Сценарий Новогоднего праздника на татарском языке "Кабыз, Чыршы, утларыңны!"
учебно-методический материал (старшая, подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Сценарий к Новогоднему празднику для детей старшей и подготовительной групп. Предоставленный материал поможет весело и с пользой провести Новогодний праздник. Вашему вниманию предлагаем не просто стихи и песни, а театрализованное представление и игры для детей и родителей.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБМББУ “ ТР Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал

“Кояшкай” балалар бакчасы”

“Кабыз, Чыршы, утларыңны”

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен  Яңа ел бәйрәме сценарие)

                                                                    Әзерләде: 1 квалификацион категорияле

                                    тәрбияче Гыйлаҗиева Эльза Габделхак кызы

                                                                     

2022

Зал бәйрәмчә бизәлгән:яшел чыршы , Яна ел декорациясе, балалар ясаган рәсемнәр. Бәйрәм жыры янгырап тора.

Чыршы янына алып баручы чыга.

Алып баручы: Хәерле көн! Хөрмәтле әти-әниләр,  килгән кунаклар!

Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне тәбрик итәм!Тиздән җиһанның барлык

почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яна елга планнар корылачак.

2022нче ел барыгызга да бары тик шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, тынычлык

алып килсен иде.

Ә хәзер сүзне бакча мөдире Сәрия Наил кызына бирәбез.

(Балаларга сүз бирелә)

 .............................................................................................................................................

(Иснәнеп Юлбарыс керә)

Юлбарыс:Нинди тәмле ис килә!( Як-ягына каранып  үз-үзе белән сөйләшә).Дөрес

барам микән, юк микән? Сорарга беркем дә юк, ичмасам. Үзләре кунакка чакыра, ә

каршы алмыйлар!Бу нәрсә шундый?! Пальма?! (Тотып карыйда, шундук тартып ала  

тәпиләрен) Ой! Чәнчи! Юк, пальма түгел! Ә, белдем,чыршы бит бу! Нинди матур!

(Шүрәлеләр килеп керәләр дә бии башлыйлар)

Бию: “Шүрәле”

(Юлбарысны урлап чыгып китәләр)

Алып баручы: Ниндидер тавыш ишеттем! Кунакларым килгән икән!Исәнмесез!

Алып баручы: Исәнме, Яна ел! Исәнме!

                            Рәхим ит илемнен түренә син.

                            Һәркемнен йөзендә, күзендә

                            Өр-яна елмаю күренсен!

(Кар кызы кереп кушыла)

Кар кызы:   Бәйрәм бүген - Яңа ел,

                    Бөтен җиргә кар кунган.

                    Яңа елны каршылап,

                    Кунаклар да җыелган.

                     Балаларга куаныч:

                      Монда чыршы килгән ич!

                     Кабызган йолдызларын,

                     Балкыта ул йөзләрен.

Исәнмесез, дусларым!

Алып баручы:Исәнме, Кар кызы, Исәнме, Карсылу!Ничек бик тиз килеп җитең?!

Кар кызы:  Сезгә ярдәм кирәк икән,дип ишеттем, шуңа күрә килдем!   Кыш бабай бүләкләрен әзерли калды.

Алып баручы:Бик зур рәхмәт инде, Карсылу! Чынлап та, синең ярдәмең кирәк

булыр. Мин бәйрәмгә безнең урманда яшәүче җәнлекләрне чакырган идем. Алар

безгә үпкәлиләр икән бит. Безнең урманга җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга киләләр, ә

бәйрәмнәрдә үзләре генә күңел ачалар, дип сөйлиләр.Менә күренмиләр әле, күптән

килеп җитәргә тиеш иде инде алар. Барысына да хат язып салдым. Хаттә, Убырлы

карчыкны да, Шүрәлене дә балалары белән чакырдым. Берсе дә килмибез, дип

әйтмәделәр.

(Чыршы артыннан себеркегә атланып Убырлы килеп керә. Себеркесен тыялмыйча интегә, берничә тапкыр чыршыны урап чыга).

Убырлы: Тырр-р-р, Тырр-р-р, дим инде сиңа!Нинди жир бу? (иснәнеп) Әдәм исе килә түгелме? 

Убырлы:      Ишеттегезме? Белдегезме?  Кыш бабай белән Кар кызы килми диләр!

Алып баручы: Исәнме, Убырлы әбекәй! Әле генә сине искә төшереп алдык. Каян ишеттең бу хәбәрне? Кем әйтте?

Убырлы: Кибеттәге әбиләр

                 Булмас быел, диделәр.

                 Кая таба тәгәрибез?

                 Ниләр күрербез диләр?

