Икенче кечкенәләр төркемендә яңа ел бәйрәме
материал (младшая группа)

Абдрахманова Гульназ Мияссяровна

Икенче кечкенәләр төркемендә яңа ел бәйрәме сценариясе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә яңа ел бәйрәме.

Күңелле музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.

 

Алып баручы: Исәнмесез балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә безнең көтеп алган бәйрәмебез, Яңа ел да килеп җитте.  Күрәсезме чыршыны,   

                             Матур итеп киенгән        

                  Безгә калын урманнан Ул кунак булып килгән

                  

1.Посмотрите наша елка

Так красива и стройна.

К нам на праздник новогодний

Из леса в гости к нам пришла

   2. Исәнме, чыршы, исәнме!        

     Яна ел килеп житте!

     Күңелле чыршы бәйрәмен        

     Без инде күптән көттек!

3. Наша елка высока

Наша елка велика.

Выше папы, выше мамы

Достает до потолка.

   4. Нинди матур безнең чыршы

      Жем-жем итеп яна ул!

      Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

 Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

5. Что за чудо наша елка

Разбегаются глаза.

Мишурой блестят иголки

Вот так ёлочка краса.

      6. Бусики нарядные,
          Шарики блестят,
          Елочка-красавица
          Радует ребят.

7.  На веточках снежинки

И шарики блестят.

Конфеты и фонарики

Яркие горят.

8. Зелена, красива

Высока, стройна.

Взрослым и ребятам

Нравится она.

    9. Ей споем мы песенку,
       Встанем в хоровод,
       Радостно и весело
       Встретим Новый год!

10. Әй,  яңа ел, яңа ел!        

Кил син безгә тизерәк!

Түгәрәккә җыйналып

 Басыйк дуслар, бергәләп.

  1. «УЯНЫП БҮГЕН ИРТӘН, карасам тәрәзәгә...»  дигән ЖЫР башкарыла.  Әйдәгез тауга барыйк, Чанада шуып калыйк. 

 

Алып баручы: Бакчабызда бик жылы.

Чыршыбыз да бик якты.

 

Чу! Ишетәсезме, Тавыш каяндыр килә! Яле, карап килим әле.

 

Кемдер ап-ак карга батып калган!! Күрәмсең, бирегә бик ашыккан!

Әйдәгез әле балалар, булышыйк, кем булуына карамастан, кардан тартып чыгарыйк. Булышабызмы? Алайса, тотыгыз арканны. Барыгыз да тоттыгызмы? Әйе! Тартабыз: 1-2-3. Булмады әле бу. Әйдәгез, тагын бер тапкыр тартып карыйк.

Уфф, булдырдык,  Кар бабай икән бит бу! Әйдәгез, әле балалар,  урыннарга утырышыйк.         (Борынсыз  Кар бабай керә)

 

Алып баручы:  Исәнме Кар Бабай !

Кар бабай:       Исәнмесез балалар! Исәнмесез нәниләр!  (үкереп елый башлый)

 

Алып баручы:   

Кар бабай!  Нәрсә булды? 

Ни өчен күз яшьләрен коясың ?

 

Кар бабай:   

 Карда батып торганда.

 Куян килде яныма.

 Кишер-борныма кызыгып,

 Алып китте еракка.

Алып баручы:  Безгә куян килмәде, Кишерне дә бирмәде!

Беләсеңме!? хәзер безгә   Кыш бабай  кунакка килә!

Сиңа яңа борынны  Тиз генә ясап бирә.

 

Кар бабай:  Яңа борын кирәкми!

            Куянны тотып тиргим!

            Үземнең кишеремне

            Мин инде эзләп китим.

 

Алып баручы:     Кар бабай! Син борчылма! Әнә! Матур чыршыга кара!

Кар бабай:    Менә сиңа мә!  Могжиза бу, могжиза!

 

Алып баручы:    Бер дә күңелсезләнмә, Кар бабай. Безнең белән уйнап ал!

                   

Кар бабай:   Уйнарга мин яратам –

              Жырларга да яратам!

             Бергәләшеп биергә

             Түгәрәккә бастырам!

 

                                           2. ТАНЕЦ со СНЕГОВИКОМ

Кар бабай:    Рәхмәт сезгә, балалар! Күңелем күтәрелде

              Әйдәгез  хәзер бергәләп Кыш бабайны  чакырыйк!

Алып баручы: Әйдәгез, бергә чакырабыз.

Балалар :        КЫШ БАБАЙ! КЫШ БАБАЙ!  КИЛ БЕЗГӘ!

 

Кыш бабай: Ишетәм,ишетәм. Хәзер килеп җитәм. Бергә оныгым  белән!

(Кыш  бабай белән Кар кызы музыка  астында керәләр).

Кыш бабай: Исәнмесез, барыгыз да,

                       Олыгыз да, кечегез дә.

                       Котлы булсын Яңа еллар,

                       Телим иң яхшы теләкләр,

                       Шушы бәйрәм кичендә.

Кар  кызы:   Кар кызыннан ак сәламнәр,

                       Яңа ел теләкләре.

