Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”
учебно-методический материал (старшая, подготовительная группа)
Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү. Үзеңне чолгап алган тирә –юньгә ихтирам һәм игътибарлылык тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy_adymnar_nyk_yullar_imin_bulsyn_yanartylgan.docx | 735.98 КБ |
Предварительный просмотр:
Адымнар нык,
юллар имин булсын!
Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”
(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе.)
Максат:
Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү. Үзеңне чолгап алган тирә –юньгә ихтирам һәм игътибарлылык тәрбияләү.
Әзерлек эшләре: юл билгеләре, машина макетлары, светофор, уеннар өчен атрибутлар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Бәйрәм барышы:
(Балалар, кызыл, сары, яшел төстәге футболкалар киеп, музыка астында залга керәләр, һәм, кызыл, сары, яшел төстәге өстәл янына барып утыралар.
Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле балалар! Килгән кунаклар!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Кояш та көлә күктә.
Дәртле, күңелле уен
Бик күптән безне көткән.
(Музыка астында залга балалар керәләр һәм тезелеп басалар)
Тәрбияче: Бүген без “Адымнар нык, юллар имин булсын!” – дип исемләнгән уен-ярышка җыелдык.
Ярышларны башлыйбыз,
Барыбызда тапкыр без.
Барыбыз да зирәк булып
Сынашыйк көчебезне.
Тәрбияче:
- Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз әле.
- Мин сезгә хәзер шигырь укыйм, ул нәрсә турында икән?
- Беренче автобус барлыкка килү белән урамны сөйләшергә өйрәткәннәр. Шулай итеп, урамда юл билгеләре барлыкка килгән. Урам сөйләшә башлаган.
Юл буенда була алар
Дөрес юлны күрсәтә
Юлда кагыйдәләрне
Бозма!”-диеп кисәтә.
Берсе боера,
Берсе кисәтә,
Ә монысы ял ит, диеп
Безгә урын күрсәтә.
Бик кечкенә булсада ул
Төгәл үтәгез.
Һәрбер юл билгесен сез
Хөрмәт итегез..
- Дөрес, балалар, бу шигырьләр юл билгеләре турында. Хәзер инде сезнең белемегезне тикшереп карыйм. Сорауны игътибар белән тыңлыйбыз. .
- Без машинабыз белән кунакка барырга чыктык. Барышлый без кибеткә керергә уйладык. Машинабызны калдырып тору өчен нинди билгене табарга кирәк?
- Без юлыбызны дәвам иттек, ләкин безнең бензин әз калган икән, нинди билге буенча без бензин салу урынын табарбыз икән?
- Кайдадыр паровоз тавышы ишетелә. Нинди билге якында шлагбаумлы тимер юл барлыгын күрсәтә?
- Сезгә якында гына “Больница” барлыгын күрсәтүче билгене табарга кирәк.
- Сез барыгыз бергә ял итәргә уйладыгыз, ял итү урынын күрсәткән билгене табыгыз.
6. Сезгә балалар бакчасына килеп җиткәч юлны аша чыгарга кирәк. Аны нинди билге күрсәтә? (Балалар, шул билгеләрне табып күрсәтәләр)
2 нче конкурс. “Табышмак әйтәм, тиз тап”
1.Аяклары ттүгәрәк, Куышалар тәгәрәп. Үзем утырам, үзем чабам Теләсә кая табан. (Велосипед)
2.Кечкенә генә өйчекләр Урам буйлап йөгерә. Кешеләрне һәркөнне Кирәк урынга җиткерә. (машиналар)
3.Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе (Светофор)
4.Ат түгел ул, кешнәми Йөз аттан ким эшләми. Үзе тыр да тыр килә, Йә, нәрсә бу, кем белә?(Трактор)
5.Юк, мин поезд түгел, Ләкин аңа ошаган. Чөнки йөрибез без Тимер юллардан(Трамвай)
6.Җирдә, күктә, суда- Кешеләрне утыртып йөртә. Нәрсә ул?(Транспорт)
7.Бу машина – трамвай түгел,
Түгел бу автобус та.
Аңа бензин салмасаң да,
Ут белән йөри оста. (Троллейбус)
8.Сайрамый, оя да кормый,
Кешеләр һәм йөк ташый.
Кем миңа әйтер икән,
Ә бу нинди кош икән? (Самолет)
9.Уф-уф сулар,
Уфтанса да, алып китәр.
Ике көпчәкле арба,
Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)
10.Нинди гаҗәп бер өй бу.
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина.
Дустым, шуны бел әле. (Автобус)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар!
Музыкаль пауза.
“Светофор” җыры.
