Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”
учебно-методический материал по обж (старшая, подготовительная группа) на тему
Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү. Үзеңне чолгап алган тирә –юньгә ихтирам һәм игътибарлылык тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy_adymnar_nyk_yullar_imin_bulsyn.docx | 25.94 КБ |
Предварительный просмотр:
Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”
(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе.)
Максат:
Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү. Үзеңне чолгап алган тирә –юньгә ихтирам һәм игътибарлылык тәрбияләү.
Әзерлек эшләре: юл билгеләре, машина макетлары, уеннар өчен атрибутлар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Тәрбияче: Исәнмесез, хөрмәтле дуслар!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Кояш та көлә күктә.
Дәртле, күңелле уен
Бик күптән безне көткән.
(Музыка астында залга балалар керәләр һәм тезелеп басалар)
Тәрбияче:
Бүген без “Адымнар нык, юллар имин булсын!” – дип исемләнгән уен-ярышка җыелдык.
Ярышларны башлыйбыз,
Барыбызда тапкыр без.
Барыбыз да зирәк булып
Сынашыйк көчебезне.
Тәрбияче: Сүзне балаларга бирәбез.
Зурлар төркеме балалары: -Безнең исем: “СВЕТОФОР”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары: -Безгнең исем: “ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ”
Тәрбияче: -Сүзне “Светофор” командасына бирәбез.
Команда капитаны:
Без уяу дусларыбызга
Кайнар сәлам юллыйбыз.
Ярышларда зирәк, тапкыр
Булуыгызны телибез.
1 бала:
Өч күзле булсамда мин-
Һич дию-пәри түгел.
Минем төсләрне белсәгез
Юлда йөрүе җиңел.
2 бала:
Кызыл әйтә: “Тукта,
Юл ябык ашыкма!”
3 бала:
Сары төс әйтә: “Игътибар,
Як-ягыңа син каран.”
4 бала:
Яшел төс әйтә: “Юл ачык,
Юл аша курыкмый чык”
Тәрбияче: Рәхмәт Сезгә “Светофор” командасы.
Ә хәзер сүзне “Юл билгеләре” командасына бирәбез.
Команда капитаны:
Без бәйрәмгә килдек бүген
Бердә ялкауланмагыз.
“Светофорга” сәлам юллап
Уңыш теләп калабыз.
1 бала:
Беренче автобус барлыкка килү белән урамны сөйләшергә өйрәткәннәр. Шулай итеп, урамда юл билгеләре барлыкка килгән. Урам сөйләшә башлаган.
2 бала:
Юл буенда була алар
Дөрес юлны күрсәтә
“Юлда кагыйдәләрне
Бозма!”-диеп кисәтә.
3 бала:
Берсе боера,
Берсе кисәтә,
Ә монысы ял ит, диеп
Безгә урын күрсәтә.
4 бала:
Бик кечкенә булсада ул
Төгәл үтәгез.
Һәрбер юл билгесен сез
Хөрмәт итегез..
Беренче турны башлыйбыз.
- Без машинабыз белән кунакка барырга чыктык. Барышлый без кибеткә керергә уйладык. Машинабызны калдырып тору өчен нинди билгене табарга кирәк?
- Без юлыбызны дәвам иттек, ләкин безнең бензин әз калган икән, нинди билге буенча без бензин салу урынын табарбыз икән?
- Кайдадыр паровоз тавышы ишетелә. Нинди билге якында шлагбаумлы тимер юл барлыгын күрсәтә?
- Сезгә якында гына “Больница” барлыгын күрсәтүче билгене табарга кирәк.
- Сез барыгыз бергә ял итәргә уйладыгыз, ял итү урынын күрсәткән билгене табыгыз.
- Сезгә балалар бакчасына килеп җиткәч юлны аша чыгарга кирәк. Аны нинди билге күрсәтә?
