"Татар халык уеннары көне"
методическая разработка

Шакирова Эльвира Альфредовна

Татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан тәрбиячеләр өчен бәйрәм сценариесе (методик эшкәртмә) тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halyk_uennary_kone.docx23.71 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Саба муниципаль  районы                                                    ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге                                                           Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                                                                         мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

«Татар халык уеннары көне»

(бәйрәм сценарие)

   1 кв. категорияле тәрбияче                                                                      Шакирова Эльвира Альфред кызы

 Маскат: - татар халкының хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

Бурычлар: - татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, уеннары турында күзаллау формалаштыру;

- халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә карата балаларда ихтирам хисе тәрбияләү;

- татар милли уеннары белән кызыксынуны, уеннарны мөстәкыйль эшчәнлектә куллану теләген үстерү.

Бәйрәм барышы:

Бәйрәм саф һавада спорт-күңел ачу формасында үткәрелә.                                      Татар халык бию көе яңгырый (аудио-язма УМК «Туган телдә сөйләшәбез»)

Алып баручы: - Исәнмесез, балалар!  

Балалар: - Исәнмесез!

Алып баручы: - Балалар, без сезнең белән «Татар халык уеннары көне»нә җыелдык. Бүген уйнаячак уеннарны  халык үзе уйлап чыгарган. Борын-борын заманнарда безнең  бабаларыбыз да балачакта матур-матур уеннар уйнап үскәннәр. Уеннар һәрвакыт халыкның үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. Әмма уеннар тормыш вакыйгаларын гына кабатламый, алай гына булса, уенның бер кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, җырлар кебек үк, буыннардан - буынга күчә–күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өстәлгән. Шулай итеп уен мавыктыргыч, кызыклы булып киткән. Бу уеннарны бүгенгесе көндә дә  балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, ишек алдында уйныйлар. Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы?

Балалар: - Әйе, яратабыз!

Алып баручы: - Бәйрәмне башлыйбыз! Безнең беренче уеныбыз «Йөзек салыш» дип атала (уен музыка астында уйнала).

Уен кагыйдәләре: бер бала уч төпләре арасына йөзек яшерә, уенда катнашучылар ул балага үзләренең кулларын «көймә” итеп ясап сузалар. Алып баручы бала үзенең кулларын һәр баланың кулына куеп, башкаларга сиздермичә генә бер балага йөзекне салырга тиеш. Аннары “Кемдә йөзек, сикереп чык!” дип әйтә һәм йөзек салынган бала тиз генә алып баручы бала янына  сикереп чыгарга тиеш. Калган балалар аны тотып калмакчы булалар. Йөзек салынган бала тоттырмыйча сикереп чыга алса, ул алып баручы була, әгәр аны тотып калалар икән, алып баручы яңадан үзе кала.

Шурәле керә.

Шүрәле: - И-и-и, мин адаштым ахры. Әйе, безнең якларда урманнар бик матур шул.  Мин кошлар сайравын тыңлап, урмандагы чәчәкләргә сокланып йөри-йөри монда кадәр килеп җиткәнмен. Мин кая килеп чыктым соң?

Иркен һәм матур да

Безнең туган илебез.

Урманга бай, суга бай

Гөлбакчалы илебез!

  • Исәнмесез, балалар!

Алып баручы: - Исәнме, Шүрәле! Без сиңа урманга юлны күрсәтербез, син безнең балалар белән уйнап ал инде! Алар уйнарга бик яраталар.

Хоровод-уен: “Әй, Шүрәле, Шүрәле, Шүрәлене күр әле!”

Шүрәле:  - Рәхмәт, балалар! Сез бик яхшы, тату балалар икәнсез (урындыкта түбәтәй күреп ала, сорый): - Бу нинди матур баш киеме – үзе чигелгән, моны кызлар киядер инде?

Балалар: - Юк, аны малайлар кия. Ул – түбәтәй дип атала.

Алып баручы: - Әйе, балалар дөрес әйтте. Бу – түбәтәй. Ир-атлар кия торган традицион баш киеме. Түбәтәйне бисер белән матур итеп бизиләр, төрле төстәге җепләр белән чигәләр. Безнең түбәтәйдә дә матур татар бизәкләре (орнаментлары) чигелгән. Татар халкының түбәтәй белән бәйле уены бар. Әйдәгез, шул уенны уйнап алабыз!

Малайлар Шүрәле белән “Түбәтәй” уенын уйныйлар (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта, трек №13)

Түгәрәккә басалар, бер-берсенә түбәтәйне тапшырып, җырлыйлар:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта:

Түп, түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды! (түбәтәй кемдә кала, шул балага җәза бирелә: биергә, шигырь сөйләргә, әтәч булып кычкырырга һ.б.)

