Нетрадиционный педсовет. «Юл йөрү кагыйдәләре буенча педагогик фикерләр аукционы”- педагогик киңәшмә.
методическая разработка по теме
Гомумүсеш бирүче “Балачак” балалар бакчасының “Тәрбияләнүчеләрнең социаль – эмоциональ өлкәсен коррекцияләү эшендә һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә педагогларның инновацион технологияләр куллануы” темасына эш тәҗрибәсен тарату. ГИБДД вәкилләре, психологлар белән очрашу.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
«Педагогик фикерләр аукционы”- пед.киңәшмә. | 268.97 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Алып баручы: Сезнең йөзләрегездә елмаю барлыкка килгәч мин бик шат. Ә хәзер беренче лот- “Әкият терапиясе” белән таныштырабыз. Теоретик өлеш. Әкият терапиясе- балалар шәхесен интеграцияләү өчен, иҗади сәләтләрен үстерү, фикер киңәйтү, тирә- юнь белән бәйләнешне камилләштерү алымы. Әкият геройлары аша тәрбияче мәктәпкәчә яшьтәге балаларда булган проблемаларны чишә ала; м-н: аралашуда булган кыенлыклар, курку, борчулар (караңгыдан курку, ялгызлык, җәнлекләр, чит кешеләр Һ.б.) Шулай ук бу алым юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә дә бик кулай һәм отышлы. Әкият геройлары аша балалар юл йөрү кагыйдәләрен тирәнрәк үзләштерәләр, аларга әкиятне тыңлау, дәвам итү, үзләре уйлап чыгарулар күпкә кызыграк һәм исләрендә дә кала. Әкият белән эш алымнары: -берәр төрле проблема буенча әкият сөйләү; -әкиятне фикерләү, сорауларга җавап бирү; -әкиятнең ахырын дәвам итү (кирәк булганда); -рәсем ясау (проблеманы чишкәндә киеренкелекне бетерә) -әкиятне драматизацияләү. Әкиятне анализлау һәр әкият ситуациясе, сюжетның конструкциясе, геройларның тотышын аңларга ярдәм итә. Тыңлаганнан соң түбәндәге сораулар бирелә: Сез ничек уйлыйсыз, әкият нәрсә турында? Әкият геройларының кайсы иң ошаганы булды (иң ошамаганы)? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен (теге яки бу) герой шулай эшләгән? Уйлагыз, герой болай эшләмәсә ни булыр иде? Сез ничек уйлыйсыз, әкияттә уңай геройлар гына булса, бу әкият нинди булыр иде? Ни өчен әкияттә уңай һәм тискәре геройлар була? Убырлы керә . Сез монда җыелышып минем турыда нәрсәләр сөйлисез икән? ТӘРБИЯЧЕ .Без әкиятләр турында сөйләшәбез. Убырлы. Бу сезнең хатмы? Тәрбияче . Әйе, ә ул сиңа ничек килеп эләкте соң? Без аны тылсымчыга җибәреп кунакка чакырган идек. Убырлы. Кара сез нинди икән, кунакка әйбәт кешеләр генә кирәкме? Ә менә мин хатыгызны таптым да кунакка үзем килдем. Мине көтмәдегезме? Ошамыйммы мин сезгә? Әле сезгә килгәндә адашып беттем, урамда әллә нинди утлы багана тора, юлда аклы- каралы сызык, чат саен рәсем. Шуларга карап йөри торгач чак кына машина таптап китмәде, җитмәсә адаша да яздым. Тәрбияче . Тынычлан әле, Убырлы, тавышланып, балаларны куркытып йөрмә, ярамый бит. Ә кунакларга без һәрвакыт шат. Ә бездә юлда йөрү өчен кагыйдәләр бар шул. Хәзер балалар утлы багананың, аклы- каралы сызыкның, чат саен рәсемнең ни икәнен аңлатырлар. (Җаваплар)
