, бергәләшеп җырлыйлар).
“Урман буе чишмәбез
Су алырга киләбез,
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сайра, моңлы сандугач
Мәктәпкә әзерлек төркемендә Луиза Батыркаева иҗатына багышланган кичә...
Индивидуальный план работы воспитателя на 2015 -2020 г.г. МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида № 27 «Сандугач» Гимадеевой Гульчечек Абельмагдановны на межаттестационный период по повышению профессионального уровня
Индивидуальный план работы воспитателя на 2015 -2020 г.г...
Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...
ачык чара конспекты "Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми"
Зурлар төркемендә экология аша әхлак тәрбиясе бирү чарасы...
Индивидуальный план профессионального развития воспитателя МБДОУ «Высокогорский детский сад «Сандугач» на межаттестационный период (2014– 2018 гг.)
Индивидуальный план профессионального развития воспитателя...