«Карт имәнне коткару»
методическая разработка (подготовительная группа)

Костюнина Марина Николаевна

 

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  балалар өчен

экологик юнәлештә көзге күңел ачу чарасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kart_imnne_kotkaru_1.docx41.34 КБ

Предварительный просмотр:

«Карт имәнне коткару»

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  балалар өчен

экологик юнәлештә көзге күңел ачу чарасы

Костюнина М.Н., югары квалификацион категорияле музыка укытучысы;

Тохбатова  Г.Н., югары квалификацион категорияле татар телен укыту тәрбиячесе;

Грачёва О.В., беренче  квалификацион категорияле инглиз  телен укыту тәрбиячесе;

Хананова А.Р., беренче  квалификацион категорияле тәрбияче;

Закирова А.Ф., беренче  квалификацион категорияле тәрбияче.

Максат:

Уңай эмоциональ кәеф булдыру, яшьтәшләре һәм педагоглар белән  бергә эшләү шатлыгы тудыру

Бурычлар:

-балаларны көзге чор образларына тарту, моң аша әйләнә-тирәдәге матурлыкны тоя белергә өйрәтү;

-театраль эшчәнлеккә кызыксынуларын арттыру;

-төрле курчакларны хәрәкәткә китерү сәләтләрен камилләштерү;

- сөйләм телен үстерү;

- хезмәттәшлек, үзара аңлашу, игелеклелек, җаваплылык,  табигатькә һәм тереклеккә сакчыл караш тәрбияләү.

Балалар залга тукыма, көзге ботаклар, флаглар, яфраклар белән йөгерәләр

Музыкаль композиция

«Көзге моннар» Рәсим Низамов репертуарыннан

1бала:

Күрәсез, дусларым, көз килде тышта,

Озак  тормас , килер ак тунлы  кыш та.

Китә башлады  инде кошлар

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

2 бала:

По лесным дорожкам, по лесным тропинкам

Ходит-бродит где-то Осень-невидимка.

Только и слышно с утра до утра:

«Осень настала, осень пришла!»

3 бала:

Autumn leaves are falling down,
Falling down, falling down,
Autumn leaves are falling down,
Yellow, red, orange and brown!

4 бала:

Килә шаулы, алтын матур көзем,

Яфрак оча көзге җил исә.

Табигате бигрәк сокландыргыч

Зарыгып көткән көз килә.

 Җыр «Үтте-Китте» Л. Хисматуллина

Бала:

Көз,көз, алтын Көз

Без сине көтәрбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче, тизрәк безгә, көз!

Бергә:

Кө,көз, көз без сине котәбез!

Көз керә

Көз:

Исәнмесез,дусларым,

Мин-Көзсылу буламын!

Мин, Көз, килдем сезгә

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп

Урман буйлап мин  йөрим.

Бүләгемне сер итеп сакладым. Балалар, сезнең өчен әкият әзерләдем.

Әкият –тылсым иле. Аңа юл һәрвакыт ачык.

Бала:

Тылсым иле ачылсын!

Безнең әкият башлансын!

Имән һәм имән чикләвекләре чыга

Имән:

Хәерле иртә, минем дусларым!

Шаян, бүген иртән ни белән шөгыльләндең?

Шаян:

Бүген мин көзге яфракта аунадым

Баш түбәсендә дә торгаладым.

Ә, Тыйнак, ах-ух килеп

Көзге яфракларда казынды. Әкәмәт!

Имән:

Карагыз әле, безнең Зирәк нәрсәдер укый?

Шаян:

Тагын хыялланадыр инде!

Тыйнак:

Син көлмә,  Шаян, кемдер көзге яфраклар ярата, ә безнең сеңлебезнең хыяллары бар.

Шаян:

Хыяллар! Ха-ха-ха . Менэ мондыймы(күрсәтә)

Бик гади һәм кечкенә

Имән:

Алай димәгез, гади хыяллар да зур була. Хыял – ул  Йолдыз кебек!

Оныгым, безнең янга бире кил.

Зирәк:

Хәерле иртә,  бабам,

Туганнарым сезгә дә кайнар сәлам!

Бабам, минем хыялым әйләнә-тирәне матур итү. Һәрвакыт кошлар сайрасын, чиста һава булсын иде. Бабам, ничек сакларга бу матурлыкны?

