Физкультурный досуг для детей старшей группы на татарском языке "Дуслар белән күңелле"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Театрализованный физкультурный досуг, где артисты - дети.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
druzya_buratino-_duslar_belen_kunelle.docx | 32.17 КБ |
Предварительный просмотр:
Дуслар белән күңелле.
Зурлар төркеме балалары өчен спорт бәйрәме.
Максат:
Кирәкле материал:
Катнашалар:
Чикерткә, Буратино, Мальвина, Артемон.
Зал шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән. Сикергәләп Чикерткә керә, үзе белән таныштыра.
Чикерткә: Чур – р, чур – р, мин сөйләшә белә торган чикерткә. Мич артында инде 100 елдан артык яшим.
Тәрбияче: И – и, ягымлы Чикерткә, син шундый җор һәм ...сәламәт, сиңа 100 яшьтер дип кем әйтсен?!
Чикерткә: Кечкенә чакта әнием мине, сәламәт булсын дип кайгыртып, көн дә гимнастика ясата иде. Мин иртәнге гимнастиканы әле һаман да ясыйм.
Тәрбияче: Чикерткә, безгә дә күрсәт әле нинди гимнастика ясыйсың син көн дә иртән – безнең дә балалар сәламәт булсын.
Чикерткә: Бик рәхәтләнеп, (тамашачыларга) ягез әле дуслар, урыннарыгызда гына басыгыз гимнастиканы башлыйбыз!
Иртәнге гимнастика комплексы ясала. Чикерткә күрсәтә, калганнар барысы да гимнастика ясый. Буратино керә, кулына 2 туп тоткан.
Буратино: Менә син кайда икәнсең әле, Чикерткә – сикертмә, миңа бик күңелсез берүземә, әйдә бергә уйныйбыз.
Чикерткә: Як – ягыңа кара әле, Буратино, күрәсеңме күпме кунак, әйдә алар белән бергә уйныйбыз.
Буратино: Туктале, Чикерткә дус, сикертмә, мин алар белән иң элек танышыйм әле. Исәнмесез, дуслар, сез кайсы илләрдән, нинди балалар бакчасына йөрисез, нинди уеннар уйныйсыз инде анда?
Чикерткә: Буратино, менә ни өчен озынайган икән синең борының, бөтен нәрсәгә тыкшынасың, тикшеренәсең, берәр заман кыскартуга эләкмәгәең тагы.
Буратино: Юкны сәйләмә, нинди кыскарту ди, минем кебек белгечнеме? Әйдә берәр уен уйныйк, яхшырак булыр, сез дә минем кебек җитез һәм акыллы кхп белүче булырсыз. Ике командага бүлендек.
Эстафета: Тупны ике кул белән тотып, кыршаудан кыршауга ике аякта сикерү.
Артемон керә, иснәнеп йөри, урындык асларын карый.
Буратино: Син нәрсә, Артемон, әллә сулыш алу гимнастикасы ясыйсыңмы? Әйдә, безгә дә өйрәт әле!
Артемон: Мин туп эзлим, Буратино, ике тупны чоланга куясы идем, юлда күбәләкләр очрады да, шуларны менә шулай, менә шулай (сикерә) тоып алыйм дигән идем, шул арада тәгәрәп тә киткәннәр тупларым.
Буратино: Менә ул туплар, ничек сикердем дисең, яңадан күрсәт әле.
Артемон биек сикереп күрсәтә, югарыда кул чаба, үзе өрә.
Буратино: Ничек шулай сикерәсең, сулыш аласың, мин әллә кайчан мышлап төшәр идем инде.
Артемон: Мин бит сулыш алу гимнастикасы ясыйм. Теләсәгез бергәләп шөгыльләник, кайчан ничек дөрес сулыш алырга икәнен дә өйрәтәм.
Буратино: Э –э, ничек инде кайчан сулыш алырга – аяк очына күтәреләсең – сулыш аласың, иеләсең – сулышны чыгарасың. Чикерткә дә әнә шулай ди.
