"Хезмәте барның-хөрмәте бар"
проект (старшая группа)
Балаларны шәхес итеп тәрбияләгәндә, аларның бер-берсе белән аралашуы ярдәм итә. Мөстәкыйль бергә башкарылачак эшне планлаштыру, үзара бурычларны бүлешү, педагоглар белән генә түгел, башка олы кешеләр белән дә , шулай ук төрле һөнәр ияләре белән үзара аралашу ярдәм итә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt.docx | 31.78 КБ |
Предварительный просмотр:
МБОУ “Большебитаманская ООШ” (дошкольная группа) Высокогорского муниципального района Республики Татарстан”
Номинация : “Педагогические проекты”
Старше-подготовительная группа
Тема проекта : “Хезмәте барның – хөрмәте бар”
Воспитатель : Шигапова Гульнур Нагимовна
Село Большой Битаман
2023 г
Эчтәлек.
- Кереш -------------------------------------------- 3-4 битләр
- Төп өлеш----------------------------------------- 5-8 битләр
- Йомгаклау -------------------------------------- 9 бит
- Кулланылган әдәбият------------------------ 9-10 битләр
Проект «Хезмәте барның –хөрмәте бар»
Проектның паспорты:
Проектның төре: мәгълүмати - иҗади.
Проектта катнашучылар: өлкәннәр төркеме балалары, тәрбиячеләр, әти-әниләр.
Үткәрү вакыты: озак вакытлы (сентябрь -ноябрь).
Проблема:
- балаларның олы кешеләрнең хезмәт эшчәнлегенең төрлелеге турында күзаллаулары тулы түгел;
- балаларның авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең һөнәрләре турында белемнәре формалашып бетмәгән.
Максат:
- Авыл хуҗалыгы турында балаларның белемнәрен һәм күзаллауларын киңәйтү.
- Авыл хуҗалыгында очрый торган һөнәрләр белән таныштыру.
- Танып белү һәм кызыксынучанлык тәрбияләү.
Бурычлар:
- тәкъдим иткән эшчәнлеккә карата кызыксынучанлык уяту; кешенең авыл хуҗалыгында башкарган эше турында күзаллауны үстерү.
- балаларга авыл хуҗалыгы һөнәрләренең кирәклеген һәм мөһимлеген аңларга ярдәм итү. (фермер, агроном, ветеринария табибы, сыер савучы, тракторчы, бозау караучы, иген үстерүче, комбайнчы).
- балаларның ипи үстерүнең этаплары турындагы белемнәрен ныгыту; авыл хуҗалыгы техникасын сөйләмдә дөрес итеп куллануны күнектерү. (трактор, комбайн, чәчкеч, сукалау җайланмасы).
- авыл хезмәтчәннәренә карата хөрмәт тәрбияләү; алда санап үтелгән һөнәрләргә карата кызыксыну тәрбияләү; авылга, аның матурлыгына , шулай ук табигать белән бәйләнешенә карата мәхәббәт хисе тудыру.
- бәйләнешле сөйләм үстерү; сөйләмне грамматик яктан дөрес формалаштыру; халык мәкальләренең мәгънәсенә төшенү һәм акыллы сүзләр булуына басым ясап аңлату.
- балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә төрле формадагы традицион булмаган ысуллар куллану, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, инициатива һәм фантазияне күрсәтү өчен максималь ирек тудыру.
- балаларның уен тәҗрибәсен баету.
- фотоальбомнар төзү һәм рәсем күргәзмәләре оештыру вакытында , күмәк эшкә карата кызыксыну тәрбияләү.
Өстенлекле белем бирү өлкәсе: танып белү.
Мәгариф өлкәләрен интеграцияләү: социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм үстерү, сәнгати-эстетик үсеш, физик үсеш.
Проектның актуальлеге.
Балаларны шәхес итеп тәрбияләгәндә, аларның бер-берсе белән аралашуы ярдәм итә. Мөстәкыйль бергә башкарылачак эшне планлаштыру, үзара бурычларны бүлешү, педагоглар белән генә түгел, башка олы кешеләр белән дә , шулай ук төрле һөнәр ияләре белән үзара аралашу ярдәм итә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның авыл хуҗалыгы тармагында булган һөнәрләрнең төрлелеге, заманча техника куллану турында белемнәре бик өстен генә. Балалар бөртекле культураларны игү турында, кибетләргә ипи, ярмалар, сөт, ит, яшелчә, җиләк-җимешләрнең кайдан килүе турында аз беләләр. Бу проект балаларның өлкәннәр хезмәте турында күзаллауны үстерергә һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләре: фермер, агроном, ветеринария табибы, савымчы, тракторчы, игенче, бозау караучы, комбайнчы һ.б.
Проектның актуальлеге шунда : күп кенә авылда яшәүче балалар да авыл хуҗалыгында хезмәт итүче кешеләрнең эшчәнлеге белән якыннан таныш түгелләр һәм бу һөнәрләр турында аз беләләр. Яңа барлыкка килгән заманча һөнәрләр турында белем бирү, кешеләренең хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү, аларны дөрес бәяләү балаларны тәрбияләүдә бик кирәкле эш булып тора. Шулай ук аларның киләчәктә профессияне дөрес сайларга да этәргеч булуына шик юк.