Имән:

Ничек Туган як табигатен сакларга мы? (уфтана)

Бу җиңел эш тугел. Без бернигә карамый урманга булышырга, аны сакларга тиеш.

Тыйнак:

Ә кемнән сакларга?  Дошманнанмы?

Шаян:

Дошманнан! Ә мин барысын да җиңәргә әзер!

Имән:

Оныкларым, имән чикләвекләрем, сез нинди кыюлар! Сез әле өлгермәгән, вакыт җиткәч сез дә горур имәннәр булырсыз.

       Имән һәм имән чикләвекләре биюе

«Полька» И. Штраус

Музыка астында Кадрия (карга)чыга

Кадрия:

Мин –танылган карга!

Аптырап карамагыз мина:

Мин сөйләргә дә яратам

Уйныйм, җырлыйм, биим  кар…

Ай-да, мин!

Мин ничек матур

Гөмәр, кил монда тизрәк,

Кара, нинди матур алан.

Гөмәр (карга)очып чыга

Кадрия :

Син кайда йөрисен очып,

Миннән күпкә калышып.

Гомәр:

Җил  миңа начар хәбәр  китерде. Зур агач  ботагы, минем дусларым яшәгән

кырмыска  өенә төшкән. Аларга ярдәм кирәк.

Шаян:

Әлбәттә, без булышырбыз.

Кайсыбыз иң көчлесе?

Бер үзем дә ботакны

Алып ата алырмын

Зирәк:

Шаян, мактанырга кирәкми, Мин дә булышырга әзер.

Тыйнак:

Безгә ашыгырга кирәк, тиздән төн җитә бит

 

Имән чикләвекләре, каргалар чыгып китәләр

Чыршы кызлары чыга

Чыршылар биюе

Чыршылар чыгып китә, берсе кала, имән чикләвекләре янына килә

Чыршы:

Дусларым, сез кая ашыгасыз?

Мине дә үзегез белән алыгыз эле?

Шаян:

Чыршы, чыршыкай әйдә кушыл безгә

Тыйнак:

Чыршыкай, калышма бездән!

Чыгып китәләр

Имән:

Ой-ой, бигрәк  тиз баралар, куып җитә алмам ахры, аз гына ял итеп алыйм әле. Төне буе йокы күрмәдем, яраткан урманымны сакладым.

Имән йоклый

Кортлар керә

1 корт:

Карт имән йоклаган,

2 корт:

Үзен урман сакчысы ди бит эле

3 корт:

Менә бит син нинди!

4 корт:

Ах, хәзер без сине

Син безгә агачларны кимерергә комачаулый алмассын!

Имәнне кимерә башлыйлар

Кортлар биюе

Чыршы белән имән чикләвекләре керә

Шаян:

Менә без дә килдек, бабай,

Кырмыскаларга булыштык.

 Син йоклыйсын мәллә, бабай?

Тыйнак:

Тавышланмагыз! Ишетәсезме, ул ыңгыраша. Бабай авырый.

Зирәк:

Ботагында зур яралар, кызганыч!

Имән:

Булышыгыз, оныкларым!

Кортлар агач артыннан  карыйлар да качалар, калганнар куркып чигенәләр

Шаян:

Безгә качарга ярамый.

Бабабызга булышырга кирәк.

Тыйнак:

 Ә бәлки җыр җырлап, аның йокысын ачарбыз.

Җыр «Осень, привет» И. Осокина

Балалар урыннарына утыралар, имән ыңгыраша

Шаян:

Нишләргә безгә, нишләргә?

Ничек бабайны йокыдан уятырга?

Барысы да уйда

Зирәк яфраклардан ясалган китапны карый

Зирәк:

Таптым, бик файдалы киңәш!

Тс-с-с! Кортлар ишетмәсен.

Кадрия, Гомәр! Кошларым-дусларым

Очып килегез бире.

Кадрия:

Ишетәм, кемдер елый, кемдер кайгыга баткан

Зирәк әкрен генә Каргага сөйли имәнне күрсәтә

Гомәр:

Бөтен үтенечегезне дә үтим

Ярдәм алып килермен

Каргалар очып китәләр, Тукран тукылдаган тавыш килә

1 корт:

Нинди таныш шомлы тавыш,

Бу бит тукран тавышы.

