Тынгысыз хезмәт. Тәрбияче хезмәте турында Эссе
материал на тему
Тәрбияче хезмәте җаваплы, күп хезмәт таләп итүче хезмәт.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
min-trbiyache.doc | 34 КБ |
Предварительный просмотр:
Эссе.
Тынгысыз хезмәт.
Һич уйламанда тәрбияче булдым. Үземне бөтенләй башка дөньяга килеп төшкәндәй хис иттем. Кемдер елый, кемдер йөгерә, кемдер уйный, шау итәләр. Тавыш... Миңа азрак ияләнә төшкәнче беренче ике атна бик кыен булды. Мәктәптә тәнәфес бар, ә монда эшчәнлек аралыгында да балалар белән гел шөгыльләнергә кирәк. Ничек итеп эшләрмен, икән дип курыктым. Мин бит тәрбияче хезмәтен бөтенләй башка, гади генә хезмәт итеп күз алдына китерә идем.
Әкият сөйләп аласың, Тәрбияче хезмәтен
Җырлатасың, уйнатасың, “Җиңел” диеп уйладым.
Обедтан соң балаларны Килеп эшли башлау белән
Йокларга яткырасың. Ялгышымны аңладым.
Бүгенге көндә мин биш ел тәҗрибәсе булган тәрбияче апа. “Тәрбияче кем ул?”,- дигән сорауга, тәрбияченең нинди булырга тиешлеген мин әйтеп бирә алам дип уйлыйм. Читтән “җиңел” булып күренгән тәрбияче хезмәте балаларны күп нәрсәгә өйрәтә икән. Сөйләшә дә, ашый да белмәгән нәниләрне акрынлап сөйләшергә, үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтә. Нәни балаларны кулларыннан тотып рәсем ясау, буяу күнекмәләре белән таныштыра. Әйләнә-тирә дөнья белән дә балаларны беренче булып тәрбияче апа таныштыра.
Тәрбияче- ул әкиятче. Иң гади нәрсәдән әкият уйлап табучы. Балаларга иң матур сыйфатларны, яхшылыкны начарлыктан аерырга, дөньяны танырга өйрәтүче ул.
Тәрбиче- ул рәссам. Нинди эшчәнлек үткәрсәң дә, иң беренче чиратта күрсәтмәлелек кирәк.Ун тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрсәң, яхшырак бит. Матур рәсемнәрне карарга, буярга, ясарга балалар бик яраталар.
Тәрбияче- ул матурлыкны күрә белүче һәм шушы матурлыкны балаларга да күрсәтә белүче кеше. Гади генә нәрсәдән дә матурлык тудыручы һәм аны балаларга да өйрәтеп сәнгать әсәре иҗат итүче остаз.Кирәксез тукыма кисәгеннәндә эшчәнлеккә килүче “кунак” итеп тегә белүче, хыялый тегүче дә. Балалар белән эшләргә иренмәскә генә кирәк.
Тәрбияче апа -ул артист. Шөгыльгә “кунакка килгән” һәр уенчыкка тылсым өреп, балалар белән сөйләштерүче дә ул. Елыйсы килгән вакытта да елмая белә. Шул ук вакытында башлап җырлаучы җырчы, биюче һәм сүз остасы икәнлегендә онытмаска кирәк. Төннәр буе хыялланып, яңа сценарийлар уйлап табучы ,аны нәни артистлар белән сәхнәгә куючы режиссер, гади келәмне “очучы келәм” итүче хыялый тылсым иясе.
Тәрбияче апа, син оста әвәләүче дә икән бит. Син әвәләгән сыннарны балалар иң беренче булып күзәтәләр һәм синнән әвәләргә өйрәнәләр. Нәниләрнең иң яраткан шөгыле әвәләү икәнен каян сиздең икән соң син?!
Тәрбияче - байлык, карьера ясаучы түгел. Ул үзенең шатлык-кайгылары, әкият-уеннары, мавыгулары, матур рәсемле балалар китаплары җыючы, аны чорнап алган балалар арасында кайнаучы иң гади кеше.
