Сценарий мероприятия “Авыл өендә кунакта” для детей старшей группы
план-конспект занятия (старшая группа)

      Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, йолалары  була. Татар халкында да алар бик күп. Без үзебезнең “Авыл өендә кунакта”  дигән музыкаль кичәбезне туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышладык. Балаларны шушы милли хәзинә - сандык серләре аша татар халкының гореф –гадәтләре, йолалары белән таныштырасыбыз килде.

      Татар халык уеннары балаларны тәрбияләүдә бик зур чара булып тора, аларны борынгы заманнардан ук кулланганнар. Шул уеннар ярдәмендә балалар күңелендә туган теленә,  жиренә, халкына  мәхәббәт, өлкәннәргә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләнә. Милләтебезнең  гореф-гадәтләре, тормыш-көнкуреше чагылыш тапкан татар халык уеннары балаларны кешелекле, шәфкатьле булырга өйрәтә.

     Әлеге уеннарны уйнап үскән балалар киләчәк буыннарга да ана телен саклап калырга, милли хәзинәбезне онытмыйча, гомер буена үз милләтенә тугъры калырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avyl_oend_kunakta.docx578.1 КБ

Предварительный просмотр:

http://tatarseber.ru/wp-content/uploads/2020/04/cropped-%D0%90%D1%83%D0%BB%D0%B0%D0%BA-%D0%9E%D0%B9-%D0%BE%D0%B1%D1%80%D0%B5%D0%B7.jpg

                   Татарстан Республикасы Биектау районы “Сандугач” катнаш

төрдәге балалар бакчасы  мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

бюджет учреждениесе

     “Авыл  өендә кунакта ”

                                                                                          Әзерләде:

                                                                                         Шәйдуллина Ләйсән Рәфкат кызы

                                                                                         

http://sabyem.ru/wp-content/uploads/2016/10/shop_items_catalog_image1230.jpg                                 Биектау 2021

http://tatarseber.ru/wp-content/uploads/2020/04/cropped-%D0%90%D1%83%D0%BB%D0%B0%D0%BA-%D0%9E%D0%B9-%D0%BE%D0%B1%D1%80%D0%B5%D0%B7.jpg

 

Кереш.

      Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, йолалары  була. Татар халкында да алар бик күп. Без үзебезнең “Авыл өендә кунакта”  дигән музыкаль кичәбезне туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышладык. Балаларны шушы милли хәзинә - сандык серләре аша татар халкының гореф –гадәтләре, йолалары белән таныштырасыбыз килде.

      Татар халык уеннары балаларны тәрбияләүдә бик зур чара булып тора, аларны борынгы заманнардан ук кулланганнар. Шул уеннар ярдәмендә балалар күңелендә туган теленә,  жиренә, халкына  мәхәббәт, өлкәннәргә мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләнә. Милләтебезнең  гореф-гадәтләре, тормыш-көнкуреше чагылыш тапкан татар халык уеннары балаларны кешелекле, шәфкатьле булырга өйрәтә.

     Әлеге уеннарны уйнап үскән балалар киләчәк буыннарга да ана телен саклап калырга, милли хәзинәбезне онытмыйча, гомер буена үз милләтенә тугъры калырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Авыл өендә кунакта.

                                           (Зурлар төркеме өчен)

Максат: Балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф-гадәтләре, йолалары,         уеннары белән тирәнтен таныштыру, сабыйларның  зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи   байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Китап күргәзмәсе “ Халкыбызның күңел бизәкләре”, сандык һәм        сандык  эчендә – чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, чулпылар, шәл, читек.

Катнашалар:

Алып баручы: Балалар, әйдәгез бүген без сезнең белән күрше авылда яшәүче  Гөлсу әбинең хәлен белергә барабыз.(Әбинең йорты янына барып җитәләр, ишек шакыйлар),

Әби чыга:

  • Һай, балакайларым, күрми дә торам икән бит. Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз!  Җиңел аякларыгыз белән! Исән- сау гына килеп җиттегезме, алтын бөртекләрем, хөрмә җимешләрем!

Балалар:

  • Исәнме, әбекәй!

   Әби:

  • Бик исән, балакайларым, бик исән! Рәхмәт килүегезгә! Әйдәгез әле, йортка дога кылып алыйк. Бисмилләһир- рахмәнир-рахим. Илгә - көнгә тынычлык, йортларга иминлек, барыбызга да тазалык бирсен ходай! Әмин!

 Рания: ( сандыкка күрсәтә)

Серле сандык, матур сандык

Кызыктыра мине күптәннән,

Әйдә, карыйк, ниләр калган икән?

Истәлеккә безгә үткәннән.

C:\Users\Лейсан\Desktop\IMG-20210408-WA0035.jpg

Әби:

  • Үз эчендә бик күп серләрне саклаган сандык бу, кызым. Әйдәгез, балалар, уңайлырак итеп утырыгыз. Мин сезгә хәзер сандыгымның серләрен ачам.(Әби сандыкны ачып, аннан сөлге чыгара.) Балалар, беләсезме бу нәрсә? Бу сөлге. Сөлге – татар хатын- кызының уңганлыгына, осталыгына һәйкәл. Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач аны ак сөлге белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Аның өчен ир- егетләр сабан туйларында бил алышканнар, малайлар аргамакларда чабышканнар. Кунакларны да ипи-тоз куелган сөлге белән каршы алганнар. Ә менә монысы нәрсә?  (Сандыктан калфак чыгара.)                                                                                  Әйе, бу калфак, сабыйларым. Ул татар хатын- кызларының борынгы баш киеме. Аны энҗе-мәрҗәннәр, сәйләннәр белән чиккәннәр.      (Кулына түбәтәй ала.) Ә менә бу әйберне кем белә, балалар? Әйе, дөрес әйтәсез. Түбәтәй –борынгыдан алып бүгенге көнгәчә ир- атларның яратып кия торган баш киеме.      