2корт :

Тукран бит авыру агачларны дәвалый, әгәр монда очып килсә.

3 корт:

Мин куркам, әйдә качыйк.

Кортлар чыгып китәләр. Тукран керә

Тукран:

Исәнмесез, балалар!

Мин -Тукран , урман табибы!

Агачларны корткычлардан саклыйм.

Күзлеген киеп, агачны тыңлап карый карый, башын чайкый

Тукран:

Тук! Тук! Тук! Ничек дәвалау юлын таптым!

Барысы:

Сак булыгыз!

Тукран:

Алай борчылмагыз, балалар!

Имәннең кайрысы яраланган

Тамыры хәлсезләнгән

Тамырына су кирәк

Су сибегез аңа тизрәк

Бергә:

Рәхмәт , Тукран

Тукран очып китә

Лейка белән кырмыскалар чыга

1 Кырмыска:

Кырмыскалар, кырмыскалар,

Минем якын туганнар

Имән бит чирләп киткән

Ул бездән ярдәм көткән.

2 Кырмыска:

Әйдәгез, тизрәк, тизрәк

Тамырына су  кирәк.

«Кырмыскалар Имәнгә су сибәләр»

Имән селкенә башлый, төчкерә

Барысы:

Исән бул, озак яшә имән!

Имән:

Ай-яй, озак йокланган

Гафу итегез, картаелган.

Шаян:

Юк,юк. Дусларын барында күңел белән яшь калырсың.

Имән:

Күрәм сезнең белән бары да тәртиптә, нәни табигать сакчыларым!

Зирәк:

Табигать сакчылары? Ул безме?

Тыйнак:

Нишләп безне шулай атадыгыз?

Имән:

Сезгә кызыкмы? Тынлагыз!

Бала:

Табигатьнең дуслары-

Урманның сакчылары!

Агачларны сындырмагыз!

Суларны пычратмагыз!

Табигать- уртак йортыбыз,

Аны һәрчак саклагыз!

Көй астында балалар сәйләнәрдән рәсем ясыйлар

1 бала:

Сарыларга сарган ак каенга

Шыбыр –шыбыр килеп кем дәшә?

Уттай янган кызыл миләш белэн

Пышылдашып кем ул сөйләшә?

2 бала:

Көзге жиргә гашыйк әрсез җиллэр

Яфракларга шулай эндәшә:

«Хушыгыз, хуш язга чаклы»,- диеп

Алар белэн уйнап сөйләшә.

3бала:

Fall is fun!

I like to run

I see the sun

Fall is fun!

4бала:

Прощаемся, осень с тобою,

Совсем уже рядом зима.

Спасибо тебе за подарки,

Бергә:

За всё, что ты, осень, дала!

Җыр «Волшебница осень» Ю. Фескина

Балалар М. И. Родинаның «Бусоград» иннавацион технологиясе  буенча картина ясыйлар

Көз:

Барысы өчен дә рәхмәт, дуслар

Телим Сезгә уңышлар

Яшәгез сез тынычлыкта

Матур булсын тормышлар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект творческого рассказывания для детей подготовительной группы по одной из сюжетных картинок (тематический набор сюжетных картинок).

Цель. Формирование  навыка составления небольшого рассказа творческого характера по картинке, предложенной воспитателем из серии сюжетных картинок «Бумажный кораблик».Задачи-  учить детей пр...

Мастер-класс для молодых специалистов "Обучение дошкольников рассказыванию с использованием карт-схем, карт-опор"

В своей работе, обучая детей рассказыванию, я использую современную образовательную технологию-мнемотехнику, которая подразумевает применение мнемотаблиц...

Икенче төркем балалары өчен конспект Тема: «Йомры икмәкне коткару»

Балаларны әкиятне эмоциональ кабул итәргә ; әкияттәге сүзләрне истә калдыру һәм сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү,  диологик сөйләм телен үстерү; кул моторикасын ныгыту, үзара татулык, үз-үзеңне ...

«Карт имәнне коткару»

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  балалар өченэкологик юнәлештә көзге күңел ачу чарасы...