Сценарий новогоднего утренника "Чыршы бәйрәме" для детей ясельной группы ( на татарском языке)
методическая разработка (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Чыршы бәйрәме
( 1 кечкенәләр төркеме өчен)
Катнашалар:
Зурлар: Алып баручы, Кар кызы, Аю.
Балалар: Акбай, Песи, Куян (уенчык).
А.б. Күрәсезме чыршыны:
Матур итеп киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
Балалар чыршы тирәли йөриләр. Тәрбияче балаларга төрле сораулар бирә. Мәсәлән, чыршы матур бизәлгәнме? Анда нинди уенчыклар бар? Кайсы уенчык сиңа бигрәк тә ошый?
А.б. Чыршы, чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Чыршы бәйрәме -
Ямьле бәйрәм бит.
Чыршы янында
Биеп әйләник.
Җыр "Чыршы янында"
А.б. Чыршы, чыршы, Яңа елда
Матур итеп бизәлгән.
Баштан алып аска кадәр
Уенчыклар тезелгән.
Балалар чыршы янында
Бииләр һәм уйныйлар.
Чыршыдагы утларга
Сөенешеп карыйлар.
Ә хәзер утларга өрегез. Утларны сүндереп уйныйбыз. (Чыршының утлары сүнә.)
А.б. Балалар, әйдәгез, кул чабыйк әле. (Чыршыда утлар кабына)
А.б. Балалар, әйдәгез, тагын утларга өрегез. ( Утлар сүнә).
А.б. Ә хәзер тагын кул чабыйк әле. (Утлар кабынмый.)
А.б. Балалар, карагыз әле, чыршының утлары кабынмый. (Балалар урыннарына утыралар.)
А.б. Утларны кабызырга кем булышыр икән? Балалар бакчасы янында кечкенә кош яши , әйдәгез, аны чакырып карыйк. (Чакыралар.)
(Бер бала, эт киемен киеп керә.)
А.б. Килеп җитең ме, Акбай? Без сиңа җыр җырларбыз.
Җыр "Акбай”
А.б. Балалар, әйдәгез, Акбай белән уйныйк, бәлки чыршыдагы утлар кабыныр.
“Акбай белән уен”
А.б. Юк, утлар кабынмый. Кем булышыр микән?
(Бер бала, песи киемен киеп, чыршыны әйләнеп чыга.)
А.б. Исәнме, песикәй! Син җырларга яратасың мы?
Җыр "Песи" Ан. Александрова
Песи: Мин сезгә бик ашыктым,
Хат тапшырырга килдем.
( Хат алып баручыга тапшыра.)
А.б. ( Хат укый) Урманда бер өй тора, анда Кар кызы яши. Ул сезгә чыршы утларын кабызырга булышыр.
Балалар, әйдәгез Кар кызының өен эзләргә барыйк.
( Балалар чыршыны әйләнеп чыгалар һәм бер өй янында туктап калалар.)
А.б. Нинди матур йорт. Кем яши икән монда?
( Ишек шакый. Өйдән Кар кызы чыга.)
Карчәчек: Мин Карчәчәк, Карчәчәк,
Яшим урманда бик шәп.
Җәнлекләр белән мин дус,
Гомерләрем узмый буш.
А.б. Исәнме, Карчәчәк! Балалар, бу - Карчәчәк - Кыш бабайның кызы. Карагыз әле: нинди матур күлмәге! Башында - кар чәчәге.
Карчәчәк: Сез дә, балалар, бик матур киенгәнсез! Ә сезнең чыршыгыз бар мы? Кая соң ул? Бигрәк чыршыгыз матур бизәлгән! Ә утлары ник сүңгән?
А.б. Карчәчәк, без сине көттек. Утларны кабызырга безгә булышале.
Карчәчәк: Әйдәгез, бергәләп "чыршы, чыршыкай, утыңны кабызчы!". Бәлки ул утларын кабызыр?
Балалар: Чыршы, чыршыкай, утыңны кабызчы!
Карчәчәк: Балалар, кул да чабыйк! ( Чыршы утлары кабына).
Карчәчәк: Ә хәзер, балалар, әйдәгез әле чыршы тирәли йөрик, җырлар җырлыйк.
" Боҗаралар белән җырлы - бию"
Карчәчәк: Булдырдыгыз,балалар! Карагыз әле, минем белән урман хайваннары килгән.
Инсценировка «Следы зверей»
Карчәчәк: Я вижу на снегу следы. Интересно, чьи они? (следы зайца) Это, кто же тут скакал. Это … (заяц пробежал).
(за ширмой появляется заяц)
Заяц:
- Я, заяц, расскажу, как живётся мне в лесу.
К зиме, ребята, побелел, шубу новую надел.
Под кусточком я присяду,
Спрячусь под сосной,
Не увидит, не узнает, зверь меня лесной.
Карчәчәк: Куян, курыкма, әйдә бергәләп биеп алыйк.
Бию “Ак куян”
Заяц: Это, чьи тут следы,
Вам знакомые они?
Зато точно знаю я
Это рыжая …(лиса).
Очень я лису боюсь!
Лучше спрячусь я под куст! (убегает, прячется).
(на ширме появляется лиса)
Лиса: Я зимы не боюсь,
В шубу тёплую ряжусь.
