Сценарий "Өй юу өмәсе"
классный час (старшая группа)

Ахметшина Айсина Хамитовна

Сценарий "Өй юу өмәсе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл oy_yuu_omse.docx19.51 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Саба муниципаль районы “Килдебәк “Кояшкай” балалар бакчасы

Өй юу өмәсе

(сценарий)

Тәрбияче:Әхмәтшина Айсинә Хәмит кызы

2023

                                  Өй юу күренеше өмәсе

Максат:балаларны татар халкының өй юу өмәсе аша аның фольклоры белән таныштыру; халык уеннары аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; хезмәтне ярату, бер-береңә ярдәмчел булырга өйрәтү.

Җиһазлар: авыл өен бизәү өчен (мендәрләр, япмалар), чиләкләр, скамейкалар, авыл киртәсе (рәшәткә).

Кулланылган әдәбият:Ш.Галиев, Ф.Тарханова китаплары.

Ике бала кара-каршы очрашалар. Берсенең кулында чиләк-көянтә. Икенчесенең кулында туп.

1 бала:Чиләкләрем кечкенә,

             Көянтәм дә кеченә,

             Ә шулай да әнинең,

            Ярап куям эшенә.

       Мин дә әни шикелле

       Көянтә асып кайтам.

       Мин дә әни шикелле

       Вак кына басып кайтам. (Фирүзә Җамалетдинова “Судан кайтам”).

2 бала: -Әйдә, урамга уйнарга!

1 бала:Юк, чыга аламыйм. Бүген бездә өй юалар.

2 бала:Өй юалар?Сезенең шундый зу-у-ур машинагыз бармы?

1 бала:Юк, инде. Өйне машинага салып юмыйлар. Ә элек-электән калган гореф-гадәт буенча, өмә ясыйлар. Әйдә, син дә безгә кил, булышырсың.

2 бала:Әйдә, киләм.

Өй күренеше. Алда ике тәрәзә ясалган. Ян-якта киртә буенда скамейкалар.

Бер төркем чыга. Кулларныда чиләкләр, чүпрәкләр.

-Әйдәгез, әле бергәләп, өйне ялт иттерик.

Ләгәнгә җылы су алып,

Чүпрәк алып кулына,

Диана өй җыештыра —

Ярдәмләшеп тор гына.

 

Башта дымлы чүпрәк белән

Сөртеп чыкты тузанны.

Аннары келәм чистартты,

Кәнәфи дә кузгалды.

 

Өстәл астына да керде

Җитез генә үрмәләп,

Ә идәнне иң соңыннан

Юып чыктык бергәләп. (Флера Тарханова “Ялт иттерде бүлмәне”)

-Мин түшәмнәрне юармын.

-Ә мин тәрәзәләрне.

Кемнәр соң һәрвакыт миңа

Булышалар бар эштә?

Ике дустым — ике кулым

Ярдәм итә һәр төштә. (Мәрзия Файзуллина “Ике дустым”).

-Мендәрләрне кояшка чыгарып куярга кирәк.

-Кояш исен сеңдергән мендәрләрдә йоклау рәхәт.

Скамейкаларга мендәрләр тезеп куела.

-Эшләр инде төгәлләнде. Челтәрләрне юып эләсе генә калды.

Җырлы –хәрәкәтле җыр:

1)Уабыз, уабыз,

Уабыз без керне (куллары белән ке юу хәрәкәте ясыйлар)

Карагыз безнең кулларга,

Карагыз бире.

2)Чайкыбыз, чайкыйбыз

Чайкыйбыз без керне (керне чайкау хәрәкәте күрсәтәләр)

Карагыз безнең кулларга,

Карагыз бире.

3)Сыгабыз, сыгабыз,

Сыгабыз без керне (сыгу хәрәкәте күрсәтелә)

Карагыз безнең кулларга,

Карагыз бире.

4)Эләбез,эләбез,

Эләбез без керне (элү хәрәкәте күрсәтелә)

Карагаз безнең кулларга

Карагыз бире.

-Кызлар, бәлеш исе, коймак, өчпочмак исе килә. Эшләр инде төгәлләнгәч, чәйләп алсак та була.

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына — чәкчәк.

 

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

 

Һәркемгә чыгар өлеш:

Ба р кыстыбый һәм бәлеш!

— Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар! (Шәүкәт Галиев “Кунаклар”).

Өмә чәй табыны янында төгәлләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...