ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ
план-конспект занятия (старшая группа)
ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ
Алып баручы: Хәерле кич (көн) нәниләребез – безнең кадерлеләребез, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хөрмәтле кунакларыбыз! Сезне бүгенге «Гаилә бәйрәме» белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бәйрәмнәр күңелле үтсен.
№1ҖЫР: «ӘЙЛӘН - БӘЙЛӘН»
Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Нигә шулхәтле кадерле, якын сүз ул?
Гаилә - ул җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан бөркелгән җылылык та шулкадәр көчле булла.
Муса
Бакчабызда – ыгы – зыгы,
Күп кунаклар килгәннәр.
Бездә бәйрәм буласын
Әллә кайдан белгәннәр.
Рэзилэ
Шатлыклар күңелебездә
Ал кояш - күгебездә.
Килегез дуслар, кунака
Гаилә бәйрәме бездә!
Адель
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!
Ранил
Бәйрәм кирәк - әтигә,
Бәйрәм кирәк - әнигә,
Бабай белән әбигә,
Бәйрәм кирәк миңа да
Айлин
Свою мамочку родную,
Уром рано поцелую
Очень нежшно обниму
Угадайте,почему
Я,открою свой секрет лучше мамы в мире нет
Уен
Тотам тотышлы”. 3 уенчы. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.
Иркэ
Бу кичэбез горлэп утсен,
Истэ калсын гомергэ.
Бэйрэмнэрсез яшэп булмый
Жирнен якты йозендэ…
Раил
Бүген – гаилә бәйрәме,
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Данияр
Без бәйрәмнәр яратабыз,
Бәйрәм көннәр еш булсын.
Әти – әни һәм кунаклар
Безгә гел килеп торсын
Алып баручы: Көннең яктылыгы – кояшта,
Күкнең матурлыгы – йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда! – дип язган шагырьләребез әниләребез турында. Чыннан да, безнең әниләр – тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң хөрмәтле газиз кешеләр.
Ростэм
Әни сүзе – иң бөек сүз.
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек була алмас!
№2ҖЫР «ӘНИ КИРӘК»,
Алып баручы: Безнең әниләребез - дөньядагы иң якын, иң яхшы кешеләр. Ә бит әле алар белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар. Әтиләр! Әти! Әтием! Ул гаилә башлыгы, үзе ягымлы, үзе җитди. үзе тырыш, үзе булган, балаларының бәхете, гаилә иминлеге өчен ару-талуны белми, көнне-төнгә ялгап, барлык көчен куя. Кыскасы, гаилә өчен ул төп терәк.
Сэфинэ
Әниләрне – иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?
Таба алмам алмаштырыр кеше
Әйләнсәм дә бөтен доньяны.
Камил
«Балам»,- диеп дәшүе дә бит,
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртуың өчен рәхмәт әти,
Шулай булсын иде гөмергә.
УЗ БАЛАННЫ ТАП УЕНЫ
Алып баручы: Безнең барыбыз өчен дә бик кадерле булган әбиләребез-дәү әниләребез бар. Алар – олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы, тәмле телле.
Айзат:
Мама очень очень
Я тебя люблю
Так люблю,что ночьюв темноте не сплю
Зифа
Иң кадерле, иң хөрмәтле –
Булсын җирдә әбиләр!
Әбиләрне кадерләсәң,
Тыныч булыр ил - көннәр!
Алып баручы: Без бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен бигрәк тә яраткан бабаларыбызга бурычлы. Сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен, илебез тынычлыгы өчен, күгебез аяз булган өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә.
Авлау ой озек
Әби йон эрләп утыра, кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра. Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә. Алып баручы, әбиләр, кызлар малайлар милли киемнәрдән.
З.И. : Кызым, кем бар икән кара әле.
ИРКЭ: Ярар, әби.
Күрше әби керә, исәнләшә: Исәнмесез күршеләр, хәлләрегез ничек?
З.И. Исәнме күршекәем. Бик вакытлы кердең әле, балалар кунакка китте, менә оныгым белән боегып утырабыз әле.