Хвост, красивый какой –
Мне он нравится самой,
Живу в норе. Там сплю, отдыхаю, а затем охотиться начинаю.
Ищу мышку полевую или живность, какую.
Хочу зайца поймать, но мне его не догнать.
Ладно, дети, побегу, может, всё же догоню.
Ёжик:
(появляется, пыхтит)
Зимой , я крепко сплю,
Зарывшись в тёплую нору.
Готовил с осени запас: грибы и ягоды припас (уходит).
Карчәчәк: - Волк зимой по лесу рыщет,
И в лесу кого-то ищет.
(волк идёт, нюхает следы).
Волк: - Кругом снегу намело,
Не видать здесь никого.(уходит)
Карчәчәк: - Мишка , здесь видать ходил и немного наследил. Что-то мишки не видать, видно он улёгся спать. Мишка, мишка – хватит спать, выйди к детям поиграть.
Карчәчәк: Әйдәгез бергәләп аны уятык, бәйрәмне күрмичә кала бит!
(Балалар урындыклар янына басып хәрәкәтләр күрсәтеп торалар):
А.б. Тау башында - кар, кар, балалар кулларны өскә күтәрәләр
Тау астында - кар, кар, кулларны аска төшерәләр
Чыршыда да - кар, кар, куллар белән "өй түбәсе" ясыйлар
Астында да - кар, кар, кулларны аска төшерәләр
Чыршы астында аю йоклый, йоклап күрсәтәләр
Монда бер кем шауламый. бармак белән кисәтәләр
Ә әйдәгез тыпырдыйк - тыпырдыйлар
Аюны без уятыйк!
( Аю "уяна")
Аю: (Уенчык) Урманымда кем шаулый?
Миңа йокларга бирми?
А.б. Аю дускай, җаныкаем,
Йоклап калма, алтынкаем,
Кыш бәйрәмен каршыларга
Кирәк бергәләп барырга.
Аю: Хәзер яныгызга чыгым әле. (Балалар янына аю костюмына киенгән тәрбияче чыга) Нинди бәйрәм ул – Яңа ел?
Балалар: Яңа ел! (Балалар яңа ел турында шигырьләр сөйлиләр).
Яңа ел ул – ак карлар,
Кызыллы-күкле шарлар,
Яңа ел ул – зур бәйрәм,
Күңелле әйлән-бәйлән.
Яңа җырлар, бүләкләр
Һәм дә изге теләкләр.
Аю: Нинди кызык, күңелле бәйрәм икән - Яңа ел бәйрәме! Минем дә күңел ачасым килә. Әйдәгез, уйның һәм биик!
" Аю белән уен"
Карчәчәк: Балалар, ә сез Кыш бабайны беләсезме? Ул минем бабаем. Кыш бабай сезгә зур конфет күчтәнәчкә җибәргән.
А.б. Карчәчәк, безгә бергенә конфет җитми бит.
Карчәчәк: Без конфетны карга күмеп куйык. Аннары тылсымлы сүзләр әйтик, бәлки конфетлар күбәер. ( Барысын да эшлиләр. "Кар" астыннан күчтәнәч белән капчыкны тартып чыгаралар.)
Карчәчәк: Менә, дусларым, сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур, рәхәт яшәгез -
Шул минем теләкләрем! (Бүләкләр тарата).
Аю: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын Яңа ел! ( Кунаклар китә.)
А.б. Без дә кайтыйк төркемебезгә, чыршыга рәхмәт әйтик.
Сау бул инде, Чыршыкай,
Ямьләндердең бүлмәне.
Онытмабыз беркайчан,
Без бүгенге бәйрәмне! ( Чыгалар.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Физкультурный досуг для детей старшей группы на татарском языке "Дуслар белән күңелле"
Театрализованный физкультурный досуг, где артисты - дети....
Сценарий новогоднего утренника "Путешествие по сказкам" для старшей группы на татарском языке
Сценарий новогоднего утренника для старшей группы на татарском языке...
Праздник гусиного пера. Развлечение для детей старшей группы на татарском языке. Нафикова Лилия Ринатовна МБДОУ детский сад "Ляйсан"
Цель: познакомить детей с традициями и обычаями родного народа, воспитывать взаимоуважение к разным национальностям. Развлечение проходит в форме посиделок в гостях у бабушки. Дети знакомятся с правил...
Сценарий русской народной сказки «Репка» для детей ясельной группы
ссылка на видеоhttps://youtube.com/shorts/LIt5-NlzEQQ?feature=share...
Сценарий новогоднего праздника «Приключение в зимнем лесу», ясельная группа
Новогодний праздник для детей младшей группы по мотивам сказки «Волк и 7 козлят». В начале праздника появляется взрослый персонаж Мама-Коза и танцует с козлятками (мальчики). По ходу празд...
Сценарий праздника на тему: "Осенний бал" в разновозрастной группе на татарском языке.
Сценарий праздника на тему: "Осенний бал" в разновозрастной группе на татарском языке....
К деткам Ёлочка пришла ( Интерактивный новогодний праздник с родителями для детей ясельной группы)
Ясельная группа вместе с родителями заходят за руку на праздник и все игры танцы песенки совместно с мамами исполняют....