2 нче конкурс. “Табышмак әйтәм, тиз тап”
1.Аяклары ттүгәрәк, Куышалар тәгәрәп. Үзем утырам, үзем чабам Теләсә кая табан. (Велосипед)
2.Кечкенә генә өйчекләр Урам буйлап йөгерә. Кешеләрне һәркөнне Кирәк урынга җиткерә. (машиналар)
3.Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе (Светофор)
4.Ат түгел ул, кешнәми Йөз аттан ким эшләми. Үзе тыр да тыр килә, Йә, нәрсә бу, кем белә?(Трактор)
5.Юк, мин поезд түгел, Ләкин аңа ошаган. Чөнки йөрибез без Тимер юллардан(Трамвай)
6.Җирдә, күктә, суда- Кешеләрне утыртып йөртә. Нәрсә ул?(Транспорт)
7.Бу машина – трамвай түгел,
Түгел бу автобус та.
Аңа бензин салмасаң да,
Ут белән йөри оста. (Троллейбус)
8.Сайрамый, оя да кормый,
Кешеләр һәм йөк ташый.
Кем миңа әйтер икән,
Ә бу нинди кош икән? (Самолет)
9.Уф-уф сулар,
Уфтанса да, алып китәр.
Ике көпчәкле арба,
Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)
10.Нинди гаҗәп бер өй бу.
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина.
Дустым, шуны бел әле. (Автобус)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар!
Музыкаль пауза.
Тәрбияче:
Ә хәзер балалар, “Юл билгеләре” командасы “Светофор” командасына җыр бүләк итә.
“Светофор” җыры.
Тәрбияче: Безнең “Светофор” командасының да “Юл билгеләре” командасына бүләк итәселәре килә.
Җыр: “Мактанчык үрдәк”
3 нче конкурс “Юл билгеләрен җый”
(киселгән билгеләрне дөрес итеп җыю)
Әкият герое – Белмәмеш керә.
(Белмәмеш чабып кереп светофорның кызыл утына барып керә.)
(машина чыелдаган тавыш)
Алып баручы: - И, Белмәмеш нишләвең бу, кая чабасың? Син әллә юл кагыйдәләрен белмисеңме? Белмәмеш: -Беләм. Юлда машина юк бит, шуның өчен тиз генә чыгып китим дигән идем. Алып баручы: -Белмәмеш, син эле юл кагыйдәсен генә түгел, үзеңне тоту тәртипләрендә белмисең икән.Менә син безнең бәйрәмне боздың. Монда күпме кеше, син тагын нәрсәне оныттың? Белмәмеш: Исәнмесез! Гафу итегез инде. Алып баручы: Исәнме, Белмәмеш. Рәхим ит, Белмәмеш. Безнең бәйрәмебездә кунак булырсыз. Безнең юл йөрү кагыйдәләре буенча уен бара. Белмәмеш. -Ә, мин юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләм дип уйлый идем. Алып барычы. Я, без сине сынап карыйк әле, алайса, әйдә безгә әйт әле, урам аркылы чыкканда нишләргә кирәк? Белмәмеш: Ничек инде нишләргә? Икенче як урамга карыйсың да йөгереп чыгасын. Алып баручы: Балалар, Белмәмеш дөрес әйтәме? Балалар. Юк. Алып баручы: Ә ничек дөрес була? Светофор” командасы җавап бирсен әле. Бала. Урам аркылы чыкканда светофорга игътибар итәргә кирәк. Ә светофор булмаса, сулга, уңга карап, машина булмаса, әкрен генә урам аша чыгарга кирәк. Алып баручы: Дөрес. Автобустан төшкәч, сиңа икенче якка чыгарга кирәк булса, нәрсә эшләргә? Белмәмеш. Әй, автобусны әйләнеп китәргә hәм тиз генә йөгереп икенче якка чыгарга. Алып баручы: Балалар, әйдәгез булыйшык Белмәмешкә. “Юл кагыйдәләре” командасы җавап бирсен әле. Бала. Автобус киткәнен көтеп торырга, аннан соң машиналар юклыгына инангач, юл аша чыгарга була. Алып баручы: Менә күрденме, син әле иң төп кагыйдәләрне дә белмисең. Ә шартлы билгеләрнең нәрсә аңлатканын беләсеңме? Белмәмеш. Беләм, беләм, әлбәттә. Алып баручы: (Күп билгеләр күрсәтә). Алай булса, миңа шушы билгеләр арасыннан жәяүлеләр чыга торган юлны аңлаткан билгене табып бирче. Белмәмеш: (Билгеләр арасыннан “Ашханә тукталышы” дигән билгене аерып күрсәтә). Менә бу билге миңа бик ошады. Анда пычак та, чәнечке дә бар, тик тәлинкә белән берәр тәмле әйбер генә җитми. (Эчен сыпыра).