                       Яшәгез сез, сөендереп,

                       Әтиләр, әниләрне.

Кыш бабай: Бик  ераклардан килдек,

                       Бик  күп  илләрне күрдек.

                       Быел да без шушы юлдан,

                       Пыр туздырып карлы буран,

                       Сезне күрергә килдек,

                        Яңа ел алып килдек.

Кар  кызы:  Кыш бабай, син карале,

                      Бу  чыршыны күр әле,

                      Чыршының да чыршысы,

                      Агачларның патшасы. Тик ...... (Колагына  әйтә).

Кыш  бабай: Нәрсә, кызым? Чыршының утларын   яндыр  дисең мени? Соң  кызым, кычкырып әйт, колакларым начар ишеткәнне беләсең бит. Хәзер  була ул.  Балалар, сез миңа булышырсызмы? Әйе! Алайса түгәрәккә басыгыз.

(Балалар  музыкага  түгәрәккә басалар. Кыш бабай уртада  йөри. Капма-каршы  якка  йөриләр).

Кыш  бабай: (Кулы  таягы  белән  чыршыны сыйпый).Син энәле, йомшаккай, Ян, ян әйдә чыршыкай, балалар, сез дә булышыгыз әле. Тыпыр-тыпыр барабыз

 (аннан туктап, чыршыга  борылалар). Куллар  чабып  алабыз.

  Ян, ян әйдә  чыршыкай, безгә карап син елмай. (Чыршының  утлары  яна  да  сүнә). (Балаларга  карап) менә янды да.

АСКАР Н.  Кыш  бабай,  бер яна  да, бер  сүнә,

                    Чыршыбызның  утлары,

                    Ахыры  берәр  җирдә

                    Җитеп  бетми  контакты.

Кыш  бабай: Контакт,  дисеңме?  Тукта  таягымны  тыңлыйм  әле, (Таягын тыңлый). Тылсымлы сүзләр җитми икән бит, балалар, ягез  әле, минем арттан  кабатлагыз. Чыршы, чыршы, кабын  син. Утларыңны балкыт син!

(Балалар кабатлыйлар.Чыршының  уты  кабына).

         

 3. ҖЫР “Елочка красавица”  (Җырлап бетергәч утыралар).Ёлочка, ёлочка, ёлочка красавица. Очень ты, очень ты всем ребяткам нравишься

  1. Колются иголочки, ой-ой-ой! Все равно подружимся мы с тобой.
  2. Шарики- фонарики, мишура. Песеньку поем тебе: ля-ля-ля!
  3. Вот как нарядились мы, посмотри! Пляшем, пляшем весело: раз-два-три!
  4. Кружимся у елочки: вот так вот! Дружно дружно встретим мы Новый год!

Алып баручы:    Монда уен, мәзәкләр .Шаян кызык шигырьләр. Барысы да бар бабай.

                              Яле, син дә  Кыш бабай, Табышмакларыңны әйт.

                    Безнең зирәк балалар Жавапларын тиз табар.

Кыш бабай:   Хәзер карыйк…(1 нче табышмак)  

                   - Озындыр колаклары

                   Калтырый тәпиләре.

                   Уйлама инде озак.

                   Кем ул. Йә, әйт!

         

Балалар:  Куян!

(Куян килеп керә) 

 Куян:             Кемнәр мине чакыра

              Үзләренең янына?

               Менә мин килдем монда,

               Балаларга кунакка.

Кар бабай:    Менә кем кишеремне

              Үзенә алып китте!             (куянны куа башлый!)

Куян:            Мине бик тиз тоттылар!

             Булды, житте –биреләм.

             Урлаган  кишеремне

             Сезгә кайтарып бирәм !            (Кишерен Кар бабайга бирә)

Кар кызы:   Курыкма бездән син куян!

            Тимәбез сиңа бүтән,

            Бүген монда зур бәйрәм

            Мин сиңа бүләк бирәм.                   (Куянга зур кишер бирә) 

Куян:   Әй, куяннар килегез!  Матур итеп биегез!

4. «КУЯННАР»  БИЮЕ башкарыла.           Утыралар

 

Кыш бабай:       Ә менә сезгә икенче табышмак!  

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап;

Урманда йөри,

Умартадан бал көри. Кем бу?     Балалар: Аю!

Кыш бабай:    Әйе, бик дөрес. Күрәм, кечкенә аюлар да бар монда. Ягез әле, чыгыгыз, һөнәрегезне күрсәтегез.

                                       5. АЮЛАР БИЮЕ

 

Алып баручы:  Әйдәгез әле балалар, түгәрәккә басабыз, бер уен уйнап алабыз,.(чыршы алдында!)   Кыш  бабай,  Әнә безнең  чыршының очына кара әле, нәрсә бар анда?

(Кыш бабай  үрелеп  карый. Алып баручы  Кыш бабайның  бияләен  алып  балаларга  җибәрә).

Алып баручы: Менә бияләеңне куып  тот инде, Кыш бабай.

