Татар халкының милли киемнәре.
план-конспект урока (старшая группа)

Татар халкының милли киемнәре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halkynyn_milli_kiemnre.docx23.53 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татар халкының милли киемнәре.

Максат һәм бурычлар:

- татар халкының милли киемнәре, гореф – гадәтләре турында балаларның күзаллауларын киңәйтү.

- әби- бабайларыбызның милли киемнәре белән таныштыру.

-татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эшләү: лалә, канәфер, милли, күлмәк, камзул, калфак, түбәтәй.

Җиһазлар һәм материаллар: милли киемдәге курчаклар, түбәтәй, читек-чүәк, альяпкыч, яулык.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез. Хәерле көн!

Балалар, һәр яңа көнне яхшы кәеф белән башларга кирәк. Кәефебезне күңелле һәм яхшы булсын өчен, куллар тотышыйк, бер – беребезгә карап елмайыйк, йөрәгебездә булган җылылык һәм мәхәббәт чаткыларын бер – беребезгә бирик.

Тәрбияче: Балалар, без кайсы Республикада яшибез?

Балалар: Татарстан Республикасында.

Тәрбияче: Татарстан Республикасының баш шәһәре?

Балалар: Казан шәһәре.

Тәрбияче: Ә сез “Казан” сүзенең ничек килеп чыкканын беләсезме?

Балалар: Юк, белмибез.

Тәрбияче: Алайса, мин сезгә сөйләп китәм. Казан сүзенең барлыкка килүе турында бик күп риваятьләр яши. Бер кеше зур казан алып елгага килгән. Елганың текә ярыннан казанга су салырга азапланганда, бакыр казан суга төшеп китә. Бу кеше казан, казан дип кычкыра. Шуннан бирле елганы Казансу дип, ә елга буена корылган шәһәрне Казан дип атаганнар. Менә без бик куп еллар булган хәлләр турында белдек.

Тәрбияче: Балалар, Татарстан Республикасында төрле милләт кешеләре яши, әйдәгез бергәләп кабатлыйк әле.

Балалар: Руслар, башкортлар, чувашлар, марилар, удмуртлар, һ.б.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бүген безгә кунакка татар кызы белән татар малае килгән.

Тәрбияче: Әйдәгез, курчакларга исем кушабыз.

Балалар: Гөмәр, Гөбәйдә.

Тәрбияче: Балалар, Гөмәр белән Гөбәйдәнең киеме нәрсә белән аерыла?

Балалар: Малайлар түбәтәй, күлмәк, чалбар, билбау кия.

Кызлар-калфак, күлмәк,камзул, алъяпкыч кияләр.

Тәрбияче: Нинди киемне малайлар да , кызлар да кия?

Балалар: читек.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, милли киемнәрдә миллилек өсти торган нинди үзенчәлекләр бар?

Балалар: Орнамент – бизәк.

Тәрбияче: Орнаментта гадәттә чәчәкләр ясала. Сез орнаментта нинди чәчкләр күргәнегез бар?

Балалар: Канәфер чәчәге, өчяфрак, гөлҗимеш, ләлә чәчәге.

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер татар халкының милли киемнәрен бизибез.

Малайлар түбәтәй, кызлар алъяпкыч бизиләр.

Сезнең каршыгызга алъяпкыч һәм түбәтәй үрнәкләре һәм татар бизәкләре куелган.

(Талгын гына музыка астында алъяпкыч һәм түбәтәй бизәү)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Нинди матур алъяпкыч белән түбәтәй килеп чыкты.

Балалар, кайсыгыз милли киемнәр турында шигырьләр беләсез?

1 бала: Бигрәк матур түбәтәе,

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән икән,

Чын әкият иленнән.

2 бала: Алъяпкычымның бизәге,

Әллә кайдан күренә.

Аллы – гөлле төшкән,

Килешәме үземә?

3 бала: Чигүле алъяпкыч, түбәтәй,

Әбием чиккән калфак.

Ул калфакны әбием,

Кадерләп кигән һәрчак.

4 бала6 түбәтәемне кидем,

Көзге каршына килдем.

Менә шундый була ул,

Татар малае дидем.

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.

(Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый – җырлый, түбәтәйне бер - берсенә бирәләр)

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән,

Шаккатырыйм , дигәнсең.

Кушымта:

Түп – түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең,

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында, түбәтәй кемдә калса, шүңа җәза бирелә: җырлый. Уен шулай дәвам итә.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар: Милли киемнәр турында сөйләштек, алъяпкыч белән түбәтәй бизәдек, “Түбәтәй” уены уйнадык.

Тәрбияче:

Белегез сез борынгы әби – балбаларның,

Ничек итеп көн иткәнен.

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Доклад Тема: Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте.

Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте. (Чыгыш)...

Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.

Халкыбыз мирасы,бәйрәмнәре, йолалары....

“Татар халкының милли киемнәре”

Милли киемнәрнең нәфис бизәлешләренә соклану хисләре тәрбияләү. Милли культураның үткәненә һәм бүгенгесенә балаларны якынайту. Милли киемнәрнең хатын-кыз һәм ир-атныкын үзенчәлекләренә карап...