Көтелгән нәтиҗәләр:
- балалар авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында күзаллаулар алачаклар;
- һәр һөнәрнең кирәклелеге һәм мөһимлеге турында уйлаячаклар;
- балаларга киләчәктә нинди һөнәр сайлауларына йогынты ясаячак.
Проектны тормышка ашырганда ата-аналарның роле: Фотографияләр, илюстрацияләр , балаларның бу тема буенча иҗат эшләрен әзерләгәндә булышу, бердәм чараларда катнашу, проект темасы буенча диалоглы әңгәмәләр алып бару.
Эшнең этаплары:
I этап (әзерлек) –
Авыл хуҗалыгы эшчәннәре хезмәте турында әдәбиятне өйрәнү, Рәсәйнең башка регионында урнашкан балалар бакчасының тәҗрибәсе белән танышу. Ата-аналар арасында анкеталаштыру үткәрү. Бу тема буенча презентацияләр,илюстрацияләр, сюжетлы рәсемнәр, аудио-видео материаллар, әдәби әсәрләр әзерләү. Дидактик, хәрәкәтле уеннар һәм кунегүләр, ИКТ уеннар сайлап кую. Балалар белән эшләү өчен атрибутлар җыйнау.
II этап (төп) –
Проектны тормышка ашыруның перспектив планы:
Белем бирү өлкәсе | Тема | Эш формасы | Үткәрү вакыты | |
1.Танып белү 2.Сөйләм үстерү 3.Сәнгати-иҗади үсеш 4.Физик үсеш 5.Социаль-аралашу үсеше | 1.“Игенче” 2.”Тракторчы һәм комбайнчы” 3.”Бакчачылар һәм яшелчә үстерүчеләрнең эшләре” 4.”Ветеринария табибы булыр идеңме?” | Әңгәмә | “Нәрсә ул авыл хуҗалыгы?”, “Авыл хуҗалыгы нәрсә җитештерә?”, “Игенче һөнәре турында сөйләшәбез”, “Фермер уңышка ирешү өчен нәрсәләр белергә тиеш?”,”Ашау өчен ризыклар кайдан алалар?”, “Авыл хуҗалыгы транспорты”, “Яшелчә һәм җиләк-җимешнең файдасы”. | Сентябрь-октябрь |
Сөйләм үстерү | А.Пластовның “Печән өсте” картинасы буенча тасвирлау хикәясе төзеп сөйләү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. | |||
Уеннар | “Җөмләне әйтеп бетер”, “Хатаны дөреслә”, “Икенче төрле ничек була?”, “Бер сүз белән әйт”; | |||
Сүзлек өстендә эш | Таныш булмаган сүзләргә аңлатма бирү. | |||
Рәсем карау | “Кем булырга?” сериясеннән. | |||
Матур әдәбият белән таныштыру. Һөнәр-ләр турында шигырьләр сөйләү | Шигырьләр: С.Михалков “Кем булырга?”, Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Вәлиева “Без –игенчеләр”, Р.Корбан”Урак өсте”, “Көз нигә моңая?”, К.И.Чуковский Доктор Айболит” Әкиятләр: рус халык әкиятләре: “Шалкан”, “Йомры икмәк”, “Башак”, “Бабай белән аю”, татар халык әкиятләре: “Алтын бөртекләр”, “Өч кыз” Эш кораллары һәм авыл хуҗалыгы техникасы турында табышмаклар чишү. | |||
Мультфильмнар карау | “Простоквашинодан икәү”,”10 га кадәр саный белүче кәҗә бәтие”, “Әбинең кәҗәсе булган”, “Уймак малай” | |||
Әти-әниләр белән эш | Авылда яшәүче туганнарның фотоларын карау, әти-әниләрнең балаларга “Без авылда яшибез” темасына хикәя сөйләве, әти-әниләр белән “Минем гаиләм авылда яши” (фотоколлаж), “Кем фермерга булыша”(альбом төзү) | |||
Теат-раль эшчән-лек | Рус халык әкияте “Вершки и корешки” (инсцинировка), театральләштерелгән уен “Мужик ничек сыерын саткан?”, төрле йорт хайваннарын иммитацияләү (күчермә-уен) | |||
Сәнгати-иҗади эшчән-лек | Рәсем: “Җиләк-җимеш бакчасы”, “Авыл хуҗалыгы машиналары”, “Фермада” Әвәләү: “Бакчада куллана торган эш кораллары”, “Фермада нинди йорт хайваннары яши?” Кисеп ябыштыру: “Көзге уңыш”, “Фермада нәрсә үсә?” Җыр тыңлау: “Антошка”, “Урожайная”, “Шофер булам”, “Көз килде” | |||
Төзү-конструктор уены | “Ферма”, авыл хуҗалыгы машиналары төзү. | |||
Дидак-тик уен | ”Эш өчен нәрсә кирәк”, “Һөнәрләр”, “Рәсемне җый!”, “Нинди һөнәрләр була?”, “Басуда нәрсә үсә?”, “Парын тап!”, “Нинди һөнәр иясе-тап!” | |||
Хәрәкәтле уен | “Алтын капкалар”, “Тилгән һәм кортлы тавык”, “Бакчачы”, “Шофер” | |||
ИКТ уеннар | “Кайсы артык”, ”Һөнәр ияләренең эш кораллары” | |||
Физик культурадан күңел ачу бәйрәме | “Кирәкмәс һөнәрләр юк” | |||
Рольле-сюжетлы уеннар | “Чикерткә белән кырмыска”, “Фермерлар”, ”Кошлар гаиләсе” | |||
Презентация | “Ветеринар –игелекле һөнәр иясе” | |||
Күргәз-мә | “Кем ул-Игенче?” | |||
Хезмәт эшчәнлеге | “Суган утырту” | |||
Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге | “Крахмал белән бодай онын чагыштыру” | |||
Экскурсияләр | “Өлкәннәр хезмәтен күзәтү максатыннан, яшелчә бакчасына”, “Машина-трактор паркына”, “Мөгезле эре терлек комплексына” | |||
Бәйрәм иртәсе | “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” (Әти – әниләр белән берлектә үткәрелә ) |
III этап (гомумиләштерү) –
Проектның тормышка ашу нәтиҗәләре, ата-аналар арасында сорау – анкеталаштыру үткәрү һәм аларның фикерләрен белү. Мониторинг нәтиҗәләре.