Балалар, сез убырлыга ничек карыйсыз? Ни өчен? Балалар ни өчен убырлыга “Баба- яга” диләр? “Баба- яга” исеме – борынгы “яготь” сүзеннән алынган. Яготь – димәк, кычкыру, орышу. Убырлы нинди гамәлләр кыла соң ул? (усал, начар...) Ә сез убырлының яхшы булуын телисезме? Моның өчен ни эшләргә кирәк? Бәлки аңа матур итеп дәшәргә кирәктер ? Аны ничек итеп матур итеп атап булыр икән? Әбиләргә дәшкән кебек тә әйтеп карагыз. Убырлы. Ой, миңа бик ошады. Әле миңа берсенең дә болай матур итеп эндәшкәне юк иде.Туганнан бирле мондый сүзләр ишеткәнем дә юк иде. Тәрбияче . Убырлы, телисеңме балалар сине дә башкаларга ягымлы булырга өйрәтсеннәр. Убырлы. Бик телим ,минем өемдә мәче яши аңа нәрсә дип әйтим? Шүрәлене? Кощейны? Рәхмәт, б-р.Мине матур итеп сөйләшергә өйрәттегез. Мин бик усал идем, ә хәзер әйбәт булырмын. Менә минем тартмам бар, ә аның эчендә серле рәсемнәр. Күп итеп урманда конфет ашадык, шуның кәгазе иде, сезгә бирәм. Сез шушы әкият геройларын кертеп, юлда дөрес итеп йөрү, теге сырлы юл, нәрсә соң әле ул? (“балалар”- зебра) дөрес менә шуны кертеп, баганадагы өч утны да кертеп әкият уйлап чыгарыгыз. Мине дә катыштырсагыз була.Башка бүләгем юк. Тәрбияче . Рәхмәт. Убырлы, балалар бакчасында бер нәрсә дә артмый ул. Без алар буенча матур әкият уйлап чыгара беләбез. Хәзер балалар тиз генә сиңа да сөйләп күрсәтерләр. Берничә тәрбияче уйлап чыгарган әкиятләрен сөйлиләр. Менә шулай итеп уеннар оештырабыз, әкиятләр чыгарабыз инде без . Убырлы. Рәхмәт, юктан да нинди матур әкият чыкты. Мин дә китим, кибеттән конфет алам да дусларымны сыйлыйм, аннары әкият чыгарабыз. Икенче килгәндә сезгә дә сөйләрбез. Тәрбияче . Әкият терапиясен сезгә алырга тәкъдим итәбез. Аукционист. Сезнең игътибарга №1 лот сатуга куела. Беренче бәясе – 2 купон. (Җиңүчегә отышы бирелә) Аукционист. Ә хәзер икенче лот- “Курчак терапиясе” белән таныштырабыз. Теоритик өлеш. Курчак терапиясе – баланың эмоциональ шәһес проблемасына профилактика һәм комплекслы коррекцияләү йогынты методы . Ул курчак һәм театр алымнары куллануны күздә тота(уен, этюдлар, курчак персонажлары). Курчак терапиясенең максаты: вак моториканы, кул моторикасын камилләштерү; ниндидер сәбәпләр аркасында гадәти тормышта бала үзен күрсәтә алмаган яки барып чыкмаган хис, эмоциональ тойгы, хәрәкәтне курчаклар алымы аша үстерә.
Коррекцион эш күздә тота: педагогның балага курчак ярдәмендә тәэсир итүе; баланың курчак белән эчкерсез элемтәсе; дәвалау этюдлары; дәвалау спектакльләре. Практик өлеш. 1 катнашучыга бала роле бирелә һәм үзенә ошаган персонажны сайларга тәкъдим ителә. Түбәндәге сораулар бирелә: Син кем? Син кайда яшисең? Син кем белән яшисең? Синең әти- әниеңнәр кемнәр? Син зурмы, кечкенәме? Син ни белән шөгыльләнәсең? Урамда куркыныч әйберләр бармы? Син урамда ничек йөрисең? Син автобуска утырганда ничек утырасың? Син автобуста нишләргә ярамаганны беләсеңме? Синең дусларың бармы? Сез нинди уеннар уйныйсыз? Велосипед белән кайда йөрергә ярый? Син урамда юл кырыенда уйнамыйсыңмы? Иптәшләреңнең юл кырыенда уйуларын күрсәң ни эшлисең? Тылсымчыдан син ни сорар идең? Җаваплар буенча социаль – эмоциональ сферада булган проблемалар, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү күнекмәләре билгеләнә, коррекция планы төзелә. Менә бу бала курка икән. Аның белән мондый психологик тренинг үткәрергә мөмкин. 1.Уен “Тупны ат һәм нәрсәдән куркырга мөмкин икәнлеген әйт. “Мин велосипедка утырырга куркам” һ.б. 2.Куркуның төсен әйт. 3. Кешегә куркыныч булганда ул нишли? 4. Курыкканда синең йөзең нинди була, күрсәт. 5.Үзеңнең курку тарихын сөйлә. 6.Төркем белән курку тарихын уйлап чыгару. Бер бала башлый, икенчесе дәвам итә. “Бервакыт мин юл аркылы чыгарга курыктым....” 7.Үзеңнең куркуыңны әвәлә һәм ничек җиңүеңне дә әвәлә. Курку үзен әвәләгәнне яратмый. Менә син ясауга ул синнән чыгып китәчәк. Син кыю, батыр булырга тиеш. Өйгә эш: Әти- әниеңнең кечкенә вакытта нидән куркуын һәм шуны ясап бирүләрен сора, рәсемне бакчага алып килерсең.