 Кыш бабай каронавирус йоктырган, ди. Менә вәт!

Кар кызы:   Юк-юк, бу гайбәт.

                     Булмас андый әкәмәт.

                     Чыршыбыз бар, кар да бар

                      Уйнарбыз, җырларбыз.

                      Кыш бабабыз ишетер дә

                      Тиз генә килеп җитәр.

Алып баручы:Карсылу, чынлап та, Кыш бабай сәламәтме?

 

Кар кызы:   Әлбәттә, бырчылырлык урын юк.

Алып баручы:Әйе, бер елны да Яңа елның булмый калганы юк.  

Убырлы:(кунакларга карап). Белмәссең, мине чакыргач кына булмавы да бик

мөмкин. Ә хатыгызны алгач бик куандым, мине хөрмәт итә башлавыгызга бик зур

рәхмәт сезгә.

Тик менә Шүрәле абзыеңнан явызлык көтәргә була. Мин монда килгәндә капчыгына

салып, нәрсәдер күтәреп бара иде. Сәлам дә бирмәде, бик ашыга иде.

Кар кызы:   Борчылмагыз әле, бәйрәмне башлый торыгыз. Мин үзем урманга барып киләм.

(Кар кызы Убырлы белән чыгып китәләр)

Алып баручы:  Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.

                                 Нинди матур безнең чыршы,

                                Җем-җем килеп яна ул.

                                Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                                Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Сәйдә: Тышта нурлы, күңелле

             Җиргә ап – ак кар ятты.

             Җырлап – биеп каршылыйбыз

              Яңа ел таңы атты.

             Шатланабыз, сөенәбез,

             Зурлыйбыз  яңа елны.

              Яңа елда , яңа утлар,

              Яктыртсын яңа юлны.

Кәрим: Будет весело сегодня,

             Будет некогда скучать.

             Здравствуй, праздник Новогодний

             Мы пришли тебя встречать.

Әмир:  Ап – ак карлар ява

             Акка төреп дөньяны.

             Бүген безне үз янына,

              Яшел чыршы җыйнады.

             Чыршыбыз Яңа елга,

              Матур итеп бизәлгән.

              Баштан алып аска кадәр,

              Уенчыклар тезелгән.

Гүзәл:       Күрегез лә чыршыбызны!

                  Чыршының да чып – чыны.

                  Нинди төз, матур, биек

                  Тора түшәмгә тиеп.

Сөмбел:   Уйнап – җырлап әйләнербез,

                 Бүген синең яныңда.

                 Үзең матур, үзең чибәр

                  Кадалмый бер энәң дә.

Зәринә:    Нинди гаҗәп:

                 Һәр кешегә бәйрәм бүген.

                  Бар да матур киенгән

                  Чыршыбыз да әйтерсең лә

                  Укалы күлмәк кигән.

Илмир:    Көтә чыршы сабыр гына

                 Безнең җыр җырлаганны,

                 Тирәсендә  әйлән – бәйлән

                 Уеннар уйнаганны.  

Җыр:  “Чыршы”  К.Канбәбулатова сүзләре, С.Низаметдинова музыкасы (Аудио-кушымта 4-5 № 20)

Килче, Яңа ел!

Уйныйбыз бергә.

Чәчкәле-гөлле,

Рәхәт киң илдә.

Их, безнең чыршы,

Ул нинди купшы!

Янында күмәк

Уйнавы яхшы.

Әйдә, Ак бабай,

Сине көттек без.

Сикереп уйнарга

Сагынып беттек без.

Килче, Кыш бабай,

Җырлыйбыз бергә.

Яңгырасын шат җыр

Бәхетле илдә.

Алып баручы:Рәхмәт, балалар, ял итеп торыгыз. Мин килгән кунаклар белән бер уен уйнап алам.

(Балалар чыгып китәләр)

(Әти-әниләр белән уен)

Алып баручы кар йомарламы ыргыта. Шуны тоткан кеше, кыш темасына бәйле бер сүз әйтә. Кар йомарламнары беткәнче, уен шулай дәвам итә. Әйтелгән сүзләр тактага язылып барыла. Соңыннан шул сүзләрдән кыш турында хикәя төзелә.

Алып баручы:Рәхмәт, дусларым! Сез ачуланмасагыз, мин дә урманга барып киләм. Кар кызы да югалды, Кыш бабай да юк, җәнлекләр дә юк...

(Чыгып китә)

(Куян белән бүре чыршы әйләнәсендә йөгереп йөриләр)

Куян:Тоталмыйсың! Тоталмыйсың!Бә-бә-бә! (Бүрене үрти)

Бүре:Тотам! Хәзер Тотам! (Бүре йогыла, Куян бүре өстеннән сикереп чыга)

Куян:Хоппа!Әйттем бит, тоталмыйсың, дип!