Дания А. Эх ахирәткәем, без яшь чакта бик күңелле итеп аулак өйләр уздыра идек. Кызлар -егетләр бергә җыелып җырлар җырлый идек, уеннар уйный идек.
З.И. Хәзер яшьләр ял итә дә белмиләр, телевизор, ноутбукка, телефонга карап тик утыралар, дөньяларын онытып.
Иркэ: Әби, нәрсә була ул аулак өй. Сөйләп бир әле безгә.
З.И. Бер кыз яки егетнең әти-әнисе кунакка китсә, бу өйдә аулак өй була иде. Кызлар янына егетләр киләләр иде. Шул чагында яшьләр уен-көлке, җыр-бию оештыралар иде.
Иркэ: әби, әйдә без дә аулак өй үткәрәбез.
З.И: Бик рәхәтләнеп, син кызларыңны чакыр. Кыз ноутбук аша кызларны чакыра. Мин кызларга хат җибәрдем хәзер килеп җитәрләр.
Дания А: менә кызлар килеп тә җитте.
Хуш киләсез, кунаклар,
Рәхим итегез түргә!
Сезне көттек бик сагынып,
“Аулак өй” үткәрергә!
Халкыбыз йолаларын
Искә төшерик әле
Күңелле итеп бүген
“Аулак өй” үткәрик әле.
№3 Шома бас музыка
Милли көй астында кызлар кул эшләре эшлиләр. Чигү чигәләр, бәйлиләр. Һәрбер кыз нәрсә булса да эшләргә тиеш. Кемдер чигә, кемдер тегә.
Дания А. Кызлар, берәр җыр җырласак күңеллерәк булып китәр.
№4“Шәл бәйләдем” җыры
. Җыр җырлаганда кызлар әбиләреннән карап, бию хәрәкәтләре дә ясыйлар.
Егетләр аулак өйгә барырга әзерләнәләр.
1.Ранил. Егетләр, бүген Әдиләләрдә аулак өй. Әйдә, барыйк, кызлар карыйк.
“Их, сез, матур кызлар” көе уйнатыла, гармун тотып малайлар керә.
2.Камил: Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.
Кызлар: Юк, юк, кертмибез.
Малайлар: Кызлар кертегез инде без сезгә бүләк алып килдек.
Кызлар : .Әллә кертәбезме?
Малайлар керә. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелеп басалар.
Камил: Сәлам сезгә, кара күзләргә, нурлы йөзләргә.
3.Камилэ: Сәламегезне алдык, кесәгә салдык.
4.Сәлим:Һай кызлары, кызлары,
Янып тора күзләре.
5.Сэмиэ:Безнең авыл егетләре
Берсеннән-берсе матур,
Үзе матур, сүзе матур,
Туган илдә бер батыр.
6.Адел:
Безнең авылның кызлары
Берсеннән-берсе чибәр,
Шул чибәрләр хөрмәтенә
Өздереп җырлап җибәр.
З.И: Бигрәк оста сөйлисез икән. Булдырдыгыз! Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз! “Йөзек салыш” уенын беләсезме соң?
№5 Йөзек салыш” ШОМА БАС МУЗЫКА
Малайлар, кызлар: Беләбез, беләбез!
Санамыш ярдәмендә йөзек салучыны билгелиләр.
Камилэ: Йөзек салучыны үзем билгелим!
Санамыш:
Әке, бәке, кыек сәке
Саескан, чыпчык,
Син кал, бу –чык!
Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җәза бирәбез?
Тотылган уенчы я җырлый, я бии, я шигырь сөйли.
Сэминэ: Малайлар, тагын нинди һөнәрләрегез бар?
7.Муса: Әйдәгез, такмаклар әйтешәбез!
8Ранил: Исәнмесез, саумысез,
Нигә кәҗә саумыйсыз,
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
9.Ростэм: Ике сарык юлга чыккан.
Кулларында чемодан,
Иреннәрен буяганнар,
Ә битләре юмаган.
10Иркэ: Йорт кошларын ашатырга
Иртүк чыгам сарайга.
Тавыкларга тоз ялатам,
Печән салам казларга.