                        6. УЕН    “БИЯЛӘЙ  БИРЕШЛЕ”.

Кыш  бабай: Сез бик шаян балалар икәнсез. 

Алып баручы: Кыш бабай, син түгәрәктә  калдың  инде, без сине   чыгармыйбыз. А мы тебя не выпустим!

УЕН   “Чыгармыйбыз”.

Кыш  бабай: Кая әле, үзегезне туңдырып карыйм әле.

УЕН “ЗАМОРОЖУ”

Алып баручы: Өшедек! Әйдә, Кыш бабай, бие безнең  белән.

7. КҮМӘК  БИЮ “ПАРОВОЗОМ ДЕД МОРОЗ”

 (Биюдән соң балалар  утыралар).

Бала: Кыш бабай, хәйләкәр бабай,

           Син нигә биемәдең,

           Без биедек, син карап тордың,

           Бер биеп күрсәт инде.

Кыш бабай:

            Бию  көе  яңгыраса,

            Аякларым   тик  тормый,

            Шушы  бәйрәм  хөрмәтенә
                      Биемичә  һич  булмый.

КЫШ   БАБАЙ    БИЮЕ.

Кыш бабай: Хәлем  бетте,  алҗадым,

                       Әллә  эри  башладым.

                       Кызым,  син  кая  киттең,

                       Миңа   Кар-буран  китер.

Кар  кызы: Хәзер, хәзер бабакай,

                      Эри күрмә, бабакай.

                      Чыгыгыз, кар бөртекләрем,

                    Минем якын сеңелләрем,

                    Кыш бабайны коткарыйк,

                    Тизрәк карлар яудырыйк.

8. КАР    БӨРТЕКЛӘРЕ     БИЮЕ.

Кыш  бабай: Менә рәхәт булып китте.

Алып баручы: Кыш бабай, хәлең яхшырдымы инде. Безнең балалар бик  тырышып шигырьләр өйрәнделәр.

Кыш  бабай: Бик яратам шигырьләр,

                       Балалар сөйләсеннәр.

                                   Ш И Г Ы Р Ь Л Ә Р.

                     

12. Кыш бабай, Кыш бабай,

Исән-сау килдеңме?

Син бездә Яңа ел

Икәнен белдеңме?

13. Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне?

Үзең дә көттеңме

Яңа ел җиткәнне?

14. Без көттек бик күптән,

Яңа ел килә дип,

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

  15. Ах какой хороший

Добрый дед мороз

Елку нам на праздник

Из лесу принес.

16. Конфет, шоколад өләшә

Бүләк бирә һәркемгә

Яңа ел, чыршы бәйрәме

Булсын иде һәр көн дә.

17. Чыршыбыз тора елмаеп,

Залыбыз уртасында.

Уйлый ул бүген буласы

Бәйрәмебез турында.

18. Иске елны озатабыз

Алда көтә Яңа ел.

Бүген без бәйрәм ясыйбыз

Котлы булсын Яңа ел.

 19. За окном снежок идет,
Наступает Новый год.
Песню громкую о том
Мы у елочки поем.
          20. Дед Мороз пришел, ура!
               Ждем подарков мы с утра,
               Ведь не зря среди зимы
               Елку нарядили мы.
21.Дедушке Морозу
Стих я расскажу,
Свой наряд красивый
Гордо покажу.
        22. Получу за это
            Много я конфет.
            Для меня подарка
            Лучше в мире нет.

 23. Очень хорошо у нас,
Мы поем и пляшем,
Дед Мороз в гостях у нас,
Возле елки нашей.
          24. Ждал его я целый год
           И с улыбкой говорю —
           Здравствуй, Дедушка Мороз,

            Я тебя очень люблю!

25. Көттек сине сагынып

Исән-саумы Кыш бабай?

Өләш бүләкләреңне

Капчыгыңны чиш, бабай!

             К Ү Ч Т Ә Н Ә Ч Л Ә Р        Ө Л Ә Ш Ү.

Кыш бабай: Китәргә дә вакыт  җитте,

                       Сау булыгыз, балалар.

                       Бәхет  белән, шатлык  белән
                                 Килсен бу Яңа еллар.

Кар  кызы:  Һәрберегез Яңа елда,

                       Тагын да зур үсегез.

                       Бер елдан соң очрашырбыз,

                       Ничек сезнең зур үскәнне,

                       Менә шунда күрербез.

Кыш бабай: Буйга гына түгел балакайларым. Акылыгыз да үссен. Күп эшләргә өйрәнегез. Әти-әниләрегез, апаларыгызның сүзләрен тыңлагыз. Сау булыгыз!

       КЫШ  БАБАЙ, КАР КЫЗЫ   САУБУЛЛАШЫП ЧЫГЫП КИТӘЛӘР.

(Алып  баручы,  барысын  да  Яңа  ел  белән  котлый.  Балалар  чыршы  белән  саубуллашып  китәләр).

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Конспект занятия "Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эше".

Максат: Балаларның  камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану,  исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.Бурычлар: -тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихт...

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"

     Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:.  Табигатьтәге  матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...