ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ
методическая разработка (старшая, подготовительная группа)

Максат: Гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme.docx28.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Гаилә бәйрәме

Максат: Гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү

Җиһазлау: Шарлар, бәйрәмчә бизәлгән ширма, әкияти гаиләләргә утырырга урыннар әзерләнгән, һәр әкияти гаиләгә мультфильм белән бәйле предмет( “Фиксиклар”- зур шөреп һ.б.. инструментлар, “Простаквашино”- сот бутылкасы,” Оранжевая корова”- өстәлгә чәйнеп,чокыр,ваза белән чәчәк, “Өч песи”- гармун , “  Борбоскиннар”- футбол тубы яки уенчык               ,” Дуңгыз баласы Пеппа”- динозавр),гаиләләр кергәндә мультфильмнардан музыка, “сихерле” ташлар, 4 нче бирем өчен аллы-артлы хәрефләр

       р

     я

б

а

к  

г

      у

     к

      с

ы  

       н

     а

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, бүген бездә Гаилә бәйрәме!  Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була

Лунтик :  Исәнмесез, исәнмесез! (*“Лунтик” мультфильмыннан музыка)

Алып баручы: Исәнмесез!Безнең кунагыбыз да бар икән әле... Безгә кем килгән сон кунакка ?

Балалар: Лунтик килгән ..

Лунтик: Мин ишек артыннан тыңлап-тыңлап тордым да сезнең янга керәсем килде.. Сез монда ниндидер гаилә турында сөйләштегез. Минем беләсем килә нәрсә соң ул гаилә?. Мин бит айдан төштем,җирдәге бөтен әйберне өйрәнәсем ,күрәсем килә...

 Алып баручы. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.,Лунтик,әйдә безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!  Гаиләләребез арасында иң бердәм, җитез, тапкырны билгеләрбез.

 Бүген бездә тагын кунаклар бар- гади генә түгел- әкияти гаиләләр. Алар үзләре турында  шигырь аша белдертергә телиләр.

 1нче гаилә:( “Простаквашино ”гаиләсе)

 Әти-әнием шәһәрдә яши.

Дядя Федор дип дәшә.

Авыл өе белән яшим

Урман-сулар янәшә.

2нче гаилә( “Барбоскиннар” гаиләсе)

Без әти-әнигә биш туган

Бар да тырыш,бар да булган:

Абыйларның берсе- спортсмен.

Эле тагын берсе дә бар

 Эксперемент ярата торган.

3нче гаилә (“Фиксиклар” гаиләсе)

Бер техника ватык булмый

Әгәр без өйдә булсак,

Хуҗалары  бик тә риза

Әгәр гел  рәтләп торсак

4нче гаилә( “Өч песи” -“Три кота” гаиләсе)

Безнең матур җырыбыз бар:

“Миу-миу” һәм бию

 Гаиләбезгә бик тә охшый

“Молодцы бит сез !“дию.

5нче гаилә (“Оранжевая корова» гаиләсе)

Яшибез без шәһәрдә,

Авылны яратабыз

Анда яши Коля дустыбыз

Шуңа бик охшатабыз!

6нчы гаилә (“ Дуңгыз баласы Пеппа” “Свинка Пеппа” гаиләсе)

Пычракта без сикерәбез

Энем белән  бергәләп

Сиюзи дустым һәм башкалар

Безгә йөриләр килгәләп

 Лунтик : Мин бик,бик шат. Нинди матур  гаиләләр.   Мин сезгә шундый матур булганыгыз өчен минем  айдан алып төшкән “ сихерле” ташларымны бүләк итәсем килә.

Алып баручы : Бик рәхмәт,афәрин,Лунтик. Әйдә болай эшлибез.  Гаиләләрнең матур, дөрес җаваплары өчен  әкияти гаиләләребезгә  шушы сихерле ташларынны биреп  бар. Кемнең сихерле ташлары  купме җыелыр икән..

Лунтик: Бик рәхәтләнеп.

Алып баручы: Безнең җанатарларыбыз – болельщикларыбызга да  җаваплары, актив булулары өчен “сихерле “ташларыңны бирерсеңме ,Лунтик

Лунтик: Яхшы, яхшы бирермен

 Алып баручы: Безнең әкияти гаиләләребез һәрберсе үзләренчә иҗади, сәләтле. Аларга өй эше бирелгән иде.Әйдәгез аларны тыңлап үтик әле.(*1нче бирем-  һәр гаиләдән концерт номеры)

Алып баручы: Безнең бакчага йөрүче балаларыбыз барсы да бик сәләтлеләр. Алар бик матур итеп бии.Әйдәгез балалар бер биеп алыгыз әле

 БИЮ( *малайлар,кызлар  бергә) “Дочки-сыночки”

Алып баручы: Булдырдыгыз,афәрин, балалар!

Әкияти гаиләләребезгә белән алдагы биремгә күчик.

Ул безнең “Могҗизалар кыры” (*2нче бирем)  дип аталыр

1. Эченә бәрәңге, тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ризык. 8

хәрефтән.

(Кыстыбый)

2. Милли татар ризыгы.8 хәрефтән. ( Өчпочмак).

3. Бик үзенчәлекле ашамлык. Эчлеге кат-

кат итеп өелә, 7 хәрефтән.( Гөбәдия).

4. Күркәм ризык, туй мәжлесенец бизәге. 6 хәрефтән. ( Чэк- чэк.)

5. Иң борынгылардан саналган эчемлек. 5 хәрефтән.( Әйрән).

6. Җиләк- Җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык. 3

хәрефтән.(Как).

7. Каз өмәсе табынының бизәге. 8 хәрефтән. (Тәбикмәк).

8. 2 сүздән тора. Татар халкыныц милли ризыгына керә.7 хәрефтән.(Кош

теле)

Алып баручы: Бик тапкырлар икән үзегез.Аеруча да әниләребез Рәхмәт җавапларыгыз өчен. Әниләребез –өебезнең күрке .Алардан башка ашауның тәме, яшәүнең яме Әниләребеә пешергән ризыктан да  тәмлесе юктыр.Без аларны яратабыз ,кадерлибез, зурлыйбыз! Әниләребез, безнең әти-әниләребезнең әниләре- әбиләребез,дәү әниләребез- алдагы җыр сезгә багышлана.

 ҖЫР”Буду маме помогать»

Алып баручы

Алдагы бирем- балаларга “Әйе-юк”уены булачак (* 3нче бирем)

 ( Әйе-тыныч кына басып торабыз, юк- аяклар белән идәнгә тибү хәрәкәтләре ясыйбыз.)

 Тиз генә җавап бирергә.

-         Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк. (Әйе)

-         Җәй артыннан кыш килә.(Юк)

-         Куянның колаклары кыска, койрыгы озын. (Юк)

-         Китап- кешенең дусты.(Әйе)

-         Татарлар ике куллап исәнләшәләр. (Әйе)

-         Әтәч йомырка сала. (Юк)

-         Боз кардан тизрәк эри. (Юк)

Алып баручы: Безнең группабыз кызлары  бик матур һәм чаялар. Бергә дус-тату уйнарга, биергә бик яраталар.Балаларыбыз әтиләрен дә бик яраталар.Булып узган бәйрәм хөрмәтенә аларга бию багышлый безнең кызларыбыз биюе

БИЮ “Папа”

 Алып баручы:

Ә хәзер җанатарларыбыз белән уйнап алырга тәкъдим итәбез

“ТУЗАН СУЫРТКЫЧ” УЕНЫ (* җанатарлар арасыннан ике командага алтышар кеше чакырыла)

Алып баручы :Безнең җанатарларыбыз да бик җитезләр икән,рәхмәт аларга

Алып баручы:   Ир затларыбыз  -безнең яклаучыбыз, гаиләбезнең терәге.  Алар көчле, кыю, тырышлар.Аларны  алдагы биремдә сынап карыйк әле

 (* 4 нче бирем)

 (*Аллы-артлы хәрефләр киелә, табышмакка  җавапны  табырга һәм дөрес итеп  тезелеп басырга тиеш булалар)

1нче табышмак:

Кечкекнә генә йорт,эче тулы корт (*кыяр)

2нче табышмак:

 Үзем туныйм,үзем елыйм да елыйм(* суган)

3нче табышмак

Үзе- бер бөртек,

Эче-мең бөртек,

Башы –җирдә,

Койрыгы- коймада (*кабак)

       р

     я

б

а

К  

г

       У

      К

          с

ы  

        н

         а

 Алып баручы: Булдырдыгыз,афәрин әтиләребез.

Алып баручы:Ә хәзер безнең егетләребез  әниләренә багышлап “ Син курыкма,әнием !”биюен башкаралар.

 БИЮ(*малайлар)

 Алып баручы  Зур рәхмәт,егетләребез! Менә безнең нинди тырыш,акыллы, сәләтле  егетләребез үсеп килә Аллага шөкер.

Алда безнең әкияти гаиләләребезне бердәмлектә, җитезлектә сынап карыйсыбыз.( *5нче бирем)

Һәр гаилә алдында  пазл бирелгән ,аларны  кайсыгыз тизрәк җыя алыр икән карыйк әле (*пазллар җыела)

 Лунтик :  Монда безнең гаиләләр бик күп  “сихри ташлар” җыйды.  Җанатарлар сез кемгә үзегезнең ташларны бирер идегез(* үзләре теләгән гаиләгә ташлар бирәләр)

Алып баручы:   Ә хәзер, Лунтик,  ташларны санап җиңүчене билгелик.(* Ташлар санала җиңүче гаиләләр билгеләнә)

Җиңүчеләребезне котлыйбыз! Бик зур рәхмәт аларга!

Барлык катнашучыларыбызга бәйрәм сәламе- җыр тыңлап үтик!

Җыр “Гармун уйныйм”

Лунтик:  Бик зур рәхмәт барыгызга да,мин гаиләнең нинди булуын белдем! Гаилә ул- бердәмлек, дуслык, бер-беренә ярдәм итү,бер-береңне ярату икән!

Алып баручы:

Әйе син бик дөрес аңлагансын

Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса;

Гаилә учагы hәрвакыт

Безне җылытып торса.

Тормыш җиңел бергәләшеп,

Тату торганда.

Янәшәдә әти белән

Әни булганда!

 Шуның белән безнең Гаилә бәйрәме ахырына якынлашты! Гаиләләребез имин булсын, балаларыбызны тигезлектә үстерергә язсын! Гаиләләребезнең ир-егетләрен үткән Ватанны саклаучылар көне, ә инде гүзәл затларыбызны якынлашып килүче 8 март- халыкара хатын-кызлар көне белән кайнар котлыйбыз!

 

“Дөрес сайла!” (2слайд) (Дөрес җавап туры килгән сан кадәрле кулны чәбәклибез)

Югач кулларны сөртәбез:1. сөлге, 2.кулъяулык, 3.күлмәк белән.

Өстәлгә җәябез: 1.җәймә, 2.газета,3. ашъяулык.

Ашарга утыргач әйтәбез:1. “Тыныч йокы!”, 2.“Ашыгыз тәмле булсын!”, 3.“Рәхим итегез!”

Макаронны ашыйбыз: 1.кул, 2. калак, 3.чәнечке.

Ашап туйгач әйтәбез:1. “Тәмсез булды!”,2. “Рәхмәт, тәмле булды!”,3. “Аз булды!”

 

 

"Ромашка" уены.

1, Эшләгәнең, кеше өчен булса...( өйрәнүең үзең өчен.)

Оясында ни күрсә...(очканда шул булыр.)

Ата- анасын хурлаган...( үзен хурлаган булыр.)

Яхшы гадәт адәм итә...(яман гадәт эрәм итә.)

2. Ана күңеле балада...( бала күңеле далада.)

Өйнец яме...(бала белән.)

Ата- ана бердәм булса...( балалар күркәм үсә.)

Ачтан үлсәң дә...( ата- анаңны ташлама.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....