Һәр баланың үзенә генә хас холык- фигыле бар. Һәр бала кабатланмас шәхес. Һәр баланың нәрсә яратканын, ничек ясаганын, ничек йоклаганын әниләренә караганда да син күбрәк беләсең. Кемдер бик нечкә күңелле, кемдер бик шук һәр балага аерым якын килә беләсең.
Нәниләрне бер минутка гына да ялгыз калдырып булмый. Кайберләре бигрәк тә шук, шөгыльдә дә тик тормый. Балаларның күз карашыннан, ярты сүзләреннән ни булганын аңлап алучы, назлы сүзләрен белән аларны юатучы оста психолог та әле син. Кирәк вакытта ягымлы да, кирәк вакытта бераз кырыс та булып алырга туры килә үзеңә. Кирәк урында мактап, сөеп алырга да онытмыйсың. Компьютерны үзләштергән замана баласының берсе артыннан берсе “явып” торган йөзләгән “текә”сорауларына каян җавап табып бетерәсеңдер, балаларның нәрсә белән кызыксынуын, ниләр белергә теләвен, ничек ачыклап бетерәсеңдер, исем китә...
Дөньяда иң сабыр, иң түзем кешеләрнең берсе икән бит ул, замана тәрбиячесе! Инде эш сәгатең күптән беткән әле син һаман да бакчада. Менә унбиш минут бер бала белән аның әни-әтисе килүен сабыр гына көтәсең. Иптәшләре кайтып киткән сабыйга күңелсез булмасын дип әкият сөйлисең, аның белән бергә уйныйсың...
Яшең олыгайса да йөрәгең һәрвакыт нәни балаларныкы кебек бит синең. Балаларны синең кебек яратучы, алар белән чын күңелдән, шаярып уйнаучы башка кеше юктыр ул.
Бүгенге тормышта компьютер, интернет, интерактив әсбапларны биш бармагын кебек белергә кирәк сиңа. Интерактив чаралар белем бирүдә синең иң ышанычлы ярдәмчеләрең. Зирәк замана тәрбиячесе һәр мәсьәләнең дә уңай чишелешен таба ала. Аңа бары тапкырлык, эшенә иҗади якын килү, заман яңалыкларыннан хәбәрдар булырга гына кирәк.
Замана балаларын тәрбияләүче замана тәрбиячесе хезмәте бик зур түземлекләр, сабырлыклар сораучы, үтә җаваплы хезмәт икән ул. Ата-аналар ышанычын аклар өчен бар көчен һәм тырышлыгын куеп хезмәт итүче олы йөрәкле Тәрбияче апа! Синдә булган асыл сыйфатларны үземдә дә булдырыга телим.
Балалар исән-сау булып
Йөреп торсын бакчага.
Бары сабырлыклар телим Тәрбияче апага!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү теләге тәрбияләү.
3-4 яшьтәге балалар үз өсләренә йөкләнгән шәхси һәм күмәк эшләрне башкарып чыгарга өйрәтү: эшне бүлешү турында, тәрбияче ярдәмендә, уртак бер фикергә килә белүне формалаштырырга тиешләр. Йөкләнгән эшк...
Эссе "Мин-тәрбияче"
Бала- җаның, ...
«Мин–тәрбияче! Бу минем һөнәрем генә түгел,бу-мин сайлаган язмыш та» темасына эссе.
Иртә… Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән бакчага таба атлыйм. «Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»- ...
Эссе "Мин ни өчен тәрбияче?"
Бу эшемдә мин ни өчен тәрбияче булуым һәм бу һәнәрне яратып эшләвем турында яздым.Күп еллартәрбияче булып эшләвем моның дәлиле булып тора....
Эссе: “Нәниләрнең сихри дөньясы тәрбияче кулында”
Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Бу дөньны тагы да баету бары тик тәрбияче кулында гына....
Эссе "Мин тәрбияче"
Эсседа мин тәрбияче һөнәрен ни өчен сайлавымны, тәрбияче һөнәренең никадәр җаваплы хезмәт икәнен ачарга тырыштым....