“Татар халкының милли киемнәре”
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)
(мәктәпкә әзерлек төркемендә интеграль шөгыль)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konspekt_zanyatiya._tatar_halkynyn_milli_kiemnre.docx | 24.69 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы
“Татар халкының милли киемнәре”
(мәктәпкә әзерлек төркемендә интеграль шөгыль)
Тәрбияче : Хәйретдинова Гүзәл Рәшит кызы
I нче квалификацион категория
2024 ел
Максат: балаларда татар халкының милли киемнәре турындакүзаллауларынформалаштыру.
Бурычлар:
Белем бирү бурычы: . Балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү,милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру;
Үстерешле бурычлар: балаларның сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Тәрбия бурычы: татар халкының милли киемнәренә, гореф-гадәтләренә кызыксыну тәрбияләү, матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре тәрбияләү.
Алдан үткәрелгән эш: милли киемнәр турында әңгәмә, күрсәтмә һәм таратма материаллар әзерләү, дидактик уеннар әзерләү, шигырьләр өйрәнү, интерактив уен әзерләү, татар халык бизәкләрен трафаретлар ярдәмендә төшерү
Җиһазлау: аудиоязма, интерактив уен,сандык, алъяпкыч, кулъяулык,камзул, күлмәк, калфак, түбәтәй, читекләр, рәсем ясау өчен материаллар, киселгән рәсемнәр, үтүкләү өчен такта, үтүк, тукымага төшерелгән күрсәтмә материал.
Белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үсеше,иҗади үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.
Сүзлек өстендә эш: сандык; лалә, кыңгырау, канәфер чәчәге, өчяфрак, яфрак; алъяпкыч, түбәтәй, калфак, күлмәк, камзул, яулык, читек
Эшчәнлекнең структурасы:
1.Оештыру өлеше
2.Төп өлеш
-Дидактик уен: “Әбием сандыгы”
-Интерактив уен “Курчакны киендер”
-Сүзле уен “Әйе”, ”Юк”
-Дидактик уен “Парын тап”
-Уен “Кулъяулык алыш”
-“Кулъяулык бизәү”
3.Йомгаклау
Кулланган әдәбият:
1.«Туган телдә сөйләшәбез»: 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә
өйрәтү буенча методик ярдәмлек» / Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, 48
бит.
2. Якупова Ф.Н.– учитель СОШ № 2 «Татарское народное прикладное искусство».2009.Казань.
3.«Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге»Р.М. Зиннәтова.
4. Интернет челтәре.
Эшчәнлек барышы:
- Кереш.
Балаларкөйастында, кулга-култотынышып, төркем бүлмәсенәкерәләр.Салмак кына татар көе уйнап тора.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче:Балалар, хазер түгәрәккә басыйк та, минем арттан кабатлап бер-беребезгә хәерле иртә телик:
Түгәрәккә без җыелдык
Син минем дустым, мин синең дустың!
Бергәләшеп кулларга тотыныштык,
Һәм бер-беребезгә елмаештык.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгәннәр. Әйдәгез,әле алар белән исәнләшик ( исәнләшү).
2. Төп өлеш.
Тәрбияче:Балалар, безнең республика ничек атала?
Балалар:Безнең республика Татарстан.
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Республикабызда нинди төп милләтләр яши?
Балалар:Татарлар, руслар, чувашлар.
Тәрбияче: Әйе, балалар. Ә без нинди милләт кешеләре?
Балалар:Без татарлар.
Тәрбияче: Сезгә бер әйбер сөйләп китим әле. Элек-электән, татар халкыматурлыккаомтылган. Матурлапкиемнәртегеп, аларгаматурбизәкләрясап, чигепкиенгәннәр. Татар милли киемнәрендә ак,кызыл, яшел,зәңгәр төсләр өстенлек иткән.Балалар, карагыз әле, бу нәрсә?
Балалар:Сандык.
Тәрбияче:Әйдәгез балалар, ачып карыйк әле без бу сандыкны, нәрсәләр бар икән анда?(Сандыкны ачалар)
Дидактик уен: “Әбием сандыгы”
Тәрбияче:монда камзул бар. Дөрес, бу камзул. Аны татар халкының милли бизәкләре белән бизәп чиккәннәр.Ул озын яки кыска, җиңсезбула. Аны бәрхеттәнтеккәннәр.Камзулны ир-атлар да кигән.Карагыз әле, балалар, мин дә бит сезнең яныгызга матур күлмәк киеп килдем. Ул бал итәкле,төрле бизәкләр белән бизәлгән. Ничек уйлыйсыз, минем күлмәгемә килешер микән, киеп карыйм әле. Тагын нәрсә бар сандыкта?
Балалар:Алъяпкыч бар.
Тәрбияче: Әйе, балалар, бу татар хатын-кызлары кия торган алъяпкыч. Алъяпкычны төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Бу нәрсә, балалар?