Сәлим. Йөзләремә килешәсен,
Кайлардан гына белгән.
Туган көнгә дәү әтием,
Кәләпүш алып килгән.
З.И. И безнең яшьләр дә булдыра икән. Аулак өйдә төрле уеннар уйный идек. Үскәнем түбәтәең бик матур икән, әйдәгез, “Түбәтәйле” уенын уйныйбыз.
Бергә: Әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз. Балалар түгәрәккә басалар.
№:6 “Түбәтәй”уены уйныйлар.
Түбәтәеңнең кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм дигәнсең.
Түбәтәй калган бала уртага чыга, түбәтәйне башына кия,балалар аңа карап җырлыйлар.
Туп-туп-туп түгәрәк түбәтәй (2 тапкыр)
Түбәтәең укалы,
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды. Түбәтәй кигән бала бирем үти.
Камил: Кызлар без сезгә бүләккә бию дә алып килдек.
№7Малайлар биюе
Дания А. Рәхмәт, балалар, бик әйбәт ял иттердегез, яшьлекне искә төшердегез.
З.И: Бигрәк тә күңелле ял булды. Болай булгач гореф- гадәтләребез югалмый икән. Рәхмәт сезгә, балалар!
Очраштыра, кавыштыра
Дуслаштыра “Аулак өй”!
Уйната да, җырлата да,
Биетә дә “Аулак өй”!
З.И! Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк, киләчәк буыннарга да тапшырыйк!
Данил
Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Кем дисезме? Ул кеше –
Минем әти, әлбәттә.
Илзат
Минем әтием тырыш,
Таң белән эшкә китә.
Кирәк булса, әниемә,
Миңә дә ярдәм итә.
Раяна
Утын яра, маллар карый,
Хәттә керләр дә юа.
Әни өйдә булмаганда
Аш та пешереп куя.
Сэминэ
Җырлыйбыз әтиләр хакында,
Үсәбез аларның кулында.
Әтиләр кул куйса иңбашка
Яктырак елмая кояш та.
Амиля
Бабай янымда булганда –
Бернәрсәдән курыкмыйм.
Аның сүзе – миңа закон.
Бабамны гел тыңлыйм мин.
УЕН Уен “Йомганны кем тизрәк чорный?”
№8ҖЫР «СОЛДАТЛАР»
Ш.Ранил
Иң кадерле кешеләребез сез
Әтием һәм әнием.
Сез булганга, без бәхетле
Тыныч, рәхәт яшибез
Камилэ
Гөлләр елмаеп баш ия:
Яшәгез кадерле әти-әниләр.
Сез булган урыннарда
Мәңгелек яз яме бар.
Динэ
Авырсаң да янда торалар
Төне буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Алар бит безне саклый.
Сэлим.
Кая барсаң-шунда әткәй йөзе,
Кая барсам-әнкәй күңелдә
Алар гына шулай безнең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Ясминэ
Әти-әни, сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле,
Кояш сыман, әнием якын булса,
Әтием дә шундый кадерле.
Нурсил
Рәхмәт сезгә, әти-әниләр
Тыныч булсын иде күгебез
Озын-озак шулай бергә-бергә
Үтсен иде безнең гомеребез
Лэйлэ
Рэхмэт яусын әти-энилэргэ,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әти-әниләргә якты йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык.
Алып баручы: Димәк, безнең өчен әти-әниләр, әби-бабайларыбыз, иң кадерле, иң газиз кешеләр. Без алар белән чын күңелдән горурланабыз, алар ярдәмен һәрвакыт тоябыз, бер гаилә булып яшибез. Гаиләдә кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга, һәркем үз урынын, үз бурычын-вазифасын үтәргә тиеш.
Алып баручы: Сезгә булган безнең хөрмәтебез.
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч,
Зур бәхетләр!
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньдагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен!
«СОЛДАТЛАР»
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган,
Зур абый да солдат булып
Ил чикләрендә торган.
Кече абый салдат булып
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам
Үсим генә аз гына.
«ӘНИ КИРӘК»
Көннәр якты булсын өчен
Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
Әни кирәк!