Алып буручы: - Әх син! “Светофор” командасы, шул билгене табып бирегезче. Аның турында нәрсәләр беләсез? Бала. Бу билге шоферларга тиздән җәяүле юлы булачагын, игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә. Жәяүле сукмагы булган урыннарда күела. Алып баручы: Балалар, Белмәмешне тагын бер тапкыр сынап карый әле. “Игътибар, балалар!” билгесен тап. Белмәмеш. “Игътибар, балалар!”, “Игътибар, балалар!”. “Игътибар, Белмәмеш!” булса бер хәл иде. Ә монда андый билге юк. Алып баручы: “Зебра” командасы, бу сорауга җавап бирегез инде. Бала. Бу билге шоферларны алда ясле-бакча, я мәктәп буласын, юлда балалар булуы мөмкин икәнен аңлата. Балалар күп булган урыннарда куела. Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер сезнең белән бер уен уйнап алыйк.
Уен “Әйе, юк!” дип атала
Сез кызыл ут янганда юл аша чыгысызмы?
Сез ишегалдында велосипедта утырып йорисезме?
Сез яшел ут янганда юл аша чыгасыз икән, бу дөресме?
Сез машиналар йори торган юлда уйныйсызмы?
Сез, светофорның сары уты янгач юл аша курыкмыйча чыгасызмы?
Юл аркылы чыкканда сулга, уңга карыйм мин.
Балалар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәкме?
Презентация карау:
Балаларга сораулар:
1.Ерак түгел, диеп, чәйгә,
Тәмле аш һәм боткага.
Ач “үләм” дигән чагыңда,
Шушы билге коткара.
2.Бу билгегә карасаң,
Сөенеп тә куярсың.
Ярый әле машина
Алмаганнар әтиләр, Велосипедта гына
Йөрергә кирәк диләр.
3.Бу билгене күргәч тә,
Сөенә авырулар.
Димәк, якында гына,
Ярдәм күрсәтүчеләр.
4.Менә бу билге кисәтә
Шоферларны шул хакта:
Игътибарлы булыгыз, ди,
Җәяүле үткән чакта.
5.Бу билгене белү кирәк,
Аны белү мөһим бигрәк. Утырып булмый аннан башка
Трамвайга-автобуска.
Тукталышларда бу билге
Әверелә чып-чын дуска.
6.Юлда йөрсән, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Светофорның һәрбер төсен,
Юлның билгеләрен бел.
Белмәмеш. Рәхмәт сезгә, балалар! Мине күп нәрсәгә өйрәттегез. Юлда чыканда сезгә ышанырга була икән. Алып баручы: Шунын белән безнең уеныбыз тәмам. Белмәмеш! Сине үзебезнең “Юлда йорсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” түгәрәгенә чакырып калабыз.. Урамда үзеңне ничек тотарга өйрәнерсең, юл йөрү кагыйдәләре белән танышырсың. Алып баручы: Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер кунакларыбыз уенның нәтиҗәләре белән таныштырыр.
Сау булыгыз! Юллар тыныч имин булсын!
Кичә җыр белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Адымнар нык, юллар имин булсын.
Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....
АДЫМНАР НЫК, ЮЛЛАР ИМИН БУЛСЫН.
Сәламәтлек сәгате...
Адымнар нык, юллар имин булсын
Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....
Адымнар нык, юллар имин булсын!
Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, уеннар,ситуатив мәсьәләрәр аша балаларда игьтибарлылык тәрбияләү....
Адымнар нык,юллар имин булсын!
Балалар бакчасында әти –әниләр белән үткәрү өчен күңел ачу кичәсе....
1 кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле. “Адымнар нык, юллар имин булсын”.
Тема:“Адымнар нык, юллар имин булсын”,Максат: балаларны традицион булмаган алымнар кулланып, светофор рәсемен ясарга өйрәтүне дәвам итү.Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярд...
"Адымнар нык, юллар имин булсын"
Уртанчылар төркемендә балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча күрсәтелгән ачык шөгыль....