А.Б. Сезнең игътибарга №2 лот сатуга куела. Беренче бәясе – 3 купон. (Җиңүчегә отышы бирелә) Алып баручы : Ә хәзер өченче лот- “Арттерапия” белән таныштырабыз. Арттерапия үз эченә хромотерапия һәм изотерапияне ала. Хромотерапия төсләрнең үзлеген өйрәнә. Электән үк төснең кешегә уңай һәм тискәре йогынтысы булуы билгеле. Һәр төснең үзенчә дәвалый яки балалар тәртибенә тискәре йогынты ясый ала. З әңгәр - тынычландыру үзенчәлегенә ия, киеренкелекне бетерә; Яшел – тынычландыра, кәефне күтәрә, сәламәтлеге какшаган яки начар күрүче балаларга уңай йогынты ясый; Ал - күңел төшенкелеген бетерергә булышлык итә. Сары - тынычлык һәм шатлык төсе, тискәре йогынтыны бетерә; Кызыл- активлаштыра, физик эшчәнлекне күтәрә, җылылык тойгысын уята, психик процессны стимуллаштыра, ләкин дулкынландырырга мөмкин; Шәмәхә - кәефне төшерә, Чия - гаеплелек хисе тудыра; Кара - курку хисе тудыра. Төс терапиясе турында һәр педагогта элементар мәгълүмат булырга, бу белемне тәрбия- белем бирү һәм коррекцияләү процессында кулланырга тиеш була. Практик өлеш. Сезнең алдыгызда төрле төстәге фишкалар, берсен сайлап алыгыз . Тест буенча нәтиҗә чыгару. Практик өлеш. Аукционда катнашучылар 3 кә бүленәләр. Үзләренең бакчага килүләрен, ГАИ ларга теләкләрен, Урамда күргән берәр очракны. ( традицион булмаган алым б/н) Анализ. А.б. Карагыз әле, нинди рәсемнәр килеп чыкты. * Сез нәрсәләр ясадыгыз? Бу очракта сезгә кем күбрәк ошады? Кем дөрес эшләмәде? Син бу очракта нишләр идең? Нинди краскалар кулландыгыз? Ни өчен? Сезнең кәефегез төскә карап үзгәрәме? Аукционист. Сезнең игътибарга №3 лот сатуга куела. Беренче бәясе – 3 купон. (Җиңүчегә отышы бирелә) Аукционист. Ә хәзер дүртенче лот- “Музыкатерапия” белән таныштырабыз. Көй белән дәвалау – моңны эмоциональ кабул итүгә нигезлэнгән психотерапия ысулы. Моңа, аның ритмик нигезенә, башкару төренә карап, көй эчке халәтне индивидуаль тою һәм рухи яктан чистарынудан алып, төрле кеше группаларының дорфа кыланмышлары төсле нәтиҗәләр күрсәтә ала. Аны кешенең халәтенә тәэсир итү өчен файдаланып була. К ө й бел ә н д ә валауны ң ө стенлекл ә ре: Т улы зыянсызлык; Җ и ң ел һә м гади кулланылыш; Т икшер ү м ө мкинлеге;
- терапия ү сешен тизл ә т ә , ягъни эчке кичерешлэр с ө йл ә ш үгә караганда к ө й ярд ә менд ә тулырак чагылыш ала; - а ң лауны тизл ә т ә , хисл ә рг ә карата игътибарны арттыра; - эчке т ә ртип хисе барлыкка кил ә , музыкаль компетенция арта. К ө йне гаил ә д ә ге у ң ай м ө н ә с ә б ә тл ә рг ә китер ү че, бер-бере ң не а ң лауны яхшыртучы чара буларак та кабул ит ә рг ә була. Икенче