Балалар:Яулык
Тәрбияче: Әйе, элек-электән татар хатын-кызлары башларына яулыклар бәйләгәннәр. Мин дә бәйлим әле. Ә менә монысы нәрсә балалар?
Балалар: Калфак.
Тәрбияче: Калфакларны хатын-кызлар кигәннәр, аларны да бик матур итеп чиккәннәр.Балалар, ә сез калфак турында шигырь беләсезме?
Балалар:
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул –
Татар кызы, дисеннәр.
Тәрбияче: Бу нәрсә, балалар?
Балалар:Түбәтәй
Тәрбияче: Әйе, балалар,түбәтәйгә дә бизәкләр чиккәннәр, аларны ир-атлар кигән. Балалар, ә сез түбәтәй турында шигырь беләсезме?
Балалар:
Түбәтәй кидем мин,
Көзге каршына килдем:
-Менә шундый була ул
Татар малае! – дидем.
Тәрбияче: Бу нәрсә, балалар?
Балалар:читекләр.
Тәрбияче: Дөрес.Аны ир-атлар да, хатын-кызлар да кигәннәр. Гадәттә читекләр татар халык бизәкләре белән бизәлә.Балалар, әйтегез әле, мин нинди милләт киеменә киендем?
Балалар: Татар халкының милли киеменә.
Интерактив уен “Кыз белән малайны татар халкының милли киеменә киендер”
Тәрбияче: Әйе.Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән кыз белән малайны татар халкының милли киемнәренә киендерик. (Интерактив тактада эшләү)Балалар, без бу кыз белән малайны нинди киемнәргә киендердек?
Балалар: Без аларга татар халкының милли киемнәрен кигездек.
Тәрбияче: Әфәрин, алар бик матур булды. Хазер, балалар, тагын бер уен уйнап алыйк.
Сүзле уен “Әйе”, ”Юк”
1.Татар ир-атларының милли баш киеме- калфак.( Юк)
2.Татархатын - кызларының милли баш киеме – калфак ( Әйе)
3. Читекләрне хатын-кызларгына кигән (юк)
4.Камзул озын һәм кыска була.( Эйе)
5.Татар халыкның милли киемнәре: калфак, түбәтәй, читекләр... ( Әйе)
Дидактик уен “Парын тап”
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле “Парын тап” дигән уенны уйнап алабыз
Һәр балага бизәкнең яртысы бирелә. Алар шулар арасыннан бизәкнең икенче яртысын эзләп табалар һәм бизәкнең исемен атыйлар.
Балалар: Ләлә чәчәге (тюльпан), кыңгырау чәчәге (колокольчик), кәнәфер чәчәге (гвоздика), яфрак, өч яфрак (трехлистник)
Уен “Кулъяулык алыш”
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, минем нинди матур кулъяулыгым бар. Ул да татар халкының милли бизәкләре белән бизәлгән. Әйдәгез әле, бергәләп, “Кулъяулык алыш” уенын уйнап алабыз.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Музыка астына кулъяулыкны бер-берсенә түгәрәк буенча җибәрәләр. Музыка туктагач, кемдә кулъяулык кала, шуңа җәзабирелә.(әтәч булып кычкыру, бию һ.б.)
Тәрбияче: Яхшы, балалар, әзрәк ял итептә алдык.
“Кулъяулык бизәү”
Тәрбияче: Балалар, мин сезгә минем кулъяулыгым кебек,матур итеп кулъяулыклар бизәргә тәкдим итәм. Сезгә һәрберегезгә татар халкының милли бизәкләре бирелгән.Шул бизәкләрне матур итеп кулъяулыкларга төшереп буярга кирәк була. Аннан соң аларны киптереп үтүкләргә кирәк булачак.
-Булдырдыгыз, балалар, сез кулъяулыкларны матур итеп милли бизәкләр белән бизәдегез.
3. Йомгаклау.
Тәрбияче:Балалар без сезнең белән бүген нишләдек? Искә төшереп китик әле. (Балалар җавабы)Әйе,татар халкының милли киемнәренискә төшердек.Балалар, сезгә нәрсәләр ошады? (балалар җавабы).Рәхмәт,балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга дөрес итеп җавап бирдегез, уйнадыгыз. Бик тырыштыгыз. Хазер инде безгә саубуллашырга да вакыт килеп җитте. Саубулыгыз.(Саубуллашу)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.
УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".
Тематическое занятие для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...
“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”
Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....
Доклад Тема: Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте.
Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте. (Чыгыш)...
“Татар халкының милли киемнәре”
Милли киемнәрнең нәфис бизәлешләренә соклану хисләре тәрбияләү. Милли культураның үткәненә һәм бүгенгесенә балаларны якынайту. Милли киемнәрнең хатын-кыз һәм ир-атныкын үзенчәлекләренә карап...
Татар халкының милли киемнәре.
Татар халкының милли киемнәре....