Дөнья якты булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк!
Иң кадерле кеше җирдә -
Әни димәк!
Өебезгә үтегез.
ҖЫР: «ӘЙЛӘН - БӘЙЛӘН»
Сездә безгә кушылыгыз
Без шатлык таратабыз
Тирә-янны яңгыратып
Җырларга яратабыз.Әйлән - бәйлән
Әйлән - бәйлән
Безнең белән, безнең белән әйлән
Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.
Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып да тып.
Бер башласак бик тиз генә
Булмас безне туктатып.
Ягез сез дә кушылыгыз
Утырмагыз, торыгыз
Җырлый-җырлый биик әле
Сез кул чабып торыгыз.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gail_byrme.docx | 35.91 КБ |
Предварительный просмотр:

#1056;анил. Егетләр, бүген Әдиләләрдә аулак өй. Әйдә, барыйк, кызлар карыйк.
“Их, сез, матур кызлар” көе уйнатыла, гармун тотып малайлар керә.
#1050;амил: Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.
Кызлар: Юк, юк, кертмибез.
Малайлар: Кызлар кертегез инде без сезгә бүләк алып килдек.
Кызлар : .Әллә кертәбезме?
Малайлар керә. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелеп басалар.
Камил: Сәлам сезгә, кара күзләргә, нурлы йөзләргә.
3.Камилэ: Сәламегезне алдык, кесәгә салдык.
#1057;әлим:Һай кызлары, кызлары,
Янып тора күзләре.
#1057;эмиэ:Безнең авыл егетләре
Берсеннән-берсе матур,
Үзе матур, сүзе матур,
Туган илдә бер батыр.
#1040;дел:
Безнең авылның кызлары
Берсеннән-берсе чибәр,
Шул чибәрләр хөрмәтенә
Өздереп җырлап җибәр.
З.И: Бигрәк оста сөйлисез икән. Булдырдыгыз! Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алабыз! “Йөзек салыш” уенын беләсезме соң?
№5 Йөзек салыш” ШОМА БАС МУЗЫКА
Малайлар, кызлар: Беләбез, беләбез!
Санамыш ярдәмендә йөзек салучыны билгелиләр.
Камилэ: Йөзек салучыны үзем билгелим!
Санамыш:
Әке, бәке, кыек сәке
Саескан, чыпчык,
Син кал, бу –чык!
Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җәза бирәбез?
Тотылган уенчы я җырлый, я бии, я шигырь сөйли.
Сэминэ: Малайлар, тагын нинди һөнәрләрегез бар?
7.Муса: Әйдәгез, такмаклар әйтешәбез!
8Ранил: Исәнмесез, саумысез,
Нигә кәҗә саумыйсыз,
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
#1056;остэм: Ике сарык юлга чыккан.
Кулларында чемодан,
Иреннәрен буяганнар,
Ә битләре юмаган.
10Иркэ: Йорт кошларын ашатырга
Иртүк чыгам сарайга.
Тавыкларга тоз ялатам,
Печән салам казларга.
Сәлим. Йөзләремә килешәсен,
Кайлардан гына белгән.
Туган көнгә дәү әтием,
Кәләпүш алып килгән.
З.И. И безнең яшьләр дә булдыра икән. Аулак өйдә төрле уеннар уйный идек. Үскәнем түбәтәең бик матур икән, әйдәгез, “Түбәтәйле” уенын уйныйбыз.
Бергә: Әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз. Балалар түгәрәккә басалар.
№:6 “Түбәтәй”уены уйныйлар.
Түбәтәеңнең кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм дигәнсең.
Түбәтәй калган бала уртага чыга, түбәтәйне башына кия,балалар аңа карап җырлыйлар.
Туп-туп-туп түгәрәк түбәтәй (2 тапкыр)
Түбәтәең укалы,
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды. Түбәтәй кигән бала бирем үти.
Камил: Кызлар без сезгә бүләккә бию дә алып килдек.
№7Малайлар биюе
Дания А. Рәхмәт, балалар, бик әйбәт ял иттердегез, яшьлекне искә төшердегез.