с ү зл ә р бел ә н ә йтк ә нд ә , к ө й – с ә лам ә т яш әү р ә вешен булдырудагы шартларны ң берсе булып тора. Ә к ү нег ү л ә рне к ө й бел ә н ү тк ә р ү и ң яхшы н ә ти җә не бир ә . Балалар нинди к ө й ты ң ларга тиеш со ң ? Ярсып кит ү ч ә н, тыныч булмаган балаларга «адажио», «анданте» темпындагы к ө йл ә р файдалы. Гад ә тт ә классик сонаталарны ң икенче ө лешл ә ре, инструменталь концертлар шушындый т ө рг ә кер ң . Мисалга, м ә с ә л ә н, Моцартны ң «Кичке кече серенада»сы, Вивальдинын «Кыш», «Ел фасыллары» ә с ә рл ә рене ң икенче ө лешл ә рен, Чайковскийнын «Пика дамасы»ндагы Лиза хэм Полина дуэтларын, бишек жырларын китерергэ була. Сузлэргэ язылга кой сузсез койгэ караганда балаларга кубрэк тээсир итэ. Я җ анлы җ ырлау – кассетага яздырылган җ ырны ты ң лауга караганда к ү бр ә к т ә эсир ит ә . Кырыс табигатьле балаларга Моцарт, Шуберт, Гайднанын «аллегро», «аллегро модерато» темпындагы к ө йл ә р, м ә с ә л ә н, Чайковскийнын «Тройкада», «Ел фасылларыннан «Яз» балетлары вальслары, Вивальдинын «Ел фасыллары», марш мелодиял ә ре. Музыка бел ә н д ә валау сеанслары с ә лам ә т, нормаль ү сеш алган балалар ө чен бигр ә к т ә яхшы т ә эсир итэ. Чонки аларны да кайвакыт тынычландырырга яки киресенчэ, ялкынсындырып жиб ә рерг ә кир ә к. Э моны к ө й ярд ә менд ә р ә х ә тл ә неп эшл ә п була. Психоэмоциональ торышны к ө йл әү ө чен т ү б ә нд ә ге ә с ә рл ә рне кулланырга м ө мкин: - Курку һә м ү з- ү зен ә ышанмау хисен кимет ү ө чен – Штраусны ң «Мазурка», Шопенны ң «Вальс»ы, Рубинштейннын «К ө йл ә ре» - Тынычлану ө чен – Бетховенны ң «:6 нчы симфония»сене ң икенче ө леше, Брамсны ң «Бишек җ ыры», Шубертны ң «Аве Мария»сы. - Гипертония билгел ә рен, бер-берен ә булган киеренкелекне бетер ү ө чен – Бахны ң скрипка ө чен язылган «Концерт ре-минор»ы. Баш авыртуын басар ө чен – Моцарты ң «Дон Жуан»ы, Листны ң «Беренче номерлы Венгерская рапсодия»се, Хачатурянны ң «Сюита Маскарад»ы. - К ә ефл ә рне к ү т ә р ү , активлашу ө чен Чайковскийны ң «6нчы симфониясе»не ң 3нче ө леше, Бетховенны ң «Увертюра Эдмонд»ы. - Дошманлык, кеше у ң ышына к ө нл ә шеп карау хисл ә рен бетер ү г ә – Бахны ң «Итальян концерты», Гайдны ң «Симфониясе». - Игътибарлылыкны арттыруга, фикер туплауга юнэлдеруче очен – Чайковскийнын «Ел фасыллары», Дебюссинын «Ай яктысы», Мендельсоннын «%нче Симфониясе». - Ритмик сулыш алуны к ө йл әү , аппетитны ачу ө чен – Моцарт, Шуберт, Гайдн ә с ә рл ә ре, Чайковскийны ң «Ел фасыллары»ннан «Тройкада», балетларыны ң вальслары, Вивальдины ң «Ел фасыллары», марш к ө йл ә ре.