Бүре:(Елап) син хәйләлисең Төлке кебек!

Куян:Елак-елак!

            Елтын колак,

            Карама таяк,карт әтәч!

            Гарьлек,хурлык,

            Бер түбәтәй орлык.

Бүре:Елак түгел мин,әтәч түгел мин, ә син, Төлке кебек хәйләкәр!

(Төлке керә. Тавышланып, аюны йокысыннан тыргызалар)

Төлке:Мин монда, монда! Кем чакыра мине? Кая минем әтәчем?

Куян:Әтәч түгел, елак Бүре!

Аю:Кем кычкыра монда?!Йокларга ирек бирмисез!Хәзер бирәм кирәгегезне!

         

Нинди җыелыш бу?!

Төлке:Җыелыш түгел, бәйрәм – Яңа ел бәйрәме! Мине “Кояшкай” балалар

бакчасчына чакырдылар. Шунда барам матур тунымны киеп, биергә һәм җырларга.

Ә син, Аю, йокла-йокла, бүләксез дә калырсың!

Куян:Хе! Мине дә чакырдылар бәйрәмгә! Мин дә барам җырларга һәм биергә,бүләк

алырга.

Бүре:У-у-у! Миңа да бүләк кирәк! Мин дә барам!

Аю:Алайса, мин дә барам!

Төлке:Аю дус, син нишли беләсең соң?Синең колагыңа аю бабаң баскан бит, шуңа

җырлый белмисең. Аякларың камыт, шуңа бии белмисең.

(Бөтенесе көләләр)

(Кар кызы белән Убырлы керәләр)

Убырлы: Тырр-р-р, Тырр-р-р, дим инде сиңа!Төш әйдә, Карсылу, приехали!

Мерседес  ватылды! Сәлам, урман карачкылары!Нәрсә чан кагасыз?!

Кар кызы:Исәнмесез, дусларым! Менә кайда икән сез. Сезне бит “Кояшкай” балалар

бакчасында көтәләр. Нигә тавышланасыз?! Дус яшәргә кирәк! Бүген бәйрәм, Яңа ел

бәйрәме. Бүген барлык теләкләр дә чынга ашачак.  Матур теләкләр теләгез!

Ә Шүрәле абзый кайда соң? Балалары да күренми.

Төлке:Абзыкаең базарга бара иде ахрысы, капчыгы бик зур иде. Капчыгының

коерыгы да бар иде. Менә минеке шикелле, ләкин кара юллы.

Кар кызы:Ах, явызлар, алар бит Юлбарысны урлаганнар! Кар бөртекләре дә

шуларда дыр әле. Болай булгач, Яңа ел килмәскә дә мөмкин. Тизрәк Кыш бабайга

шалтыратырга кирәк.

Бабакай, явыз Шүрәлеләр Яңа елны һәм Кар бөртекләрен урлаганнар. Сиңа    

очрамадымы алар?  Кыш бабай “Борчылма, кызым, тоттым мин аларны, шуңа соңа

калдым. Хәзер килеп җитәм”, дип әйтте.

(Кыш бабай белән шүрәлеләр кереп җитәләр)

Кыш бабай:Исәнмесез,кадерле дусларым! Яңа еллар мөбәрәк булсын!

Кар кызы:Кыш бабай,бу Шүрәлеләр бәйрәмнең ямен алып торалар. Нишләтик боларны?

Кыш бабай:Хәзер өшетәм мин аларны!

(Шүрәлеләр елый башлыйлар)

Шүрәле:Кызларга бүләкләр бар,

                 Малайларга бүләк бар.

                Безне искә алучы юк,

                Менә, минем балалар!

                Яңа елда Кыш бабайдан

                Без дә көтәбез бүләк.

                Тик күпме генә көтсәк тә

                Үтәлми безнең теләк!

Кыш бабай:Эх! Шайтан балалары!Бүләкне матур итеп сорап алалар. Әти-әниләренең

сүзләрен тыңлаган, аларга булышкан балаларга алып киләм мин бүләк. Ә сез

нишләдегез?!

Шүрәле:Без бит белмәдек! Бүтән алай эшләмибез! Гафу итегез безне!

Кыш бабай:Нишлибез? Гафу итәбезме?

Бергә:Гафу итәбез!

Кыш бабай:Алай булгач, бергәләп

                      Ясыйк әле түгәрәк!

                      Чыршы тирәли йөрик,

                       Күңелле җырлар җырлыйк!

Җыр: “Исәнме, Чыршыкай”. Мөхтәр Минһаҗев музыкасы, Резеда Вәлиева сүзләре (ТТС  3-4 яшь № 12)

Исәнме, чыршыкай,

Сагынып килдеңме?

Дусларың зарыгып

Көткәнне белдеңме?

Без сине матурлап

Бизибез, зурлыйбыз.

Биибез тирәңдә,

Шатланып җырлыйбыз.

“Куяннар”, “бүреләр”

Бергә гөр киләбез.

Кыш бабай биесә,

Шаулашып көләбез.

Елмаеп, Кыш бабай

Бүләкләр өләшә.

Тәрәздән карый да,

Шаян ай көнләшә.

Әй, рәхәт, күңелле,

Биеп тик йөрибез,

-Яшәсән Туган ил

Һәм Яңа ел! -  дибез.

Алып баручы:Ай, Кыш бабай, Чыршыбыз нигәдер күңелсез? Утларын кабызмаган. Ярдәм ит безгә.

Кыш бабай: Ягез әле, балалар, бергәләп кабызыйк.” Кабыз, Чыршы, утларыңны!” дип әйтик.

 

Бергә: Кабыз, Чыршы, утларыңны!

(Чыршы утлары кабына)

Алып баручы:Рәхмәт, Кыш бабай!

Кыш бабай, җәнлекләр сиңа шигырьләрен сөйлиселәре килә.

Кыш бабай:Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез, дусларым!

                                   

                             

    Илмир: Яңа елны каршылыйбыз,

                  Барыбыз да шундый шат.

                  Кыш бабай почта аша

                  Җибәргән берничә хат.

   Зәринә:  Бер хатында язган безгә,

                  Тиздән килеп җитәсен.

                  Кыш бабай һәм Карсылусыз

                   Ничек бәйрәм итәсең?

  Гүзәл:    Алар килеп керү белән,

                 Башланыр уен-көлке.

                  Күрерсез ничек бии

                 Убырлы, куян, бүре.

 Сәйдә:   Ник биемәскә, биибез!

                Биюдән  һич туймыйбыз.

                Кар кызына булышыйк,

                Матур итеп биеп алыйк.

Бию: “Җәнлекләр биюе” (“Ну –ка, ёлочка, светлей”)

Алып баручы:Менә ничек күңелле бергә.Ярый әле килдегез, дусларым! Мин сезгә бер табышмак әйтәм, әгәр җавабын белсәгез, бер уен уйныйбыз.

(Табышмак әйтә)

Алып баручы:Аска таба үсә. Нәрсә ул?

Бергә:Боз сөнгеләре.

Алып баручы:Бик дөрес, афарин! Менә шушы чыршыда 20 боз сөнгесе яшеренгән, сез аларны табарга тиеш.

(Уйныйлар)

Алып баручы:Булдырдыгыз, санап карыйк әле, җыеп бетердегезме икән?!

(Саныйлар)

 

Кар кызы:Бигрәк булган, бигрәк уңган икән сез!

Ә хәзер нәни дусларым, әйдәгез, кем сөйләмичә калды шигырьләрен? Сезне тыңлыйбыз.

Сәйдә: Елак көзләр үтеп китте,                      

            Ак сакаллы кыш җитте.                                

            Кыш бабай да капчык асып,                  

            Бәйрәмгә килеп җитте.  

Сөмбел: Кыш бабабыз килми калмас

               Яңа ел бәйрәменә.

                Безнең белән бергәләп,

                Җыр җырлап әйләнергә.

Гүзәл:     Яратам мин Кыш бабайны                          

                 Шундый шаян бабай ул.                              

                 Безнең белән уйнаганда,                            

                 Әйтерсең бер малай ул.                            

                 Җырласа да, биесә дә,                              

                 Хәзер инде бик карт ул.                            

                 Дәү әтием кебек үзе,                                  

                 Шулкадәрле юмарт ул.

Илмир: Бүген бездә зур бәйрәм!

             Бүген Кыш бабай килә!

             Безнең күңел җырларга

             Һәм биергә җилкенә.

 

Зәринә:  С Новым годом! С Новым годом!    

               Здравствуй, дедушка Мороз.              

               Он из леса мимоходом                              

               Ёлку нам уже принес.  

Кәрим:  Возле елки в Новый год

              Водим, водим хоровод.

              Елочка – красавица

   Детям очень нравится.

               Вот она какая        

   Стройная, большая!

Алып баручы: Дуслар, чынлап та,  әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.