Проектны ата-аналар җыелышында презентация (слайд-шоу) формасында чыгыш белән яклау.
Проект өстендә эшләү нәтиҗәләре -
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бирелгән темага карата кызыксыну туды. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һөнәр ияләре турында (фермер, агроном, ветеринар, савымчы, тракторчы, игенче, комбайнчы) тулы күзаллау формалашты. Бу проектны тормышка ашыру вакытында, балалар бөртекле культуралар тарихы, икмәкнең өстәлгә нинди хезмәтләр аша килүе һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте турында белемнәрен тагын да тулыландырдылар. Өйрәнгән тема буенча табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр белән таныштылар. Матур әдәбият уку ярдәмендә, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең һөнәрләренә карата ихтирам , ә азык-төлеккә сак караш, хөрмәт тәрбияләнде. Эшчәнлек барышында баланың гаиләсе белән тыгыз элемтә урнаштырылды, шулай ук ата-аналар һәм бала арасында бәйләнеш ныгыды. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, алдыбызга куелган максатка без ирештек дип уйлыйм.
Проект эшчәнлеге буенча төзелгән презентация балаларның, тәрбиячеләр һәм ата-аналар уртак эшчәнлеген күрсәтүне эченә ала.
Кулланылган әдәбият:
- Белая К.Ю., Теселкина Н.В., Мурзина М.Р., Щеткина Т.Т., Прокопович О.И., Рымаренко Л.В. «Организация проектной деятельности в ДОУ», Москва УЦ «Перспектива», 2013.
- Данюкова А. Вы любите проекты? , Обруч. - 2001. - №4
- Дыбина О.В., Рахманова Н.П., Щетинина В.В. «Неизведанное рядом: Занимательные опыты и эксперименты для дошкольников.» , Москва ТЦ «Сфера», 2001.
- Рыжова Н.А. «Экологическое воспитание в детском саду.» , Москва Карапуз, 2000.
- Шаехова Р.К. «Природа и ребенок.» , Казань, 2002
- Закирова К.В. “Балачак аланы”, Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия, Казан РИЦ нәшрияте, 2011
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Методическая разработка занятия по развитию речи и звукопроизношению "Приключения медвежонка Барни".
Методическая разработка занятия по развитию речи и звукопроизношению «Приключения медвежонка Барни».Занятие рекомендовано для детей старшей логопедической группы.Тема занятия: "Посуда". Звук С....
ТЕЛЕ БАРНЫҢ - ИЛЕ БАР
ТЕЛЕ БАРНЫҢ - ИЛЕ БАР Туган тел ул халыкның гомерлек юлдашы, терәк - таянычы, шатлык -юанычы, ананың балага биргән иң зур хәзинәсе. Туган тел үзенә халыкның зирәк акылын, рухи ...
Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.
3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшк...
Конспект занятия в подготовительной группе компенсирующей направленности: «Волшебная школа медвежонка Барни»
Конспект занятия в подготовительной группе компенсирующей направленности: «Волшебная школа медвежонка Барни»Коррекционно – образовательные цели:- Закрепление представлений о диких животных;- Уточнение...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Теле барның – иле бар” темасына үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты
Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Барлык халыкларның иң зур, изге, якты хыялы – һәрьяклап үскән, белемле, көчле ихтыярлы, матурлыкка омтыла белә, төрле телләрдә аралаша белә торган камил шәхес тәрбиялә...
Тынгысыз хезмәт. Тәрбияче хезмәте турында Эссе
Тәрбияче хезмәте җаваплы, күп хезмәт таләп итүче хезмәт....
теле барның-иле бар
конспект нод...