Бию терапиясе д ә музыка бел ә н д ә валауны ң бер юн ә леше булып тора. Бу юн ә леш җ енес һә м яшьк ә б ә йле т ү гел. Яхшы т ә рбиячед ә яшь ярым-ике яшьлек балалар да рә х ә тл ә неп ш ө гыльл ә н ә ала. «К ү пт ә н биедекме со ң без?» диг ә н сорауга, к ү пл ә ребез «к ү пт ә н» дип җ авап бирер. Ә сез би и аласызмы? Ә йе. Шулай булгач, мондый м ө мкинлект ә н нишл ә п баш тартырга. Хэзер без сезне ң бел ә н кечкен ә ген ә бию терапиясе ү тк ә реп алабыз. Ә г ә р д ә сез биер ө чен оялу, курку, ү з- ү зе ңә ышанмау кебек тиск ә ре хисл ә р кичер ә сез ик ә н, биег ә н вакытта аларны ү зегезд ә н алып ташлагыз. Аукционист. Сезнең игътибарга №4 лот сатуга куела. Беренче бәясе – 3 купон. (Җиңүчегә отышы бирелә) Ал. Бар. Хөрмәтле коллегалар, шушының белән безнең аукцион тәмам. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә булган үзгәрешләрне тәкъдим итәбез. * Трамвайны – алдан, автобусны – арттан узарга ө йр ә т ә л ә р. Бу кагыйд ә к ү пт ә н искерде һә м җә я ү лене коткармый. Шу ң а к ү р ә транспорт еракка китк ә ч кен ә , яки ике як ю л да яхшы к ү ренг ә н һә м техника булмаган урыннан ч ыг арга ө йр ә терг ә кир ә к. * Юлны аркылы чыкканда башта сулга кара, юлны ң яртысын чыккач, у ң га кара, дип ө йр ә т ү д ә искерде. Ике якта да куркынычсыз булганда гына юлны аркылы чыгарга, һә рвакыт уяу булырга кир ә к, дип ө йр ә терг ә кир ә к. * Кызылга – тукта, с ары - ә зерл ә н, яшелг ә – й ө р, дип ө йр ә т ә л ә р. Ә мма с ары уттан со ң гел яшел янмый бит. Кызыл сигнал бер юн ә лешне ген ә тыя, икенче юн ә лешт ә ге машиналар й ө ри тора. Сары сигнал – игътибарны юн ә лтер ө чен. З әң г ә р янганда да и ң элек машиналарны ң туктап бет ү ен к ө т ә рг ә кир ә к. * Юлны чыгып бет ә алмаса ң , куркыныч булмаган җ ирд ә туктап тор, дип ө йр ә т ә л ә р. Бу кагыйд ә д ә куркыныч. Юл уртасында туктап калган баланы куркынычсыз урында дип ә йтеп булмый. Ул борылыш кебек урыннада машина й ө рми торган почмак яки борылыш булса гына ярый. Шу ң а к ү р ә юлны чыгып бет ә се ң не ген ә уйлап юлга кер. Чыгып бет ә алмаса ң линия дә басып тор. * Юлда уйнама, ишек алдында уйна , дип ө йр ә т ә л ә р. Ө йд ә н чыгу бел ә н бар н ә рс ә г ә игътибарлы бул. Машиналар булмаган җ ирд ә уйна дип ө йр ә терг ә кир ә к. «Балалар» ю л билгесен д ө рес а ң латмыйлар. Ул билге балалар юлны аркылы чыга торган урынга куелмый, бары юлда балалар булырга м ө мкинлеген ген ә иск ә рт ә .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль
Максат:- Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...
юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль конспекты
юл йөрү кагыйдәләре...
Зурлар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган кичә"Урамдагы вакыйга"
балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;юл йөрү билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,...
Юл йөрү кагыйдәләре буенча "Урамдагы вакыйга"
балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;юл йөрү билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык,...
Юл йөрү кагыйдәләре буенча мин нәрсәләр беләм
Тест для родителей...
Нетрадиционный педагогический совет. «Педагогик фикерлэр аукционы"- педагогик киңэшмэ.
laquo;Педагогик фикерлэр аукционы"- педагогик киңэшмэ....
1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек. Тема: “Светофор - нәрсә ул?”
1 нче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек....