Калфаклы сандугач
проект
моё выступление на конференцию посвящённое чтениям Ш. Марджани, о жизни, творчестве знаменитой поэтессы нашего края Сары Садыковой! это авторское выступление собрано на основании фактов её жизни, знакомство с её родным краем, поиском информации из мест её жизни и творчества ведь она была моей землячкой)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yanartylgpn_variant._2.docx | 26.39 КБ |
Предварительный просмотр:
"Калфаклы сандугач"
Эчтәлек:
I.Кереш. “ Халык зур ул, моңлы ул, шагыйрь ул”.
Данлы шәхесләргә бай булган татар халкының рухи дөньясында Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Сара Садыйкова.
II.Төп өлеш.
1. Сара Садыйкова - күпкырлы талант иясе, халкыбызның моң чишмәсе.
2. Композиторның тормыш юлы һәм фәнни дисертацияләр якланырлык бай иҗат киңлеге.
3. Сара Садыйкованың мактаулы исем-дәрәҗәләре.
III.Йомгаклау.
IV. Әдәбият исемлеге.
Хезмәтнең төп максаты:
-яшь буында музыка сәнгатенә кызыксыну уяту, халкыбызның атаклы шәхесе Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;
–Сара Садыйковага олы шәхес буларак бәя бирү, аның татар музыка дөньясында тоткан урынын билгеләү.
Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
-шәхеснең тормыш юлын кыскача күрсәтү;
- күренекле композитор буларак яктырту;
-Апас районы тарихындагы урынын күрсәтү;
Хезмәтнең актуальлеге: Сара Садыйкованың үзе яшәгән һәм аннан соңгы дәверләрдә сәнгать әһелләре өчен рухи маяк, илһам чыганагы.
Калфаклы сандугачбыз, халкыбызның горурлыгы булган Сара Садыйкованың тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәрвакыт актуаль булып кала.
Хезмәтнең фәнни-практик әһәмияте. Һәрнәрсәнең, һәркемнең үз тарихы, үз язмышы бар. Тарихын белгән, татар исемен горур йөрткән киләчәк кешесе, беркайчан да үткәннәрне хәтерләүдән курыкмас. Хезмәтемдә чагылыш тапкан, материал һәм мәгълүматлар кечкенә генә тарихи истәлек итеп саклавын күрсәтүче дәлил буларак та әһәмияткә ия. Шул ук вакытта Сара Садыйкованың тормыш юлын, шәхесен өйрәнүчеләр өчен дә күпмедер дәрәҗәдә файдалы булыр дип уйлыйм.
I. Кереш:
“ Халык зур ул, моңлы ул, шагыйрь ул” моннан бер гасырга якын элек Тукаебыз язып калдырган бу сүзләр, үзенең асыл мәгънәсен һичкайчан югалтмаячак. Сара Садыкова - ул халкыбызның моң чишмәсе.
Кол Галиләр, Тукай, Җәлилләр, Сәйдәш, Җиһановлар иҗатындагы шикелле, без Сара Садыйкова җырларында да халкыбызның бөеклеген, аның моңга бай булуын ачык тоябыз. Сугышка кадәрле елларда музыкаль спектакльләрдә уйнаучы талантлы актриса, моңлы тавышлы опера җырчысы. Сара Садыйкованың бөтен тормышы, иҗаты ниндидер бер серле могҗиза. Шул могҗизаның серләре тирән яшеренгән тылсым көче нәрсәдә икән? Җырчы, композиторның тормыш һәм иҗат юлы җилле-давыллы, ярсулы халәте шикелле каршы көрәшеп, катлаулы, авыр, киеренке узган.
Бөек шәхесләр үз халкының тормышына, рухи дөньясына, шул исәптән аның сәнгатенә, хәтта аның бер төре булган матур әдәбиятына да билгеле бер дәрәҗәдә уңай йогынты ясыйлар, алга таба ул халыкның, ул милләтнең горурлыгына әвереләләр. Ш.Мәрҗани – шундый шәхесләрнең берсе. Данлы шәхесләргә бай булган татар халкының рухи дөньясында бу могтәбәр зат үзенә аерым, үзенчәлекле урын били. Шиһабетдин Мәрҗани – XIX гасырда татарның рухи хәятендә тирән борылыш ясаган, уяну-яңарыш дәверенә – ренессанска юл ачкан титаник шәхес, фикер иясе, милли мәдәният күгендә, бөтен Ислам дөньясында балкып торган олы якты йолдыз.
Мәрҗанинең сәнгатькә мөнәсәбәтен сөйләгәндә, музыка мәсьәләсенә аерым тукталырга кирәк. Әле XX йөзнең 1 нче яртысында музыка төрки телле халыклар, аеруча татарлар арасында нык тыелган була. Мәсәлән, 1905 елда чыккан “Өлфәт” газетасы “музыка эштән калдыра, юлдан туктата, балаларны әвәрә итә” дип, аны зарарлы итеп күрсәтергә тели. “Музыканы ишетү – хәрам, музыка уйналган җирдә утыру – аннан да яманрак”, - дигән заманда Мәрҗанинең: “Музыка ул хәләл!”, - дип кистереп әйтүе, моны дәлилләү өчен ислам диненең үзәкләре саналган борынгы Багдад һәм Әнделес (хәзерге Испания җирендәге гарәп дәүләте) дәүләтләрнең практикасына мөрәҗәгать итүе бик прогрессив адым була. Гомумән алганда, Мәрҗанинең сәламәт акылы музыканы тыюны дөрес тапмый, ул музыка турында күп яза, аның кагыйдәләрен тикшерә.
Менә бу яктан караганда, Сара Садыйкова белән уртак сыйфатлары күренә.
Ленар Закиров сүзләренә караганда 24 бина сәнгать мирасы булып санала һәм Республикабызның урман хуҗалыгы министерствосы ярдәме белән мәдәни мирас булып 4 агач корылма яңартыла. Шуларның берсе Г.Камал исемендәге милли театрга нигез салучы Ш.Мәрҗәни йорты һәм икенчесе танылган татар композиторы Сара Садыйкова туган йорт- (татар байлары Исәнбаевлар һәм Бигиевлар йорты). Бу ике танылган шәхескә бик югары бәя булып тора.
Сара Садыйкованың җырлары - аның иле, халкы белән бергә яшәгән биографиясе, язмышы.
Җыр тудыру, җыр иҗат итү – ул тирән диңгез төбеннән кыйммәтле энҗе-мәрҗән табуга тиң хезмәт.
Аңа олы, илаһи сәләт, бөек шәхесләрдә генә була торган акыл, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, тырышлык хас. Сара Садыйкованың күпкырлы эшчәнлеге таң калдыра.
Төп өлеш:
Халкыбызның моң чишмәсе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт буләге лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы, Кол Галиләр ,Тукай, Җәлилләр, Сәйдәш, Җигановлар белән бергә янәшә басып торучы Сара Садыйкова 1906 нчы елның 1 нче ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Аның әнисе гармунда уйнаган, Сараның да күңеле музыкага тартылган. Ул заманның данлыклы кызлар гимназиясе — Фатиха Аитова мәктәбендә укый. Кече яшьтә үк җырга сәләте ачылып, балалар хорында җырлый. Әти-әнисе балаларын белемле итәргә тырышканнар, аның жырга-биюгә булган сәләтен сүндермәгәннәр, киресенчә, музыканы, бию сәнгатен аңларга өйрәткәннәр,
Гимназине тәмамлагач, Казан педагогика техникумында белем ала. Казан педагогия техникумында укыганда, язмыш аны композитор Солтан Габәши белән очраштыра. Солтан Габәши бу техникумда укытучы була. Монда да хорда катнаша.
1921 елда Сара Садыкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара.
1922 елны Татарстан автономияле республикасы каршындагы Мәгариф Комиссариаты аны Мәскәүнең Чайковский исемендәге консерваториясенә укырга жибәрә. Сара имтиханнарны үтә һәм консерваториянең махсус бүлегенә кабул ителә. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный.
Сараның куңелендэ бөреләнеп кенә килгән беренче мәхәббэт хисләре дә консерваториядә укыган елларында кабынып китә. Газиз Вәлитов –сәхнә псевдонимы Айдарский- Яшел Үзән районының Айдар авылында туып үскән. 1925 нче елда Сара белән Газизнең кызлары туа. Кап-кара күзле, бөдрә чәчле бу кызга Әлфия дип исем кушалар.
1930-1934 елларда башта «Сәйяр» труппасында җырлый, соңрак Казанда театрда эшли. Сара Садыйкова Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчуринның музыкаль спектакльләрендә төп рольләрне башкара. Бу вакытларда аның җырчы буларак гаҗәеп таланты ачыла.
1933 елныц 4 апрелендә ВКГТ (б) ның Татарстан өлкә комитеты Татарстанда
аерым музыкаль театр - Опера театры оештыру турында карар чыгара. Ә инде 1934 елның январеннан укулар башлана, шул уңайдан Наркомпрос 25 кешедән торган бригаданы Мәскәүгә яңадан укырга жибәрә, алар арасында Сара Садыйкова да була. Шул ук елларны тормыш иптәше Газиз дә житди авырый башлый. Каты авырулардан сон, тормыш иптәше 1933 елның, 1ноябрендә вафат була.
1939 елны студиячеләр Казанга кайтып, опера театрын ачып җибәрәләр. Яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була.
Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш итә. Ул 1942 елда Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композиторлык эшен башлап җибәрә.
Опера театры сәхнәсендә онытылмас образлары: Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында — Рәйханә, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә — Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану һ.б.
Дүрт йөзгә якын җыр, утыздан артык спектакльгә («Ак калфак», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә.
“Җидегән чишмә”, “Беренче мәхәббәт”, “Идел суы ага торыр”, “Әй язмыш, язмыш”, “Арча кичләре”, “Ак пароход” һ.б. күпсанлы җырлары халык күңелендә мәңге сакланачак җырлар. Аның җырларын профессиональ артистлар да, халык та бик яратып җырлый.
«Жидегән чишмә» жыры Сара Садыйкованың елдан – ел үсеп барган иҗатын иң югары баскычка күтәргән әсәрләренең берсе. Бу жырның музыкасы борыңгы көйләребезнең иң матур сыйфатларын үзенә туплаган, шул ук вакытта заманча интонацияләр белән бизәлгән. Бу жыр күңелгә тиз керүчән, йөрәккә ятышлы, ягымлы мелодиягә нигезләнгән. Сара Садыйкованьң музыкаль ижаты халыкчанлык белән сугарылган. Аның ижат чишмәләренең чыганаклары - халык көе, халык моңы. Халык көен , халык моңын Сара Садыйкова заманча аһәңнәр белән баетып, заманча ритмнар белән үрелдереп, яңа моңнар тапты. Гомүмән аның ижатына бай тематика, жырларына төрле характерлылык хас. Киң сулышлы гәүһәр жырлар, маршлар, салмак агышлы лирик жырлар, мәхббәт-дуслык жырлары, куңелле вальслар, бию көйлэре h.6. шундый әсәрләр язды.
Кызы Әлфия Айдарская - 22 ел буена татар дәуләт опера һэм балет театрында балерина, 1988 елны дөнья күргән «Балет любовь моя» китабы авторы, кияве Всеволод Иванович Грекулов - Татарстанныц атказанган артисты, татар дәуләт симфоник оркестрының велончисты Сара ханымның оныгы Слав Грекулов шулай ук музыкант, хатыны балерина Надежда Шаронова. Сара Садыйкованың бертуган сеңлесе жырчы Разия Садыйкова шулай ук Мәскәүдә укып кайтып, Казанда татар операсы солисткасы булып эшли, аннары озак еллар 1 категорияле хор солисткасы була.
Сара Садыйкованың үзенә генә хас үзенчәлеге була- ул да булса калфак. Энҗе калфагын киеп, йөзек кашы кебек балкып сәхнәгә чыга торган була. «Калфак кигән хатын-кыз матур, күркәм күренә, калфак кигәч үзеңне әдәпле тотасың, чөнки башына калфак кигән хатын- кыз әдәпсез була алмый» дия торган була композитор ханым.
Сара Садыйкованың республикабыздагы күп кенә авылларга багышланган жырлары: «Актаныш таңнары», «Арча кичләре», «Чынлы авылы», «Балкый Шәйморза утлары», «Минзәләм ягы», «Балтачым» - авыл кешеләре белән якыннан аралашу нәтиҗәсе. Бу жырларда туган жиргә мәхәббәт, анда яшәүче кешеләргә соклану шулкадәр көчле, композиторның мәхәббәте тыңлаучыга күчә.
Сара Садыйкова үзенең әби-бабалары, әнисе яшәгән Апас районы Тутай, Кызыл Тау авылларына, туган ягым дип, бик еш кайтып йөргән. Чөнки аның моң чишмәләре, зур дәрья кебек киң иҗатка юл башы шушы авыллардан башлана. Биредә туып -үскән, соңрак Казан пристанендә эшләгән Әхмәдиша кызы Бибигайшә ханым әнисе Нәгыймә ападан ятлаган шигырь-мөнәҗәтләрне халык көйләрен кечкенә Сара күңелендә дә салган. Анын күп кенә жырлары шушында туа. "Иртәңге нур", "Дөнья матур,дөнья киң" дигән матур көйлэре Тутай кырларында тургай сайравын тыңлап иҗат ителгән.
Тутайда аның хөрмәтенә ачылган музей эшли. Бу музейда озак еллар Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская җитәкчелек итә. Районның мәктәп укучылары, укытучылары композиторның туган көнен искә алалар, 100 еллыгына багышлап шигырьләр иҗат итәләр. Әлфия Айдарская шул шигырьләрне туплап, 2009 нчы елда "Татар сандугачы" дип исемләнгән китап бастырып чыгара. Район үзәгендә бер урам Сара Садыйкова исемен йөртә. Туган якны өйрәнү музеенда тулы бер бүлек композиторга багышланган.
Сара Садыйкова бик күпләрнең якын дусты, ышанычлы сердәше, фикердәше, сәнгать юлына аяк баскан яшь шагыйрьләрнең һәм җырчыларның тәҗрибәле остазы, ярдәмчесе булган.
Сара Садыйкованың исеме халкыбыз күңелендә аерата тирән мәхәббәт белән саклана. Үзе исән чагында узе үк исемен мәңгеләштергән. Аның турында кем генә белми икән?! Сара Садыйкова 60 еллык иҗат юлы аша татар театрын һәм җыр сәнгатен үстерүгә күп өлеш кертте. Татар музыкасына беренче булып танго стилен кертүче дә ул. Танго жанрында язылган “Көтәм сине” җыры – сугыш елларыннан соң яратып җырланган җырларның берсе була.
Сара Садыйкова 1986 елның 7 нче июлендә якты дөньядан китә. Аның кабере Казандагы Татар зиратында.
Йомгаклау. Сара Садыйкова күпкырлы талант иясе була.
Үзе китсә дә, җырлары, моңнары калды. Без Сара Садыйкованың җырларын тыңлыйбыз, җырлыйбыз. Димәк, ул безнең арада яши һәм яшәячәк!
Кадерле композиторыбыз С.Садыкова исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән мәхәббәт белән саклана. Заманында популяр драма артисткасы, мәшһүр җырчысы һәм татар халкын берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы С.Садыйкованы кемнәр генә сагынмый икән!
Беренче президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев сүзләрен язып узмый мөмкин түгел. "Сара апа бай иҗаты белән мәдәниятебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сара Садыйкова -моң чишмәсе ул. Халкыбыз яшәгәндә, моң яшәр, моң яшәгәндә, йөрәк түребездә Сара апа Садыйкова да яшәр!"
Сара Садыйкованың кызы Альфия Айдарская әнисе турында әйткән сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
«Бәхетле кеше иде минем әнкәем! Безнең күбебез өчен сер булып калган нәрсәләрне белә иде ул! Бәлки шуңадыр да гомере буе гүзәллеккә табынып, әчкәрсез куңелле булып яшәде, гүзәллеккә табыну тойгысы аны соңгы сулышына кадәр рухландырып торды».
Тормыш дәвам итә. Җыр туа, җыр яши. Җырлаучы булганда- җыр мәңге үлми. Сара апанын җырлары, көйләре яши, буыннан буынга кучә.
«Кеше китә – җыры кала». (Мөхәммәт Мәһдиев)
Әдәбият исемлеге:
1. Хәлим Гайнуллин " Апасым-гомер бишегем".
2. Апас районының "Йолдыз" гәҗитендә чыккан мәкаләләр.
3. Интернет челтәрендәге мәгълуматлар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сайра, моңлы сандугач
Мәктәпкә әзерлек төркемендә Луиза Батыркаева иҗатына багышланган кичә...
Индивидуальный план работы воспитателя на 2015 -2020 г.г. МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида № 27 «Сандугач» Гимадеевой Гульчечек Абельмагдановны на межаттестационный период по повышению профессионального уровня
Индивидуальный план работы воспитателя на 2015 -2020 г.г...
ачык чара конспекты "Сандугач сайрамаган җирдә чикләвек тә үсми"
Зурлар төркемендә экология аша әхлак тәрбиясе бирү чарасы...
Индивидуальный план профессионального развития воспитателя МБДОУ «Высокогорский детский сад «Сандугач» на межаттестационный период (2014– 2018 гг.)
Индивидуальный план профессионального развития воспитателя...
Индивидуальный план профессионального развития воспитателя МБДОУ «Высокогорский детский сад «Сандугач» на межаттестационный период
межаттестационный план...
Сөләйман Йосыпов -авылым сандугачы.
Һәр төбәкнең үз сандугачы, үз галиме, үз биючесе, кыскасы һәр төбәкнең үз танылган шәхесе бардыр. Безнең Алан авылы да мондый танылган шәхесләргә бай төбәк. Без бу шәхеләр белән горурланабыз, а...
Индивидуальный план профессионального развития воспитателя МБДОУ «Высокогорский детский сад «Сандугач» на межаттестационный период (2019-2022 гг.)
Индивидуальный план профессионального развития воспитателя МБДОУ «Высокогорский детский сад «Сандугач» на межаттестационный период (2019-2022 гг.)...