Җыр: “Чыршы янында” . Г.Гәрәева сүзләре һәм музыкасы (ТТС 2-3 яшь№17)

1. Ямь-яшел ылыслары,

     Балкып тора утлары.

     Чыршыкай, чыршыкай,  2 тапкыр

     Бигрәк матур чыршыкай.

2. Сиңа килгән кунаклар –

    Аюлар һәм куяннар.

    Чыршыкай, чыршыкай,  2 тапкыр

    Бигрәк матур чыршыкай.

3. Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

     Биибез дә җырлыйбыз.

     Чыршыкай, чыршыкай,  2 тапкыр

     Бигрәк матур чыршыкай.

Алып баручы:Кыш бабай , Карсылу, безнең сәгать 12не сукканчы вакытыбыз булса, бәлки берәр уен уйнарбыз.

Кар кызы:Яхшы, уйнасак, уйнык. Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?

-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай. Дөресме? – Дөрес.

-Ул җәй көне килә. Дөресме? – Юк.

-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай чәчәкләр үстерә. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай бураннар туздырып  таулар  өя.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай галошлар кия  Дөресме? – Юк.

- Кыш бабабыз бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.

Кар кызы:

Ә зәзер нәни дусларым, әйдәгез, сәгать 12не сукканчы “Яңа ел җырын” җырлап алыйк.

“Яңа ел җыры”,,Чыршы әйләнәсендә”(М.Яриева көе,Р.Миңнуллин сүзләре)

1.Безнең чыршыбызны бизәп,

Балкып кабына утлар.

Яңа елның башлануын

Хәбәр итә курантлар.

                                  Кыш бабай,Кыш бабай

                                  Безне бик ярата.

                                  Ул безгә яңа ел

                                   Бүләге тарата.

2.Ак чәчәк кебек кар ява

Урманнарга, кырларга.

Тынычлык алып яңа ел

Килсен бөтен дөньга

                                    Кыш бабай,Кыш бабай

                                    Безне бик ярата.

                                    Ул безгә яңа ел

                                    Бүләге тарата.

Алып баручы: Бүләкләр килә! (Балалар кул чабалар)

Кыш бабай. Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт. Ә бу урман җәнлекләрен

ачуланмагыз инде, икенче елга алар акылга утырып, яхшылыкка өйрәнеп килерләр. Ә

безгә китәргә кирәк.

Кыш бабай: Көтеп алган очрашулар
                      Тиз генә үтеп китте.
                      Инде хәзер саубуллашып
                      Китәр вакытлар җитте.
                       Күңел тынычлыгы телим,
                       Яңа елда һәркемгә
                        Бәхет, шатлык, сәламәтлек
                        Юлдаш булсын гомергә!

 

 Кар кызы:  Яңа бәхет, зур уңышлар
                      Алып килсен Яңа ел.
                       Шатлык белән үтсен һәр көне,
                       Котлы булсын, Яңа ел!
 

( Саубуллашып китәләр)

(Курантлар суга)

Алып баручы: Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
                           Матур бәйрәме өчен.
                           Рәхмәт әйтик кунакларга
                            Килеп караган өчен.
                            Яңа елга яңа юлдан,
                            Нык басып бердәм керик.
                            Иң изге ,саф теләкләрне
                            Бер-беребезгә телик.

Яңа ел белән, хөрмәтле-әти-әниләр!

(Татарча күмәк бию башкарыла)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника для национальной (средней) группы “Навруз- весенний праздник” (на татарском языке)

“Нәүрүз – язгы бәйрәм”Составили: Шамсутдинова Сирина Абдулловна, Рахимова Лилия Фанисовна...

Сценарий праздника для национальной (средней) группы “Навруз- весенний праздник” (на татарском языке)

“Нәүрүз – язгы бәйрәм”Составили: Рахимова Лилия Фанисовна, Шамсутдинова Сирина Абдулловна...

Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)

Работая в двуязычном саду, столкнулась с   дефицитом сценариев на татарском языке.Приходилось либо переводить с руссого, либо повторять сценарии из года в год. Вот и приходится придумывать самой....

Сценарий праздника для средней группы “Навруз- весенний праздник” (на татарском языке)

Сценарий праздника для средней группы "Навруз-весенний праздник" (на татарском языке)...

Сценарий новогоднего праздника на татарском языке в средней группе "Хуш киләсең, Яңа ел!"

Сценарий новогоднего праздника на татарском языке в средней группе "Хуш киләсең, Яңа ел!"...

Сценарий новогоднего праздника на английском языке.

В данной статье предлагается новогодний сценарий на английском языке для детей, который поможет им погрузиться в атмосферу праздника и приобрести новые знания о традициях, связанных с Новым годом. Сце...