З.И: Бигрәк тә күңелле ял булды. Болай булгач гореф- гадәтләребез югалмый икән. Рәхмәт сезгә, балалар!
Очраштыра, кавыштыра
Дуслаштыра “Аулак өй”!
Уйната да, җырлата да,
Биетә дә “Аулак өй”!
З.И! Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк, киләчәк буыннарга да тапшырыйк!
Данил
Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Кем дисезме? Ул кеше –
Минем әти, әлбәттә.
Илзат
Минем әтием тырыш,
Таң белән эшкә китә.
Кирәк булса, әниемә,
Миңә дә ярдәм итә.
Раяна
Утын яра, маллар карый,
Хәттә керләр дә юа.
Әни өйдә булмаганда
Аш та пешереп куя.
Сэминэ
Җырлыйбыз әтиләр хакында,
Үсәбез аларның кулында.
Әтиләр кул куйса иңбашка
Яктырак елмая кояш та.
Амиля
Бабай янымда булганда –
Бернәрсәдән курыкмыйм.
Аның сүзе – миңа закон.
Бабамны гел тыңлыйм мин.
УЕН Уен “Йомганны кем тизрәк чорный?”
№8ҖЫР «СОЛДАТЛАР»
Ш.Ранил
Иң кадерле кешеләребез сез
Әтием һәм әнием.
Сез булганга, без бәхетле
Тыныч, рәхәт яшибез
Камилэ
Гөлләр елмаеп баш ия:
Яшәгез кадерле әти-әниләр.
Сез булган урыннарда
Мәңгелек яз яме бар.
Динэ
Авырсаң да янда торалар
Төне буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Алар бит безне саклый.
Сэлим.
Кая барсаң-шунда әткәй йөзе,
Кая барсам-әнкәй күңелдә
Алар гына шулай безнең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Ясминэ
Әти-әни, сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле,
Кояш сыман, әнием якын булса,
Әтием дә шундый кадерле.
Нурсил
Рәхмәт сезгә, әти-әниләр
Тыныч булсын иде күгебез
Озын-озак шулай бергә-бергә
Үтсен иде безнең гомеребез
Лэйлэ
Рэхмэт яусын әти-энилэргэ,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әти-әниләргә якты йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык.
Алып баручы: Димәк, безнең өчен әти-әниләр, әби-бабайларыбыз, иң кадерле, иң газиз кешеләр. Без алар белән чын күңелдән горурланабыз, алар ярдәмен һәрвакыт тоябыз, бер гаилә булып яшибез. Гаиләдә кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга, һәркем үз урынын, үз бурычын-вазифасын үтәргә тиеш.
Алып баручы: Сезгә булган безнең хөрмәтебез.
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч,
Зур бәхетләр!
Юлдаш булсын сезгә гомергә!
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньдагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен!
«СОЛДАТЛАР»
Бабай да солдат булган,
Әти дә солдат булган,
Зур абый да солдат булып
Ил чикләрендә торган.
Кече абый салдат булып
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам
Үсим генә аз гына.
«ӘНИ КИРӘК»
Көннәр якты булсын өчен
Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
Әни кирәк!
Дөнья якты булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк!
Иң кадерле кеше җирдә -
Әни димәк!
Өебезгә үтегез.
ҖЫР: «ӘЙЛӘН - БӘЙЛӘН»
Сездә безгә кушылыгыз
Без шатлык таратабыз
Тирә-янны яңгыратып
Җырларга яратабыз.Әйлән - бәйлән
Әйлән - бәйлән
Безнең белән, безнең белән әйлән
Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.
Без биибез тыпыр-тыпыр,
Без биибез тып да тып.
Бер башласак бик тиз генә
Булмас безне туктатып.
Ягез сез дә кушылыгыз
Утырмагыз, торыгыз
Җырлый-җырлый биик әле
Сез кул чабып торыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.
Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....
МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел
- Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү- Гаиләләрдә балаларны милли рухт...
"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)
Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...
“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе
Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...
"Безнең гаилә-тату гаилә"
Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....
- Мне нравится (1)