Алып баручы:

  • Әби, безнең Рәхим “Түбәтәй” шигырен сөйләп китсен әле.  
  • Рәхим:

 Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй,

Шундый матур түбәтәем

Үзем кебек бәләкәй.

Әби:

  • Рәхмәт, балалар. Ә менә хәзер әйтегез инде сез миңа, бу нәрсә икән?

 Балалар:

  • Алъяпкыч .                                                

Әби:

  • Әйе, балалар. Алъяпкычны кием пычранмасын өчен ябып йөриләр. Аны да матур җепләр белән бизәкләп чиккәннәр.

 Алып баручы:

  • Ә Сәфинә алъяпкыч турында шигырь белә.

 Сәфинә:

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә,

Матур ләла чәчәк төшкән

Бик ошады үземә.

Әби:

-Рәхмәт, кызым.Чыннан да , алъяпкычың бик матур. Балалар, менә бу зур сандыгым эчендә , кечкенә сандыгым да бар әле минем.    (Әби чулпы, беләзек, алкалар, муенсалар күрсәтеп сөйли). Чулпы, беләзек, алкалар- татар кызларының иң яраткан бизәнү әйберләре.                                                                            

- И, балалар, картлык-шатлык түгел шул ул. Кунакларны сүз белән генә сыйлап , чәй куярга да онытып торам икән.Самавырымны гөрләтеп җибәрим әле.

Алып баручы:

  • Әби, самавыр кайнаган арада без сиңа җырлап күрсәтәбез.                
  •  (“Күңелле сәяхәт” җыры)

C:\Users\Лейсан\Desktop\IMG-20210408-WA0037.jpg

 Әби:

  • Әйдәгез, балалар, чәем кайнады. Табынга рәхим итегез!          

       (Чәй эчү күренеше) 

C:\Users\Лейсан\Desktop\IMG-20210408-WA0038.jpg

 Алып баручы:

  • Әби, коймагың бигрәк тәмле булган.
  • Адилә:

Коймагы да, коймагы

Агып тора каймагы,

Табада пешеп тора

Табынга төшеп тора.

“Кайнар”! Яланкул тотма!

Тәмле, телеңне йотма!

Син телеңне йотсаң, Сәфинә

Кем рәхмәт әйтер әбигә?

Әби:

-Бик рәхмәт, балакаем!                                                                            

  Балалар, әйдәгез сезнең белән бер уен уйнап алабыз.

 (“Йөзек салыш” уены уйнатыла)                                                                            Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Бер балада йөзек була. Шул бала түгәрәк буенча кулларына йөзек  салган кебек әйләнеп чыга. Сиздермичә генә бер балага йөзекне сала, үзе уртага баса һәм: “ Кемдә йөзек йөгереп чык!” -ди. Йөзеге булган бала уртага чыгарга тиеш , ә калганнар аны тотып алырга тырышалар. Тотсалар, аңа җәза бирәләр. Һәм ул, җәзаны үтәгәч, беренче бала кебек, йөзек сала башлый. Уен дәвам итә.

Алып баручы:

  • Әбекәй, бик зур рәхмәт сиңа, синдә кунак булдык. Безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт. Ләкин кайтканчы сиңа, үзебезнең яраткан җырыбызны башкарасыбыз килә. (“Әбием, әбекәем” җыры башкарыла).

 Әби:

  • Бик зур рәхмәт сезгә, балакайларым. Бик булдыклы балалар икәнсез. Исән- сау булыгыз, авырмагыз өйдә әти- әниләрегезне, әби-бабаларыгызны, балалар бакчасында тәрбиячеләрегезне тыңлагыз, тагын шулай кунакка килегез. Сау булыгыз, балакайларым.

 Алып баручы:

  • Сау бул, әбекәй.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мероприятия по пожарной безопасности для детей старшей группы

Цель:-В игровой форме развивать понимание того, что соблюдение правил пожарной безопасности обязательно всегда и везде. -В практических игровых ситуациях закрепить правильные действия в случае во...

Сценарий мероприятия «День добрых дел» для детей старшей группы

Предлагаемое мероприятие направленно на воспитание нравственных качеств ребенка (внимательность, доброжелательность, милосердие, желание помочь), накопление положительного опыта каждым ребенком через ...

Сценарий мероприятия, посвященного Дню Победы для детей старшей группы "День Победы- солнце и весна!"

Тема недели. «День Победы.»Место проведения: музыкальный зал.Участники: дети всех групп, педагоги, родители,  приглашенные ветераны.Цель: Формирование нравственно-патриотических чувст...

Сценарий мероприятия на Яблочный спас для детей старшей группы ДОУ

Цель: Познакомить детей с приметами, с историей возникновения праздника «Яблочный спас», с играми, пословицами.Задачи:Образовательные:- познакомить детей с русским православным праздн...