Алып баручы: - Булдырдыгыз! Алдагы уен  «Тимербай» дип атала. Бу уен да сезгә ошар дип уйлыйм (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта,  трек № 29).

Уен кагыйдәләре: уйнаучылар түгәрәк ясап басалар, санамыш ярдәмендә алып баручыны – Тимербайны сайлыйлар. Ул түгәрәкнең уртасына баса.           Уен музыка астында  үткәрелә.

Соңгы сүзләргә алып баручы нинди дә булса хәрәкәт ясый. Барсы да хәрәкәтне кабатларга тиеш. Аннары алып баручы үз урынына башка бер баланы сайлый. Күрсәткән хәрәкәтне кабатларга ярамый. Уенда төрле предметлар кулланырга мөмкин (туплар, тасмалар һ.б.)

Алып баручы: - Менә нинди күңелле уеннары бар безнең татар халкының! Әйдәгез, бәйрәмне дәвам итик.

“Наза” уены.

Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр

каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-

кулларын хәрәкәтләндерәләр:

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

"Наза" дигән уенны без уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта:

 Наза, наза,

Наза матур кыз бала.

 Наза тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

Алып баручы: «Чүлмәк вату» уенын татар халкы иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булган – Сабантуйда оештырган. Әйдәгез, без дә уенны уйнап алыйк әле (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта, трек №13).

Уен кагыйдәсе: балалар бер сызыкка тезелеп басалар,  алардан 2-3 м ераклыкта чүлмәк куела. Яулык белән баланың күзләре бәйләнә һәм ул чүлмәккә кадәр барып, таяк ярдәмендә чүлмәкне ватарга тиеш.

Алып баручы: - Бу уенны да бик күңелле итеп уйнадыгыз! Алдагы уен да бик кызык. Бу уенда да күзләрне бәйлисе була. Уен «Утыр, утыр, Мәликә!” дип атала.

Уен кагыйдәләре: балалар түгәрәк ясап басалар, уртага бер бала чыга, аның күзләрен яулык белән бәйлиләр. Балалар түгәрәк буенча әйләнеп, җырлыйлар:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачы төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Түгәрәктәге бер бала күзе бәйләнгән бала каршына килеп утыра, күзе бәйләнгән бала аңа кагылып, кем икәнен белергә тиеш. Әгәр дә кем икәнен әйтә алмаса, аңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.

Алып баручы: - Балалар, сезгә уен ошадымы?

Балалар: - Әйе, бик ошады!

Шүрәле: - Әфәрин,  сез булдырасыз! Ә менә кызлар минем белән уйнамадылар бит әле. Кызлар, килегез монда, уйныйбыз бергә-бергә!

Хоровод-уен  “Зиләм-зиләм”.

Балалар түгәрәк ясап басалар, бер-берсенә уң, аннары сул кулларын бирәләр һәм парлап басалар да җырлыйлар:

Менә сиңа - уң кулым,

Менә сиңа - сул кулым.

Менә сиңа – якын дустым,

Менә сиңа – куш кулым!

Эх, Зиләм, Зиләм, Зиләм,

Сандугачым, кил әле!

Кил әле, дустым, кил әле,

Икәү әйләник әле!

Алып баручы: - Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез,  бәйрәмне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк. Җырның сүзләрен кем язган?  

Балалар: - Габдулла Тукай!

“Туган тел” җыры (УМК Туган телдә сөйләшәбез методик ярдәмлеккә аудио-кушымта,  трек № 37).

Шүрәле: - Балалар, сез бүген бик күңелле итеп уйнадыгыз, “Туган тел” җырын искә төшердегез. Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә! (үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләшә). Мин дә үземнең урманыма кайтыйм инде. Саубулыгыз, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Татар халык уеннары

Проектның актуальлеге:Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга татар халык уеннары турында ...

Татар халык уеннары

Татар халык уеннарын бергәләп уйныйбыз...

Татар халык уеннары

Татар халык уеннары...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Презентация "Татар халык уеннары"

Презентация "Татар халык уеннары"...

Татар халык уеннары аша балаларның сөйләм телләрен үстерү.

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен уеннар (татар халык уеннары) аша үстерү, аралашу чарасы буларак татар телен үзләштерү өчен шартлар тудыру.2. Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү өст...

"Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү"

Тема: Татар халык уеннары аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли һәм әхлак тәрбиясе бирү.Составила: Хуснутдинова Сирена МансуровнаОбъем работы: 14 слайдов...