3 нче конкурс “Юл билгеләрен җый”
(киселгән билгеләрне дөрес итеп җыю)
(Җырлый-җырлый, Кызыл Калфак керә, аның каршысына Бүре килеп чыга)
Бүре: - Ооо! Кызыл Калфак, кая барасың болай? Кызыл калфак: - Исәнме, исәнме! Бүре! Мин әбиемнең хәлен белергә барам. Бүре: - Ә синең әбиең ерак торамы соң? Анда ничек барасы? Кызыл Калфак: - Минем әбием әнә, күрәсеңме, урман, менә шул урман артында яши. Ә син үзең Бүре әфәнде нишләп йөрисең әле? Бүре: - Менә мин ял итеп йөрим. Кызыл Калфак: - Әйбәт яллар сиңа Бүре. (Кызыл Калфак җырлый-җырлый юлын дәвам итә). Бүре: - Ярар, Кызыл Калфак мин бәлки синең әбиең янына иртәрәктә барып җитәрмен әле. (шул вакыт бүре светофорны, юл билгеләрен күреп ала) – Ой,-яй, Нинди матур утлар яна монда? Әллә нинди рәсемнәрдә бар. Ярар, рәсемнәрен аннары карармын, утларын карыйм әле. (кызыл ут янгач). - Ай-яй, кызылы бигрәк матур яна. (Кызыл ут янганда ут аша чыгарга бара, машина кычкырткан тавыш) Бүре: (кире чигенеп чыга) – Кая бара бу машина? Өстемә менәсең бит, әздән генә таптамады, ой, аягым, аягым, аягым авыртты. Тәрбияче: - И, бүре, бүре, Син ул матур утларның нәрсә икәнен белмисең мәллә? Әйдә балалардан сорыйк әле. Нәрсәне аңлата икән ул утлар.Син безнең янга утырда игтибар белән тыңла яме. (Балалар “Светофор” , юл билгеләре турында шигырь сөйлиләр) Тәрбияче: - Бүре аңладыңмы инде, ул утларның, рәсемнәрнең нәрсә аңлатуларын. Менә, синең аягын авыртты, син имгәнә яздың, әгәрдә светофорның яшел уты янганда чыккан булсаң, сина зыян булмас иде, светофорда кызыл ут янганда юлда машиналар булмасада, юл аша чыгарга ярамый, исеңдә тот яме.
- Балалар, хәзер без бүрегә ничек ярдәм итә алабыз? Безгә нинди билгене табарга кирәк? – Әйе, балалар, ярдәм күрсәтүче билгесе. Кайда бар ул билге? –Дөрес, әнә якында гына “Шифаханә” бар икән, әйдәгез Бүрене шунда озатып куябыз.(Ике малай бурене итеп куялар) - Бүре моннан соң, юлда сак йөр яме, юл билгеләрен төгәл үтә. – Ә, без балалар, әйдәгез, уеныбызны дәвам итик.
Уен “Әйе, юк!” дип атала
Сез кызыл ут янганда юл аша чыгысызмы?
Сез ишегалдында велосипедта утырып йорисезме?
Сез яшел ут янганда юл аша чыгасыз икән, бу дөресме?
Сез машиналар йори торган юлда уйныйсызмы?
Сез, светофорның сары уты янгач юл аша курыкмыйча чыгасызмы?
Юл аркылы чыкканда сулга, уңга карыйм мин.
( Бию “Если с другом вышел в путь” )
Балалар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәкме?
Балаларга сораулар:
Юл билгеләре турында шигырьләр
Менә гади генә юл,
Аннан кешеләр бара.
Монда бит махсус тамга,
Исеме аның “зебра”.
***
Җәяүлеләр юлы аша
Чыгыгыз каршы якка.
“Зебра” сызыклары кебек
Буялган ул юл акка.
***
Әгәр өчпочмак эчендә
Паровоз гына булса,
Ул паровоз торбасыннан
Төтен чыгарып торса,
Димәк, юлның бу өлеше
Шлагбаумсыз гына-
Әйбәтләп, як-якка карап
Үтеп кит син, сак кына!
***
Шоферлар уйланалар.
Димәк, тиздән мәктәп бар.
Игътибарга балалар.
***
Тынып тора моторлар,
Игътибарлы шоферлар,
“Мәктәп! Балалар бакчасы!”
Дип билгеләр торалар. (“Балалар”)
***
Менә бу билге кисәтә
Шоферларны шул хакта:
Игътибарлы булыгыз, ди,
Җәяүле үткән чакта.
***
Бу билгене күрсәләр,
Сөенә авырулар.
Димәк, якында гына
Ярдәм күрсәтүчеләр.
***
Ерак түгел, диеп, чәйгә,
Тәмле аш һәм боткага.
Ач, “үләм” дигән чагыңда,
Шушы билге коткара.
***
Бу билгегә карасаң,
Сөенеп тә куярсың.
Ярый әле машина
Алмаганнар әтиләр,
Велосипедта гына
Йөрергә кирәк диләр.
***
Бу билгене белү кирәк,
Аны белү мөһим бигрәк.
Утырып булмый аннан башка
Трамвайга-автобуска.
Тукталышларда бу билге
Әверелә чып-чын дуска.
***
Юл билгеләре безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта боералар,
Кирәк чакта кисәтәләр,
hәләкәтләр булмасын дип,
Телидер hәрбер йөрәк.
Шуңа күрә дә йөргәндә,
Бик сак булырга кирәк.
***
Олы юлда бик күп алар
Мондый тамга – билгеләр.
Ерактан ук күренәләр,
Гүя маяк – өлгеләр.
***
Юлда йөрсән, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел.
***
Тәрбияче: - Ш уның белән безнең кичәбез – уеныбыз тәмам. Булдырдыгыз, балалар! Сезгә алга табада уңышлар теләп калам. Адымнарыбыз нык, юлларыбыз имин булсын! Безгә гел яшел ут кына янсын!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Адымнар нык, юллар имин булсын.
Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....
АДЫМНАР НЫК, ЮЛЛАР ИМИН БУЛСЫН.
Сәламәтлек сәгате...
Адымнар нык, юллар имин булсын
Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....
Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”
Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылы...
Адымнар нык, юллар имин булсын!
Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, уеннар,ситуатив мәсьәләрәр аша балаларда игьтибарлылык тәрбияләү....
Адымнар нык,юллар имин булсын!
Балалар бакчасында әти –әниләр белән үткәрү өчен күңел ачу кичәсе....
1 кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле. “Адымнар нык, юллар имин булсын”.
Тема:“Адымнар нык, юллар имин булсын”,Максат: балаларны традицион булмаган алымнар кулланып, светофор рәсемен ясарга өйрәтүне дәвам итү.Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярд...