Сценарий фольклорного праздника «Гусиное перо» в старшей группе
материал (старшая группа)
Сценарий фольклорного праздника
«Гусиное перо» в старшей группе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kauryy_omese.docx | 23.19 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
детский сад «Ляйсан» села Аитово муниципального района
Бижбулякский район Республики Башкортостан
Сценарий фольклорного праздника
«Гусиное перо» в старшей группе
Подготовила: Гатиятуллина Илзина Шавкатовна
2022 год
«Каурый өмәсе»
Максат: Балаларны «Каз өмәсе», «каурый өмәсе» йолалары белән таныштыру, халкыбызның җыр биюләрен өйрәнү, башкару, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: каурыйлар, канатлар. Зал өмәчә бизәлгән.
Талгын гына «Каз канаты» көе яңгырый.
Лилия Хәерле көн! Исәнмесез балалар!
Исәнмесез хөрмәтле кунаклар!
Без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык.
Бүген бездә каурый өмәсе,
Каурый өмәсе бүген бездә.
Каурый сыдырырга килгән балалар,
Үңыш юлдаш булсын сезгә!
(Балалар түгәрәккә тезелеп утыралар. Әби керә)
Әби: Исән-сау җыелыштыгызмы,балалар?
Сөбханалла – машалла, берегездән – берегез матур икән!
Без кечкенә чагында каз өмәсе көнне балаларны каурый өмәсенә җыялар иде. И-и, кызык була иде безгә!
Менә шул чакларны искә алып, мин сезне уенлы, җырлы, күңелле каурый өмәсенә чакырырга булдым. Әби – бабайларның гореф-гадәтләрен белү һәркайсыбызга фарыз эш ул!
Менә сезгә әрҗә белән каурыйлар, сыдырылган йонны бу кәрзингә җыярсыз – мендәрне бик шәп кабарта ул каурый йоны. Соңыннан сыдырылган каурыйларны су буена чәчәрсез, бәбкәләрнең күп булуын теләп ятарлар алар.
Балалар: Ярар, әби, ярар.
Кызым, балаларны уйнатыйк,җырлатыйк, күңелле итеп эшләсеннәр.
Лилия : Кызлар, канат сыдырасыбыз бар бит әле.
Әйдәгез әле, кем остарак, сыдырыр икән?
Әби: Безнең халыкта «Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашагында колагың селкенсен» дигән мәкаль бар. Әйдәгез әле, җилкенеп эшләп алыйк. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай эшлиләр.
Лилия: каурый биюен биеп курсәтик әле бергәләп
Бию: «Каурый «өмәсе». Л. Хисматуллина көе
Энҗе: Ай-һай, күп монда каурый, әбинең казлары бик күп булган, ахры.
Лилия: Әйе, безнең әби бик эшчән, ел да егермешәр бәбкә үстерә ул.
Энҗе : Аларны үстерергә без дә булыштык шул:
Тилгән, тилгән,
Бәбкә алырга килгән,
Бер аягы тимердән,
Бер аягы камырдан, көш-көш!
дип тилгәннәрдән сакладык.
Линара : Мин дә беләм:
Тилгән, тилгән,
Бәбкә күргәч, тилергән,
Бер бәбкә дә алалмыйча,
Көне буе тилмергән.
Лилия : Күз курка, кул эшли, дигэн мэкаль дорес икэн. Каурыйлар бигрэк куп, ничеклэр бетерербез дип курыккан идем, менэ бит эшебез тэгэрэп бара.
Радмир: Синең эшләр ничек? Мурат?
Мурат: Хәлләр шөкер, җилкә чокыр, кабыргам киң, мин кемнән ким? (икенче яктагы малайга төртеп). Әй, Максим, эшләр шәпме.?
Мурат: Авыр эшкә беләк бар,
Кыю эшкә йөрәк бар!
Шулай бит, кызлар?
(кызлар күмәк җыр белән җавап бирәләр)
Биек тауның башларында
Утыра бер алачык.
Күп сөйләште, аз эшләде,
Борчак сибә, мактанчык (көләләр)
Әби: Күрәсезме, күмәк эштә һәркем сынала аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сөйләшмичә дә күңелле түгел бит, кызлар. Әйдәгез малайларның җитезлеген сыныйк, биеп күрсәтсеннәр әле.
(Малайлар башкаруында бию)
“Кылыч” биюе,
Әби : Әйдәгез, табышмаклар әйтәбез.
Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?
Малайлар: Каз, үрдәк.
Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә - такылдык.
Кызлар: Үрдәк.
Башы тарак, койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын уята барысын.
Малайлар: Әтәч.
Лилия: Татар халкы җыр моңга оста булган, әйдәгез бергэләп җырлап алыйк
Җыр “Айдар генәем”
Лилия : Ай-һай, сез җырларга да бик оста икәнсез! Җырлашып, көлешеп каурый беткәнен дә сизми калдык ләбаса! Ә эш беткәч, уйнарга да ярый. Җырлыйк, биик, күңел ачыйк!
(Балалар эшләгән урыннарын җыештыралар)
Әби: безгә бит тагы кунаклар килде, каршы алыйк.(Бәләкәйләр керә)
Кызлар: Әйдәгез,бию биеп алыйк .
Малайлар, кызлар: Әйдәгез, әйдәгез.
“Кымыз” биюе“
“Чыбыркы “ биюе
Бию “Бииләр итек читекләр”
Әби: Каз канаты каурый – каурый
Коймак майларга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?
“Яшерәм яулык” уены
Лилия Түбәтәй :– кызык уен:
Каз өмәсендә була.
Таныштыра, дуслаштыра,
Яшьләрне иске йола.
“Түбәтәй” уены
Әби: Әйе, без сезнең белән бик күп җырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар беләбез. Сез берегездән-берегез оста, сәләтле, уңган балалар. Рәхмәт сезгә.
Лилия: Авылларда бүген кызлар җыры.
Тальян моңы чыңлый өйләрдә.
Күңелләрдән күңелләргә күчеп,
Кабат яңгырый иске көйләр дә.
Мамык кына гуя очып куна,
Кызлар җыры, назы күңелдә,
Иске йолаларны изге итеп,
Муллык җыры җиргә түгелә.
«Әйе шул, шулай шул» җырын җырлыйлар
Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Алты булсын һәммәсе
жырласак та килешэдер,
Бездә каурый өмәсе.
Әйе шул, шулай шул,
Бездә каурый өмәсе.
Кулъяулыкларым күп иде,
Дуслар саен тараттым
Бөтен өмә арасыннан
Каурый өмәсен яраттым.
Әйе шул, шулай шул,
Каурый өмәсен яраттым.
(Әби тәбикмәкләр күтәреп керә)
Әби: Бик зур рәхмәт сезгә.балалар.
Әти-әниләрегезгә итәгатьле, тәүфыйклы,
бәхетле бала булып үсегез. Ә хәзер
каз тәбикмәген авыз итегез.
(Балаларга, кунакларга тараталар)
Күңелле көй яңгырый.
Муз. җит: Кадерле балалар!
Хөрмәтле кунаклар. Менә сезнең белән саубулашыр чак та җитте.
Сау булыгыз. Бу бәйрәм күренеше сезнең күңелләргә дәрт өстәсен!
Музыка яңгырый. Балалар залдан чыга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий фольклорного развлечения "Ярмарка" для детей старшего дошкольного возраста
Сценарий фольклорного развлечения "Ярмарка" для детей старшего дошкольного возраста...
Сценарий фольклорного праздника «Рождество» для детей старшей, подготовительной групп.
Сценарий фольклорного праздника "Рождество" для детей старшей, подготовительной групп...
Сценарий фольклорного праздника «Весенняя ярмарка» для старшей группы детского сада.
Сценарий фольклорного праздника "Весенняя ярмарка" для старшей группы детского сада. Данный материал содержит много интересных музыкальных номеров: танцев, хороводов, песен и игр....
Сценарий фольклорного праздника «Широкая масленица» в старшей группе
Новые поколения людей забывают старые обряды. Традиции – это то, что поддерживает связь с прошлым. А не зная прошлого, нельзя выстроить верное будущее.Масленица в детском саду - это замечательны...
Сценарий фольклорного праздника «Осенние посиделки» в старшей группе.
Зал оформлен в виде русской избы. Действующие лица - Хозяйка (ведущая), бабушка Василиса.Дети в народных костюмах....
Сценарий фольклорного осеннего праздника для детей старшей группы "День рождения капусты"
Сценарий фольклорного праздника "День рождения капусты" прадназначен для детей старших групп ДОУ....
Сценарий фольклорного развлечения «Весну встречаем!» в старшей группе
развлечение на весеннюю тематику...