Артемон: Ә, сулыш алу гимнастикасында бөтенләй башка төрле сулыш алырга кирәк, ягъни , сулыш алырга кыен вакытта.
Сулыш алу гимнастикасы башкарыла. Мальвина керә, галошлар тоткан.
Мальвина: Ах! Ах! Дусларым, дусларым, яңгыр яварга җыенган, ә сез галошларыгызны оныткансыз, мәгез киегез.
Артемон: Мин кидем.
Буратино: Ох, яратмыйм шул гәлүшләрне, йөрү сәләтем дә онытыла шуларны кигәч, гел йөри алмый башлыйм.
Тәрбияче: Менә хәзер өйрәтерләр сине безнең балалар ничек галошлар киеп йөгерергә.
Буратино: И – и, болар күрсәтерләр, кимәгәнеңне дә киеп күрсәтерләр, минем борыным кебек очлыны да кияләр бит әле кайберәүләр.
Зур галошлар киеп эстафета.
Мальвина: Бигрәк җитез балалар! Буратино, сиңа да азрак җитезлеккә өйрәнергә кирәк балалардан.
Эстафеталар:
1. Кыршаулар белән - кыршауны кыска сикергеч кебек әйләндереп сикереп бару.
2. Үрмәләү – дугалар астыннан үрмәләгәндә баш белән туп тәгәрәтү.
Артемон: Дусларым, ә сез хоппикларда сикерә беләсезме?
Буратино: Ә – ә, теге мөгезле зу –у - ур турлардамы?Анда мин дә сикерә беләм.
Эстафета “Хоппикларда сикерү”
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Физкультура һәм спорт белән һәрвакыт шөгыльләнеп торганда сез бик җитезләр һәм көчлеләр! Ә сезгә дуслар, зур рәхмәт! Менә ничек күңелле безнең бакчада, дуслар күп булганда безнең кәефләр һәрвакыт күтәренке!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект физкультурного досуга для детей старшей группы детского сада "На морском берегу" с использованием элементов здоровьесберегающей технологии - психогимнастика по С.Б. Шармановой.
Психогимнастика - это специальные занятия, направленные на развитие и коррекцию познавательной и эмоционально - личностной сферы психики ребёнка. Между физическим и психическим состоянием челове...
Физкультурный досуг для детей старшей группы "Бабушка Матрена в гостях у ребят"
Физкультурный досуг для детей 5-6 лет...
СЦЕНАРИЙ ТЕМАТИЧЕСКОГО ФИЗКУЛЬТУРНОГО ДОСУГА ДЛЯ ДЕТЕЙ СТАРШЕЙ ГРУППЫ. «ОЛИМПИЙСКИЕ ИГРЫ»
Программные задачи:Ø Пропаганда здорового образа жизни.Ø Совершенствовать физические навыки и умения, эмоционально-волевые качества в условиях соревнования.Ø Закрепить знания об истории олимпийского д...
"Необитаемый остров" физкультурный досуг для детей старшей группы
Задачи:- закреплять навыки выполнения ритмической гимнастики;- совершенствовать выполнение игровых упражнений с прыжками ( продвижение вперёд на 2 ногах, на правой , на левой, прыжок с места, прыжки с...
Сценарий физкультурного досуга для детей старшей группы " Путешествие в страну Здоровья"
Конспект занятия по физкультуре "Путешествие в страну Здоровья"...
Физкультурный досуг для детей старшей группы.
Цель проведения Олимпийских игр в ДОУ – повышение интереса к физической культуре и здоровому образу жизни детей и взрослых. Формирование начальных представлений об Олимпийском движении. Знакомств...
Физкультурный досуг для детей старшей группы «Будим здоровыми». методическая разработка (старшая группа)
формировать представление о здоровом образе жизни; закрепить основные составляющие здоровья, вызвать желание ...